Мәдәни җомга

Гүзәлия ТАРХАНОВА: ҮЗЕБЕЗНЕ ХӨРМӘТ ИТМӘСӘК...

Соңгы елларда гәзит-журнал сәхифәләрендә татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм, гомумән, аның авыр язмышын сурәтләп язылган мәкаләләр еш басыла. Әйе, тарихи үткәнебез, кылган эш-гамәлләребез турында үзебез язмасак, кем язсын аны? Тик язу белән язуның аермасы бар. Белмим, үзбәянең түбән булуыннан киләдерме, кайбер мәкаләләрдә милләтебезгә кимсетеп карау төсмерләре чагылып киткәли. Еш кына...

Соңгы елларда гәзит-журнал сәхифәләрендә татар халкының үткәнен, бүгенгесен һәм, гомумән, аның авыр язмышын сурәтләп язылган мәкаләләр еш басыла. Әйе, тарихи үткәнебез, кылган эш-гамәлләребез турында үзебез язмасак, кем язсын аны? Тик язу белән язуның аермасы бар. Белмим, үзбәянең түбән булуыннан киләдерме, кайбер мәкаләләрдә милләтебезгә кимсетеп карау төсмерләре чагылып киткәли. Еш кына абруйлы шәхесләребез дә: "Безнең халыкка хөсетлек, куркаклык, ялагайлык һәм көнчелек хас," - кебек сүзләрне кабатларга ярата. Мондый сүзләрне җае чыккан саен кабатлап тору үзең утырган ботакка балта чабу белән бер түгелме соң? Мондый караш көчле рухлы һәм үз-үзен, халкын хөрмәт итә торган шәхес тәрбияләү эшенә дә зур зыян китерәчәк. Алай гына да түгел, тора-бара бу сүзләр татар халкына тигәнәк кебек ябышып калмас дип, кем әйтә ала? Дөресен әйтергә кирәк, мондый түбән сыйфатка ия кешеләр һәр халыкта да очрый, әмма күпчелек андый түгел бит. Онытмыйк: без мондый сүзләр белән, беренче чиратта, үз-үзебезне рәнҗетәбез, икенчедән, татар халкының күпчелек өлешен тәшкил итә торган тәрбияле, зыялы, укымышлы, гади һәм эчкерсез катлавына да тап төшерәбез. Гасырлар буе куркытылып яшәгән, көчләп чукындырылган, төрле яклап изелгән халкыбыз бүген дә яши икән, димәк, ул куркак та, көчсез дә булмаган, үз-үзен һәрвакыт яклый алган. Безнең халык урынында башка бер халык булса, белмим, үзен саклап кала алыр идеме икән?

Тискәре сыйфатларыбыз бар икән, аның формалашуына китергән объектив сәбәпләр дә җитәрлек булгандыр, мөгаен. Гомумән, халык тиклем халыкны, бигрәк тә үз халкыңны, гел тискәре яктан гына бәяләргә тырышу - тәрбиясезлек билгесе. Чын бәяне тарих үзе генә куя ала. Бөек тарихлы халкыбыз башкалардан һич кенә дә ким түгел. Игътибар иткәнегез бардыр, җиргә юан бүрәнәләр китереп аударганнан соң, тиздән аның тирәли сыек кына яшел үлән үсеп чыга. Ул иркенлектә шытып чыккан үлән төсле котырып үсә алмый, әмма барыбер кояшка карап үсүен дәвам итә. Халкыбыз да шулай, күпме генә басымчаклык итмәсеннәр, ул һаман яшәвен дәвам итә, бетерделәр, дигәндә дә кабат тернәкләнеп китә. Юк, мескен түгел, ә, киресенчә, булдыклы халык без. Бүген иң әһәмиятле рухи кыйммәтләр югала бара, замана көчленеке, дип аталган язылмаган кагыйдәләр хөкем сөрә. Шундый чорда да җаны-тәне белән үз менталитетын саклап калырга тырышкан, рухи һәм матди байлыгын гел арттыра барырга теләгән халык көчсез була алмый. Моны күрә белергә генә кирәк.

Минемчә, язмаларыбызда да татар халкына хас иң яхшы сыйфатларны - аның горур һәм ирек сөючән булуы, тырыш хезмәт куеп, матур тормыш корып яшәргә яратуы турында күбрәк язарга кирәк. Башкалар байлыгына кызыгып, аны тартып алырга тырышу безнең халыкка ят нәрсә. Тамчы тама-тама ташны да тишә, диюләре хак ул. Яхшы якларыбыз турында гына сөйләп торсак (начарны аны бездән башка да сөйләүчеләр табылыр), үзебезгә хөрмәт кенә тәрбияләрбез. Үзен хөрмәт иткәнне башкалар да ихтирам итәр. Яшь буын аңында милли горурлык хисләре тәрбияләү дә җиңелрәк булыр.

Бар нәрсә дә чагыштырып карауда беленә. Русиянең төрле төбәкләрендә сәяхәт иткәндә, мин кайбер нәрсәләрне язып барырга яратам. Пермьгә барган чакта менә нәрсәгә игътибар иткәнмен. Татарстан белән Башкортстан чикләрен узганнан соң, буш яткан көтүлекләр, алабута һәм шайтан таягыннан башка бер нәрсә дә үсмәгән кара туфраклы уңдырышлы җирләрнең әрәм булып ятуына шаккаткан идем. Урыс авылларының койма-капкасыз, ярым бөкрәйгән, яисә яртылаш җиргә сеңгән өйләре бу якның гүзәл табигате белән һич тә яраша алмый шул. Күзне иркәләрлек бер генә манзара да юк. Шул ауган коймаларны бастырып булса да куярга ярамый микәнни? Юк, булдыра алмыйлардыр, ялкаулык кулдан тотадыр.

Туган якларыма, Казаннан Актанышка кадәр кайтканда, бөтенләй башка тәэсирләр алам. Җан сөенә, якташларым өчен горурлану хисе арта бара. Яз көне булса, яшәреп утырган уҗым кырлары, ә көзен башакларын күтәрә алмый утырган алтын сыман иген басулары күзне иркәли. Янәшәдә төзек һәм бай ихаталы авыллар утырып кала. Беләм: бу авылларда яшәүче халык кулында чиктән ашкан байлык булмаса да, ул үз өен, капка-коймасын матур итеп буяп куярга да җай таба. Чын матурлык менә кайда ул! Чисталык халкымның канына сеңгән шул. Эшли дә, яши дә белә.

Татар халкы сыман эшчән халыкны минем Краснодар якларында да күргәнем булды. Алар - Дон буе казаклары. Язып барганмын. Чәчәккә һәм яшеллеккә күмелгән йортлары үзенчәлекле итеп салынган. Бай хуторлар тирәсен зур-зур кырлар һәм бакчалар әйләндереп алган. Андагы адәм буе кадәр булып үскән кукуруз, сап-сары көнбагыш араларында эскәк белән алырдай чүп күрмәссең. Карбыз, кавынны шулкадәр күп утыртканнар, аны ничек эшкәртеп һәм үстереп бетерә торганнардыр? Аларда да чисталык-пөхтәлек хакимлек итә. Берничә йөз чакрым ара үтеп, ялкаулык, булдыксызлык эзләрен күрмәдем. Сокландым мин монда яшәүче халыкның тырышлыгына.

Соль-Илецки шәһәрендә яшәүче яшь казах гаиләләре турында да уңай фикерләр язып куйганмын. Алар 10ар гектар җир алып, гаиләләре белән карбыз-кавын үстерә икән. Эссе кояш астында иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшләп, тирә-якны туендырып торучы мондый уңган казахлар байтак икән. Эшлиләр, зарланмыйлар, шуңа күрә дә әйбәт яшиләр.

Русиянең үзәгендә яшәүче халыкка кем комачаулый? Меңәрләгән гектар җирне буш калдыру, исраф итү яхшы нәрсә түгеллеген исбатлап торасы юк. Ни өчен бу шулай соң? Сәбәбе бер: күп гасырлар буе башкалар тудырган әзер байлыктан файдаланып яшәргә күнеккән халыкны 10-20 елда гына үз тамагын туйдырырга өйрәтү җиңел түгел, әлбәттә. Сүз дә юк, урысның да эшчәннәре бардыр, әмма үз артларыннан башкаларны ияртерлек дәрәҗәдә түгел. Пушкин, Ломоносовны биргән халык бүген кызганыч хәлдә. Кем гаепле, артталыкның сәбәбе нидә икәнен күпләребез аңлый, тик бу очракта сүзебез ул турыда түгел.

Алда әйткәнемчә, яшь буынны тәрбияләгәндә, халкыбызның иң яхшы сыйфатларын үрнәк итеп күрсәтү кирәк. Татар халкы Татарстанда һәм Русиядә генә түгел, ә дөньяның төрле почмакларында яши. Чит илләрдә яшәүчеләр дә ана телен онытмый, балалары да татар телендә сөйләшүдән тайчанмый. Иң мөһиме: кайда гына яшәсәләр дә, шул илдәге җирле халыкка үрнәк булып торалар, чөнки татарга эшчәнлек, тапканның кадерен белеп, рәхәтен күреп яшәргә омтылу хас. Мондый сыйфатлар хакимлек иткән җирдә хөсетлек тә, куркаклык та тамыр җәя алмый. Бу фикеремә каршы төшүчеләр дә табылыр, тик минем аларга җавабым бер: "Хөсетләр, куркаклар, ялагайлар да бар, тик тискәре сыйфатларның төп сәбәбен кешенең аң дәрәҗәсе түбән һәм рухи дөньясы ярлы һәм тар булудан, тәрбиясезлегеннән эзләргә кирәк. Аларның күбесе - үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләр. Бөтен бер халык мондый сыйфатларга ия була алмый, аңа һич тә яла ягарга ярамый."

Татар халкының данлы тарихы бар. Сөембикәсе, Кол Шәрифе, бөек Тукае, меңәрләгән затлы шәхесләре бар. Без беркемнән дә ким түгел. Урыс халкы адым саен үзенең бөеклеге белән (булмаганны тагын да күбрәк итеп күрсәтеп) мактана икән, нигә без үзебезне кимсетергә тиеш әле? Без дә тарихның төбеннән күтәрелгән халык түгелмени?! Тарихын белгән халык үзе турындагы ялган-хорафатларга да ышанмый. Татар халкы үзенең тарихтагы урынын бик яхшы белә. Тукай да бик шәп белгән.

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? -
Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук!

Шагыйрь халкыбызның иң шәп сыйфатларын күрә белгән һәм аның "уртак ватанда" тоткан урынын бөтен йөрәге, җаны-тәне белән тойган, аңлаган. Калкан тотып, яуга чыккан батыр төсле, Тукай татар халкының мәнфәгатьләрен әнә шулай яклап чыккан. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә! Кимчелекләребез дә бар, Тукай сатирасы аша без моны да беләбез. Тик, артык күпертмичә генә, аларны бетерү якларын эзләсәк, барыбызга да файдалырак булыр иде.

Яшь буынны яхшы мисаллар үрнәгендә тәрбияләү һәрвакыт отышлырак саналды. Гаилә һәм мәктәп никадәр ипле тәрбия бирергә тырышмасын, балаларыбыз тормышына йогынты ясый торган башка чаралар да җитәрлек. Бүгенге телевидениене, мәгълүмат чараларын күзәтеп барган һәр аңлы кеше белә булыр: болар бар да ата-ана, әби-бабай һәм мәктәп тәрбиясен арткы планга калдыра бара. Интернетта тискәре яктан бәяләнә торган төрле сайтлар, блоглар эзлекле рәвештә эш алып бара. Урыс милләтеннән кала башка милләтләрне кимсетеп, кешене кешегә каршы куя торган һәм азгынлыкны, юньсезлекне хуплаган ресурслар көннән-көн ишәя тора. Телевидение дә кимен куймый. Кайбер әти-әниләребез үзләре дә бу кабалага килеп капты инде. Юньлерәк саналган тапшыруларны карасалар да, сүз әйтмәс идең әле. Бала-чагасы белән бергә бер тиенгә ярамаган нәрсәләр карап, алтынга тиң вакытларын "үтереп" утыручы ата-аналар күбәйде хәзер. Яшүсмер исә барын да күрә, күңеленә салып бара, шулай булырга тиеш дип кабул итә. Телевидение, зур рейтинглы, әмма тәрбиядән ерак торган тапшырулар күрсәтеп, акча эшләүне беренче планга куя. Хәер, Русия телевидениесендә тәрбия чыганагы булырдай тапшырулар юк та бугай инде, әмма ул барыбер күпчелек халыкны, шул исәптән татарны да, үзенә тартып тора. Татарның гасырлар дәвамында калыплашкан тәрбия кануннары, рухи дөньясы бөтенләй юкка чыкмасын өчен, Татарстанның күпкә өстен һәм көчле үз мәгълүмат чаралары, бик сыйфатлы һәм файдалы, кызыклы телевидениесе булырга тиеш. Алар татар халкы файдасына армый-талмый эшләгәндә генә, без тискәре көчләргә каршы тора алачакбыз. Бармы бездә андый тапшырулар? Бүген аларның кайсыларына уңай бәя биреп була?

Татар халкының рухына туры килә торган "Халкым минем" тапшыруы 2011 елның декабрендә 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Алып баручысы Ләйсәнә Садретдинова һәм аның төркеме башкара торган эшнең ифрат дәрәҗәдә әһәмиятле булуын раслап торасы да юк. Анда сүз Татарстанда һәм Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар тормышы турында бара. Татарларга хас барлык уңай сыйфатлар, халкыбыз тормышының күркәм яклары, гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, теләсә нинди шартларда да югалып калмыйча, тырыш хезмәт куеп, матур итеп яши алулары, дус һәм тату, гомумән, күп халыкларга үрнәк булырлык тормыш алып барулары турында искиткеч матур, файдалы тапшыру бу. Мин шуны беләм: авылларда да, шәһәрләрдә дә күп татар гаиләләре әлеге тапшыруны көтеп ала. Ата-анасы карагач, баласының да игътибарын җәлеп итмичә калмый инде ул. Бу тапшыруны бигрәк тә авылда гаиләләре белән карарга яраталар. "Халкым минем" тапшыруының исеме үк назлы булып, анда татар халкын ярату, аның бердәмлеген һәм шуның белән көчле булуын хуплау авазлары яңгырый. Шуны да истә тотарга кирәк: ТЯГ телевидениесен чит илдә яшәүче татарлар да карый. Шулай итеп, киң татар аудиториясенә исәпләнгән бу тапшыруның тәрбияви кыйммәте тагын да арта төшә.

"Туган җир" тапшыруы турында авыл кешеләренең фикерләре бик тә кызык. "Бу тапшыруны карагач, күңелләргә рәхәт була. Чын безнеңчә тапшыру," - ди Актаныш районында яшәүче якташларым. Бернинди формальлек, күз буяу дигән нәрсә юк монда. Рамил Гарипов - җир кешеләрен, аларның авыр хезмәтен хөрмәтли белә торган шәхес. Ул бар җан җылысын биреп, хезмәтеннән тәм табып эшли. Болар аның тапшыруында да чагылыш таба. Чыннан да, җир кешесен эшкә рухландыру, аның хезмәтен күрә белү, мактыйсын мактап, кимчелекләрне бетерергә ярдәм итү бик тә мөһим бит. Хезмәт кешесенең кадере булмаган бу заманда аның эшен яхшы яктан күрсәтә торган мондый тапшыру әнә шулай күңелләрне күтәреп, рухны ныгытырга ярдәм итә. Бу тапшыруда да татар халкының иң күркәм сыйфатлары чагыла.

Әлеге ике тапшыру татар халкында милли горурлык хисләре тәрбияләүдә зур роль уйный. Ассызыклап үтәсем килә: Русия телевидениесендә җир кешесе турында бер генә тапшыру да юк шикелле. Димәк, безнең халык бу яктан да булдыклырак.

Телевидение турында сүз чыккан икән, тагын бер нәрсәне әйтмичә ярамас. Яшь буын татар тарихын, халкыбыз турында чын дөреслекне белми диярлек, чөнки мәктәптә укытыла торган Русия тарихы дәреслекләрендәге материаллар тулысынча фальсификациягә корылган. Татарстан тарихы бөтенләй укытылмый. Бу бушлыкны тутырырга, әлбәттә, телевидение ярдәм итә алыр иде. Балалар өчен дә, зурлар өчен дә халкыбыз тарихы турында тапшырулар безгә бер дә комачауламас иде. Безнең галимнәребез арасында мондый эшне башкарырдай шәхесләр күп бит. Ичмасам, балаларыбыз фәнни нигезләнгән чын дөреслекне белеп үсәр иде. Татарның бөек шәхесләре турында да, түгәрәк даталарын билгеләп, "үткәрелде" тамгасын салып кую белән генә чикләнмәскә кирәк безгә. Үзебезне хөрмәт иттерә белик. Кемгәдер охшарга тырышып, кылган гамәлләребез аларныкы кебек булмаганга үртәлеп, без шулай инде, без тегеләй инде, дип, юк-бар нәрсә сөйләнеп йөреп, бәябезне төшермик. Горур булыйк. Үзебезчә, әмма башкаларга үрнәк булып яшик. Яшь буын алдында җаваплы булуыбызны онытмыйк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: