Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: КЕМГӘ МИЛЛӘТ КАЙГЫСЫ, КЕМГӘ ГАИЛӘ...

"...Урыс егетләре татар кызларын тыйнак, сабыр, йомшак күңелле, тугрылыклы, ирне - ир дип, хөрмәт итеп, буйсынучан булулары өчен ярата. ...Тик шулай да хәзерге заманда артык тыйнак, сабыр булырга да ярамый, киресенчә, бераз әрсез дә, үз-үзеңә нык ышану, үзеңне яклый-саклый белү кебек сыйфатларны да тәрбияләргә кирәк икән. Фәкать шундый булганда гына...

"...Урыс егетләре татар кызларын тыйнак, сабыр, йомшак күңелле, тугрылыклы, ирне - ир дип, хөрмәт итеп, буйсынучан булулары өчен ярата. ...Тик шулай да хәзерге заманда артык тыйнак, сабыр булырга да ярамый, киресенчә, бераз әрсез дә, үз-үзеңә нык ышану, үзеңне яклый-саклый белү кебек сыйфатларны да тәрбияләргә кирәк икән. Фәкать шундый булганда гына бу тормышта үз урыныңны табып, телеңне, динеңне, гореф-гадәтләреңне үз итеп, яратып, татар булуың белән горурланып яшәрсең", - дип язган Ульян өлкәсеннән Рәшит абый Аввәсов «Мәдәни җомга»да дөнья күргән бер мәкаләсендә. Ләкин бит тыйнак һәм сабыр булмаган, ә киресенчә, әрсез кызлар - безнең татар кызлары түгел инде ул. Күркәм сыйфатлар - алар татар хатын-кызларының аерылгысыз үзлеге.

Без бит милләт темасына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер йөрткәндә, үзебез "татар өчен җан атар" булгач, бүтәннәр турында да, аларның да йөрәгендә милләт кайгысыдыр, дип уйлыйбыз. Әмма кияүгә чыгучы кызларыбызның, өйләнергә җыенган егетләребезнең күңелләрен хәзергә әле бөтенләй бүтән хыяллар били. Алар иксез-чиксез зур һәм искиткеч якты-бәхетле (үзләре уйлаганча) тормыш юлына аяк басу алдында торып, бер-берсен яратып, таза һәм акыллы балалар табып-тәрбияләп яшәү турында хыяллана. Хатын-кызның иң бөек табигый (табигый!) идеалы - мәхәббәтле гаилә һәм балалар. Егерме яшьлек кәләшнең уенда милләт кайгысы юк әле, аның күзаллавында менә бу егет - татармы ул, урысмы, кытаймы - дөньяда бердәнбер шундый акыллы, булдыклы, батыр, аның туачак балаларының әтисе. Хатын-кыз табигатендә, холкында гаилә кору, балалар табу һәм гаилә иминлеге өчен җан аямый көрәшергә әзерлек - иң сокландыргыч илаһи сыйфат.

"Катнаш никахларның гомере кыска була," дигән фикергә шикләнеп карыйм мин: күзәтүемчә, татар хатыннары белән корылган катнаш никахлар - нәкъ менә татар хатынының чыдамлыгы, тыйнаклыгы, сабырлыгы аркасында - хәйран гына нык, тотрыклы, озын гомерле була. Дөрес аңлашылсын, без хатын-кызларыбызны шул сыйфатлары өчен шелтәләп, катнаш гаиләләрне җимерергә өндәмибез. Егерме, утыз, хәтта кырык яшендә дә хатынның, ананың төп максаты - бу урында алдан ук гафу үтенеп куям - телне һәм динне түгел, гаиләсен саклау. Гаилә - кешелекнең изге бер нигезе бит ул.

Әмма Р.Аввәсовның төп хакыйкатен инкяр итү мөмкин түгел: катнаш никахлар - безнең өчен генә түгел, бөтен халыклар өчен дә - афәт ул. Әгәр яңа өйләнешкән ир белән хатын тормышларын икәүләшеп кенә корса, зур фаҗига да булмас иде, бәлки. Әмма сахрада яшәми бит алар, ике яктан да дистәләрчә туган-тумача, дистәләрчә дус-иш бар. Бер-берсенә ят ике дөнья бу! Эш бит монда "чуашча сөйләшәбезме, украинчамы", "чиркәүгә барабызмы, мәчеткәме," "чукындырабызмы, сөннәткә утыртабызмы," дип тартышуда гына түгел. Бер-берсенә һич тә охшамаган бу ике дөнья бер тормышка сыеша аламы соң? Аларның психологик яктан үзара яраша алуы мөмкинме? Әнә, Көнбатыш илләрендә, АКШта психолог киңәшен тотып кына өйләнешү гадәте бар. Аларның акылы безнекеннән ким түгелдер ич. Мәхәббәт хисеннән исергән йөрәкләргә чүп кенә булып күренгән кечкенә бер аермалык, өйләнешеп, яңа туган-тумачалар белән аралаша башлагач, яман шешкә әверелергә мөмкин. Аннары, бер-ике буыннан Сергей Рустамович Галимов, Алсу Владимировна Меклер шикелле исемнәр барлыкка килгәч, дәү әтиләр-дәү әниләр, шаккатып, бер-берсенә карап утыра: кем идек тә кем булдык, янәсе. Бер караганда, фәкать исемнәрнең сәер кушылмасы гына кебек ул. Тарихи масштабта катнаш никах мөнәсәбәтләренең кытыршылыклары күренми, әлбәттә, яңгыравыклы Шереметьевләр, Карамзиннар фамилияләрен ишетеп, без, аларда безнең кан булган, дип күкрәк кагабыз. Ә катнаш никахның һәр ир йә хатын, һәр гаилә тормышына никадәр уңайсызлыклар, никадәр психик травма, төзәлмәслек җәрәхәт алып килүе һәм шул җәрәхәтләрнең алдагы берничә буыннарда нинди психологик һәм әхлакый проблемалар тудырачагы турында җентекләп сөйләгән кеше аз.

Тормыш күрсәткәнчә, бу афәткә каршы, кызың кияүгә чыгар алдыннан гына, әлеге куркынычны абайлап алып, "Син тыйнак булма, әрсез бул," дип кенә көрәшеп булмый. Яшь гаилә бәхеткә тиенсен өчен, аны тудырып-үстергән гаиләләрнең бәхетле һәм таза булуы кирәк.

Проблеманың иң зуры менә шуннан башлана шул. Сәламәт акыллы, үз халкына тугрылыклы инсан сәламәт акыллы, бәхетле, таза гаиләдә генә үсеп җитлегә ала. Үз чиратында "сәламәт акыллы, бәхетле, таза гаилә"гә нигез салган яшь йөрәкләрнең дә шулай ук сәламәт акыллы, таза гаиләдә үсеп җитлеккән булуы шарт. Әгәр кайсыдыр буында гаилә үзара килешмәүчәнлек, сыешмаучанлык аркасында таркалган, хәтта таркалмаса да, тетрәнүле, авыр кичерешләр тулы тормыш аша узган икән - бу нәселдә киләсе буыннарда камил гаиләләр барлыкка килүе шикле.

Гаиләләр чылбыры, нәселләр чылбыры өзелгән - менә нәрсәдә хикмәт. "Маңкорттан маңкорт туа," - дисәм, тупаслык булыр микән? Яшьли кылган хаталарга үкенү хисе кешедә, гадәттә, кырык яшькә якынлашканда, тамырлары уяна башлаганда туа: аның туган авылына кайтып, күрше Хәдичә апаларга кереп, чәй эчеп чыгасы, югары очтагы Искәндәр абый белән гәпләшеп утырасы килә башлый. Ә хатының телеңне белмәсә... Юк, аның белән дә кайтып килергә була. Ләкин син рәхәтләнеп үз телеңдә сөйләшеп утырганда, аның уенда ниләр булыр икән соң? Шушы ук чорда, ягъни "тамырларың уяна башлаганда", буйга җитеп килгән балаларыңның киләчәге турында да уйланасың: минем хатамны кабатламасыннар иде, янәсе. Ләкин соң инде: яраткан улың Максим Габдерәшитовичның яки сөекле кызың Мария Габдерәшитовнаның менталитеты тәрбияләнеп, формалашып беткән. Көт тә тор: киләчәктә, син ишетмәгән очракта, үзләрен "Гаврилович", "Григорьевна", дип атап йөри башлый әле алар. Олыгайгач исә еш кына үзләре дә милләт турында уйлана башлый, җитлегеп килгән балаларының киләчәк язмышы турында борчыла, әмма - тарих кабатлана.

Нәселләр чылбыры өзелгән. Өзелгән буыннар арасындагы бушлык зурая. Ул буыннарны без үзебезнең бер гомеребез дәвамында тиз генә ялгап куймакчы булабыз. Үзебез исән чакта нәтиҗәсен күреп каласыбыз килә, "status quo"ны без кайтардык, диясе килә. Ашыгабыз. Рәшит Аввәсовның яшьләребезне әрсезрәк булырга өндәве дә менә шул ашыгудан, чарасызлыктан, аптыраганнан барлыкка килгәндер. Мин үзем дә шулай: һәр катнаш никах турында ишетсәм: "Ничек инде алар мин белгәнне белми, үзләренең мәшәкатьләргә дучар булачагын аңламый", - дип гаҗәпләнәм. "Ә-әй, туктагы-ыз!" - дип кычкырасым килә. Ләкин файдасы булмастыр. Чөнки иртәгәсе бәхет өчен кичә көрәшергә кирәк булган. Бүген исә, берсекөнгә ирешелергә мөмкин бәхет өчен көрәшү белән бергә, кичә ычкындырылган форсатларны кире кайтарырга да тырышу кирәк. Эш күп, бу - бүгенге көндә Русия төбәкләрендәге (шул исәптән безнең Уралдагы да) татар җәмәгатьчелегенең, Бөтендөнья татар конгрессының көндәлек хезмәтенең төп эчтәлеге. Р.Аввәсовның милли эшчәнлеге белән бераз таныш булганга, әйтеп узыйм: бу хезмәттә син дә шактый зур өлеш кертәсең, дип саныйм мин, Рәшит абый. Шунысы аяныч - сиксән-туксан ел дәвамында какшатылып, җимерелеп килгән гаилә институтын тернәкләндерер өчен шул ук сиксән-туксан гына түгел, йөз алтмыш-йөз сиксән ел кирәк булыр, бәлки. Җимерүе генә җиңел ул.

Һәрхәлдә, бу темага сөйләшергә кирәк. Күбрәк. Тирән итеп. Берникадәр вакыт элек "Мәдәни җомга"да бу темага Шәмсия Җиһангирова кагылып киткән иде. Хәзер менә - Рәшит Аввәсов. Әйдәгез, сөйләшик.

Чиләбе өлкәсе,
Еманжелински шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: