Мәдәни җомга

ИПЕКӘЙНЕ ХӨРМӘТЛӘГЕЗ

Кышкы чалт аяз көннәрнең берсе иде. Кояш инде нурларын көннән-көн мулрак сибә, ягымлырак була бара. Минем ашыга-ашыга Сахаров тукталышына барышым. Янәшәмдә башкалар да җәһәт-җәһәт атлый. Тротуарда өзлексез хәрәкәт. Шулвакыт юлымда, аяк астында ук зур гына икмәк кисәген күреп, туктап калдым. Узып баручылар, мине этә-төртә, алга китә торды. Мин икмәкне иелеп...

Кышкы чалт аяз көннәрнең берсе иде. Кояш инде нурларын көннән-көн мулрак сибә, ягымлырак була бара. Минем ашыга-ашыга Сахаров тукталышына барышым. Янәшәмдә башкалар да җәһәт-җәһәт атлый. Тротуарда өзлексез хәрәкәт. Шулвакыт юлымда, аяк астында ук зур гына икмәк кисәген күреп, туктап калдым. Узып баручылар, мине этә-төртә, алга китә торды. Мин икмәкне иелеп алдым да, нишләтергә белми бераз таптанып торгач, кар ера-ера читкәрәк киттем һәм ипекәйне агач төбенә куйдым. Күрәсең, кемдер аны кибеттән алып кайтып барышлый, сындырып, этләргәме, кошларгамы аткан. Билгеле, яхшылык эшләргә теләгән. Кеше йөри торган юл өстендә булгач, ул кадерсезләнеп ята биргән. Аны беркем дә «күрмәгән».

Шөкер, хәзер, никадәр генә зарлансак та, тормышларыбыз яхшырды, табыннарыбыз мул, кибетләрдән җаның теләгән ризыкны сатып алырга, авыз итәргә мөмкинлегебез бар. Һәр кешенең дә тәм-томнарның артык затлысын, кыйммәтлесен көндәлек ризык итеп тукланырга чамасы булмаса да, икмәк, сөт, эремчек, май, йомырка, яшелчә кебек ризыклар өстәлебездән өзелми. Бүгенге яшьләребез дә тәмледән-тәмле ризыклар ашап үсә. Аларның күбесе, тагын бер кабат, шөкер, дим, ачлыкның, җитмәүчелекнең нәрсә икәнен белми. Әмма һәр яхшылыкка яманлык булган кебек, икмәкнең дә кадерен белмәүчеләр, хәтта аңа йөз чөеребрәк караучылар да барлыкка килде. Хәзер инде чүплекләрдә, калдык-постык, тузан-пычрак арасында икмәк аунап ятуына беркемнең дә исе китми бугай. Узган ел Казанда зур гына бер дәрәҗәле кибетнең янәшәсендәге чүплеккә искергән (күгәрмәгән) ипине йөге белән чыгарып аударганын «Эфир» каналы да күрсәткән иде. Югыйсә, кибет хуҗалары икмәк кадерен белсә, аны һичьюгы зоопаркка яисә хуҗасыз этләр ханәсенә илтеп бирер, кылган игелеге савап булып язылыр иде.

Хәер, минем ризыкны тир түгеп таба торган гап-гади кешеләрнең дә, ашалмыйча калган ипине яраксыз хәлгә килгәнче, күгәреп беткәнче целлофан пакетларда тотканын, аннары чыгарып ташлаганын күргәнем бар. Әйе, йортта бәлеш кебек ризыклар пешерелгән чакта яки кунаклар килгәндә, ашалып бетмичә, искергән икмәк булгалый анысы. Әмма ипи кадерен белгән кешеләр, гадәттә, аны турап куя, ул эч пошканда, чемченергә бик тә тәмле кәтермән булып кибә. Шушы рәвешле хәстәрләнгән ипине сөттә җебетеп, аннан чәй янына куя торган бик тәмле ризыклар пешерүчеләрне дә беләм. Икмәк кадерен белүчеләр аны исраф булудан менә шулай саклый.

Гомумән, чүплекләр, дигәннән, безгә әле беренче чиратта аларны чит илләрдәгечә тәртипкә китерергә кирәктер. Матбугатта дөнья күргән язмалар буенча фикер йөрткәндә, алдынгы илләрдә пыяла шешәләр өчен дә, пластикларына да, кәгазьләргә дә савытлар аерым-аерым куелган. Билгеле, икмәк сыныгын, беркем дә ашарга теләми икән, калдык-постык әрҗәләре янында махсус тартмалар булдырылса, һәр кеше дә шунда илтеп салыр иде, дип уйлыйм. Ул биредә, чүплек савытындагы кебек, кадерсезләнмәс тә, кибеп тә торыр. Бәлки, аны җыеп, терлеккә, хайваннарга ашатуны да оештырырлар иде. Заман алга барган саен, һәр нәрсә үзгәрешләр кертүне дә таләп итә.

Икмәкне кадерсезләп, чыгарып ташлаган йорттан бәрәкәт кача, дип ишеткәнем бар. Бу сүзләр ни дәрәҗәдә хактыр, әйтә алмыйм, әмма икмәкне олылауның хикмәте бәрәкәт югалуда гына да түгел. Иң борчыганы - икмәккә ихтирам булмауда. Уйлап, исәпләп карасаң, бер сынык икмәк өчен гаять зур көч, маңгай тире түгелүен аңлыйсың. Икмәк - чынлыкта бик кыйммәт торырга тиешле тәгам. Аны дәүләт, бер кеше дә икмәккә тилмермәсен һәм ул һәр өстәлдә дә торсын өчен, компенсацияләгәнгә күрә генә, без бер кирпеч икмәкне 13-20 сумга сатып алабыз.

Илдә икмәккә тилмергән бик авыр еллар да булган. 1921 елгы ачлык, Ватан сугышы, аннан соңгы елларда ачлык кешеләрнең җелегенә төшкән. Бүгенге 70-75 яшьлекләрнең, аннан өлкәнрәкләрнең барысы да диярлек кайчандыр туйганчы бер икмәк, бәрәңге ашарга хыялланган. Белгәнебезчә, ул заманнарда ачлыктан кырылган кешенең дә саны-исәбе булмаган. Шушы көннәрдә генә «Дин вә мәгыйшәт» гәзитенең 27 гыйнвар санында тарих фәннәре кандидаты Тәминә Биктимерованың «Ачлык елында балалар язмышы» дигән материалын укып тетрәндем. «1921-22 елларда 326 мең баланың ачлыктан үлүе беркайчан да онытылырга тиеш түгел», - дип яза автор.

Әмма авырлык-михнәт тә онытыла, күрәсең. Бер район үзәгенә баргач, кафеда эшләүче якын танышым гыйбрәтле хәл сөйләде. Вакыйганың герое бигүк яшь тә түгел, аңа хәзер 65-70 яшьләр булыр, диде. Димәк, ул әле юклык заманнарын да күрергә өлгергәндер, икмәккә ач булмаса да, барлыкта да үсмәгәндер. Чөнки заманасы шундый иде. Шушы ханым кафеда пешерү цехы өчен җаваплы булган. «Пирогларның өсте, чите, яки төбе әз генә көеп китсә дә, бөтенесен дә юынтык су чиләгенә томырыр иде», - дип сөйләде танышым. Бу хәл бер генә тапкыр да түгел, һаман шулай кабатланып торган. Көннәрдән бер көнне инде пенсиягә чыккан мөдир ханым чирләп китә: тамагыннан ризык үтми, ашый алмый башлый. Аны инде уколлар белән генә дә яшәтә алмыйлар. Ул ачлыктан җан тәслим кыла. «Аны район үзәгендә белгән һәр кеше «Ризык рәнҗеше төште», - диеп сөйләде», - дип сүзен йомгаклады танышым.

Элеккерәк елларда икмәккә бик зур хөрмәт күрсәтелүе хәтердә. Ул чакта аны тастымалга төреп, иң биек шүрлеккә куялар иде. Тамагың ачыкканда, сорап аласың да, өстәл янына гына утырып ашыйсың, валчыклары коелса, җыеп кабасың. Ә инде ипи сыныгын сорамыйча алып, урамда күтәреп ашап йөргәнеңне күрсәләр, елатканчы ачуланалар. «Гадәтсез! Өстәл янында утырып аша!» - диләр. Бу сүзләр тәртипсез, әдәпсез дигән мәгънәдә әйтелә иде. Ә инде табын корыла башласа, иң әүвәл өстәлгә икмәк кисеп куела. Ерак басуга, болынга эшкә барырга туры килгәндә дә, тастымалга төреп, күн сумкага иң беренче икмәк салына һәм аны олысы-кечесенең, валчыгын коймаска тырышып, зур саклык белән генә ашаганнарын хәтерлим. Ә инде кырдан кире кайткан ипи кыйпылчыгы - «куян күчтәнәче» без балалар өчен иң тәмле ризык була торган иде.

Хәзер һәркайсыбызның урамда шундый хәлгә игътибар иткәне бардыр: баласын җитәкләп барган ана нарасыена сумкасыннан печенье алып тоттыра. Сабый ашый-ашый атлый торгач, туеп китәме, кулыннан ризыгы җиргә төшә, аны кире үрелеп ала башлагач, әнисе: «Тимә-тимә, калсын!» - дип, баланы бу гамәленнән туктата. Ана үзе дә ризыкны читкә алып куймый, ул шул рәвешле аяк астында аунап кала. Исәя төшкәч тә, бу балада ризыкка хөрмәт буласына ышануы кыен.

Икмәккә ихтирам тәрбияләү балалар бакчаларында башланырга, мәктәпләрдә дәвам итәргә тиеш. Һәм, билгеле инде, ризыкны, өлкәннәрне олыларга, әдәп-әхлакка өйрәтү - иң әүвәл гаилә, ата-ана бурычы.

Соңгы елларда ризыкны үзгәртү, төрләндерү, талымлау бик киң таралды. Нинди генә тортлар, салатлар ясамыйлар, әзерләмиләр хәзер. Яңа ел алдыннан хәтта камырдан чыршы уенчыкларына кадәр ясап эләләр. Чәй ризыгы итеп пешерелгән өй, сарай модельләре дисеңме, барысын да кыландыралар. Әмма мин моны үзем җәмәгатьнең азынуы, ризыкны мәсхәрәләү дип кабул итәм. Һәр нәрсәнең чиге, чамасы булырга тиеш. Аннары үзара сүзгә килгән кешеләр еш кына бер-берсенең чыраена торт капларга да күп сорамый. Бу да -ризыкны кимсетү, рәнҗетүнең бер төре.

Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең «Икмәкне хөрмәтләгез», дигән бер хәдисе бар. Без, мөселманнар, аның тормышы, яшәү рәвешен үрнәк итеп алабыз. Бабаларыбыз тарафыннан Расүлебезгә хөрмәт йөзеннән сөйләнгән бер риваятьне дә хәтерлим. Җиргә ипи валчыгы төшеп киткәнен күреп калган Пәйгамбәребез, валчыкны эзләгән, әмма таба алмаган. Шуннан соң ул бу урынны киртәләп алган. Мөхәммәд галәйһиссәламнең икмәккә ихтирамын күрсәткән тагын бер хәдисендә, өстәлегездән ялгыш төшеп киткән ипине үрелеп алып, өреп, бисмилла әйтеп, ашагыз, диелә.

Без дә ипекәйгә баш иик, аны олылыйк, үзебезне беркайчан да аңардан зур итеп куймыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: