Мәдәни җомга

Әхәт САФИУЛЛИН: КИЛӘЧӘГЕБЕЗ НИ ХӘЛДӘ?

Балалар - безнең киләчәгебез, дибез. Дөресе дә шулай. Инде ике дистә ел капитализм шартларында яшәвебез нәтиҗәсендә ул киләчәгебезнең хәлләре ничек соң? Ни кызганыч, бер дә мактанырлык түгел. Статистика шуны күрсәтә. Мәсәлән, мәктәп яшендәге балаларыбызның 90 проценты сәламәт түгел. Мәктәп яшендәге 2 миллион бала укый-яза белми. 700 мең нарасый - гарип,...

Балалар - безнең киләчәгебез, дибез. Дөресе дә шулай. Инде ике дистә ел капитализм шартларында яшәвебез нәтиҗәсендә ул киләчәгебезнең хәлләре ничек соң? Ни кызганыч, бер дә мактанырлык түгел. Статистика шуны күрсәтә.

Мәсәлән, мәктәп яшендәге балаларыбызның 90 проценты сәламәт түгел. Мәктәп яшендәге 2 миллион бала укый-яза белми. 700 мең нарасый - гарип, шул ук вакытта 350 мең гаиләнең инвалид сабыена иң кирәкле даруны алырга да хәленнән килми. Бүгенге көндә илдә 3 миллион чамасы бала сукбай булып йөри. Бер Мәскәү полициясе генә дә ел саен шундый 20 мең баланы тоткарлый. Аларның 3 меңе төрле җинаятьләр кылуда гаепләнә. Хәзерге көндә Русиядә 693 мең бала - үксез, ятим. Ә иң авыр сугыш еллары булуга карамастан, 1945 елның 9 маена андыйларның саны 678 мең булган. Ятим балаларны уллыкка һәм кызлыкка алу исә 2 мәртәбә кимегән, ә чит ил ватандашларының Русия балаларын асрамага алуы 4 тапкыр арткан.

Наркотик кулланучыларның да 80 процентка якыны балалар икән.

Ел саен 100 мең бала тугач ук ятим, ата-ана назыннан мәхрүм кала, чөнки хатын-кызлар яңа туган балаларыннан баш тарта.

Күрәсез, статистика безгә балалар "фронты"нда хөкем сөргән коточкыч мәгълүматлар бирә. Әлбәттә, һәр нәрсәнең сәбәбе булган шикелле, моның да сәбәпләре бар. Аның иң беренчесе - бездә халык куллану кәрҗиненә карап яши, дөресрәге, җан асрый. Өстәвенә, соңгы 6 ел эчендә генә дә торак-коммуналь хезмәтләргә түләү - 6,5, җылылык өчен - 2,6, газ өчен - 4,3, электр энергиясенә - 3,6, мәктәпкәчә яшьтәге балалар туклануына - 4,2, белем алуга - 3, медицина хезмәте күрсәтүгә 2,4 тапкырга арткан. Коточкыч саннар бит бу! Шулай итеп, дәүләт бөтен авырлыкны гади халык өстенә өя бара. Шул ук вакытта аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр дә, кайчандыр халык байлыгы саналган җир асты һәм җир өсте байлыкларын үз кулларына эләктергән олигархлар да табыштан бертигез - 13 процент салым түли! Мондый нәрсә бер генә илдә дә юк: башка илләрдә зур табыш алучылар салымны да табышларына тәңгәл рәвештә түли һәм бу дөрес тә.

Бездә бюрократия аппараты бик тә авыр әйләнә, илдә барган тискәре күренешләргә үз вакытында реакция ясый алмый. Мисалга азык-төлек бәяләрен генә алыйк. Аларның атналап күтәрелеп торганын һәркайсыбыз белә. Ә аның утка, бензинга һәм газга бәяләр күтәрелгәннән соң сикерүе турында әйтеп тә торасы юк, чөнки безнең эшмәкәрләр анысын "законлы" дип саный һәм бәяләрне, гәрчә ул продукция берәмлегенә тиеннәр генә туры килсә дә, бернинди исәп-хисапсыз гына берничә сумга күтәреп тә куя. Хөкүмәт исә шул электр, бензин, газ бәяләрен (ахыр чиктә шуларның берсен генә булса да!) тотрыклы итеп калдыру турында уйлап та карамый. Ул һәрвакыт моны акча кытлыгына сылтый. Дәүләтнең монополиягә каршы көрәш структурасы да тиешенчә эшләми. Бензин бәясе һаман артып тора, һәм моның шушы төр бизнес белән шөгыльләнүче компанияләрнең үзара килешүе нәтиҗәсендә икәнлеге турында шаулап-шаулап алган булалар да тыналар. Юкса, дәүләт ягулыкка бәя күтәрелү азык-төлек бәясе үсүгә китергәнен бик яхшы белә бит. Әгәр инде компанияләр бәяне дөрес күтәрә икән, хөкүмәт, әгәр теләсә, аларның табышлары кимүне индексацияләү чарасын гына күрә алыр иде.

Безнең күп балалар тормышларын көч-хәл белән генә алып барган гаиләләрдә яши. Алар әти-әниләренең кешечә яши алмавын, шул ук вакытта кайбер яшьтәшләренең балда-майда йөзүен күреп үсә, аларда гаиләләрен шундый шартларга куйган илгә карата эчке протест уяна, агрессивлык барлыкка килә. Тора-бара протест тышка бәреп чыга, алар нинди юл белән булса да үз тормышларын үзгәртергә, яхшыртырга омтыла һәм бу юлда еш кына төрле җинаятьләр дә эшли. Хәзерге вакытта Казан наркодиспансерында һәм полициядә күбесенчә 14 яше дә тулмаган балалар исәптә тора икән. Тикшерүләр 7 процент укучының наркотиклар татып каравын күрсәтә. Һәм шуларның яртысы - кыз балалар. Җитмәсә, балаларның аңын телеэкраннан көне-төне агылып торган көчләү, кан коеш, эротика-порнография агулый тора. Хәзер экраннарыбызда күрсәтелә торган сериалларда гел үтереш кенә. Әмма моңа каршы бернинди чара да күрелми. Киресенчә, чит илләрдә махсус каналлардан гына күрсәтелә, көчләү культын пропагандалый торган фильмнарны сатып алу һәм күрсәтү дәвам итә. Безнең кинематографлар да, алардан үрнәк алып, хәзер шундый сериалларны штамплап кына тора. Ни кызганыч, балалар аны рәхәтләнеп карый.

Ә хәзер дәүләтнең балаларны асрауга күпме акча бирүен карыйк.

Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балаларга, күп балалы гаиләләрдән гомуми белем һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укый торган балаларга (18 яшькә кадәр) юл йөрү өчен бирелә торган субсидия - 200 сум чамасы. Инде язганым да бар, безнең Әки бистәсендәге балалар, барып-кайтуга 36 сум, ягъни аена 720 сум түләп, Дәрвишләр бистәсендә укый, чөнки бездә башлангыч мәктәп тә юк. Бу да ата-ана җилкәсенә төшә. Көлке бит: бездә 7 яшьлек бала да транспортта түләп йөри! Хөкүмәт, алар инде акча эшли башларга тиеш, дип саный, ахрысы.

Күп балалы гаиләдәге 6 яше тулмаган балага дару өчен 80 сумнан аз гына артык субсидия каралган. Аларның хәзерге бәясе белән, белмим, бу акчага күпме дару гына алып булыр икән?! Ялгыз ананың мәктәптә укучы баласы өчен (18 яшькә кадәр) 500 сумга якын акча бирелә. Ата-анасы алименттан качып йөрүче, хәрби хезмәттәге сержант, старшина һәм матрос булып хезмәт итүчеләрнең балаларына бирелә торган пособие - 200 сум чамасы.

Бу саннарга күз салгач, аларның мыскыл итү дәрәҗәсендә икәнен күрәсең. Әлеге суммага рәтле күлмәк тә, аяк киеме дә алып булмый, чөнки хәзер балалар киеме бик кыйммәт тора. Узган ел август аенда матбугатта орчык буйлы баланы 1 нче сыйныфка әзерләүнең ата-аналарга 10-20 мең сумга төшүе турында язмалар күп булды.

Ятимнәр күп, дидек. Алар балалар йортларында тәрбияләнә. Анда бер баланы тоту елына 600 мең сумга төшә икән. Әгәр дә Русиядә гаилә мәсьәләсендә дәүләт стратегиясе һәм гражданнарны, шул исәптән балаларны да, әхлакый һәм рухи тәрбияләү концепциясе эшләнсә, мондый зур акчаны балаларны гаиләдә тәрбияләүгә файдаланырга мөмкин булыр һәм ул чагында ятимнәр саны да кимер, ә балаларны уллыкка алучылар саны да артыр иде. Зур акча бит бу! Кайсыбызның балабызны бер ел тәрбияләү өчен шундый зур акча тотканы бар? Ул акчаларны балаларны уллыкка алган кешеләргә бирү отышлырак түгелме?

Бүген дөньяда иң бәхетле дип Дания халкы санала. Анда уртача хезмәт хакы, безнең акчага күчергәндә - 75, Русиядә 23 мең сум чамасы, балаларның айлык пособиесе аларда 44 мең сум, ә Русиядә уртача алганда - 80-90 сум. Казылма байлыкларга бай булган Русия бәхет рейтингында 165 нче урында тора. Күрәсез, ил үзе дә (Мәскәүдән кала, әлбәттә) рәтләп яши алмый, төбәкләргә дә иркенлек бирми, салым җыемнарының күбесе Мәскәүгә китеп бара. Шул ук вакытта төбәкләр, республикалар күп кенә нәрсәләрне (әйтик, төбәк пенсионерларына пенсия түләүне һ.б.) үзләренең ярлы бюджетыннан финансларга тиеш. Гаҗәп хәл, Мәскәү исә җыелган салымның - 65, ә Санкт-Петербург 75 процентын үзендә калдыра, бездә исә 10-15 проценты гына кала. Мәскәүдә эш хакының һәм пенсияләрнең бездәгедән күпкә артык икәнен һәркем белә. Менә нинди тигезсезлек хөкем сөрә бу илдә.

Илдәге иң хәлле кешеләрнең иң ярлыларыннан 15-20 тапкырга бай булуы да билгеле. Русиянең иркен тормышлы 10 процент халкы (байлар) барлык табышның 90 процентына ия, ә хәерчеләргә исә керемнең 2 проценты гына туры килә. Ә бездә уртача хезмәт хакы ярлылар ала торганы белән миллионер, миллиардерларның эш хакын бергә кушып чыгарыла. Хәзер бездә миллионер белән миллиардерлар саны яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле арта бара. Җитмәсә, һәр ел саен 12-15 процентка арта барган инфляция дигән нәрсә дә чәчәк ата бит әле.

Кыскасы, хәзергә менә шушындый илдә яшәп ята безнең киләчәгебез булган балалар. Җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы дип кәгазьдә генә аталган, ләкин үз илендә бернинди яклау да, хөрмәт тә таба алмаган, тормышлары көннән-көн авырая барган гаиләләрдә уза алар тәрбия мәктәбен.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: