Мәдәни җомга

Ирек САБИРОВ: БЕЗНЕҢ “ПЛЮС”ЛАР ҺӘМ “МИНУС”ЛАР

Күңелле вакыйгаларны искә алып, шулар турында укучыны шатландырып сөйлисе килә. Ләкин ник мин гел шулай мондагы, Уралдагы, милли тормыш турында уйланган мизгелләрдә, аянычлы хәлләрне генә искә төшереп, үз кәефемне үзем бозарга сылтау табарга тырышкан кебек, хәтеремдә актарына башлыйм икән? Юкса, куанычлы вакыйгалар да юк түгел бит. Әнә, ду китереп, "Татар...

Күңелле вакыйгаларны искә алып, шулар турында укучыны шатландырып сөйлисе килә. Ләкин ник мин гел шулай мондагы, Уралдагы, милли тормыш турында уйланган мизгелләрдә, аянычлы хәлләрне генә искә төшереп, үз кәефемне үзем бозарга сылтау табарга тырышкан кебек, хәтеремдә актарына башлыйм икән? Юкса, куанычлы вакыйгалар да юк түгел бит. Әнә, ду китереп, "Татар кызы-2012" конкурсының финал тамашасын үткәрдек. 8 мең кеше сыйдырышлы "Трактор" боз аренасы шыгрым тулы иде. "Безнекеләр, күпме көчәнсә дә, мондый шаккатыргыч шоу оештыра алмый," - диде миңа шушы тамашада булу бәхете тәтегән урыс танышларым. "Бездән аермалы буларак, татарлар үз милләтен бик ярата шул алар," - дип тә җиффәрә кайберсе. Дөрес, әгәр көз уртасында тәмамланган бу бәйгенең апрель аенда башланганын, шунда катнашкан 300дән артык татар кызының әүвәл берничәсенең генә ана телендә аңлаша алганын һәм бәйге ахырында барысының да татарча "сукаларга" өйрәнгәнен, мондагы татар авылларына, аннары пайтәхетебез Казанга сәфәр кылып, җырларыбыз, гореф-гадәтләребез, тарихыбыз белән танышканын искә алсаң, башкарылган әлеге зур эшнең файдалы нәтиҗәгә китерүе һич тә шик тудырмый. Чөнки соңгы елларда дөнья буйлап таралып, теңкәгә тиеп беткән "мисс фәлән" ише озын сыйраклы чибәр курчаклар бәйгесе түгел бу. Максатыбыз - татар кызларының матурлыгы, акыллылыгы, зирәклеге, булдыклылыгы, талантлылыгы аша, гомумән, татар халкының, милләтебезнең иң күркәм сыйфатларын күрсәтү. Һәм шуңа ирештек тә, дип уйлыйм.

Ләкин... Тирә-якны таңга калдырган шушы искиткеч масштаблы, башыннан ахырына кадәр бөтен эчтәлеге татар рухы белән сугарылган чарабызны уздырып йөргән көннәрдә хәрби хезмәткә алу кампаниясе башланды. Мин, Еманжелински шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары буларак, төбәгебезнең "призывной комиссиясе" рәисе, көн саен 2-3 сәгать вакытымны шул эшкә сарыф итәргә мәҗбүр идем. Менә, күбесенчә кичә генә мәктәпне тәмамлаган үсмерләр бер-бер артлы, йә каушаудан тотлыга-тотлыга, йә ясалма әтәчләнеп: "Иптәш комиссия рәисе, призывник Фәлән Фәләнев..." - дип рапорт бирә. Мин үзем хакимияттә 14 ел эшлим, димәк, бу - минем 28 нче хәрби чакырылыш. Беренче елларда, хәтеремдә, егетләрнең "личное дело"ларын актарып утыру кызык иде миңа: фамилияләре таныш, "Әһә, бу теге минем белән бергә заводта эшләгән Гайфуллин улы икән," "ә монысы Красногорскидан Закировлар малае," дип, йөзләрендә ата-аналарының төсмерен эзләп утыра идем. Сирәк кенә татар фамилияле малайның исеме Андрей, йә Сергей булса, шуңа гаҗәпләнеп, бер тапкыр хәтта бөтен комиссия алдында: "Бу синең чын исемеңме?" - дип сорадым. Ләкин андый очраклар сирәк булды кебек ул елларда.

Хәзер исә, гадәтем буенча, һәр егетнең анкетасын игътибар белән укыйм, ләкин кем малае, кем токымы икәнен һич исемә төшерә алмыйм. Танышларымның балаларының балалары буыны үсеп җиткән икән, Ходаем! Кичәге уллар инде әти булган, армиягә хәзер оныклар китә. "Никита Рашидович Шамсутдинов", "Евгений Шамилевич Садыков", "Александр Назипович Булатов", "Леонид Дамирович Нахтигаль". (Бу соңгысы ничек мөмкин булган - исәпләп чыгара алмадым). Менә бит, хәзер инде киресенчә икән - төрки фамилияленең исеме дә төрки булган очраклар бармак белән генә санарлык.

Нәрсә инде бу, ә? Без, соңгы елларда Чиләбе өлкәсендә татар милли хәрәкәте моңа кадәр булмаганча күтәрелеп китте, дип куанып йөргәндә (һәм бу чынлап та шулай), кайдадыр без белмәгән, без күрмәгән тискәре процесслар барамы әллә? Урыслашу дәвам итә генә түгел, елдан-ел көчәя барамы?

Әмма бит соңгы елларда, аеруча соңгы 3 елда, кылган милли эшләребез чынлап та шактый саллы безнең. "Хәзинә" исемле күпбитле, күптөсле гәзитебез ялтырап чыгып, бөтен өлкәгә тарала башлагач, халыкны атна саен ярты сәгатьлек шул ук исемдәге телетапшыруларыбыз да җәлеп иткәч, барча төбәк мәктәпләрендә Җәлил шигырьләрен уку конкурслары, Тукай бәйрәмнәре шаулап торгач, һәм үзебезнең гаммәви мәгълүмат чаралары шушы вакыйгалар турында ачыктан-ачык, аңлаешлы һәм кызыклы-мавыктыргыч итеп бар халыкка сөйләп торгач, халык татарларга, татарлыкка, татар мәдәниятенә игътибар белән карый, кызыксына башлады, татар телен өйрәнергә теләгәннәр саны күбәеп китте.

Менә, шул ук октябрь башында без Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән Чиләбенең Муса Җәлил исемендәге 81 нче мәктәбенә барып, татар мәдәнияте сыйныфында укучылар белән очраштык. Монда безнекеләр белән беррәттән урыс сабыйларының да татар телен һәм сәнгатен эчкерсез теләп өйрәнеп йөрүе яки әрмән кызының хорда татар җырларын тырышып-тырышып җырлавы - әллә ни куандыра торган нәрсә булмаса да, татарлыкның бүтәннәр кызыгырлык популярлыгын күрсәткән фал бит. Татар телен һәм мәдәниятен укытучы мөгаллимнәр җитми - былтыр Чиләбе педагогика университетында шундый мөгаллимнәрне әзерләү төркеме ачып җибәрдек. Әле менә быел гына шәһәр Думасы карары буенча (безнең юллама нәтиҗәсе) Чиләбенең яңа урамнарыннан берсенә Габдулла Тукай, икенчесенә Муса Җәлил исемнәре бирелде. Хәзер, менә, шәһәр хакимияте һәм җәмәгатьчелек белән бергәләп, булачак Тукай һәйкәлен куярга кулай урын сайлау белән мәшгульбез. Эшне шул юнәлештә бүтән шәһәрләрдә дә алып барабыз.

Атлыйбыз бит! Ләкин...

Менә, кичә (бу юлларны 26 октябрьдә язып утырам) үземнең Еманжелински районының Красногорски бистәсе мәчетенә Корбан ашына чакырдылар. Миңа таныш булмаган кара чәчле, чем-кара күзле Айдар исемле 10-11 яшьлек малай бик оста, бик моңлы итеп Коръән укыды. Бик тә матур итеп! Аш вакытында бер бабай, дулкынланудан күз яшьләрен сөртә-сөртә: "Син ничәнче класста укыйсың, улым?» - дип сорады. Малай аңламады. Янәшәсендә утырган әтисе: "В каком классе учишься?" - дип тәрҗемә итеп бирде. Коръән сүрәсен гарәп телендә менә дигән итеп укыган сабый ана телен белми икән!

Гомер буе дөнья куып, фани муллыкка омтылып, ят милләтләр белән "быратлашып" яшибез дә, яшебез 50дән авышкач, йөрәгебезнең әллә кайдагы ерак түрендә тәүбә хисе уянып, оныкларыбызны татар түгәрәкләренә, факультативларына йөртә, татар җырларын җырларга өйрәтә башлыйбыз. Әнә, минем яшьтәшем Хәлимә ханым Сибгатуллина (чын исеме башкача): кызының 10 яшьлек кызы өчен ул әллә ниләр эшләргә дә әзер - оныгын шәһәрдәге иң кыйбат җыр студиясенә алып барып йөри (көн саен!), райондамы, өлкәдәме, татар концертлары-конкурсларының берсен дә калдырмый, оныгын сәхнәләрдән татарча җырлата. Байтак кына рәхмәт хатларына лаек булды ул сабый, лауреат дипломнарына... Ләкин татар җырчысы, димим, татар кызы булып та үсмәячәк бит ул - менә шундый трагедия бар монда. Чөнки җыр текстларын аңламыйча, ятлап җырлый ул кызый, һәм, билгеле, сүзләренең әйтелеше дә урысча килеп чыга аның: "мамык шәлеңне уран" урынына - "мамыйк шэлэннйе уран" шикеллерәк. Аңлау булмагач, хис тә юк инде. Исеме дә Ольга. Фамилиясе дә Хәлимә ханымның киявенеке - Савельева. Дәү әнисенең (алар аны "абийка" дип йөртә) үгетләвенә буйсынып кына җырлый инде ул татар җырларын. Ә без, менә, үз тамырларына тартыла, дип, үзебезне үзебез алдыйбыз. Вакыт узган, форсат кулдан ычкынган?

Тукта, болай уптым яманлау дөрес булмастыр. Әнә, өлкә татар теле һәм әдәбияте олимпиадалары - моннан 10, хәтта 5 ел элек кенә дә аерым фидаи шәхесләребез тырышлыгы нәтиҗәсендә генә үтә иде. Хәзер алар өлкә Мәгариф министрлыгы тарафыннан (татар Конгрессы башлангычы һәм катнашы белән, билгеле) өлкәкүләм зур гаммәви чара итеп уздырыла. Анда катнашучы укучылар саны да бермә-бер артты, өлкәдә җиңеп, Казаннан, Русия олимпиадасыннан мактаулы урыннар яулап кайтучылар да күренә башлады. Алдарак 81 нче мәктәп турында әйткән идем бит әле. Шуннан тыш татар теле бүгенге көндә Чиләбенең 96 нчы гимназиясендә, Коншак, Нәзепетровски, Уй районнары мәктәпләрендә укытыла, факультатив һәм ихтыяри түгәрәкләр рәвешендә Магнитогорски, Копейски, Еманжелински калаларында өйрәтелә. Байтак кына мәктәпләрдән шунда укучы балаларның ата-аналарыннан татар теле укытуны сорап мөрәҗәгать-үтенечләр килеп тора. Гәзит, телевизор, Интернет һәм мөмкин булган бүтән ысулларны эшкә җигеп, татарларга еллар буе "Сез - татар!" дип тукып торуыбызның җимеше бит бу! Теге компартиябезнең соңгы җитәкчесе әйтмешли, "процесс пошёл"! Куаныч түгелмени бу!

Ләкин... Кемнән укыттырыйк соң ул балаларга татар телен? Педуниверситетта ачкан татар теле бүлегендә әле икенче курс кына башланды. Аннары, тел укытырга сәләтле мөгаллимнәр булган очракта да, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк бит.

Фидакярлек хакына шул югарыда санап чыкканнан да артык эшләү инде мөмкин түгел. Татар теле дәресләрен оештырырга ыргылып торган мәктәпләрдә буш ставкалар юк. Ә белгечләрне читтән (Казаннан, мәсәлән) алдыртсак, аларның фатир мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк бит - андый чыгымнарның да чыганагы юк. "Әйдә, Казаннан җибәрәбез сезгә яшь укытучыларны," - ди Р.Закиров. Ышанам. Ринат Зиннур улы әйтсә, эшли ул. Никадәр кыен булса да. Ләкин Казаннан Чиләбегә үз ихтыяры белән күчәргә теләгән белгечләр табу кыен булса, ул белгечләрне Чиләбедә кабул итеп урнаштыру - кыен димим, бөтенләй мөмкин түгел. Чынбарлык шундый. Шулай да минем бу сукрануларым - моннан күпмедер еллар элек милли торгынлыгыбызга ачынып, өметсезлеккә бирелгән чакларга караганда чүп кенә инде.

Элек дөньяда эчкерсез игелек кылырга сәләтле байлар булу мөмкинлегенә ышанмый идем мин. Моннан 3 ел элек Чиләбе өлкә татар конгрессының җитәкчесе итеп "Классика" даруханәләр челтәренең генераль директоры, татар хатыны Лена Рәфыйк кызы Колесникованы сайлап куйдык. Һәм хәзинә тапкандай булдык. Шушы 3 ел эчендә безнең бөтен башкарган эшләребезгә ничә дистә миллион сум акча сарыф иткәндер ул - белмим. "Һи, акчасы күп булгач," - дип мыгырданган ачы теллеләр дә очрый үзе, ләкин акчасы күп булып, шуны милләт файдасына тоткан тагын бер бай татарны табып кара әле син! Аннары, Лена ханым ул безнең өчен, беренче чиратта, акча чыганагы түгел, ә тирәнтен уйлаучан, стратегик планлаштырырга сәләтле милләтпәрвәр җитәкчебез. Без алып барган эшләрнең сыйфаты да, күләме дә елдан-ел үсәргә тиеш - шул катгый таләбе белән ул Чиләбе өлкәсе хакимиятенә дә, район-калалар түрәләренә дә, безнең үзебезгә - Конгресс активына да тынгы бирми. Аның һәр яңа тәкъдименә, идеясенә таң калам мин: 2011 елны каршылаганда бөтен өлкә телеканалында чыккан "Татарский голубой огонёк" та, быелның җәендә Чиләбе урамнарында йөри башлаган "Татар трамвае" да... Ә сәмән мәсьәләсенә килгәндә... Берүзенең акчасы бәрабәренә генә Чиләбенең 220 мең татары мәнфәгатен кайгыртып булмаячагын, әлбәттә, аңлый ул. Шуңа күрә былтыр татар милләтеннән булган бүтән эшкуарлар белән дә сак кына киңәшләшә башладык. "Сак кына" дим, чөнки байлар бит ул кыргый җәнлек кебек: үзенә таба сузылган кул күрсә, кача, оясына бикләнә. Менә, безнең шушы 2 ел эчендә җыелып сөйләшүләребезнең нәтиҗәсе: бүгенге көндә өлкәбезнең татар химаячеләре советында 20ләп милләттәшебез әгъза булып тора, аларның быелгы проектларга (шул исәптән федераль авыл Сабан туена да, "Татар кызы"на да) керткән өлеше дә байтак булды. Киләсе елга, иншалла, анысы да үсәр.

Белеп калыгыз, Ленаның ире дә (өлкәбезнең иң кәттә эшмәкәрләреннән берсе) - гаҗәеп үзенчәлекле кеше. Миңа калса, ул, чыгышы белән урыс булса да, татар Конгрессы эшенә мөнәсәбәте буенча - бездән дә татаррак. Сабан туйларында губернаторыбыз янында чиккән татар чапаны һәм затлы түбәтәй кигән елмаюлы бер кеше күрсәгез - әнә шул Олег Колесников була ул. Хатыны кебек үк, тирән акыллы, олы җанлы шәхес.

Менә шулай, татарлыгыбызны ныгыту юлындагы "плюс"ларны "минус"лар белән чагыштырып карыйм да, йә: "Эш бара, ләкин шатланып кул чабарга иртә әле," - дим, йә: "Шатланып кул чабарлык уңышларыбыз юк, ләкин эш бара," - дип куям. Һәрхәлдә без, үз тәҗрибәбездән чыгып, яхшы аңладык: милләткә хезмәт итүнең соңы-азагы булмый.

Чиләбе өлкәсе,

Еманжелински шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: