Мәдәни җомга

Хәнәфи БӘДИГЫЙ: ЗАМАН ТУКАЙГА ТУГРЫМЫ?

Габдулла Тукай - милләтне, төрки дөньяны уяткан, яңарышка юл ачкан даһи шагыйрь, бөек шәхес! Үзе яшәгән дәвердә, үткән чорда, бүгенге заманда ул һаман да бездән, вакыттан алда бара. 1905 елгы инкыйлаб бөтен илнең, шул исәптән татарның да милли аңын уята, телен, әдәбиятын, матбугатын, тарихын җанландырып, демократик юнәлештә үсешенә юл ача....

Габдулла Тукай - милләтне, төрки дөньяны уяткан, яңарышка юл ачкан даһи шагыйрь, бөек шәхес! Үзе яшәгән дәвердә, үткән чорда, бүгенге заманда ул һаман да бездән, вакыттан алда бара.
1905 елгы инкыйлаб бөтен илнең, шул исәптән татарның да милли аңын уята, телен, әдәбиятын, матбугатын, тарихын җанландырып, демократик юнәлештә үсешенә юл ача. Тукай, алдынгы фикерле яшьләр белән бергә, шул чорда әдәбият мәйданына килә.
Бүгенге байлар - кичәге буржуазия, эре капиталистлар, алар кулындагы хакимият инкыйлабның үзеннән генә түгел, хәтта сүзеннән дә куркып, дер калтырап тора, чөнки нәкъ менә шул илдәге байлыкның 90 процентын үз кулына туплаган 10 процент азчылык үзе үк 90 процент халыкны үз хокукларын даулап көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр итә.
Маҗар халкының Тукай кебек үк бөек шагыйре, 1848 елгы азатлык инкыйлабында 26 яшендә һәлак булган милли каһарманы Шандор Петефи: "Мин революция буласын алдан сизеп торам", - дип язган.
Бөек рус язучысы, "Физик яктан Түбән Новгородта, рухи яктан Казанда тудым", - дип кабатларга яраткан Максим Горький: "Революцияләр кешелек мәдәнияте үсеше тарихында беркайчан да тукталып тормый, ә бәлки яңа иҗади көчләрне шул көрәшкә чакыру вакыты белән генә аерыла", - дигән. Әлеге сүзләр әдәбият тарихында шул хакта әйтелгән иң яхшы билгеләмә буларак бәяләнә. Шуңа күрә революцион тәгълиматның да, Горький иҗатының да бүгенге хакимияткә хаҗәте, ихтыяҗы, тансыклавы юк, ул аңа мохтаҗ түгел.
Карагруһчыл, шовинистик, "держимордалы" халыклар төрмәсе булган патша Россиясен сыртына салган, шуның тарафыннан изелеп яшәүче азчылык милләтләргә үзбилгеләнү хокукын биргән, Совет хакимиятен төзеп, шуны тормышка ашырган, бүгенге хакимият тарафыннан "акрынлык белән хәрәкәтләнүче бомба" дип бәяләнгән Ленин тәгълиматы да, "Котырган дуңгыз тантана иткәндә дә, йөрәгеңдә чын кешелек сыйфатын саклап калу - тормыш һәм кешеләр алдында бөек казаныш", - дип әйтә алган М.Горькийга карашның сүрелүе үзеннән-үзе аңлашыла. Горький шәһәренең кабат Түбән Новгородка әйләнүе, дәреслекләрдә аның иҗатын өйрәнүгә каралган сәгатьләр санының кимүе, "Литературная газета"дан аның оригиналь график рәсеме алыну - әлеге мөнәсәбәтнең ачык гәүдәләнеше.
Тукай иҗаты да беренче шигырьләреннән үк шул көрәш рухы, милләт гаме белән сугарылган. Бу җәһәттән караганда, ошбу якты дөнья йөзендә нибары 27 ел яшәп тә, үз иҗатларын милли-азатлык идеяләре белән үреп, милли поэзияне яңа баскычка күтәрүгә ирешкән өч кенә шагыйрь бар. Болар - лирик-романтик поэзияне гражданлык, патриотик кайнар хисләр белән үреп иҗат итүгә ирешкән, А. Пушкинның дуэльдә үтерелүенә протест белдереп, "Шагыйрьнең үлеме" исемле шигыре белән самодержавиенең чын йөзен фаш иткән һәм үзе дә шунда һәлак булган бөек рус шагыйре Михаил Лермонтов; маҗар халкының бөек шагыйре Шандор Петефи һәм тамчыда кояш чагылгандай, татар халкының тетрәнү-фаҗигаләрен, тирән кичереш­ләрен, кайгы-шатлыкларын бөтен тирәнлеге, тулылыгы белән тасвирлап биреп, аның бәхете, милли азатлыгы өчен җанын фида кылган Габдулла Тукай. Ул - халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, каһарман-шагыйрь Муса Җәлил язганча, "әдәби телебезгә нигез салучы" да.
Тукай иҗат иткән чордан соң узган бер гасыр эчендә милли телләр, аеруча татар теле төрле ясалма иҗтимагый-сәяси та­ләпләр куелган кысалар белән чикләнде, хокуклары тарайды, кысылды. Әдәби тел үсеше 1905 елгы инкыйлаби вакыйгалар белән тизләтелсә дә, 20-30 нчы елларда яңа әдәби тел - "пролетариат теле" бу­лырга тиеш дигән ярым саташулы, тради­цияләрне, дәвамчанлыкны, җанлы, җирле сөйләмне кире каккан космополитик караш, телне фәкать сыйнфый көрәшнең үткен коралы итеп файдалана белергә кирәк дигән фикер барлыкка килә, шул нигездә гомумтөрки сүзлек хәзинәсенә, гарәп-фарсы алынмаларына каршы каты көрәш башлана, ул урынны урысча һәм интернациональ атамалар биләп ала, нәтиҗәдә телебез фәкыйрьләнеп, коргаксып кала. Дөрес, 50-60 нчы елларда әдәби телнең тарихын торгызу эше җанлана башлый, әмма шуның белән бергә, милли телләрнең үсешенә төрле юллар белән киртәләр, хәйләләр кору, капкыннар кую дәвам итә: татар мәктәпләре, татар сыйныфлары кыскартыла, ябыла, туган телдә сөйләшү-аралашу кими.
Бүген исә татар теленә һөҗүм дәүләт сәясәте дәрәҗәсенә күтәрелде. Дәүләт теле статусындагы татар теле мәктәп программасындагы мәҗбүри предметлар исемлегеннән төшереп калдырылды. Илнең, республиканың төп кануннарын иң тупас рәвештә бозып, татар балалары ана телләрендә тиешенчә белем алудан мәхрүм ителде, татар теле укытучылары ел уртасында эшсез калды, болай да бертуктаусыз һөҗүмгә дучар ителгән милли мәгарифкә, елдан-ел кимеп, ябылып, бетеп барган татар мәктәпләренә, уку- укыту, тәрбия эшенә явызларча, кыргыйларча, вәхшиләрчә, унҗиденче елгы инкыйлабтан соң күрелмәгәнчә зыян салынды. Югыйсә, сүздә республикаларның дәүләт телләрен һәм ил халык­ларының туган телләрен ирекле өйрәнү тәэмин ителгән иде.
Әмма шунысы да мәгълүм, тормыш, тарих кануннарына каршы озак барып булмый: "империяләр, капитализмның соңгы стадиясе буларак", кыргыйлыкның, явызлыкның чигеннән чыгып, бәйдән ычкынгач, котылгысыз рәвештә таркалу-җимерелүгә дучар ителә. Куәтле франклар империясенең дә, Македония, Рим, Чыңгыз хан, Наполеон, Гитлер империяләренең дә көле күккә очты, мәңгелеккә дип төзелгән Сталин империясе дә, комнан үрелгән бау шикелле, күз ачып йомган арада юкка чыкты. Бүгенге империяләр мондый язмыштан котылып калмаячак! Алар да, иртәме-соңмы, барыбер шул ук тарих чүплегенә озатылачак, изелеп яшәүче халыклар иркен сулыш алачак!
Г.Тукай үзенең бөтен иҗатын кимсетелгәннәрне яклауга, кешенең кешене изүенә, явызлыкка каршы гади халыкның бәхете өчен көрәшкә багышлый, чөнки ул шигърияткә шул бөек гуманистик, демократик идеяләр белән рухланып, Пушкинның "Милость к падшим призывать" дигән шигаренә тугрылык саклап килә. Шуңа күрә ул үзе дә кешенең иң нечкә кичерешләрен тасвирлаучы лирик та, ялкынлы публицист та, икейөзле, әхлаксыз корсак, акча колларыннан ачы, үткен итеп көлүче сатирик та, халык авыз иҗатын дәртләнеп өйрәнүче галим дә, балаларның рухи дөньясына, самими зәвыкларына туры килердәй шигырьләр язган балалар шагыйре дә, дәреслекләр төзегән педагог буларак та киң таныла.
Тукайның үз милләте өчен җанын фида кылырга әзер торучы бөек ша­гыйрь булуы "Милләткә", "Дошманнар" һ.б. шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. "Милләтчеләр" шигыре бүгенге икейөзле түрәләргә атап әйтелгәндәй тоела:
Милләтчеләр сине фәкать алдый гына,
Дигән булып: "Җанланасың син тиз менә".
Алданма син, калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин генә.
Әгәр дөнья поэзиясе күгендә Тукай кебек якты йолдыз бар икән, димәк, татар телебез - бөек шагыйрьнең туган теле, милләте, мәктәбе, мәгарифе дә үз илендә һәм дөнья күләмендә танылган һәм абруйлы булырга, ягъни Пушкин белән Лермонтов теленә игътибар нинди икән, татар теленә карата да шундый ук булырга тиеш! Димәк, милли сәясәт, милләтләргә карата мөнәсәбәт тә котыр­ган карагруһчыл наданнарга җайлашып түгел, алдынгы фикерле, укымышлы, зыялы кешеләргә карап юнәлергә тиеш!
Заман Тукайга тугрымы дигәндә, ап-ачык күренә: юк, тугры түгел! "Шүрәле"дә язганчарак:
Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел;
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугры түгел.
Заманның нинди булуы, аның асылы, җисеме җәмгыятькә, шуңа хуҗа булган хакимияткә, җитәкче-түрәләргә бәйле. Ә аны үзгәртү, үз хокукларын даулап, аны инкыйлаби яктан яңарту - беренче чиратта халыкның үзеннән тора!
Үзенең хәләл көче белән эшләп тапкан акчасының, мисал итеп әйткәндә, һәр ун сумының сигез сумын үзәккә ясак итеп түләп яшәргә мәҗбүр ителгән халык: "Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?" - дип, кемнәндер рәхим-шәфкать көтеп яши аламы? Аның эреле-ваклы җитәкчеләре, төрледән-төрле оешмалары, укымышлы зыялылары, язучы һәм шагыйрьләре, сәнгать әһелләре һ.б. заманны яхшы якка, файдалы итеп үзгәртергә сәләтлеме? Бөтен хикмәт фәкать шунда!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: