Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: МӨСТӘКЫЙЛЬЛЕК ЮЛЫ СИКӘЛТӘЛЕ

Бүген - бәйрәм. Республика көне. Халык ял итә. Шәһәрләрдә һәм авылларда күп төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Республика көненең башкалабыз Казан шәһәре көне белән бергә үткәрелүе бәйрәмне тагын да матуррак, гүзәлрәк итә, аның масштабын тагын да киңәйтә. Бу чараларны берләштерүнең отышлы ягы да бар - чыгымнар азрак тотыла. Күпмилләтле Татарстан халкы...

Бүген - бәйрәм. Республика көне. Халык ял итә. Шәһәрләрдә һәм авылларда күп төрле бәйрәм чаралары үткәрелә. Республика көненең башкалабыз Казан шәһәре көне белән бергә үткәрелүе бәйрәмне тагын да матуррак, гүзәлрәк итә, аның масштабын тагын да киңәйтә. Бу чараларны берләштерүнең отышлы ягы да бар - чыгымнар азрак тотыла. Күпмилләтле Татарстан халкы өчен бу иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе, дисәм дә, әллә ни ялгышлык булмас кебек. Шунысын да өстәү урынлы булыр: бу бәйрәмгә китергән юл бик катлаулы, авыр булды.

Билгеле булганча, Татарстан АССР 1920 елда төзелде. Беренче карашка, чоры өчен бу алга таба үсешкә ныклы адым булып күренсә дә, төптәнрәк уйлаганда, ул милләтнең, шушы төбәктә яшәүче халыкның хокукларын чикләүгә, үсешенә билгеле дәрәҗәдә комачаулык тудыруга китерде. Совет хакимияте җитәкчелеге республикаларны сортларга аерды. Союздаш республикалардан аермалы буларак, автономияле яшәү рәвеше, әлбәттә, кимсетелүле иде. Шуңа күрә гражданнар республикага көчләп тагылган мондый статус белән килешә алмадылар.

Канәгатьсезлек өчен нигез бар иде шул. Инфраструктура үстерелмәде, юллар юк, республика үзе газны күпләп чыгарса да, фәкать шәһәрләр генә газлаштырылды. Торак фонды нык тузды. Яңа торак бөтенләй төзелмәде диярлек. Кибет киштәләре буш иде. Чөнки республикада җитештерелгән азык-төлек күпләп Мәскәүгә озатылды. Шунлыктан туклану продуктларын Мәскәүдән ташырга туры килде. Ашамый торып булмый бит инде.

Мәскәү, Балтыйк буе республикалары, Киев, Мински, Ташкент, Ашхабад, Алма-Ата, Бишкәктәге тормыш белән автономияле республикалар, өлкәләр һәм крайлардагы тормыш арасындагы гаять зур аерма халыкның кәеф-рухында нык чагылды. Шуңа күрә халкыбыз Татарстанның автономия статусына тарихи гаделсезлек буларак карады.

Совет чорында өлкән буын традицияләрен лаеклы дәвам иттергән талантлы язучылар, композиторлар, рәссамнар, архитекторлар пәйда булды. Катгый цензура яшәп килгәнлектән, аларның шактый иҗат җимешләре халыкка җиткерелмәде, дөнья күрә алмады. Гәзит-журналлар, радио-телевидение тапшырулары өчен чикләүләр күп булды. Болар барысы да татар халкында тискәре уй-фикерләр, тормышка тискәре караш уятты.

Узган гасырның 80 нче еллар азагындагы хәбәрдарлык бөтен совет җәмгыятен уятып җибәрде. Татарстанда ул союздаш республика статусына ирешү таләбендә чагылыш тапты. Хокук ягыннан союздаш республикалар белән тигезләшү бурычы куелды. Әмма вакыйгаларның алга таба бик тиз үсеш алуы союздаш республикаларның да үз статусыннан канәгать булмавын күрсәтте. Шул чагында республикаларның суверенлык идеясе хөкем сөрә башлады.

Язмышыбыз шундыйдыр инде: татарлар һәрвакыт башкаларга юл күрсәтеп, башлап йөри. Суверенлык Декларациясен дә Татарстан Русия Федерациясендә беренчеләрдән булып кабул итте. Бу уңайдан республикабызга Русия үзе үрнәк күрсәтте кебек. 1990 елның июнендә РСФСРның суверенлык Декларациясе игълан ителде. Ләкин мондый чараның ни өчен кирәк булуы гына бик үк аңлашылып җитми. Русия болай да суверен иде бит. Ул башка республикалар басымы астында яшәмәде. Киресенчә, милли республикаларның байлыгын суырып, үз кулына туплап ятты. Әмма ничек кенә булмасын, Русиянең суверенлык игълан итүе республикаларның гына түгел, крайларның, өлкәләрнең дә мөстәкыйльлеккә омтылышын көчәйтте.

Хәтерлим әле, Татарстанның дәүләт суверенлыгы турындагы Декларацияне парламент бик авырлык белән кабул итте. Төрле карашларда торган депутатлар парламент залында берничә көн бәхәсләштеләр. 1990 елның 30 августында кичке караңгы төшеп, шактый вакыт үткәннән соң гына, ниһаять, депутатлар уртак фикергә килеп, Декларация проектын яклап тавыш бирделәр. Шул рәвешле моннан 23 ел элек Югары Совет, автономияле республика статусының күпмилләтле халкының киләчәктә сәяси, икътисади, социаль һәм рухи үсеше мәнфәгатьләренә туры килмәвен билгеләп, демократик хокукый дәүләт төзергә омтылып, суверенлык Декларациясе кабул итте.Гәрчә аны бәйсезлек белән бәйләп аңлатсалар да, суверенлык төшенчәсе халыкара хокук өлкәсендә шактый киң мәгънәгә ия. Тулы бәйсезлектән алып, Русия Федерациясе составында статусын арттыруга кадәр, зур фикер төрлелекләре белән озакка сузылган бәхәсләрдән соң, компромисс формула табылып, соңыннан ул Татарстан Конституциясенә кертелде. Төп законның беренче маддәсендә болай диелә: "Татарстан Республикасы суверенлыгы, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы эшләре буенча Русия Федерациясе карамагындагы эшләр чикләреннән һәм Русия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, тулы дәүләт хакимиятенә (законнар чыгару, башкарма хакимият һәм суд) ия булудан гыйбарәт. Һәм ул Татарстан Республикасының сыйфат ягыннан аерылгысыз торышы булып исәпләнә".

Мондый формула Русия Федерациясе Конституциясенә туры килә иде. Шуңа күрә суверенлык төшенчәсен фәкать Русия Конституциясенә карата гына кулланып булуын һәм аның республикаларга кагыла алмавын билгеләгән Конституция суды билгеләмәсе ачыктан-ачык сәясиләштерелгән карар булды. Татарстан җитәкчелеге аны нәкъ шулай бәяләде дә.

Декларация кабул ителүгә, Татарстанда суверенлыкны реаль эчтәлек белән тулыландыру буенча күпкырлы эш башланды. Югары Совет икътисадны хосусыйлаштыру, милекне республика юрисдикциясенә күчерү буенча бик мөһим законнар кабул итте. Декларация чын мәгънәсендә киләчәктә республиканың норматив хокукый базасын булдыру өчен нигез хезмәтен үтәде. Аңа нигезләнеп, 1978 елгы Татарстан АССР Конституциясенә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр Төп законга "Татарстан ССР - Татарстан Республикасы - республиканың күпмилләтле барлык халкы ихтыярын һәм мәнфәгатьләрен чагылдыручы суверен демократик дәүләт, дәүләт суверенлыгы - Татарстанның төп билгесе" дигән нигезләмәне беркетте. Автономия кысаларыннан мөмкин кадәр тизрәк чыгарга омтылучы республика өчен ул чорда бу бик мөһим иде.

Башта Татарстан суверенлыгы мәгънәсенә республиканың халыкара хокук субъекты сыйфатына ия булу мәсьәләсе дә кертелде. Әмма соңыннан ул рәсми документлардан төшереп калдырылды. Гәрчә Татарстан асылда халыкара актив эшчәнлек алып барса да. Хәер, хәзер дә активлык кимемәде.

Сәяси яктан республика алдында үз чишелешләрен таләп иткән берничә мәсьәлә торды. Беренчедән, татар теленең статусы. Декларация татар һәм урыс телләрен дәүләт телләре сыйфатында таныды. Мондый карар, оппозиция тарафыннан каршылыклар тудырса да, татар халкы өчен бик мөһим иде. Икенчедән, килешү нигезендә Русия белән үзара мөнәсәбәтләр урнаштыру. Декларация кабул ителгәннән соң егерме елдан артык вакыт үткәч, шуны әйтергә мөмкин: федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында ике Шартнамә төзелү, социаль-икътисади үсешнең күп кенә киң колачлы программаларын уңышлы гамәлгә ашыру - бу чорның мөһим вакыйгалары.

Әмма татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теленә әверелде дип әйтеп булмый әле. Кызганыч ки, республика күләмендәге рәсми чараларның күпчелеге бары урыс телендә генә үткәрелә. Поездларда, электричкаларда, самолетларда татар телендәге игъланнарны ишетмисең. Югыйсә, республикада яшәүчеләр генә түгел, бөтен дөнья буйлап сибелгән милләттәшләребез дә Татарстанны үзләренең мәккәләре дип саный бит.

Билгеле, Декларация закон да, норматив хокукый акт та түгел. Ул бары тик теләкне, максатны гына чагылдыра. Әлбәттә инде, аның төп нигезләмәләрен закон кысаларына салырга кирәк иде. Аларны законнарга әйләндерә башлагач, кайберләре үзгәрә төште. Хәер, бүгенге көндә бу табигый хәл. Җитмәсә, федераль үзәк субъектларның шактый вәкаләтләрен үзенә алды, ә кайберләре уртак вәкаләтләргә әйләнде. Хәзер дә Мәскәү җае чыккан саен аларны үзенә тартып ала һәм законлаштырып куя. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан парламентына үзе чыгарган законнарны Русиянеке белән тәңгәлләштерергә, аларга яраклашырга туры килә.

Бүген Татарстан бай икътисади мөмкинлекләргә, нык үскән социаль инфраструктурага ия. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсә бара. Русия күләмендәге күп кенә яңа башлангычлар нәкъ менә биредә туа, биредә сынау үтә. Ирешелгән уңышларга таянып, республика җитәкчелеге тотрыклы үсеш бурычларын билгели. Киләчәгебез югары технологияле эш урыннары булдыруга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген җитди күтәрүгә бәйле. Бюрократия киртәләрен бетерү эшен дәвам итәсе бар.

Сүз дә юк, Декларация кабул ителгәннән соң үткән 23 ел дәвамында Татарстанның дәүләтчелеген ныгыту буенча күп эшләнде. Республика бюджетын мөстәкыйль формалаштыра, кредит ресурсларыннан теләгәнчә файдалана, күп кенә мәмләкәтләр белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырылды, чит илләрдә, Русия төбәкләрендә вәкиллекләр ачылды. Әмма тынычланырга иртәрәк әле. Кайсы гына тармакны алып карасаң да, башкарасы гамәлләр бихисап. Иң мөһиме - дәүләтчелегебезне торгызу юлында кылынган һәр гамәл халык өчен эшләсен, шуңа омтылу зарур.

Әлбәттә, халкыбызның дәүләт статусын үзе теләгәнчә билгеләргә тулы хокукы бар. Моның өчен юридик нигез дә салынган. Мин монда, беренче чиратта, бөтендөнья Кеше хокуклары Декларациясен, шулай ук Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пактны күздә тотам. Аларда һәр халыкның үзбилгеләнүгә хокукы булуы күрсәтелә. Шушы хокуклары нигезендә һәр милләт сәяси статусын ирекле рәвештә билгели.

Әмма дәүләтчелекне торгызу, суверенлыкны ныгыту - катлаулы, авыр, дәвамлы эш. Моңа ирешү өчен безгә дә җиң сызганып эшлисе дә эшлисе әле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: