Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: МИН-МИНЛЕКНЕ ЧИТКӘ КУЕП...

Былтыр кысканга быел кычкырасың, дип шелтәләмәгез, зинһар. Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаеннан дулкынланып, тәэсиргә баеп кайтсам да, фикерләрем чиле-пешле булып чыкмасын, дип, каләмемә шундук тотынмадым. Корылтай утырышларында сызгалаган язмаларымны кабат-кабат укып, кичләрен Интернетта казынып, йөзләрчә бүтән фикерләр белән сүз көрәштереп, байтак вакыт узып киткән. Хәзер инде мин үземне шушы съездга,...

Былтыр кысканга быел кычкырасың, дип шелтәләмәгез, зинһар.

Бөтендөнья татар конгрессының V корылтаеннан дулкынланып, тәэсиргә баеп кайтсам да, фикерләрем чиле-пешле булып чыкмасын, дип, каләмемә шундук тотынмадым. Корылтай утырышларында сызгалаган язмаларымны кабат-кабат укып, кичләрен Интернетта казынып, йөзләрчә бүтән фикерләр белән сүз көрәштереп, байтак вакыт узып киткән. Хәзер инде мин үземне шушы съездга, гомумән, БТКның 20 еллык эшенә бәя биргән фикерләрнең капма-каршылары белән генә түгел, ә тулы спектры белән дә таныштым, дия алам.

Зур вакыйга булды бу. Әмма шушы җыеныбызның эшендә кимчелекләр табып (хәтта казанлыларның кунакчыллыгын, җитмәсә әле милли сәнгать осталары куйган концертны да съездның "минус"лары хисабына исәпләүчеләр бар), Конгрессны үтереп тәнкыйтьләгән шәхесләребез чынлыкта үзләре дә аңлый бит: Җир шарына сибелгән милләттәшләребез өчен шушы Бөтендөнья татар конгрессыннан да абруйлырак һәм йогынтылырак берләштерә торган көч юк бүген. Соңгы 5 ел эчендә Конгресс оештырган татар яшьләре форумнары, татар имамнары җыены, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе, эшмәкәрлеккә булышлык күрсәтү хәрәкәте һ.б. - болар бит милләт тарихында тиңе булмаган вакыйгалар. Аларның сыйфатын, эчтәлеген, кимчелекләрен тикшереп-тәнкыйтьләп, бәйләнергә була, ләкин әһәмиятен инкяр итү һич тә мөмкин түгел. Юкса, элегрәк бу турыда хыяллану түгел, мондый форумның булырга мөмкинлеген фаразлау да башыбызга килми иде бит.

Үз-үзебезгә: "Канәгатьме-түгелме?" - дип сорау куяр алдыннан әүвәл шуны ачыкларга кирәк: ни көткән идек без бу корылтайдан? 7 миллион татарга: "Татар булыгыз!" - дигән боерык чыгарылыр дипме? Татар егетләренә марҗага өйләнү тыелыр дипме? Бөтендөнья татар конгрессына Русия Дәүләт Думасыныкына тиң вәкаләтләр бирелер дипме? Әллә 9 декабрь кичендә Русиядә йокларга ятып, 10ысында мөстәкыйль дәүләттә уянырга хыялланган идекме? Мәсәлән, без, Чиләбе өлкәсе делегатлары, ни көткән идек?

Минем өчен бу сорауга җавап корылтайгача да, корылтайдан соң да анык булды: дөньяның бар кыйтгаларыннан җыелган милләттәшләребезне күреп, алар белән аралашып, бердәмлегебезгә, куәтебезгә ышануыбызны ныгытып, әдәбиятебезне-мәдәниятебезне дәвам итеп, үстерергә сәләтле аксакалларыбызның да, яшь-җилкенчәкләребезнең дә күплегенә ышанычыбызны яңартып, татар дөньясының бердәмлеген, егәрлеген йөрәкләребезгә сеңдереп кайтырга дип килгән идек без Уралдан.

Өметебез акланды. Хәзер Казаннан алып кайткан тәэсирләребезне, энергиябезне бөтен өлкәбез татарларына тарату белән мәшгульбез. Магнитогорски, Югары Өфеле, Троицки, Златоуст, Миәс - без бер-беребез белән аралашып, тәҗрибә уртаклашып, башкарган эшләребез турында гәзитебез, телетапшыруыбыз, Интернет-сайтыбыз аша сөйләп, үзебезнең бөтендөнья татарларының бер өлеше икәнлеген тоеп яшибез. Алгарышларыбыз да юк түгел. Менә, үзем февраль уртасында Коншак районының Мөслим авылы мәктәбендә көн үткәреп кайттым: быелгы өлкә татар теле һәм әдәбияте олимпиадасы былтыргысыннан да ишлерәк булып узды. Инде хәбәр дә килеп төште: шушы өлкә олимпиадасында җиңеп чыккан өч балабызның берсе, Юлия Хәмитова, Казанда, төбәкара олимпиадада 2 нче урынны алып кайткан. Русия күләмендә 2 нче бит ул! Гыйнвар-февраль айларында җирле төбәк мәктәпләрендә Җәлил шигырьләрен уку бәйгеләре дә быел өлкәкүләм гаммәви хәрәкәт төсен алды. Татарча да, урысча да ятлап укый балалар; минем өчен хәтта йомгаклау конкурсында кемнең җиңеп чыгачагы да әлләни мөһим түгел, иң әһәмиятлесе: балалар Җәлилебезне укый! Бер-ике бала гына түгел, меңнәр!

Әйе-әйе, аңлыйм: бездә сукранырлык хәлләр дә җитәрлек, мин алар турында әүвәлге мәкаләләремдә байтак яздым. Әмма ләкин мин үземнең бөтен куәтемне сукрануга, аркадашларымны тәнкыйтьләүгә генә сарыф итеп яшәсәм, Урал татарларына миннән файда булыр идеме? Бөтен Чиләбе өлкәсе татарларын берләштергән, төбәкләрдәге милли оешмаларны илһамландырып торган бердәнбер берләшмәбез - татар конгрессыбыз бар; шуны ныгытып, шуның активлыгын арттырып эшләүдән башка юлыбыз юк безнең. Әгәр кемдер конгрессыбыз эшеннән канәгать булмыйча, "альтернатив" татар оешмасы оештырам, дисә, аны монда беркем дә аңламас иде.

Инде Чиләбе татар конгрессыннан яңадан Казанга, Бөтендөнья татар конгрессына күчик. Съездны, Конгрессны тәнкыйтьләгән чыгышларны кабат-кабат җентекләп укыйм - күпме тырышсам да, "рациональ орлык" таба алмыйм. Мөхтәрәм Айдар ага Хәлим, искиткеч талантлы язучыбыз: "Милли Мәҗлескә параллель буларак төзелгән татар конгрессының бу формасы бервакытта да татар милләтен яклый алмаячак, яклаган булып кылана гына. Безгә бу конгресска шулай ук параллель итеп нәрсәдер булдырырга кирәк," - ди. Фәүзия ханым Бәйрәмова да аннан калышмый, аңа Конгрессның хөкүмәт белән тыгыз элемтәдә эшләве тынгы бирми.

Әлеге олы шәхесләрдә канәгатьсезлек тудырачагымны белә торып та, фикеремне әйтми кала алмыйм: җәмәгать, күзебезне киңрәк итеп ачып, чынбарлыкка аек караш ташлыйк әле. "Безгә бу конгресска шулай ук параллель итеп нәрсәдер булдырырга кирәк," - дигән тәкъдимне ничек аңларга? Шул "параллель нәрсә"не булдырырлык көч, мөмкинлек, ниһаять финанс ресурслары - кайда ул? Әллә БТКны "тешләү" өчен генә ычкындырылдымы бу тәкъдим? Белгәнемчә, "параллель нәрсә"не булдырасы да юк - әнә, Милли Мәҗлес, Фәүзия ханым әйтүе буенча, гаять актив эшләп тора. Шул Милли Мәҗлес төсле тагын бер оешма оештырудан күп файда булырмы? Шундый оешмалар үрчегән саен, милли хәрәкәтебез көчәяме безнең, әллә, киресенчә, бүлгәләнеп, вакланып, таркалуга таба барамы?

Миңа калса, әгәр шушы ике каһарманыбыз, үзләренең тирән акылын, бай тәҗрибәсен уртак максатка җигеп, Конгресс белән бергә кулга-кул тотынышып эшләсә, милләт өчен отышлырак булыр иде.

Шуны да әйтми кала алмыйм: минем борчылуымның сәбәбе бер-ике әдибебезнең кайнарланып әйтеп ташлаган сүзләре аркасында гына түгел. Язучыларыбызның, галимнәребезнең, сәясәтчеләребезнең гәзитләргә, "пәрәвез" сайтларына сибелгән, милләтебез һәм телебез язмышы турында йөзләрчә интервьюларын, репликаларын, фикер алышуларын укый-укый, аптырашта калам: боларның һәрберсен аерым алып караганда - нинди тирән акыл, нинди оста үткен тел! Бергә җыеп, тулаем карасаң - нинди таркаулык, нинди җавапсызлык! Урыс әйтмешли, "кто в лес, кто по дрова". Гомуми юнәлеш юк, вектор юк! Дөресен әйтим, кайбер шәхесләребез турында, моның кайгысы - милләт язмышы түгел, үзен күрсәтү, ахры, дип уйлап куясың. Хакимиятне, милләттәшләрен, Президентны матбугатта вакыт-вакыт тешләп алуны (янәсе, карагыз, нинди тәвәккәл мин!) милләткә хезмәт итү дип саныймы алар? Бер кыю өндәмә язылган плакат тотып фотога төш тә, шуны, "пикетта торам", дип, Интернетта тарат - шулмы милләтпәрвәрлек?

Татарның бер-берсен "ашавы", таркаулыгы турында кайсыбызның гына фәлсәфә сатканы юк?! Шул ук вакытта татар дөньясының бүгенге чынбарлыгы, җәмгыятебезнең күренекле, әйдәп баручы шәхесләренең үзара мөнәсәбәтләре - шул "үзашау"ның, таркаулыгыбызның ачык мисалы. Һәм бу оятлы гамәлебезне дәвам итүдә нәкъ менә Татарстан зыялылары бөтен татар дөньясына тискәре үрнәк булып тора. Татарстанлылар үзләре сизә микән шуны? Безгә исә читтән бик ачык күренә ул.

Туганнар! Сез, Татарстан татарлары, - татар дөньясының бер өлеше генә булсагыз да, ә без, илебездән читтә яшәүче милләттәшләрегез, татарларның күпчелеген тәшкил итсәк тә, сезгә ышанып, сез кылган эшләрне җентекләп күзәтеп, гомумән, сезне үзебезгә үрнәк итеп яшәргә күнеккән. Ә сез нишлисез? Үзара ызгышып кына түгел, бер-берегезнең кадерен белмичә генә түгел, милләтне торгызу эшен эзлекле рәвештә алып барган бердәнбер дөньякүләм милли оешмабызны суга салмакчы буласызмы?

Әйе, Бөтендөнья татар конгрессы - Татарстан Президенты һәм Татарстан дәүләте тарафыннан булдырылган оешма. Нәкъ менә дәүләт ярдәме белән эшләгәнгә ул мондый дөньякүләм съездлар җыярга вәкаләтле һәм сәләтле дә. Шундый иҗтимагый институтыбыз булуына шөкер итеп, бергәләшеп эшләүгә альтернатива бармы? Әйе, тәнкыйтьчеләр дөрес әйтә: Татарстан хөкүмәте, Русия дәүләт структурасының бер тармагы буларак (чынбарлык шундый), Мәскәү белән санлашып эш итәргә тиеш. Мәҗбүр, дияргә дә була. Бүгенге көндә үзара мөнәсәбәтләрнең бүтән схемасын, бүтән мөмкинлеген белмим мин. Белгән кеше бардыр, бәлки. Ләкин дәүләт хуплавыннан чирканып, хакимият белән бергә хәрәкәт итүдән баш тартып, сүгү-килешмәүчәнлеккә генә корылган эш ул, иманым камил, уңышсызлыкка дучар була.


Без үзебезне, бай тарихлы халык, дибез, китаплы халык, дибез. Тагын бер эпитетыбыз бар: "дәүләтле халык", ягъни кайчандыр безнең мөстәкыйль дәүләтебез булган. Һәм шундый мөстәкыйль дәүләт булдыру турында хыялланабыз да. Ләкин бит хакыйкать шундый: без Русия дәүләте эчендә яшибез. Ә һәр дәүләтнең иң беренче үзенчәлекләреннән берсе - ничек кенә булса да, берни белән дә исәпләшмичә, үзенең бөтенлеген, дәүләт иминлеген саклау. Шуңа күрә, безгә мөстәкыйльлекне беркем дә, "Рәхим итегез!" дип, алтын каймалы тәлинкәгә салып бүләк итмәс. Телебезне, мәдәниятебезне, милли йөзебезне саклау эшен безгә Русия дәүләте эчендә яшәү шартларында алып барудан башка чара юк. Бу исә әйдәп баручыларыбыздан тирән акыл, зирәклек, уйлап эш итү кебек сыйфатлар таләп итә. Үзара ызгышып, түрәләр белән тешләшеп, хакимиятне дошман дип игълан итеп, юнәлешсез яшәүгә караганда мең тапкыр катлаулырак һәм кыенрак ул. Дәүләт белән тиң мөнәсәбәттә аралашып, аның сәясәтенә йогынты ясап торырга сәләтле (һәм абруйлы!) булып, милләт өчен отышлы кануннар чыгарып торуга ирешү өчен үзебезгә дә дәүләтчә фикерләү сәләтенә, стратеглык сыйфатларына ия булырга кирәк. Ә бу - җәмгыятебездә, аеруча зыялыларыбызда, бердәмлек, үзара яклашу булганда гына мөмкин.

Съездда кабул ителгән резолюциянең гамәли әһәмияте дә, тарихи кыйммәте дә зурдыр. Ләкин мине иң канәгатьләндергән, рухи баеткан нәрсә - съездның эчтәлеге, анда ясалган чыгышлар һәм үзем яраткан, үзем хөрмәт иткән әдипләребез белән очрашу булды. Хатыйп ага Миңнегулов, Айдар Хәлим (әйе-әйе, бу әдипне бик яратам мин, һәр чыккан әсәрен "йотып" барам; ни аяныч - Фәүзия ханым белән әсәрләре аша гына таныш), Равил Фәйзуллин, Ринат Закиров, Гриф Хәйруллин, Роберт Нигъмәтуллин... Болар белән бер-ике авыз сүз әйтешеп алу да - үзе бер ләззәт. Мәхмүт ага Гәрәевнең кайберәүләрнең ачуын кузгаткан чыгышын да мин урысларга реверанс итеп түгел, ә тарихның катлаулылыгын, милләтара мөнәсәбәтләрнең ак белән кара төстән генә тормавын искәртү итеп кабул иттем. Рәхмәт сезгә, иптәш генерал.

...Берничә ел элек, Казанга кайтуларымның берсендә, бер шагыйрь дустым сораштырып утырган иде: Чиләбедә тормыш ничек, фәлән-фәсмәтән, анда татарга урыс арасында яшәве авырдыр инде, әйеме, имеш. "Сезнең мондагы үзара мөнәсәбәтләрегезгә карыйм да, башымда, татарга татар арасында яшәве тагын да кыенрактыр, дигән фикер туа," - дип җавап бирдем мин дустыма.

Минемчә, милли хәрәкәтебезнең бүгенге этабында иң мөһим мәсьәлә - үзара сүз көрәштерү түгел, ә без татарларның ныклы бердәмлеге, барыбызның да бердәм стратегиягә буйсынып, бер юнәлештә атлавы. Бөтендөнья татар конгрессы - 20 ел эчендә уңышлар һәм абынулар, табышлар һәм югалтулар аша узып, шул милли стратегиянең хәзергә сызымтасын, тышкы сызымын гына булса да, барлыкка китергән һәм шуны тормышка ашыру юлыннан реаль, конкрет адымнар ясый башлаган бердәнбер оешмабыз. Шәхси амбицияләрне читкә ташлап, уртак максатыбыз хакына берләшергә вакыт җитте түгелме?!

Чиләбе өлкәсе,

Еманжелински шәһәре.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: