Мәдәни җомга

Илдус ӘМИРХАН: ИЛАҺИ ИМАН ҺӘМ МИЛЛИ АҢ

"Мәдәни җомга" гәзитендә минем "Татар кыйбласы кайда?" исемле мәкаләм басылып чыккан иде. Әлеге язманы укыган кайбер танышларым аңа нигездә уңай бәя бирде. Әмма анда күтәргән проблемаларны чишү юллары күрсәтелмәгән, дигән фикерләр дә әйтелде. Кайберәүләр татарның мөстәкыйль дәүләте булмый торып, бу проблемалар чишелмәс, дип тә әйтә. Әлбәттә, әлеге фикерләрдә хаклык юк...

"Мәдәни җомга" гәзитендә минем "Татар кыйбласы кайда?" исемле мәкаләм басылып чыккан иде. Әлеге язманы укыган кайбер танышларым аңа нигездә уңай бәя бирде. Әмма анда күтәргән проблемаларны чишү юллары күрсәтелмәгән, дигән фикерләр дә әйтелде. Кайберәүләр татарның мөстәкыйль дәүләте булмый торып, бу проблемалар чишелмәс, дип тә әйтә. Әлбәттә, әлеге фикерләрдә хаклык юк түгел. Ни генә сөйләмик, куелган проблемаларның хаклыгы гамәл һәм нәтиҗә белән генә расланачак. Шулай да гамәл бөтенләй юк, дип тә әйтеп булмый. 90 нчы еллар башында милли күтәрелеш юлында никадәр зур гамәлләр кылынды! Татарстанның дәүләт мөстәкыйльлеге турында игълан иттек. Үз әләмебез, үз туграбыз, үз мәдхиябез, үз Президентыбыз, үз мөфтиебез, үз академиябез булды. Җан биреп яткан телебез «дәүләт статусы» алды. Йөзләгән мәктәп-мәдрәсә ачтык. Меңнән артык мәчет салдык. Мәскәү белән килешү төзедек, «Аурупага тәрәзә уйдык». Ә нәтиҗә без көткәнчә булмады.

Нидән соң бу шулай? Чөнки бүгенге җәмгыять төзек булмаган бозык кыйммәтләр иерархиясенә нигезләнгән. Ягъни дәрәҗәләре буенча югарырак торган кыйммәтләр түбәнрәк дәрәҗәдә булган кыйммәтләргә буйсындырылган. Башкача әйтсәк, кыйммәтләр пирамидасы асты өсте белән капланган. Әлбәттә, мондый нигезсез, орчык башында әйләнгән җәмгыять тотрыклы була алмый.

Бүгенге көнбатыш цивилизациясе үзе таныган кыйммәтләр системасын гомумкешелек кыйммәтләре дип атый. Ул вакытта нәрсә соң ул гомумкешелек кыйммәтләре? Бу кыйммәтләр кысасында безне кызыксындырган илаһи һәм милли кыйммәтләр нинди урын алып тора соң? Кеше аңында кыйммәтләр иерархиясе ничек гәүдәләнә? Шуңа гадирәк итеп җавап биреп карыйк әле.

Адәм баласы кеше булып җитешүе дәверендә дүрт баскычлы аң үсешен кичерә. Беренче баскыч аңны, шартлы рәвештә, "биоаң" дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше шәхси "мин" һәм генетик мирас булган "мин түгел " белән эчке гармония өчен көрәшеп, биошәхес булып формалаша. Бу чорда ул үзен дөньяның кендеге дип хис итә. Ягъни үзе ук алла да, милләт тә, дәүләт тә. Бу аң дәрәҗәсендә эгоцентризм тәгълиматы формалаша. Бу тәгълимат, нигездә, башкалар өстеннән хакимлек итү максатын куя. Кешеләрдә эгоцентрик аң өстенлек иткәндә, җәмгыятьтә авторитар, тоталитар фикер өстенлек итә.
Икенче баскычтагы аңны, шартлы рәвештә, "социаль яки җәмгыяви аң" дип атарга була. Бу аң югарылыгында кеше үзе шикелле биошәхесләр белән социаль гармониягә омтыла һәм җәмгыятьтә үзенең урынын билгели; гаилә, туганнар, дуслар, җәмгыять белән мөнәсәбәтләрен хәл итә. Биосоциаль шәхес дәрәҗәсенә күтәрелеп, үзенең тумыштан салынган генетик яшәү программасын үти. Бу аң дәрәҗәсендә соццентризм тәгълиматы формалаша. Әлеге тәгълиматка корылган җәмгыятьтә социаль гаделлеккә омтылу өстенлек итә. Кеше үзен шушы җәмгыятьнең башкалар белән бергә тигез хокуклы әгъзасы итеп саный.

Өченче баскычтагы аңны "этник аң" дип исемләргә була. Ул - кеше яшәгән табигать шартларының этник гәүдәләнеше. Шушы шартларда кеше яшәешенең югары категорияләре - тел, этник культура, табигатькә, хезмәткә мөнәсәбәте формалаша. Шушы аң югарылыгында биосоциаль шәхес "кендеге бәйләнгән" табигать белән гармониягә кереп, этношәхес булып җитешә. Үзен табигый үзенчәлеккә ия милли җәмгыять баласы, аның аерылгысыз бер өлеше итеп күрә. Бу аң дәрәҗәсендә этноцентризм тәгълиматы формалаша. Аның нигезендә этник кыйммәтләр барлык кыйммәтләрдән дә өстен итеп карала.

Кеше аңының иң югары баскычы - дини аң. Ул аны мәңгелек белән бәйләп, "мин" хиссиятен үлемсез итә. Бу аң югарылыгында адәм баласы галәм белән гармониягә кереп, үзен илаһи шәхес дәрәҗәсенә күтәрә. Бу дәвердә кеше дөньяның фанилыгы, җанның бакыйлыгы, ахирәт турында уйлана башлый. Әлеге аң дәрәҗәсендә теоцентризм тәгълиматы формалаша. Аның нигезендә галәмнәр хуҗасы булган Илаһ барлык кыйммәтләрнең Яратучысы итеп карала.

Хәзерге заман кешесе шушы аң компонентларының берсеннән генә мәхрүм булса, яисә аларның иерархик бәйләнешләрен бутап, үзенең җәмгыять, табигать һәм галәм белән гармониясен бозса, һич тә камиллеккә ирешә алмый. Андый бәндәнең гомумкешелек кыйммәтләрен дәгъва итүе, рияланып, шәхес хокукын даулап йөрүе мәгънәсезлек кенә түгел, хәтта зарарлы да.

Шушы дүрт баскычлы аңның тарихи урын-вакыт шартларындагы иерархик бәйләнеше һәм берлеге милли аңны, киңрәк итеп әйткәндә, милли кыйммәтләр системасын тәшкил итә. Ә гомумкешелек кыйммәтләре аларның ни дәрәҗәдә милли кыйммәтләр белән баетылганлыгы белән билгеләнә. Әмма бүгенге Көнбатыш цивилизациясе аларны кеше хокукларын яклау сылтавы белән кыйммәти яктан түбән булган шәхси кыйммәтләр дәрәҗәсенә төшергән һәм иерархик яктан өстен булган кыйммәтләрне аларга буйсындырган.

Шуңа күрә, милли кыйммәтләрне гомумкешелек кыйммәтләренә каршы кую, түбән баскычтагы аң мәнфәгатьләреннән чыгып, кыйммәти иерархияне бозу, ягъни ришвәти яки вәсвәсәи рәвештә түбән максатларда югары аң кыйммәтләрен файдалану адәми сыйфатларның бозылуын күрсәтә. Бу хәл кешелек җәмгыятенең нормаль үсешенә һәм тотрыклыгына куркыныч тудыра, табигатьнең "таҗы" булган адәм баласын хайвани дәрәҗәгә төшерә.

Җыеп әйткәндә, бүгенге көфер дөньясы дин-милләт-җәмгыять-шәхес пирамидасын баштүбән әйләндереп, илаһи, этник, социаль кыйммәтләрне кешенең дөньяви нәфесенә буйсындырган. Янәсе, иң югары кыйммәт иясе - ул кеше. Башка кыйммәтләр аның ихтыярында, шул исәптән Алла үзе дә.

Бу ялган, ифрат зарарлы тәгълимат. Ул кешедә иблис тәкәбберлеген уятып, адәмне җанварга әйләндерә. Шунда инде иблиснең бөтен мәкерлеге дә.

Бу адашу милли хәрәкәткә дә зур зарар китерә. Мәсәлән, анда барлыкка килгән "дәүләтчеләр" һәм "милләтчеләр" каршылыгын гына алыйк. Бер яктан карасаң, болар икесе дә милли кыйммәтләрдән чыгып эш итә кебек. Чынлыкта исә тегеләр дә, болар да социаль, хәтта шәхси кыйммәтләр югарылыгыннан ары китә алмый. Әлбәттә, безгә дәүләт кирәк. Әмма дәүләтле булу үзмаксат түгел. Дәүләт этник һәм рухи кыйммәтләрнең сагында торганда гына үз вазифаларын үти ала. Шулай булмаганда, ул бер социаль төркемнең икенчесен изүенә кайтып кала. Моны безгә тарих бөтен тулылыгы белән раслады инде.

Күпчелек тарихчылар, олуг фикер ияләре, нигездә, дәүләткә социаль аң югарылыгыннан чыгып бәя биреп килде. Һәрхәлдә, Ибн Халдуннан алып, марксистларга кадәр. Хәтта дәүләтнең урысча атамасы да хаким биләмәләре (владения государя - государство) булып яңгырый. Ибн Халдун буенча, дәүләт бер төркем өстен сыйныф вәкилләренә ("асабия"га) хезмәт итә. Марксистлар исә, гомумән, дәүләт бер сыйныфны икенче сыйныф тарафыннан изүенә корылган дип саный һәм аны бетерүне яки эреп юкка чыгаруны максат итеп куя.

Ә инде рухи һәм этник кыйммәтләргә килгәндә, алар бары тик җәмгыятьнең социаль тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән идеологик чара буларак кына кабул ителә. Дәүләт үзмаксатка әйләнә. Шунда инде бөтен фаҗига да. Түбәнрәк баскычтагы кыйммәтләргә буйсындырылган югары баскыч кыйммәтләре әкренләп табигый һәм илаһи эчтәлекләрен югалта һәм капма-каршы сыйфатка кереп, социаль гаделлекне җимерүдә хәлиткеч роль уйный башлый. Ягъни кыйммәти иерархияне бозып корылган дәүләттә илаһи һәм милли кыйммәтләр халыкларны бер-берсенә каршы кую (бүлгәләп хакимлек итү) вазифасын үти. Шулай итеп, иблис коткысы белән юлдан язган, кыйбласыз калган кешелек дөньясы монафикълык, ялган һәм золым мохитенә чума.

Кыйммәти иерархиянең бозылуы бигрәк тә географик "ачышлар" нәтиҗәсендә этник дәүләтләрнең җимерелеп, полиэтник һәм поликонфессиаль империяләр барлыкка килүе белән көчәя. Ирекле һәм ясалма миграция, шашынып байлык туплау этник тамырларның, рухи тотрыклылыкның зәгыйфьләнүенә китерә, һәм ахырга кадәр бозылып җитмәгән социалистлар каршында кешелек сыйфатларын җуйган дөнья пәйда була. Сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен бутап, алар бер селтәнү белән динне, милләтне, дәүләтне бетереп, җирдә социаль гаделлек урнаштырырга тели. Бу, әлбәттә, кире нәтиҗәгә китерә. Дәүләт юкка чыгу урынына тоталитар империя пәйда була. Патша урынын залим били. Тигезлек идеяләрен реаль коллык алмаштыра. Вәгъдә ителгән бай сарайлар урынына халыклар концлагерьларга куыла. Милләтләр манкортка әверелә. Алладан ваз кичеп, кеше үзенең адәми зат икәнлеген оныта. Болар барысы да кыйммәти иерархия принциплары бозылуының фаҗигале нәтиҗәсе.

Әмма тарих безне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән булса кирәк. Без һаман да шул хатаны кабатлыйбыз. Рухи-этник кыйммәтләрне социаль кыйммәтләргә, шәхси нәфескә буйсындырып, яки аларны монафи максатларда файдаланып, иске дәүләтне торгызырга, милләт булып оешырга телибез. Әмма бүгенге тарихи шартларда социаль аң югарылыгына корылган көрәшнең уңай перспективасы юк. Ул бары тик үзара кан коюга, татарның соңгы фидакяр затларын имансыз түрәләр файдасына корбан итүгә генә китерәчәк.

Кешелек дөньясының алгарышы җәмгыятьне кыйммәти иерархия принциплары нигезендә үзгәртеп кору нәтиҗәсендә генә була ала. Әлбәттә, һәр милләт бу эшне үзенең милли өлгесен эшләүдән башларга тиеш. Әлеге өлге булмаганга күрә, бер генә милләт тә үзенең илаһи кыйбласын ышанычлы рәвештә билгели алмый. Нәрсә өчен көрәшергә кирәклеген дә анык кына белми. Шуңа күрә күп төрле агымнарга ияреп, бүленеп, таркалып бетә. Безнең кайбер милли әйдәрләребез татардан сәяси милләт ясарга тырыша. Бөтен кыйммәтләр системасы динсез дәүләт, гарип тел төшенчәләре тирәсендә әйләнә. Илаһи гыйлем, милли рух булмагач, болар һаман да шул күсәк-күкрәк сәясәтенә кайтып кала. Ә безгә сәяси милләт булып түгел, илаһи милләт булып оешырга кирәк. Моның өчен, беренче чиратта, илаһи кыйммәтләр югарылыгына күтәрелү сорала.

Русия Фәннәр академиясе менә берничә ел инде урыс халкының милли өлгесен булдырырга тырыша. Аның сыйфат күрсәткечләрен, ягъни индификаторларын эзли. Әмма һич тә уңышка ирешә алмый. Чөнки гасырларга сузылган ассимиляция нәтиҗәсендә урыс халкы күптән инде этник милләт булудан туктаган, империячел социаль милләткә әйләнгән.

Илаһи милләт булу өчен безнең карашка, татарның сыйфат күрсәткечләре (милли идентификациясе) аның милли гакыйдәсеннән (идеясеннән) килеп чыга һәм түбәндәге цивилизацион потенциал белән билгеләнә: илаһи гакыйдәсе - хәнифи аң, ягъни бераллалык тәгълиматы; милли дине - татар исламы, ягъни илаһи тәңречелек; теле - иске татар теленнән үсеп чыккан, аның лингвистик нормаларына (кануннарына) нигезләнеп хәзерге заман гарәп, фарсы, түрк, славян, латин терминологиясе белән баетылган бүгенге илаһи төрки-татар теле; имласы - кампитр конверторы ярдәмендә кириллицага, латинга, руни язуга җиңел күчерелә торган бүгенге заман татар-гарәп имласы; мәгариф системасы - милли, эчтәлеге - рухи-дөньяви, фәнни гакыйдәсе - яратылыш тәгълиматы, яки креацион тәгълимат; милли исемнәр - кануни яктан бозылмаган, татар теленә термин буларак кергән төрки-татар исемнәре; милли ономастика һәм топонимика - татарның "кендек җире" һәм милли ватаны белән бәйле, аның яшәү мохитен тәэмин итүче, кануни яктан төзек һәм этник асылы бозылмаган (калькалаштырылмаган) төрки-татар терминнары; җәмгыяви тормышы: илаһи тәңречелек, этник традицияләр, милли гореф-гадәт, йолалар нигезендә формалашкан хокук, икътисад һәм социаль яклау системалары; милли идарә системасы - халык идарәсе - астан өскә илтүче вертикаль буенча: шәхес, гаилә, мәхәллә, җәмгыять, Милләт мәҗлесе, Милли җыен.

Татарның милли цивилизацион потенциалы нигезендә түбәндәге милли төзелеш программасы эшләнә: гакыйдә (иман, илаһи гыйлем, илаһи фәлсәфә); дин (татар исламы, илаһи тәңречелек, шәригать, дини оешма, руханилар); сәясәт (аркадашлар, дошманнар, стратегия, тактика, аналитика); хокук (ислам хокукы, милли, дөньяви хокук, гореф-гадәт); икътисад (ислам икътисады, милли, дөньяви икътисад); илаһи исламның һәм татар милләтенең социаль доктринасы; җәмгыяви оешу һәм милли идарә (җирле, экстерриториаль, мәхәллә, җәмгыять, җыен, мәҗлес); татар гаиләсе институты; татар фәне һәм мәгарифе; татарның мәгълүмат системасы һәм милли матбугаты; татар теле, имласы һәм терминологик системасы; мөэмин татар кодексы; татар-мөселман гаиләсе кодексы; татар кануны (яһүдләрнең талмуды мисалында).

Әлеге татар милли өлгесен эшләүне актив рәвештә мин 90 нчы еллар башында ук башлаган идем. Шуның өчен "Татар уку-укыту үзәге"н төзедем, Татар милли, Татар ислам, Кол Шәриф университетларын оештыру эшен җитәкләдем, башка милли органнарны төзүдә катнаштым. Татар милли өлгесен эшләүгә күп кенә татар галимнәрен тарттым. Әлеге өлгене эшләп бетергәч, аны татар халкы Милли Мәҗлесендә кабул итәрләр дип ышандым. Әмма дәүләт идеясе белән мавыккан милләтпәрвәрләребез боларның барысын да мөстәкыйль дәүләт эшләргә тиеш, дип, минем тәкъдимнәремне саташуга санап, кире какты.

Элекке бер аркадашым әлеге өлге турында сүз чыккач, миңа: «Мәскәү татар телен, татар мәгарифен асфальт җәюче велосипед шикелле изгәндә, мондый модельләрне күтәреп йөрү саташу түгелме соң?» диде. Моңа шулай гына җавап бирә алам: без дәүләтебезне шушы модельдән ваз кичкәнгә югалттык. Шул сәбәпле аны дүрт ярым гасыр инде кайтара алмыйбыз.

Әлбәттә, һәр кешенең фикере генетик мирас, реаль чынбарлык, күз күреме офыгында формалаша. Шуңа күрә кемне дә башкача фикер йөртүдә гаепләп булмый. Мәсәлән, кышны гына күргән мәхлүкат өчен язның килүе реаль түгел. Шундый ук фикерне язны гына күргән мәхлүкатка карата да әйтергә була. Әмма язны да, кышны да күргән мәхлүкат өчен аларның алмашынып торуы реаль факт. Шуңа күрә көфер цивилизациясеннән соң илаһи цивилизациянең килүе бәхәссез. Кыш никадәр салкын һәм зәһәр, карлы һәм буранлы булмасын, кояш нурларына ул каршы тора алмый. Язгы сулар котылгысыз рәвештә барлык киртә-кураларны җимереп, тирә-якны басып ала. Вакыты килгәч, илаһи цивилизация дә шулай көфер цивилизациясенең биләмәләрен басып алачак. Бары тик иманнан язмыйча түзәргә, сабыр итәргә кирәк. Түзмәсәк, сабыр итмәсәк, бөтен урманнарны, җир майларын яндырып та моңа ирешә алмаячакбыз. Тагы да нык зәгыйфьләнеп, бөлеп, хәерчеләнеп кенә калачакбыз.

Галимебез Марсель Әхмәтҗанов шундый мисал китерә. Казан егылгач, 1554 елда Атнаш Хафиз дигән кеше Мәскәү төрмәсендә "Сираҗилколүб" дигән фәлсәфи дәгъват яза. Ул анда көферләр хакимияте шартларында яшәү юлларын күрсәтә. Җавап бик гади: иманны саклау. Хәтта таш астында. Ул, теләсә нинди шартларда да рухы көчле, гыйлемле кешегә иманны саклап калырга була, ди. Минем милләт өлгесе дә шул максатта эшләнә. Тик аны ниятең белән кабул итәргә, сүзең белән дәгъват кылырга, кулың белән гамәл кылырга кирәк.

Калебтә булганны бернинди асфальт велосипеды да таптый алмас.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: