Мәдәни җомга

Әгъзам Фәйзрахманов: Һәр йортның депутаты булсын

Авыл җирендә дә, шәһәрдә дә халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы проблемалар бетеп тормый. Киресенчә, алар арта бара. “Халык белән эшләгәндә безгә муниципаль җирлекләрнең, шулай ук җирле иҗтимагый үзидарәләрнең киң мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк. Җәмәгать урыннарын булдыруда һәм әлеге мәйданчыкларда төрлечә актив эшчәнлек алып баруда гражданнарның катнашу рәвешен арттыру юнәлешендә эшләү шарт.

Гражданнар башлангычларына  нигезләнгән проектларда халыктан кергән бер сумга республикадан дүрт сум бүлеп бирүгә корылган инструменттан  файдалану уңай нәтиҗә бирә, – диелә Татарстан Президенты Р.Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасында. – Гражданнарны җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне шушындый юл белән хәл итүгә тарту эше Арча, Балтач, Кукмара, Мөслим районнарында яхшы оештырылган. Программаны гамәлгә ашыра башлагач, бюджет хисабына финанслау 2 миллиард сумнан артып китте. Шушы акчага яңа юллар, күперләр, балалар һәм спорт корылмалары төзелде. Без бу эшне дәвам итәчәкбез”.

Элек бер авыл җирлегенә караган торак пунктларда үзара салымның күләме бертөрле иде. Акчаны куллану мәсьәләсен дә авыл җирлеге хәл итте. Шунлыктан еш кына бәхәсләр чыгып торды. Бер авылда юл салынса, икенче авылдагылар, акчаны без дә җыябыз бит дип, үпкә белдерде. Яки бер авылда бер чакрым юл ремонтланса, аның күршесендә 500 метр гына төзекләндерелде, чөнки акча күләме мөмкинлек бирмәде. Мондый хәлдән чыгу өчен парламент “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” законга төзәтмәләр кертте. Хәзер үзара салымның күләмен дә, аның нинди максатларда тотылачагын да һәр авыл үзе билгели.

Закон нигезендә халык 1 апрельгә кадәр үзара салым акчаларын җыеп тапшырырга тиеш. Шул чагында гына аңа шул акчадан дүрт тапкыр арттырылган субсидия түләнә. Матбугат битләрендә күпме акча җыелуы турында материаллар да күренгәләде. Биектау районының Ямаширмә авылында һәр кешедән йөзәр сум җыйганнар. Ямаширмә – чагыштырмача зур авыл. Бүген биредә 850 кеше яши икән. Авыл җирлеге рәисе Фәнил Мохтаровның әйтүенчә, быел үзара салым акчасы су башнясын тимерчыбык һәм койма белән әйләндереп алуга, юллар ремонтлауга тотылачак.

Ә менә Минзәлә районының Кадрәк авылына керүче Кадрәк, Җәмәк, Яңа Тәкермән, Иске Мунча, Мортыштамак авылларында яшәүче һәр кешедән 1370 әр сум җыйганнар. Бу акчаны юллар, зиратлар төзекләндерүгә, мәчетләр, спорт мәйданчыклары төзүгә тотарга  планлаштыралар.

Авылларда җирле салым исәбенә төзекләндерү, әйләнә-тирәне тәртипкә китерү идеясе шәһәрләрдә яшәүчеләрдә дә кызыксыну уята. Шушы программага нигезләнеп, Казан шәһәренең Батыршин урамындагы 33 нче йорт та үрнәк алырлык хәлгә китерелде. Совет чорында гадәттә мондыйларга “Югары көнкүреш культуралы йорт” статусы бирәләр иде. Ишег­алдындагы юлларга асфальт җәелгән, күзләрне сокландырырлык чәчәк түтәлләре тирә-якка хуш ис тарата. Подъездларда шушы йортта яшәүче балалар ясаган рәсемнәр куелган, рамнар астында яшь рәссамнарның исемнәре дә күрсәтелгән. 

Йортны һәм аның тирә-ягын тәртипкә китерү идеясен биредә яшәүчеләр күтәргән.  Башта торак-коммуналь хуҗалыгы идеяне хупламаган, әмма инициаторлар тукталып калмаган. Күрше йортта яшәүче, зур оештыру тәҗрибәсе булган Маргарита Андрюхинага мөрәҗәгать иткәннәр. Ә ул совет чорында озак еллар дәвамында республика дәүләт план комитетында, соңрак “Росмясомолторг” ачык акционерлык җәмгыятендә генераль директор урынбасары вазифасын үтәп, һәрнәрсәне төптән уйлап, җиренә җиткереп үтәргә өйрәнгән икән.

Ул вакытта йортта хәтта лифтлар да эшләмәгән, территория төзелеш чорыннан калган бетоннан да чистартылмаган булган.

– Без башта территорияне төзелеш калдыкларыннан, чүп-чардан чистарттык,  кара җир ташыдык, агачлар утырттык,  Казанда беренче буларак, йорт урнашкан җирне үзебезнеке итеп рәсмиләштердек, – дип сөйли М.Андрюхина. – Беренче хосусый җылылык пункты да үзебездә барлыкка килде. Хәзер кайнар су йортның үзендә әзерләнә. 

Авыл җирләрендәге кебек бюджеттан да өлеш чыгарып булмас­мы дип, Маргарита Викторовна район хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Киров һәм Мәскәү районнарының ул чактагы башлыгы Дамир Фәттаховка идея ошаган. Районнан алган акча исәбенә квартал арасындагы юлларга, подъездларга керү юлларына, машина кую урыннарына асфальт җәелгән. Ә үзләре җыйган акча чәчәк түтәлләре урнаштыруга, фонтан төзүгә, велосипедлар кую урыннары булдыруга киткән.

Батыршин урамындагы 33 нче йортта яшәүчеләр башлангычына иярүчеләр тиз табыла. Халыктан үзара салым җыярга һәм дәүләттән өстәмә бирергә рөхсәт сорап узган ел Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятенә тагын тугыз йортта яшәүчеләрдән гариза керә. 

– Киров районының бер йортында яшәүчеләр ишегалдында резина җәелгән спорт мәйданчыгы төзү өчен 350 мең сум акча җыярга планлаштыра. Ә икенче йортта яшәүчеләр балалар мәйданчыгы төзү өчен торак мәйданының һәр квадрат метрына берәр сумнан җыярга карар иткән. Ә бу акча җитмәсә әлеге гамәлне кабатларга исәплиләр, – ди хакимиятнең торак-коммуналь бүлеге башлыгы Максим Воробьев.

Билгеле, халыктан акча җыюда хакимият катнашмый. Мондый карарны милекчеләр коллективы кабул итә. Гадәттә акчаны йорт буенча өлкән итеп сайланган кеше җыя. Бүгенге көндә үзләре өчен иң кирәк нәрсәне дә йортларда яшәүчеләр үзләре билгели. Район хакимиятенә тапшырылган тугыз гаризаның җидесе балалар мәйданчыклары төзүгә кагыла икән. 

– Хәзер фатир сатып алганда, кешеләр стеналарга, андагы обойларның нинди булуына гына түгел, йортка керү юлларына, ишег­алларының ни дәрәҗәдә тәртипкә китерелгән булуына, лифтларның ничек эшләвенә дә игътибар итәләр. Бүген фатирларны сайлап алу мөмкинлеге зур, шунлыктан көндәшлек тә барлыкка килә, – ди Маргарита Андрюхина.

2019 елга йортлардан гаризаларны һәм аларда яшәүчеләр гомуми җыелышы беркетмәләрен район хакимияте ноябрь башына кадәр кабул итә.

Шәхси машиналар саны даими рәвештә арта бара, әмма бик күпләрнең гаражлары юк. Шуңа күрә машиналарын теләсә кая калдыралар. Ишегалларында да машиналар кешеләргә зур комачаулык тудыра. Ямашев урамындагы 74 нче йортта яшәүчеләр парковка мәсьәләсен үзләре хәл итә алган. Йортлары артында буш урын табып, һәрберсе 20 мең сумнан җыелышып, 34  машина кую урыны булдырганнар. Бу мәсьәләдә аларга идарәче компания, шәһәр хакимияте дә теләктәшлек күрсәткән.

Әле күптән түгел генә Татарстан Дәүләт Советы Административ кодекска төзәтмәләр кертте. Алар нигезендә ишегалларында машиналарын дөрес урнаштырмаучыларга штраф салына. Хәзер машинаңны яшел зонага, балалар һәм спорт мәйданчыкларына куйсаң, түләргә кирәк. Ул урыннарда этләр белән дә ял итеп йөрергә ярамый. Физик затларга штраф ике меңнән 3500 сумга кадәр, урындагы затларга 20 мең сумга кадәр булачак.

Административ кодекска төзәтмәләр проектын Казан шәһәр хакиме Илсур Метшин тәкъдим иткән. Аны аңларга да була. Билгеле, машинаны теләсә кайда калдырырга ярамый. Ләкин адәм баласы аны фатирына да кертеп куя алмый. Казан шәһәрендә машиналарны урнаштыру (парковка) муниципаль программасы юк. Штраф салып акча җыярга керешкәнче, шул программаны әзерләргә кирәк булгандыр. Бәлки, һәр йортта яшәүчеләргә ишегалдының кайсы почмагында нәрсә урнаштыру мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеген бирергәдер. Киңәшсеннәр, хәл итсеннәр, тәртип урнаштырсыннар.

Ишегалларын тәртипкә китерү, алардан рациональ файдалану һаман да мөһим мәсьәлә булып кала. Халыкның торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә грамоталылыгын арттыру максатында оештырылган иҗтимагый контроль төбәк үзәге эшчәнлеген дә көчәйтергә кирәк. Дөрес, респуб­ликада  “Грамоталы кулланучы мәктәбе” эшләп килә. Бу проект кысаларында семинарлар үткәрелә, йорт милекчеләре белән җыелышлар уздырыла, мәктәп укучылары белән эш алып барыла, ләкин бу чаралар гына җитәрлек түгел әле.

Кайбер йортларда яшәүчеләрнең җәмәгатьчелек советлары оештырылган. Аларга биредә яшәүчеләр исеменнән эш итәргә хокук бирелгән.

– Совет әгъзаларын күпмедер дәрәҗәдә йортның депутатлары дип тә була. Җаваплы кешеләр бар, ләкин бик аз. Андый кешеләргә эш өчен түләү мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк. Закон нигезендә милекчеләр йорт өчен җаваплы кешене сайлап куйган икән, аңа түләүне дә хәл итәргә тиеш, – ди “Уютный дом” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев.

Соңгы елларда йортларны ашык-пошык куллануга тапшыру гадәткә керде. Кварталны планлаштырганда ук мәктәп­ләрне, балалар бакчаларын, ял мәйданчыкларын, гаражларны, чәчәк түтәлләрен кайда, ничек урнаштыру турында ныклап уйланырга кирәк югыйсә. Үзебез тудырган проблемаларны хәл итү юлларын эзләп  интегерлек булмасын иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: