Мәдәни җомга

Илсур САФИУЛЛИН: БАРЛЫК ЭКОЛОГИК ПРОБЛЕМАЛАР – БЕЗНЕҢ ЭШЧӘНЛЕГЕБЕЗ НӘТИҖӘСЕ

"Һәрнәрсә үзара бәйләнештә" дигән төшенчә экологиянең төп законы булып тора. Әлеге законга экологик фәлсәфәнең нигезе салынган. Һава, җир, сулыклардан башка, гомумән, тереклекне күз алдына китереп булмый. Кеше табигатьне юкка чыгарган һәм һаман да әле юкка чыгара дип әйтергә яратабыз. Хәер, бу сүзләрдә хаклык та бар. Тиешенчә уйланып башкарылмаган һәр гамәлебез,...

"Һәрнәрсә үзара бәйләнештә" дигән төшенчә экологиянең төп законы булып тора. Әлеге законга экологик фәлсәфәнең нигезе салынган. Һава, җир, сулыклардан башка, гомумән, тереклекне күз алдына китереп булмый.

Кеше табигатьне юкка чыгарган һәм һаман да әле юкка чыгара дип әйтергә яратабыз. Хәер, бу сүзләрдә хаклык та бар. Тиешенчә уйланып башкарылмаган һәр гамәлебез, хаталарыбыз төзәтеп булмаслык бәла-казага китерергә мөмкин. Сулыклардан, урманнардан, туфрактан саксыз файдалануны табигать гафу итми, моның өчен кешегә үзенең сәламәтлеге белән түләргә туры килә. Кайбер очракларда җибәрелгән хаталарны төзәтү гасырларга сузыла. Чернобыль атом станциясе һәлакәтен генә хәтерегезгә төшерегез. Инде шактый вакыт үтүгә карамастан, һәлакәт үзенең йогынтысын әйләнә-тирәгә, беренче чиратта, тереклеккә нык сиздерә әле.

Саксызлык, табигать дөньясына тыкшыну нәтиҗәсендә кайбер тереклек ияләре бөтенләй юкка чыккан. Мәсәлән, динозаврларны бүген очратып кара син! Билгеле инде, кешелек дөньясы үзен-үзе югалтуга юл куя алмый һәм куймас та. 2013 ел Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Президент Рөстәм Миңнехановның махсус Указы дөнья күрде. Министрлар Кабинетына Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елын уздыру буенча төп чаралар планын эшләргә, аларны уздыру вакытын, җаваплы башкаручыларны, финанслау күләмен һәм чыганакларын билгеләргә кушылды. Муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, федераль башкарма хакимиятнең республика буенча территориаль органнары, җәмәгать берләшмәләре һәм оешмалары шулай ук бу эштә актив катнашырга бурычлы.

Билгеле, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсе бүген генә килеп тумады. Бу хакта инде бөтен дөньяда күптән уйланалар. Аны хәл итү өчен һәр ил үзеннән күпмедер өлеш тә кертергә омтыла. Табигатькә йогынты ясаудан килгән зыянны киметү хакында дәүләтләр арасында төрле дәрәҗәдә сөйләшүләр үткәрелә, уртак фикергә килү омтылышы ясала. Шундый омтылыш нәтиҗәсендә бертөркем илләр Киото беркетмәсен имзалады. Әлеге килешү табигый мохиткә кирәгеннән артык тыкшыну аркасында барлыкка килгән зыянны каплатуны күздә тота.

Сер түгел, һәр дәүләт үз халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя. Билгеле инде, моның өчен яңа технологияләр кулланырга, табигать ресурсларын мул файдаланырга туры килә. Әмма табигый байлыклардан файдаланганда чик-чаманы онытып җибәрергә ярамый. Табигать - безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән тиңсез байлык. Аннан нәтиҗәле файдалану - һәркемнең намус эше.

Яңа технологияләрне белеп куллану табигый ресурсларны сак тотуга китерәчәк, дип уйланыла, экологиягә дә азрак зыян килер. Бүген альтернатив энергетика чыганагы буларак, җил, кояш киң кулланыла. Алар инде әйләнә-тирә мохитне ташкүмер, бензин, кәрәчин дәрәҗәсендә пычратмый. Энергиянең үзкыйммәте дә шактый кими төшә. Якын киләчәктә электромобильләр барлыкка киләчәк. Көнкүреш приборлары да энергияне отыры азрак сарыф итә. Димәк, ресурслар куллануны арттырмау гына түгел, киметә төшү мөмкинлеге туа.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагында экологик хәл беркадәр яхшыра төште. Бу, беренче чиратта, минераль һәм органик ашламалар кертүне киметү белән бәйле. Җир эшкәртү технологиясе дә үзгәрә. Барлык хуҗалыкларда диярлек туфрак карталары булдырылды. Ул карталар туфракка ашламаны, басуына карап, төгәлрәк кертергә ярдәм итәчәк. Туфракның сыйфаты начарайса, җирдән көтелгән уңышны алып, файда күреп булмавын һәр авыл кешесе яхшы аңлый. Ашламаларның бәясе һәм ашлыкка базардагы ихтыяҗ авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән җирдән бәрәкәтлерәк файдалануны таләп итә. Җирләрнең уңдырышлыгын күтәрү турындагы закон да шуңа этәрә. Шулай да экологик яктан чиста азык-төлек җитештерү юнәлешендә технологияләрне камилләштерү мөһим бурыч булып кала бирә.

Промыселларда нефтькә ияреп чыга торган газны үтилләштерүгә кагылышлы законнар сыек ягулыкны тулысынча диярлек җыюга китерде. Зур штрафлар һәм югары бәя, ташыган вакытта нефтьнең түгелүен булдырмау зарурлыгын күрсәтә. Бу чаралар республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында экологик халәтне шактый тотрыкландырды.

Тулаем алганда, Татарстан экологик яктан имин төбәкләр рәтенә керә. Республика предприятиеләрендә үз производстволарының экологик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күрелгән чаралар сизелерлек. Шуның белән бергә, республикада барлык предприятиеләрнең дә табигатьне саклау законнарын үтәүне мәҗбүригә санамавын да күрсәтеп үтәргә кирәк. "Табигатьтән бу рәвешчә файдаланучыларга карата иң кырыс чаралар күрелергә тиеш", - дип искәртте Дәүләт Советына еллык Юлламасында Президент Рөстәм Миңнеханов.

Түбән Кама сәнәгать зонасында экологик вәзгыять киеренке. Дөрес, соңгы елларда химия предприятиеләренең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын контрольдә тоту буенча җәмәгать институтларының роле көчәя төште. Куелган тырышлык өлешчә генә булса да әлеге киеренкелекне йомшартуга китерә. Хәзергә күп кенә проблемалар иске технологияләрне куллануга бәйле. Аз гына булса да эш белән тәэмин ителгәнгә күрә җирле халык та моңа каршы чыкмый.

Башкалабыз Казанда экологиянең торышына йогынты ясый торган зур үзгәрешләр бара. Метро төзелеше автотранспорт хәрәкәтен нык киметте. Халык көннән-көн метрода күбрәк йөри. Тиздән метроның тагын өч станциясе ачылачак. Тимер юл вокзалыннан Республика клиника хастаханәсенә кадәр яңа трамвай маршрутын файдалануга тапшыру шулай ук электр транспортында пассажирлар агымын арттырачак.

Юллар төзү, агачлар утырту экологик хәлне тагын да яхшырта. Узган ел казанлыларның тырышлыгы белән 48 мең агач һәм 20 мең куак утыртылды. Бу - башка еллар белән чагыштырганда 6 тапкыр күбрәк. "Яшел рекорд" проектын гамәлгә ашыру быел да дәвам итәр дип уйларга кирәк.

Казан үсә, матурая, яшәргә һәм эшләргә рәхәт булган чиста һәм яшел мегаполиска әверелә бара. Ләкин шәһәр төзелешен планлаштырганда җибәрелгән хаталар кайчакта әлеге тырышлыкны юкка чыгара. Шәһәрне үстерүнең ныклап эшләнгән генераль планы булмау, кайбер сәнәгать предприятиеләренең торак кварталлар эчендә урнашуы, бакчаларның, паркларның әкренләп юкка чыгуы, урамнарның тарлыгы, сәүдә-көнкүреш предприятиеләрен урнаштырудагы тәртипсезлекләр һәркемнең күзенә ташлана. Соңгы 20 ел дәвамында шәһәр хакимияте китереп чыгарган проблемалардан котылу өчен шактый вакыт кирәк булачак әле.

Киләчәктә Казанда гына түгел, барлык торак пунктларда парклар һәм яшел мәйданчыклар, халыкка ял итү өчен уңайлы һәм матур урыннар саны артырга тиеш. Табигать Татарстанга Идел, Кама, Нократ, Казансу кебек мул сулы елгаларны бүләк иткән. Әмма аларның чисталыгы белән мактана алмыйбыз шул әле. Кызганыч ки, яр буе зоналарында ял итәргә яратсак та, чүп-чарны җыештырырга бигүк атлыгып тормыйбыз. Елга төпләрен баткан кораблардан, катерлардан, баржалардан чистарту эше дә озакка сузыла. Сусаклагычлар төзү нәтиҗәсендә республиканың 200 мең гектардан артык болыннары, чәчүлек җирләре, хәтта авыллары да су астында калды. Бу хәл дә экологиянең торышына тискәре йогынты ясады.

Урманнарның торышын, аларны саклау, заманча техника һәм технологияләрдән файдаланып, яңарту эшен аеруча контрольдә тотарга кирәк. Бездә Русиядә иң зур питомникларның берсе булган имән үсентеләре питомнигына нигез салынды. Бу - урманнарны торгызу җәһәтеннән зур алга китеш булып тора. Билгеле булганча, үткән гасырның 70 нче елларында көчле салкыннар нәтиҗәсендә имән урманнары зур зыян күргән иде. Ул чакта имән агачлары корыды, аларны кисәргә туры килде. Ниһаять, без киләчәк буын турында да җитди уйлый башладык. Бу - җәмгыятебезнең өлгергәнлеге турында сөйли. Чөнки бүген утыртылган имәннәр йөз елдан соң гына үсеп җитәчәк бит әле.

2013 елны Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан иткәч, хокук бозучыларга йогынты ясау чаралары да катгыйланды. Экология нормаларын бозган өчен штрафлар күләме артты. Халыкның экологик аңы да үсә төште, туклану продуктларына, саф һавага, чиста суга ихтыяҗ көчәйде. Экологик яктан чиста мохит белән фикердәш булып кына түгел, табигать белән гармониядә яшәү идеологиясен дә хуплый торган җирлекләр барлыкка килә башлады.

Киото беркетмәсенең гамәлдә булу вакыты озайтылды, аңа кул куйган илләр саны 200дән артты. Гамәли яктан файдасы әлләни зур булмаса да, беркетмәне табигать ресурсларыннан файдалануны җайга салу зарурлыгын аңларга тырышу гамәле дип кабул итәргә кирәк. Татарстан Экология хәрәкәте концепциясендә билгеләнгәнчә, якын киләчәктә әйләнә-тирә мохитне саклауның актив механизмын булдыру зарур.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: