Мәдәни җомга

Илфак ИБРАҺИМОВ: ӘДӘБИЯТ – РУХИЯТЕБЕЗ НИГЕЗЕ

Әдәби процессны оештыру Язучылар берлегенең төп вазифасы булган дәверләрне өлкән әдипләребез әле дә сагынып искә ала. Күрәсең, бер яктан, иҗат иреге чикләнү, тоталь цензура, икенче яктан, әдәби иҗатны үстерү тулысы белән дәүләт кайгыртуы шартларында язучыларыбыз үз максатларына ирешү юлларын-ысулларын тапкан. Дәүләт идеологиясе тәкъдим иткән, мөһим дип күрсәткән дистәләрчә темаларны үз...

Әдәби процессны оештыру Язучылар берлегенең төп вазифасы булган дәверләрне өлкән әдипләребез әле дә сагынып искә ала. Күрәсең, бер яктан, иҗат иреге чикләнү, тоталь цензура, икенче яктан, әдәби иҗатны үстерү тулысы белән дәүләт кайгыртуы шартларында язучыларыбыз үз максатларына ирешү юлларын-ысулларын тапкан. Дәүләт идеологиясе тәкъдим иткән, мөһим дип күрсәткән дистәләрчә темаларны үз итеп, үзләренең иҗат ихтыяҗларына, иҗат мәсләкләренә якын итеп алып, хезмәт куйган... Әлбәттә, милли язучыларның төп мәсләге дәүләт заказын үтәүдән бигрәк, ана телебезне саклау-үстерүгә, туган халкыбызның әдәбияткә, әдәпле сүзгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән иде. Шуңа күрә дә без милли әдәбиятебезнең киләчәге ничек булыр, дигәндә, ул үзенең гасырлар дәвамында формалашкан традицияләренә нигезләнеп үсәргә тиеш, дип беләбез. Милли әдәбиятебезнең үсеш процессы дөнья әдәбияте һәм мәдәнияте мохитендә үсәргә тиеш, дип исәплибез. Бердәм әдәби мохитне булдыру иҗат берлегебезнең бүгенге һәм иртәгәсе көндәге иң беренче дәрәҗәдәге бурычы да.

Әдәби процессны оештыруда, бигрәк тә яшь каләм ияләрен барлауда иҗат фестивальләре хәрәкәтенең мөмкинлекләре зур. Язучылар берлеге идарәсе алдагы чорларда ук "Идел" яшьләр үзәге тарафыннан гамәлгә куелган "Иделем акчарлагы", "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Рухият" яңарыш фонды белән гамәлгә куелган Саҗидә Сөләйманова исемендәге яшь иҗатчылар фестивальләрен оештыруда турыдан-туры катнашты. 2009 елдаТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан өченче зур иҗат фестивале - "Илһамлы каләм" фестивале гамәлгә куелды.

Әйткәнемчә, фестиваль хәрәкәтенең мөмкинлекләре зур. Ул моңа кадәр эшләп килгән әдәби берләшмәләрнең эшчәнлеген дә активлаштыра, аларны бер максатка туплый. Фестивальләр әдәби көчләрне барлау һәм, гомумән, бөтен әдәби процессны тулаем күзалларга мөмкинлек бирә. Соңгы елларда Язучылар берлегенә кабул ителгән барлык яшьләребезнең әлеге фестивальләрдә чыныгу, олы иҗатка юллама алганын без барыбыз да яхшы беләбез. Киләчәктә бу хәрәкәткә тагы да оешканрак төс биреп, аның матди чагымнарын да кайгырту кирәк булачак.

Әдәби иҗат процессы нәшрияттән аеры була алмый. Татарстан китап нәшрияте "Мәгариф" нәшрияте белән берләштерелде һәм бердәнбер дәүләт нәшрияте булып калды. Финанс кризисы аеруча көчәйгән 2009-2010 елларда язучыларның китапларын бастыру, билгеле, бермә-бер кимеде. Шөкер, 2010, 2011 елларда янәдән темпланнар кабул итеп, язучыларыбызның җыентыкларын бастыра алдык. Нәшрият дирекциясе һәм Язучылар берлеге идарәсенең килешүе буенча яшь язучыларның беренче китапларын бастыру, берлек әгъзаларының юбилей басмаларын эшләү гамәлгә керде. Без Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, фронтта һәлак булган язучыларыбызга багышланган "Каһарман каләме" җыентыгын, Г.Тукайның 125 еллыгына багышлап, Мәскәү тәрҗемәчеләре тарафыннан шагыйрьнең өр-яңа тәрҗемәләреннән төзелгән "Тукайның язгы фаэтоны", Идел буе халыклары телләренә тәрҗемә ителгән Г.Тукай шигырьләре мәҗмугасын бастыруда ярдәм иткәне, Төркия, Төркмәнстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Пермьдә Татарстан мәдәнияте, әдәбияте көннәрен үткәрүдә китап күргәзмәләре белән катнашып, татар әдәбиятен пропагандалауда зур өлеш керткәне өчен нәшрият дирекциясенә рәхмәт әйтәбез. Китап нәшрияте Татарстанның халык язучылары, халык шагыйрьләре күптомлыкларын бастырып чыгаруны да яңартты.

Көндәлек әдәби процесс безнең әдәби басмаларыбызда бара. "Казан утлары", "Идел", "Мәдәни җомга", "Мәйдан", "Салават күпере", "Сөембикә", "Ялкын", "Казан", "Казан альманахы" басмалары, кризис булуга карамастан, үзләренең тиражын һәм даими укучыларын саклап калды. Соңгы елларда Чаллы каласында урыс телендә "Аргамак" журналы гамәлгә куелды. Быелның май аеннан исә, өр-яңа фәнни-популяр, әдәби-нәфис "Чын мирас" журналы нәшер ителә башлаячак. Берничә сүз белән әйткәндә, республикабыздагы әдәби басмаларның гамәлдә булуы - ул безнең казанышыбыз, дәүләтебезнең олы кайгыртуы нәтиҗәсе.

Әдәби иҗат процессы әдәби иҗатны стимуллаштыруга да бәйле. Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан озак еллар дәвамында бу эшнең билгеле бер системасы, механизмы булдырылды. Әдәби иҗат елына йомгак ясау, әдәби иҗатның төрле жанрлары буенча әдәби премияләр тапшыру, язучыларның иҗат кичәләрен уздыру, аларны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итү һ.б. Соңгы берничә елда, мәсәлән, моңарчы гамәлдә булган Г.Державин исемендәге әдәби бүләк Русия күләмендәге премия статусын алды. Узган ел Язучылар берлеге һәм Актаныш районы хакимиятенең Г.Афзал исемендәге премиясе гамәлгә куелды. Әдәби иҗатны стимуллаштыру нәтиҗәле файдаланылды һәм берлегебезнең иҗат потенциалын үстерде, дип әйтә алабыз.

Яшәешебезгә үтеп кергән электроника, куллану техникасы казанышлары басма китапларга, матбугат басмаларына карата мөнәсәбәтне дә үзгәртә. Интернет, виртуаль аралашу чаралары инде һәркайсыбызның көндәлек тормышында файдаланыла. Соңгы вакытта республикабызда "Электрон китапханә"гә нигез салына башлады. Без моңа төрлебез төрлечә мөнәсәбәт белдерсәк тә, киләчәк көннәребездә әдәби иҗат процессын электрон китаплардан башка күзаллап булмастыр. Бу юнәлештә хәл итәсе бердәнбер мәсьәлә - авторлык хокукларын саклауның гарантияләнүе һәм һәр язучының электрон китаплар чыгаруга шәхси теләге булу-булмавы исәпкә алынырга тиештер.

Электрон китапханә нигездә моңарчы традицион ысулда басылган китаплардан төзелә. Бу очракта да, авторлык хокукы буларак, язучыга бер тапкыр каләм хакы түләү зарур. Ул традицион китап бастыру тарифларыннан беркадәр кимрәк тә булырга мөмкин.

Язучыларда халык белән һәрчак очрашып тору ихтыяҗы да бар. Соңгы елларда республикабыз радио-телевидениесендә язучылар катнашында күп кенә тапшырулар оештырылды. Язучыларыбызның иҗат кичәләре, юбилейларының язмалары тапшырылып килде. Әмма радио-телевидениедә әдип сүзе, язучы мөнбәре булырдай тапшырулар программасын әле дә оештыра алганыбыз юк. Бу җәһәттән берничә еллар элек «ТЯГ» җитәкчелегенә язмача мөрәҗәгать итүебездән соң "Шигърият", "Шигъри тәлгәшләр" һәм "Мәдәният дөньясында" тапшырулары гамәлгә куелды.

Әле кичә генә ишекләрен ачкан, яңартылган Язучылар йортында "Яшел камин"нар, "Шигъри мизгел"ләр, "Әдәби кич утыру"лар, "Түгәрәк өстәл"ләр һәм башка әдәби кичәләр оештырып, электрон мәгълүмат чаралары аша халкыбызга милли әдәбиятебез, ана телебез, халык иҗаты җәүһәрләре, нәфис сүз сәнгате үрнәкләрен җиткерә алыр идек. Бу - язучыларга яңа эш урыны да булыр иде.

Язучыларның узган корылтаенда мәктәпләр өчен яңа әдәбият дәреслекләре әзерләү, хрестоматияләрне яңарту турында тәкъдимнәр әйтелгән иде. Бу максатта хөкүмәтебезнең дә аерым карары булып, шөкер, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бу эш башланып та китте. Язучылар берлегенең тәнкыйть, проза, поэзия һәм балалар секцияләре яңа дәреслекләргә язучыларыбызның әсәрләрен кертү буенча тәкъдимнәрен әзерләде.

Элеккеге СССР Язучылар берлегенең дәвамчысы буларак оешкан Халыкара язучылар оешмалары берләшмәсе, Русия Әдәбият фонды, Мәскәү язучылар оешмасы, "Дружба народов", "Наш современник" журналлары, "Литературная газета", Башкортстан, Удмуртия, Чуашстан, Якутия, Пермь крае, Ульян өлкәсе Язучылар берлекләре, Төркиянең Ауразия язучылар берлеге һәм "Кардәшләр әдәбияте" журналлары белән иҗади элемтәләр урнаштырылып, алар белән бердәм чаралар үткәрелде. Мәскәү басмаларында язучыларыбызның тәрҗемә әсәрләре дөнья күрде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез өчен әдәби-мәдәни чаралар оештыруда язучыларыбыз да актив катнашты. Төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә байтак китапларыбызны бүләк иттек. Язучылар берлеге идарәсе 2010 елда Русиядә җанисәп алу уңаеннан Татарстан язучыларының бөтен татар халкына мөрәҗәгатен кабул итеп, аны милли мохтәриятләр аша да, 46 төбәккә 64 язучы-шагыйребезне иҗади командировкага җибәреп тә ирештердек.

Әдәби багланышлар алдагы чорда да Язучылар берлегенең төп эш юнәлешләреннән берсе булырга тиеш. Һәм бу мәсьәләдә безгә, телибезме-теләмибезме, Русия Язучылар берлеге белән дә хезмәттәшлек итү юлларын эзлисебез булыр. Русия Язучылар берлегеннән чираттагы съездларына чакыру килгәч, дөресрәге, делегатлар сайлап җибәрүләрен сорап мөрәҗәгать иткәч, без үзебезнең идарә утырышында бу мәсьәләне 3 тапкыр куеп тикшердек. Русия язучылары съездында Туфан ага Миңнуллин белән кунак буларак катнашып, чыгыш та ясадык. Бүгенге көндә Татарстан Язучылар берлеге - Русия Язучылар берлеге составында булмаган бердәнбер оешма. Әмма бу - безнең өстенлегебез, табышыбыз, димәс идем.

Ни кызганыч, ил күләмендәге бердәм әдәби процесс, бердәм мохит таралып, югалып бара. Әлбәттә, ил җитәкчелегенең мәдәнияткә булган мөнәсәбәте үзгәрмичә, Русиядә "Мәдәният турында", "Иҗат оешмалары турында" өр-яңа законнар кабул ителмичә, бердәм Язучылар берлеге төзү озак вакытлар билгесезлектә калачак. Һәм әлегә без ул законнарны эшләгәндә, тәкъдимнәребезне әйтү хокукыннан да үзебезне мәхрүм итеп торабыз. Кайчандыр, моннан 20 еллар элек үзара ниндидер килешү төзелгән... Ул кайсыдыр як тарафыннан үтәлми икән, димәк, аның егәре-көче шулай гына булган. Димәк, яңа килешү, хезмәттәшлекнең яңа юлларын эзләү кирәк.

Ил күләмендәге вазгыять, бүгенге глобаль дөнья һәр милләт алдында үз-үзен саклап калу иммунитетын югалтмау бурычын куя. Күпмилләтле дәүләттә яшәргә дучар булган халыклар өчен андый чыдамлылык икеләтә таләп ителә. Бүген милләтебез алдында милли мәктәбебез, ана телебез, милли мәдәниятебезне саклап калу, халкыбызны рухи төшенкелеккә бирелүдән саклый торган гамәлләр кылу сорала. Гомумән, һәр халыкның рухи үсешен билгеләп, гасырлардан гасырларга өзлексез дәвам итә торган рухи үсеш программасы булырга тиеш. Ул программаны эшләүдә без, иҗат әһелләре, үз өлешебезне кертә алабыз. Иң беренче чиратта, әлбәттә, талантлы, югары кыйммәтләргә ия әдәби әсәрләребезне язып. Халкыбызның рухын күтәрә торган гимныбызны, җырларыбыз, шигырьләребезне язып. Тарихыбызны әдәби иҗатыбыз аша халкыбызга аңлатып, милли геройларыбызны байрак итеп күтәреп. Халкыбызның күркәм йолаларын, традицияләрен саклап, үзара һәм барлык халыклар белән дустанә яшәп, гадел, аек, сау-сәламәт, иманлы булып.

Без бүгенге көндә бар икән, бердәм оешма булып, халкыбызга хезмәт итәбез икән - димәк, безнең киләчәгебез бар. Бергә булыйк, бердәм булыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: