Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: ЯШӘЕШЕБЕЗНЕҢ ИКЕ КАНАТЫ

Шәһәребезнең хәрби хезмәткә алу комиссиясе рәисе буларак, быелның гыйнвар аенда мин өлкәбез территориясендә урнашкан хәрби частьләрнең берсенә, Еманжелинскидан алынган солдатларның ант бирү тантанасына барып кайттым. Бу хәрби шәһәрчек Чиләбе өлкәсенең таулы ягында, яшерен оборона заводы янында урнашкан. Баксаң, ул шушы заводны саклау вазифасын үти торган гарнизон икән. Шуңа күрә тикшерү...

Шәһәребезнең хәрби хезмәткә алу комиссиясе рәисе буларак, быелның гыйнвар аенда мин өлкәбез территориясендә урнашкан хәрби частьләрнең берсенә, Еманжелинскидан алынган солдатларның ант бирү тантанасына барып кайттым.

Бу хәрби шәһәрчек Чиләбе өлкәсенең таулы ягында, яшерен оборона заводы янында урнашкан. Баксаң, ул шушы заводны саклау вазифасын үти торган гарнизон икән. Шуңа күрә тикшерү пунктында шактый гына көтеп утырырга туры килде. КПП аша узгач, яңа алынган 120 солдатның 300ләп ата-анасын һәм якын туганнарын Офицерлар йортына җыеп, ант бирү тантанасының тәртибен, шуннан соң мөмкин булачак күрешеп аралашу кагыйдәләрен аңлаттылар.

Әйе, ант бирү дәртле, күтәренке рухлы, дулкынландыргыч итеп оештырылган тамаша булды. Шушы егетләрнең (әле кичә генә мәктәп балалары иде бит алар, үзебезнең Еманжелинскиның 6 үсмерен бик яхшы беләм мин) төз адым белән атлап, хәрби антның һәр сүзен чатнатып һәм гаять җитдилек белән әйтүен тыңлап, үземнең дә бугазыма төер тыгылып алды бугай.

Шуннан соң микрофон янына поп менеп басты. Ул үзенең дога-фатихасын укый башлагач ук, мин, башымны боргалап, мөселман хәзрәт тә бар мәллә монда, дип, эзләнеп карадым. Юк икән. Батюшка исә көр тавыш белән сузып-сузып догасын да укыды, патриотлык темасына тирән фикерле фәлсәфи сүзен дә әйтте, аннары, плац аркылы үтеп, сафка тезелгән егетләрнең һәрберсенә изге су бөркеде.

Теге Офицерлар йортында, полк командиры белән гәп корганда, яңа солдатларның исемлеген йөгертеп карап чыккан идем. 120 егетнең 34е төрки исем-фамилияле. 30 проценты диярлек. Татар, башкорт, казах балалары инде ул. Барысы да - шул исәптән ант бирү тамашасына 500ләп чакрым җирдән махсус килгән әти-әниләре, туган-тумачалары да - балаларының православие йоласын кабул итүен тыныч кына күзәтеп торды.

Әллә юкка гына күңелемне калдырдымы бу хәл? Бәлки, пошынырлык эш түгелдер бу? Шулай да саубуллашканда сорадым командирдан: якын шәһәр-авылларда мәчетләр байтак, берәр имамны чакыртып булмый идемени шул мөселман егетләренә фатиха бирергә, дидем. "Ничә ел рәттән чакырабыз присягага батюшканы - зарланган кеше юк бит, - диде полковник. - Всех устраивает".

Всех устраивает. Шулайдыр, бер ел буе (хәзер бер ел хезмәт итәләр) динсез-денсез йөргәнче, поп фатихасын гына булса да тыңла, холкың-күңелең йомшарсын. "Устраивает"тыр, әйе. Ләкин, җәмәгать, безнекеләр кайда соң, ә? Иманым камил - бу попны бит полк командиры үзе эзләп табып, алып килмәгән. Ант бирү тантанасында шундый "благословение" укырга, һичшиксез, чиркәү үзе мөрәҗәгать итеп, үзе тәкъдим иткән. Безнең имамнар исә күрше кала-салаларда, "булганына шөкер итеп", мәчетләренә ябылып ята. Хәрби частьләр түгел, күршедәге мәчетсез авыл мөэминнәре белән дә кызыксынмый алар. Шуларның берсенә әйтеп кара "Ник шул полк белән элемтә урнаштырмыйсыз", дип, "Безне анда кертмиләр", дип мескенләнәчәк. Батюшкалар исә мескенләнми, алар актив, алар хәрәкәттә. Телгә дә чая.

Телгә чая, дигәннән. Гәзит-журналлардамы, Интернетта булсынмы - Чаплиннар, Кураевлар кебек православие руханиларының язмалары чыгып кына тора. Халык укый, тыңлый аларны, фикер йөртү рәвешләре бәхәссез (йомшак итеп әйткәндә) булмаса да, кызыклы: урысча әйткәндә, интригалы. Инҗил, Тәүрат темасына бәхәсләшү генә түгел, шундый шау-шулы чыгышлары, шундый хәйлә аша да христиан диненә карата кызыксыну уята бит алар. Христиан руханилары хәрби частьләрдә үгет-нәсихәт уку гына түгел, заводларда яңа эшли башлаган цехларны, хәтта яңа станокларны тантаналы рәвештә телекамералар алдында изгеләндереп йөри.

Юк-юк, мин үзебезнекеләрне теге ике атакай кебек тыйнаксыз, эпатажлы интервьюлар биреп йөрергә өндәмим. Әмма бөтенләй телсез яшәү дә ярамыйдыр бит, хәзрәтләр! Кайда безнең Ислам дине галимнәре, кайда тирән фикерле акыл ияләре? Шул исәптән, зур аудиторияләрдә, телекамералар каршында чатнатып бөтен илгә Ислам турында урысча сөйләргә сәләтлеләре дә - кайда алар? Бүгенге көндә Русия күләмендә мөселманлык турында уңай, позитив мәгълүмат юк. Еш кына "шартлату" сүзе белән "ислам" кәлимәсе арасына тигезлек билгесе куела. Бүгенге гаммәви мәгълүмат чараларында Исламга багышланган йөз хәбәрнең 99ы - радикаль мөселманлыкның дөньяга янавы турында, һәм тик йөздән берсе генә Исламны уңай сыйфатлый. Мондый чытырманлыкта яшь буын ничек юл тапсын да, нинди юнәлеш алсын? Шул вәзгыятьтә без, телебез турында әйткән дә юк, динебезнең абруен саклау юлында калышабыз гына да түгел, чигенәбез.

Әнә, кайбер (кайбер генәме?) мәчетләрдә, тел белмәгән мөэминнәрне дингә тарту сылтавы белән, вәгазьләрне урысча сөйләү гадәте - чигенү галәмәте түгелмени? Тыңлаганым бар: андый имамнарның гарәпчәсенең дә Коръәнгә тәңгәллегенә шикләнәм мин: бала чагымнан исемдә - әтиебез мәрхүмнең вакыт-вакыт Коръән аятьләрен яттан кабатлау гадәте бар иде; аның моңлы тавышы әле дә колагымда яңгырап тора, минем өчен әтиемнекеннән дә дөресрәк гарәпчә әйтелеш юк кебек. Ләкин - ярый, гарәп теле бер якта торсын, чын афәт - андый мәчетләрдә татар теленең булмавы.

Шундый имамнарның берсе белән сөйләшеп карадым, дәлил итеп Хатыйп ага Миңнегулов сүзләрен (ул "Мәдәни җомга"да язып чыккан иде бугай) китердем: "Хәзерге шартлар татар имамының татарча укый, яза белүен, вәгазьләрен шул газиз телебездә сөйләвен таләп итә. Алардан гарәп телен, Коръәнне, дини тәгълиматны гына түгел, ә халкыбызның телен, тарихын, мәдәниятен дә белү сорала. Без бер йөкне - милләт йөген тартабыз", - дидем. Беләсезме, ни дип җавап бирде ул миңа? "Без - дин әһелләре - Аллаһ юлында хезмәт итәбез. Безнең бурыч - тел түгел, дин", - диде.

Йә, әйтегез, тагын кайсы милләттә бар мондый хәл? Дин белән милләтне икесен ике якка аерып, ботарларга омтылган адәмнәр тагы кайда бар?

Әйе, динне яңадан торгызу хәрәкәте берничә дистә еллар элек, аеруча "үзгәртеп кору" җилләре исә башлагач, иң фидакяр шәхесләребез тырышлыгы белән көчәеп киткән иде. Дөрес, алар арасында белеме, укымышлылыгы җитеп бетмәгәннәр дә байтак булды, ләкин ул заманда - аеруча 90 нчы елларда - төп максатка ирешелде, иң изге теләк тормышка ашты: мәхәлләләр аякка басты, мәчетләр төзелә башлады, халык мәчеткә, Коръән сүзенә, мәдрәсәләргә һәм - игътибар! - ана телебезгә тартылды. Ул замандагы дин әһелләребезгә без бик бурычлыбыз. Безнең 50 мең халкының бары тик 3 меңе генә татар булган Еманжелинскида гына да инде ике мәчет эшли: берсен 2001 елда Тәлгат Таҗетдин белән гамәлгә ашырдык, икенчесен 4 ай элек төзеп бетердек.

Әмма хәзер вәзгыять бүтән. Чиркәү халык белән туктаусыз сөйләшеп тора, христиан теологлары матбугатта һәрдаим чыгыш ясап тора. ("Ә безнекеләр?" - дип сорыйсым килә шушы урында.) Хәзер, менә, мәктәпләрдә дөнья диннәре дәресләре башланачак: кем ничектер, ә мин үзем ул курсның миссионерлык юнәлешен күреп торам. Димәк, Ислам дине тагын чигенәчәк әле.

Һәм - бу хәл дә әһәмияткә иядер, дип уйлыйм - христианнарда бөтен Русиягә бер идарә, бер патриарх. Ә бездәге мөфтиләр санын мөфтиләр үзләре дә белеп бетермидер. Әгәр алар бердәм булып, бербөтен система тәшкил итеп яшәргә сәләтле булса, илдә мөселман динен пропагандалау фәнгә нигезләнеп, төпле, акыллы, ышандырырлык рәвештә алып барылса, Русия халыкларының Ислам дине белән кызыксынуы артыр иде. Кызыксыну исә турыдан-туры белүгә, аңлауга һәм үз итеп кабул кылуга сәбәп була. Бармы ул шундый бердәмлек, яки аның булачагына өмет бармы?

Без вакыт-вакыт теге, йә бу урыс, яисә бүтән милләт кешесенең мөселман динен кабул итүе турында ишетеп, шул хәбәрне күпертеп, горурланып колактан-колакка сөйлибез. Ә безнекеләрнең күпмесе көннән-көн, елдан-ел бүтән дингә, бүтән телгә күчеп бара соң? Меңнәрчә... Әнә теге плацта, яшь солдатларның ант бирү тантанасында, мулла урынына попның чыгыш ясавы да - шул процессның бер чагылышы түгелме? Ләкин моның сәбәбе урысларда-попларда түгел, моның сәбәбе үзебездә, безнең милли ялкаулыгыбызда, бердәм булмавыбызда, битарафлыгыбызда.

"Дин һәм миллилек - яшәешебезнең ике канаты кебек," - дип яза профессор Хатыйп ага Миңнегулов. Шуннан да төгәл чагыштыру табу мөмкин түгелдер. Ләкин ничә дин әһеле һәм милләт лидеры ишетте икән бу сүзләрне?

Чиләбе өлкәсе,
Еманжелински шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: