Мәдәни җомга

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ИСӘНМЕ, УНИВЕРСИАДА – БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ БӘЙРӘМЕ!

Ниһаять, еллар буе көтеп алынган көн килеп җитте. Иртәгә Татарстанның башкаласы Казанда студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы рәсми рәвештә ачыла. Аның кайбер ярышларына бүген үк инде старт бирелә, бадминтон, бокс, су тубы, суга сикерү, синхронлы йөзү, футбол буенча медальләр өчен көрәш башлана. Миллионнан артык халкы булган Казан бу көннәрдә тагын...

Ниһаять, еллар буе көтеп алынган көн килеп җитте. Иртәгә Татарстанның башкаласы Казанда студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы рәсми рәвештә ачыла. Аның кайбер ярышларына бүген үк инде старт бирелә, бадминтон, бокс, су тубы, суга сикерү, синхронлы йөзү, футбол буенча медальләр өчен көрәш башлана.

Миллионнан артык халкы булган Казан бу көннәрдә тагын да җанланып киткәндәй тоела. Урамнарда дөньяның төрле почмакларыннан килгән, төрле телләрдә сөйләшүче кешеләрне күпләп очратасың. Универсиада барган көннәрдә бөтен дөньяның игътибары Казанга, анда үтә торган спорт ярышларына юнәлгән. Универсиаданы оештыручылар белдерүенчә, ярышларда 170тән артык илдән 12 меңләп спортчы катнаша. Аларның тренерлары, табибләр, рәсми кешеләр, волонтерлар, туристлар белән бергә килүчеләр саны 100 меңнән дә артык.

Спорт дөньясы белән әз-мәз таныш һәркем дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган Олимпиадаларның иң зур спорт форумы булуын яхшы белә. Катнашучылар һәм спорт төрләре саны ягыннан Универсиада Олимпиадалардан әллә ни калышмый. Спортчылар Универсиадага ихтирам күрсәтеп, аны Олимпиаданың сеңлесе дип атыйлар. Монда, күрәсең, Универсиадада катнашучыларга яшь ягыннан чикләүләр булуы дә искә алынадыр. Универсиадада югары уку йортларында белем алучы 18 яшьтән 28 яшькә кадәрле студентлар, аспирантлар, укытучылар катнаша.

Универсиада үзенең девизы белән дә Олимпиададан аерылып тора. Әгәр Олимпиаданың девизы «Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» булса, Универсиаданыкы - «Фән. Спорт. Дуслык. Тынычлык».

Универсиадалар тарихына күз салсаң, аларның беренчесенең 1959 елның 26 августыннан 7 сентябренә кадәр Туринда (Италия) үткәрелүен күрәсең. Анда 45 илдән 985 атлет катнаша. Җәйге Универсиада бүгенге Русия территориясендә моңарчы бер мәртәбә генә уздырылды. Төгәлрәк әйткәндә, ул 1973 елның августында Мәскәүдә үтә. Анда студентлар спортның ун төре буенча ярышалар. Совет җыелма командасы 68 алтын медаль ала.

Ә 2008 елның 31 маенда Брюссельдә Казанның 2013 елгы Универсиаданы үткәрү хокукына ия булуы хакында игълан ителде. Халыкара студентлар федерациясе (FISU) башкарма комитетының 27 әгъзасыннан 20се Татарстан башкаласын яклап тавыш бирде. Казаныбызга 2013 елдагы Универсиаданы үткәрү хокукын тапшырганда FISU, мөгаен, аның чын мәгънәсендә студентлар шәһәре икәнлеген дә исәпкә алгандыр. Студент спортчыларыбызның Универсиадада гына түгел, ә дөнья чемпионатларында, Олимпия уеннарындагы уңышлы чыгышлары да күз алдында тотылгандыр дип уйларга кирәк.

Татарстан студентлар спорты тарихы «Буревестник» ирекле спорт җәмгыяте белән аерылгысыз. Бөек Ватан сугышыннан соң оештырылган әлеге җәмгыять бик күп талантларга спортта үз урынын табарга булышты. Әмма Советлар Союзы таркалганнан соң, 90 нчы елларда күп кенә урыннарда җәмгыятьне ябарга тотындылар. Ярый әле, ул республикабызда яңадан торгызылды һәм бүген үз эченә кырыктан артык югары уку йортын, 64 көллиятне берләштерә.

Быелгы Универсиадада катнашучылар спортның 27 төреннән 351 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Ә13 спорт төре (җиңел атлетика, йөзү, нәфис гимнастика, өстәл теннисы, баскетбол, вышкадан суга сикерү, фехтование, футбол, дзю-до, спорт гимнастикасы, волейбол, теннис, ватерпол) барлык Универсиадалар өчен дә мәҗбүри санала. Русия, спорт форумын үткәрүче ил буларак, программага спортның тагын 14 төрен өстәде (бокс, ату, синхрон йөзү, академик ишү, байдаркаларда һәм каноэ көймәләрендә йөзү, самбо, билбау көрәше, шахмат, авыр атлетика, регби-7, спорт көрәше, чирәм хоккее, бадминтон, пляж волейболы). Спорт белгечләре татарстанлылар аеруча авыр атлетика, билбау көрәше, фехтование, нәфис гимнастика төрләрендә зур уңышка ирешерләр дип саный.

Нигездә Татарстан спортчыларыннан торган чирәм хоккее Русия җыелма командасы тренеры Артур Маргарян егетләрне Универсиадага ныклап әзерләде. Капканы тәҗрибәле уенчы, якташыбыз Марат Гафаров саклаячак. Жирәбә нигезендә Русия командасы Италия, Польша, Малайзия, Бразилия, Япония һәм Көньяк Африка спортчылары белән бер төркемгә эләкте. Италия командасы белән беренче уен 8 июльгә билгеләнгән. Һәр төркемнең җиңүчесе ярымфиналга чыга. Шунлыктан һәр очрашуны тулы көчкә үткәрергә кирәк. Үткән Универсиада чемпионы - Көньяк Африка командасының да безнең белән бер төркемдә чыгыш ясавын истә тотарга кирәк. «Көндәшләр дә безнең кебек үк ике аяклы һәм ике куллы кешеләр бит. Җиңү өчен тырышачакбыз», - ди А.Маргарян, ярым шаяртып.

Универсиада башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов әйтүенчә, Казан спортчыларны һәм кунакларны ярышлар киеренкелеге белән генә түгел, милли колориты белән дә куандырачак. Барлык мәдәни чараларда татар халкының шанлы тарихы да, милли үзенчәлекләре дә чагылыш табачак.

Чыннан да, Универсиадага әзерлек чорында төрле кыйтгалардан җыелган халыкка милли үзенчәлекләребезне күрсәтү өчен дә бик күп чаралар күрелде. Меңьеллык тарихы булган шәһәрнең үзәк өлешендәге төрле стильдә төзелгән борынгы биналар тәртипкә китерелде. Тарихи һәйкәлләрне торгызуны Президент Рөстәм Миңнеханов үз күзәтчелегенә алды. Яңа корылмалар төзегәндә дә милли үзенчәлекләр истә тотылды. Кунакларның милли сәнгатебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән танышу мөмкинлеге булачак. Әлбәттә инде, кунаклар милли ашларыбыздан да авыз итәчәк. Алар инде бөтен дөнья күләмендә танылып өлгергән милли бәйрәмебез Сабан туен да үз күзләре белән күрәчәк. Сабан туен карау гына түгел, төрле уеннарда катнашу, үз сәләтен сынап карау, билгеле инде, һәркемнең күңелендә мәңге сакланыр.

Казанда студентлар уеннары 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аны оештыруга гаҗәеп зур көч куелды, матди чыгымнар да мул булды. Белгечләрнең әйтүенә караганда, 2009 елдан башлап яңа спорт корылмалары төзүгә, элеккеләрен тәртипкә китерүгә, юл-транспорт инфраструктурасын яңартуга һәм Универсиадага әзерлеккә кагылышлы башка мәсьәләләрне хәл итүгә 228 миллиард сум акча тотылган. Аның 67 миллиардын федераль, 81 миллиардын республика бюджеты биргән. Ә 80 миллиард сумы - инвесторлар акчасы.

Халыкара «Казан» аэропорты Универсиаданы тулысынча яңартылып каршылый. Биредә яңа терминал ачылды. Тимер юл вокзалыннан аэропортка интермодаль линия сузылды. Электр поездлары пассажирларны егерме минутта аэропортка илтеп җиткерәләр.

Май аенда Казан метросының тагын өч станциясе - «Авиатөзелеш», «Төньяк вокзал» һәм «Яшьлек» станцияләре куллануга бирелде. Шулай итеп станцияләр саны унга җитте. Алар транспорт киеренкелеген шактый дәрәҗәдә хәл итү мөмкинлеген бирде.

Агымдагы елның 19 мартында Русия Президенты Владимир Путин Универсиада корылмаларының әзерлеге белән танышу өчен Татарстан башкаласына килгәч: «Казан Русиянең спорт башкаласына әверелеп килә», - диде. Билгеле, бу сүзләрдә хаклык бар. Чөнки хәзер Казанда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Универсиада алдыннан шәһәрдә теннис академиясе, спортның су төрләре сарае, 45 мең урынлык футбол стадионы кебек уникаль корылмалар төзелде. «Казан-Арена» исемен алган футбол стадионының гөмбәзе авырлыгы гына да 11 мең 500 тонна икән. Аны берьюлы сигез терәк күтәреп тора. «Казан-Арена»да Аурупада иң зур медиафасад урнаштырылган. Бу экранның мәйданы дүрт мең квадрат метр чамасы. Футбол буенча дөнья чемпионатының кайбер очрашуларын да шушы ук стадионда үткәрү күздә тотыла.

Студентлар уеннары өчен махсус төзелгән Универсиада авылы Татарстанның горурлыгы булып тора. Биредәге 28 торак корпус 14,5 мең урынга исәпләнгән. Казанда булганда В.Путин болай дигән иде: «Без башта ук бу комплексны Идел буе федераль университеты һәм Идел буе физик культура академиясе ихтыяҗларын күздә тотып планлаштырдык. Биредә шулай ук җәйге спорт төрләре буенча җыелма командалар әзерләү федераль үзәге дә урнашачак. Казан тулы бер белем бирү - спорт кластеры алачак, анда даими рәвештә Русия күләмендәге һәм халыкара ярышлар үтәчәк, спортчыларның яңа буыны тәрбияләнәчәк».

Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү турында фикер йөрткәндә волонтерларны искә алмау бик үк килешеп бетмәс кебек. Универсиада чорында 20 мең волонтер хезмәт күрсәтәчәк. Аларның барысы да диярлек студентлар. Волонтерларның 15 меңе Татарстан егетләре һәм кызлары, 4 мең 500е - Русиянең 50дән артык югары уку йортларыннан сайлап алынды. Калган 500е чит ил гражданнары. Волонтерларның барысы да диярлек татар, урыс һәм инглиз телләрендә чиста сөйләшә. Араларында 5-6 тел белүчеләр дә бар. Универсиада башкарма дирекциясе генераль директоры В.Леонов сүзләренә караганда, спорт форумына кагылышлы барлык күрсәткеч такталарындагы язулар да өч телдә башкарылды. В.Леонов Универсиаданы ачу тантанасында республиканың күренекле кешеләре, аларның ачышлары хакында махсус блок булачагын да әйтте.

Универсиаданың мәдәни программасы да җентекләп уйланган. Мәдәни чараларның күпчелеге Казан Кремле янында узачак. Театрларда фестивальләр оештырыла, музейларда кызыклы күргәзмәләр эшләячәк. Һәр спорт корылмасында сувенирлар сатылачак.

Универсиаданы оештыручылар спортчыларны һәм кунакларны тукландыруга кагылышлы кайбер серләрне дә ачтылар. Спортчыларның күпчелеге Универсиада авылы ресторанында тукланачак. Биредә берьюлы 3534 кеше ашый ала. Менюда биш төрле кухня - Аурупа, Азия, милли ашлар, вегетариан һәм хәләл ризыклар. Халыкара мәгълүмат үзәгендәге ресторанда 600 кеше туклана ала, шунда ук өч кафе урнашкан. «Татпотребсоюз» һәр спорт корылмасына үзенең чатырларын куйды. Уеннарны күзәтүчеләр һәм уеннарга хезмәт күрсәтүчеләрнең кайберләре шунда тукланачак.

Башкарма дирекция генераль директоры урынбасары Оксана Тубман сүзләренә караганда, спортчылар һәм кунаклар менюсына һәр көнне 800 төрле азык-төлек кертелә. Теләгәнеңне сайла! Универсиада чорында аш-су осталарына гомуми авырлыгы 860 мең килограмм булган 3 миллион 100 мең порция ашамлык әзерләргә кирәк булачак. Азык-төлекнең төп өлешен Мәскәүнең бу эштә бай тәҗрибәсе булган «Конкорд кейтеринг» компаниясе, шулай ук Казан Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының быел гына төзелгән азык әзерләү фабрикасы тәэмин итәчәк. Алар үзләренә йөкләнгән авыр бурычны тулы күләмдә башкарып чыгарлар дип өметләник.

Казан каласы - бөтен дөнья игътибары үзәгендә. Бай тарихы булган шәһәребез бу сынауны да уңышлы үтү өчен ныклап әзерләнде. Иң мөһиме: Универсиада узгач, Казанны Рязань, Татарстанны Казахстан белән бутамаячаклар инде. Билгеле, Универсиадада катнашкан һәркем Казанны гомере буе онытмаячак, борынгы, ләкин икенче яшьлеген кичерүче каланың матурлыгына, халкының кунакчыллыгына сокланып яшәячәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: