Мәдәни җомга

Госман ГОМӘР: ТРАКТОР КЕШЕ ИСЕМЕМЕ?

РЕДАКЦИЯДӘН. Шушы көннәрдә язучы, журналист, гәзитебезнең даими авторы Госман Гомәргә 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, озын гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз. Картаймыш көнемдә гөнаһ җыймасам ярар иде!.. Еш кына бер четерекле мәсьәләгә тап була башладым бит әле....

РЕДАКЦИЯДӘН. Шушы көннәрдә язучы, журналист, гәзитебезнең даими авторы Госман Гомәргә 80 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, гаилә бәхете, озын гомер һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.


Картаймыш көнемдә гөнаһ җыймасам ярар иде!..

Еш кына бер четерекле мәсьәләгә тап була башладым бит әле. Кайбер милләттәшләремнең озын-озак елларга сузылган кирелеге, үҗәтлеге, гафиллеге, әллә наданлыгы димме соң, аркасында килеп туа анысы. Динебез, телебез, гореф-гадәтләребез турында әйтүем.

Иң әүвәл каһарман чордашыбыз Туфан Миңнуллин белән булган бер истәлеккә тукталасым килә. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында "Уйнагыз, гармуннар!" бәйрәме бара. Диварга арка терәп чүгәләдек тә тирә-яктагы тамашаны күзәтәбез. Туфанның 6-7 яшьләрдәге оныгы Диләрә, бабасының тезенә бер менеп, бер төшеп, боргалана, үзенчә тәтелди бирә: "Бабай, бабай, әнә кара, менә монда бииләр. Бабай, бабай..." - дип, үз дөньясы белән дирижерлык итүен белә. Шунда:

- Дәү әти, дими икән бу кыз, - дип, ычкындырганымны сизми дә калдым. Кызу канлы, тугры сүзле Туфан шунда ук эләктереп алды.

- Ни сөйлисең син, яшьтәш (үзе миннән 2 яшькә кечерәк), баланың ике әтисе була димени?! - диде ул. -Диләрә кызымның үз әтисе бар бит аның. Ә мин - бабай. Уйлап таптылар булмаганны! Казанлылар сүзе түгел бит бу. Дөбъяз ягыннан чыккан кушамат, инде бөтен шәһәргә таралды, Актанышка тиклем барып җитте.

- Әйе, - дип килештем әдип белән. - Минекеләр дә Дөбъяз ягыныкын, хатынныкын "дәү әти, дәү әни" дип йөртә, Балык Бистәсенекен "әби" ди.

- Төзәт балаларыңны, бабай-әби дисеннәр, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне бозырга ничу! Исемнәр белән уйнауны туктатырга кирәк. Дөньяны Альберт-Мальберт, Эльмира, Эльвиралар басып китте. Син журналист кеше, балаларыбызга чын татар, мөселман исемнәрен кушыйк, дип яз!..

Шулай килеп чыкты,Туфан Миңнуллинның соңгы сүзләрен әлеге язмама нигез итеп алдым. Менә Актаныш муллалары кушкан исемнәр. Гафу итегез, бераз тезеп китәм: Вил, Вилен - кыскартылган Владимир Ильич Ленин; Вилар - В.И.Л. - революцияне оештыручы; Вилнур - В.И.Л.ның нуры, тулаем абсурд, валлаһи, никадәр мәгънәсезлек; Лемар - Ленин-Маркс; Марлен- бусы, киресенчә, Маркс-Ленин; хатын-кыз исемнәре: Ленура - Ленинга ура; Зарема - хыялдагы дөнья революциясе өчен! Бу исем-атаманың "и" аша язылганы да бар, анысы гарәпчә яну, көю, дигән мәгънәдә килә. Урыс агае әйтмешли, пошла и поехала! Сирена - үзе болай матур яңгырашлы, урамнан янгын сүндерүчеләр машинасы узган шикелле, ә чынлыкта грек мифологиясендә кош гәүдәле, хатын-кыз башлы, җыры белән һушландырып-алдап, корабтагы диңгезчеләрне упкында һәлак итүче диңгез сихерчесе. Вәт так, брат! Аллаһы үзе сакласын! Өлкән буын яратып кушкан Марс - рум мифологиясендә сугыш алласы дигәнне аңлатса, мәгълүм күк җисеме дә шушы атаманы йөртә. Ә бит моның бездә, гомумән, төрки халыкларда бик матур, мәгънәле Мансур дигән төрдәше бар, гарәпчә "җиңүче" дигән сүз. Әлеге дә баягы Актаныш, Мөслим муллалары уйлап чыгарган кушаматларга исең-акылың китәр. Флүн, Флүс... Соңгысы иң арзанлы бакыр акча дигәнне аңлатса, табибләр телендә ул, теш сызлау, урт авыруы була. Диктат дигәннәре исә бөтенләй аңлашылмый, какой-нибудь диктатор что ли?!

Заманында Азнакай комсомолларын бик "боевой", ташып торган энергияле Маузер исемле егет җитәкләде. "Алман наганы" дип шаяртуларына һич үпкәләмәде. Районга барган саен хәлен сорашып торам. Исән-имин, диләр. Очрашкан гына юк, тәртәне дөнья мәшәкатьләре тиз бора шул. Маузер бабай булып яшәүләре ничектер - әйтә алмыйм. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә озак еллар Актаныш тумасы Долорес (Италия коммунистлары җитәкчесе Д.Ибаррурины хәтерлисездер?) Гарипова дигән кыз эшләде. Бик тә чибәр, тавышы көйләнгән солист иде. Шигырьләр дә язды. Шушы җырчы өлкәнәя төшкәч, мулла кушкан исеменнән ваз кичте, үзен бары тик Динә Гарипова дип кенә йөртә башлады.

Хәзер, Туфан әйтмешли, дөньяны Аидалар басты. Дөнья классигы Вердигә иярептер инде. Аида - грек мифологиясендә җир асты убыры, мәетләр патшалыгы хуҗасы дигәнне аңлата. Аллаһы сакласын! Венерасын карагыз инде! Үсеп җиткәч, кемнең инде җенси авыру (венерик) атамасын йөртәсе килсен. Әти-әни үз баласына исем сайлаганда болар хакында уйланырга тиештер бит инде?! Бездә моның таң йолдызын аңлаткан бик матур исеме бар - Чулпан. Бозылмый да, үзгәрми дә. Тагын нигә дип Руслан кушалар? Үзебезчә, Арыслан булсын! Аны Пушкин хәзрәтләре "Руслан и Людмила" поэмасын язганда үзгәртеп бирә, үзенчә калькалаштыра. Шуннан китә инде. Беренче чиратта, татарлар, аннары әзәри, ингуш, балкар, дагыстанлылар һәм башкалар элеп ала. Яман чир тиз таралучан бит ул.

Төмәндә чыгып килгән "Яңарыш" гәзитенең берничә санында ясалма исемнәр турындагы мәсьәлә күтәрелгән иде. Кызыксынып укып бардык. Төбәктә 30 нчы еллар шаукымына иярү көчле булган. Әти-әниләр улларына, бөтен бер техниканы сүтеп, шуның детальләрен исем итеп кушкан. Беренче урында "Фардзон" (тәүге совет тракторы) торган. Малайларга Трактор, Руль, кызларга Магнито дип кушканнар.

Яшь чакта Казанның "Кәҗә бистәсе"ендә яшәүче дус егет Дамир (даешь мировую революцию!) мине үзләренә кунакка алып китте. Әтисе Казан артындагы Карахуҗа (үзләре "ж" белән әйтә) авылыннан килеп төпләнгән. Йөкче булып эшли. Меридианная урамында менә дигән йорт җиткергән. Җитешле генә яшәп яталар. Дамирга апа тиешле туганы Франгизә исемле. Алманиядә яшәп кайткан офицер хатыны, янкиләр "Ча-ча"сына бик хәтәр бии. Татар хәрефләре белән язылса да, исемен һич кенә дә таркатып укый алмадым. Сеңлесе Октябрина - монысы, урыс әйтмешли, куда уж! Заман чире менә шулай нык таралган иде шул бездә. Моның белән университеттагы сабакташым, тарихчы, 500 битле "Татарика" китабы авторы, керәшен егете Максим Глухов та килешмәде. Ул булып ул: "Әгәр мин мөселман булсам, улларыма Мөхәммәт, Габдулла, дип кушар идем, ә сез татарны Альфред яки Адольф, дип, хурлыйсыз", - диде. Язучы мең кәррә хаклы иде.

Инде исемнәр мәсьәләсендә күптән түгел генә үзем белән булган бер очракны язып үтмәкче булам. Үпкәләмәсеннәр, урам-йортларын күрсәтмим, исемнәрен атамыйм. Гыйбрәт өчен язам. Шулай бер көнне кемсәләр, уптым-илаһи, табын хәзерләп, "Казан нуры" мәчетенә мулла алырга килгән. Яңа туган балага исем куштырмакчылар. Алдан язылып куймагач, хәзрәтләр чакырылган җиргә китеп беткән. Хезмәткәрләр: "Госман хаҗи, зинһар, булыш, изге гамәлне үтәп кайт", - дигәч, машиналарына чыгып утырдым. Шофердан, балага нинди исем кушабыз, дип кызыксындым.

- Мин әле өйләнмәгән. Апам кызы ул. Милана, диләр бугай, - дип, өзек-өзек җөмләләр тезде егет. Дерт итеп киттем. Нишләргә икән соң миңа?!

- Бу бит татар, мөселман исеме түгел. Сабыйның колагына Мәликә (хөкемдар, патшабикә) диярмен, ә сез, Милана, хет Маруча, дип йөртерсез, - дидем, кыза төшеп.

Моңа егетнең җавабы юк иде, чөнки бала аныкы түгел. Ишектән кергәч, ишеттем ишетмәгәнемне. Ачык күкрәкле, килесенә тар чалбар киеп куйган ханым, сәламемне алырга да онытып, кулларын айкый-айкый, урысча-татарчалап такмакларга кереште:

- Это обсуждению не подлежит. Без так решили. Бу исем безгә ошый. Милана булачак!

Ни эшләмәк кирәк:

- Сөбханалла-машалла, ярар, - дигән булдым инде.

Чәчрәп чыккан әлеге хатын сабыйның әбисе икән. Улы, без 6 нчы катка күтәрелгәнче, машинадагы тәкъдимебезне телефоннан әнисенә җиткергән булып чыкты. Шуңа дулавы, имеш. Хуш, азан, камәткә кадәр тагын бер кат үгетләп карадым боларны.

- Мәликә - мәртәбәле исем. Әти-әниләре, ни дисез? - дип, яшьләргә мөрәҗәгать иттем.

Кияү дигәнебез, бераз боргалангач, каенанасына текәлде. Тегесе чыраен гына сытты. Яшь әти борын астыннан "Безгә ошый", дип мыгырданды. Ә бит Түбән Камадан ук килгән, диванда бөрешеп утыручы бабай белән әби кызларына, оныкларына, теш агартып, ник бер кәлимә сүз әйтсен?! Бик тә кызганыч! Революцион традицияләрне дәвам иттерүчеләр инде болар.

Ә менә икенче бер хәзрәт, минем шикелле үк, башка бер Милана белән очрашкан һәм җиңеп чыккан. Нык шүрләттем тегеләрне, дип сөйләде. Милана - бозык хатыннар шәһәре, анда кызлар ярымшәрә йөри. Сез балагызның шундый булып үсүен теләмисездер ич, ди икән.

- Юк, юк, һич юк. Кем дип кушабыз соң, хәзрәт? - дигән табындагылар.

- Кәримә булыр! - дигән хәзрәт.

Барысы да куанышкан. Бу очракта аек акыл җиңеп чыккан.

Ә минем белән эш бетмәде әле.

Элеккеге күршемнең оныгы туган икән. Кызының исеме Динара - акча берәмлеген аңлата. Инде яшьләр тәүге кызларына Диана дип исем кушмакчы. Үзләренә ошый чөнки. Әби кеше ошбу исемнең мәгънәсен белергә тели. Аңлаттым, грек мифологиясендә аучылар алиһәсе, ягъни сунарчыларны яклаучы, дидем. Уйлап карагыз, минәйтәм, һәркемне, һәрнәрсәне яклаучы бер Аллаһы Тәгалә Үзе. Гайре зат һич була алмый. Бераз уйланып торганнан соң, әби телгә килде:

- Ул чаклы ук әшәке исем түгел икән әле, ярый, кушыйк шуны, - диде.

Нишлисең, җаны теләгән - җылан ите ашаган, диләр бит, исемне куштык. Шушы мәҗлестә яныбызда 2 яшьлек тагын бер сабый утырды. Исеме - Агония, катнаш гаиләдә туган бала. Әтисе бик тә диндар урыс кешесе булгач, нарасыйны чиркәүгә алып барып чукындырган, яшь әни моңа бер тамчы да каршы килмәгән. Ашыкканнар, минемчә. Югыйсә, баланың балигълык яшенә җиткәнен көтәргә кирәк булгандыр, кемлеген ул үзе хәл итәр иде. Әнә бит, танылган исламият белгече, Коръәнне урысчага тәрҗемә кылучы Валерия Михайловна Порохова, ире белән килешеп, бу четерекле мәсьәләне уллары иркенә куйган. 9 нчы сыйныфта укыганда, малай өлгереп җитеп, үз теләге белән мөселманлыкны кабул иткән.

Соңыннан, күршеләре битәрли торгач, Агониянең әбисе дә, ниндидер бер карарга килеп, бәләкәчләренә Әминә дип тә куштыра. Ләкин бу инде мөшрикләр гамәле генә булып кала. Кызчык үзенең икенче исемен бөтенләй ишетмәгән, эндәшсәң дә игътибар итми, борылып та карамый. Катнаш гаиләнең бер фаҗигасе менә шундый.

Яңа туган сабыйларыбызга исем сайлаганда бик тә игътибарлы булсак икән. Бу мәсьәләдә тәҗрибә туплаган өлкәннәр, галим-мөгаллимнәр, бигрәк тә дин әһелләре сүзенә колак салу мәслихәт. Утлы хатыннар, венерик авырулар, җир асты убырлары үстермик! Ә нинди исемнәр кушабыз? Хәзер махсус китап-кулланмалар җитәрлек, ачып укырга гына кирәк. Шөкер, мин үз исем-фамилиям белән чиксез горурланам. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһиссәламнан соң, гарәпләргә килгән икенче һәм өченче хәлифәләр исемен йөртәм. Моның өчен әти-әниләремә, бабай-әбиләремә мең рәхмәтлемен!

Ә нинди гөнаһ җыюдан куркам соң мин? Сабыйларга җир асты убыры, дип исем кушудан, самими җаннарны адаштырудан куркам. Аллаһы Тәгалә мондый гамәлләр кылудан үзе сакласын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: