Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: ИБЛИС ТОКЫМЫНА НИ ҖИТМИ?

Дини мифология буенча, адәми зат Җирдә яралтылгач та, Иблис аңа каршы коткы сала һәм мәкер кора башлый. Риваятьләр андый шайтан коткысы вә явыз ниятнең кешелекне бөтен тарихы буена озата килүе турында да сөйли. Шуңадырмы, инсаннарның яшәү фәлсәфәсе дә, ошбу явызлыкларны җиңеп, Җирдә гадел тормыш кору рәвешендәрәк формалашкан. Әмма яшәеш кануннары...

Дини мифология буенча, адәми зат Җирдә яралтылгач та, Иблис аңа каршы коткы сала һәм мәкер кора башлый. Риваятьләр андый шайтан коткысы вә явыз ниятнең кешелекне бөтен тарихы буена озата килүе турында да сөйли. Шуңадырмы, инсаннарның яшәү фәлсәфәсе дә, ошбу явызлыкларны җиңеп, Җирдә гадел тормыш кору рәвешендәрәк формалашкан. Әмма яшәеш кануннары рәхимсез, ә глобаль сәясәттәге вәзгыять бүген үтә дә катлаулы. Шуңа тормыш кешеләр алдына төрле өлкәләргә кагылышлы яңадан-яңа сынауларны әле дә гел куеп тора. Ихтимал, тиздән чираттагы шундый сынауларның берсе Русиядә яшәүче халыклар өлешенә дә туры килер кебек.

Мәсьәләнең асылын ачыклау өчен башта кайбер фактларга мөрәҗәгать итик. Кремль заказы буенча эш итүче Социаль-икътисади вә сәяси тикшеренүләр институты (Институт социально-экономических и политических исследований - ИСЭПИ) күптән түгел журналистлар игътибарына сәер эчтәлекле бер доклад тәкъдим итте. "Халык фронты" каршында оештырылган әлеге фонд экспертлары анда милли республикаларга төбәк җитәкчесен турыдан-туры сайлаудан баш тартырга тәкъдим итә. Алар фикеренчә, партияләр турындагы яңа закон һәм "муниципаль фильтр" гына республика җитәкчесен сайлаганда милли мәнфәгатьләрне яклаучы кандидатларны анда катнашудан тыеп кала алмаячак. Шуңа ИСЭПИ экспертлары милли республикаларны төбәк җитәкчесен сайлау буенча үзләре тәкъдим иткән 4 вариантның берсен референдумда сайлап алырга чакыра. Ә вариантлар түбәндәгечә: республика җитәкчесен, Дагыстандагы кебек, депутатлар арасыннан төбәк парламентында сайлап кую; төбәк җитәкчесен партияләр тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан парламентта сайлау; парламентка үткән партияләр тәкъдим иткән кандидатларны гына турыдан-туры халык сайлавына чыгару; төбәк парламентына сайлауда җиңгән партия исемлегендә беренче өчлектә күрсәтелгән һәм алар арасыннан Русия Президенты сайлап алган кандидатны төбәк парламентында раслау.

Күрүебезчә, тәкъдим ителгән вариантлар арасында, кандидатларны ирекле рәвештә күрсәтеп, халык сайлавына чыгара торганы (ягъни чын демократия принципларына туры килә торганы) гына юк. Шулай итеп, ИСЭПИ экспертлары милли республикаларны, ирекле сайлау хокукыннан ваз кичеп, төрле формаларда "Президент фильтры" өстәлгән вариантларның берсен сайлап алырга чакыра. Фонд җитәкчесе Д.Бадовский сүзләренә караганда, докладның максаты - әлеге проблеманы экспертлар даирәсе алдына кую һәм, аның тирәсендә бәхәсләр үткәреп, Русия Президентына конкрет тәкъдим белән чыгу. Әмма халыкта бит, реаль сайлаудан ваз кичеп, аны имитацияләүгә күчү проблемасы юк. Ә ИСЭПИ җитәкчесенә килгәндә, ул бер үк вакытта Президент администрациясе башлыгының беренче урынбасары В.Володинның киңәшчесе дә булып эшли икән. Менә шуннан күренә инде мондый башлангычларның каян килүе.

Көтелгәнчә, әлеге "сигнал"дан соң бериш даирәләрдә сәяси кыбырсынулар инде башланып та китте. Югары икътисад мәктәбе каршындагы төбәк башлангычларын яклау үзәге эксперт директоры (экспертный директор Центра поддержки региональных инициатив НИУ "Высшая школа экономики") И.Огнев, әйтик, барыннан да уздыра. Ул милли республикаларны (бу зат аларны "национальные квазигосударства" дип атый) бөтенләй бетерергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, тел, мәдәният һәм тарихны саклау өчен милли-мәдәни автономияләр дә бик җиткән. Гадәттәгечә, милли республикаларга каршы башланган әлеге һөҗүмдә төбәкләрдәге куштаннар да өлешсез калмаячак. Кайбер мәгълүматларга караганда, Дагыстан парламенты тиздән милли республикаларның этник исемнәрен географик атамаларга алыштыру башлангычы белән дә чыгарга мөмкин икән (кайчандыр Р.Кадыйров милли республикаларда Президент вазифасын бетерү идеясе белән чыккан кебек). Ә Дәүләт Думасына Чечнядән сайланган депутат М.Вахаев исә, гомумән, территориаль бүленештә элеккеге атама - губерналар системасына кайтырга чакыра. Күрүебезчә, милли республикаларны бетерү буенча башланган һөҗүм җентекләп уйланылган һәм киң фронтта алып барыла.

Инде мәсьәләнең хокукый ягына күчик. Буш сүзле булып калмас өчен, кабат конкрет фактларга тукталыйк. Күпләр әле хәтерли булыр, Русиядә яшәүче халыкларның хокукларын системалы рәвештә кысу сәяси партияләр турындагы яңа законнан башланды. Нәтиҗәдә, бу халыклар үз мәнфәгатьләрен сәяси партияләр аша гына түгел, сайлауда катнашып яклау хокукыннан да мәхрүм ителде. Милли язманы билгеләү хокукын тартып алу, туган телдә белем алуны чикләү - болары инде Төп Законда каралган хокукларны кысуның чираттагы адымнары булды. Хакимият исә бүген Русиядә яшәүче халыкларны үз мәнфәгатьләрен төбәк сайлавында яклау хокукыннан да мәхрүм итмәкче. Шулай итеп, әлеге халыклар өчен үз хокукларын демократик юл белән яклау мөмкинлеге тулысынча бетерелә булып чыга. Ә кешеләрне бу рәвешле соңгы чиккә җиткерү юридик телдә инде экстремизм дип атала кебек. Иң аянычлысы - әлеге гамәлләр бит Русия Конституциясенә каршы килеп кылына. Конституция суды һәм прокуратура боларны "күрми".

Вәзгыятьнең шуклыгы тагын шунда ки, федераль сайлауларга охшаш чараларны уздырганда хакимият мәнфәгатен яклап иң күп тавышны нәкъ менә милли республикалар бирде. Чечнядә, әйтик, соңгы Президент сайлавында тавыш бирүдә 100 процент сайлаучы катнашуы һәм шуның 99 проценттан артыгы төп кандидат өчен тавыш бирүе мәгълүм булды. Шул ук вакытта, тулы абсурдлыгына да карамастан, мондый нәтиҗәнең каян килүен чамаларга мөмкин. Чөнки җирле җитәкчелек хакимияттәге режимның саклануын милекне һәм хакимиятне кулда тотуның бердәнбер юлы, дип кабул итте. Ә "сайлау вертикале" булдырылган илдә калганын эшләү әлләни зур проблема түгел... Хәзер инде менә, милли республикалар бетерелгән очракта, хакимият белән бергә, җирле түрәләрнең җаһиллек елларында эләктереп калган мал-мөлкәте дә кулдан ычкынырга мөмкин.

Әмма халык, сайлаудагы алдашуларга протест йөзеннән, стихияле төстә урам-мәйданнарга чыкты. Ә хакимият хәзер инде оппозицияне эзәрлекләү белән шөгыльләнә һәм милли республикаларны бетерү буенча максатчан эш алып бара.

Алай да, сорау туа: ни өчен соң бүген Русиядә кайберәүләр хәттин ашкан үҗәтлек белән милли республикаларны бетерергә омтыла? Җавапны, мөгаен, бүгенге геосәясәт һәм дөньяда бара торган процесслар белән бәйләп эзләргә кирәктер. Беренчедән, милләтләрне бетерү сәясәте Русиядә әле ул империя буларак формалашканда ук башланган. Шуңа башта аның административ-территориаль бүленешендә милли берәмлекләр булмаган да. Ә совет чорындагы милли бүленешне инде башка мөмкинлек калмагач кылынган, мәҗбүри адым дип карарга кирәктер. Чөнки милләтләрне бетерү сәясәте ул чакта Русиядә 3 гасырдан артык дәвам итсә дә, көтелгән нәтиҗәне бирмәгән. Шуңа совет чоры җитәкчеләре бу адымга империяне таркалудан саклап калу өчен генә барырга мәҗбүр булган.

Әмма иҗтимагый үсеш кануннары империяләрнең дә гомере чикләнгән булуын күрсәтә. Моңа тарих үзе шаһит. Русия исә бүген, узган гасыр ахырында таркалган совет империясенең дәвамчысы буларак, ясалма сулышта гына җан асрый. Күренә ки, хәзер инде аңа "хакимият вертикале" дә ярдәм итә алмый. Ә империя тарафдарлары яхшы аңлый: милли республикалар сакланганда, демократик нормаларның урнашуы Русияне шундук стихияле таркалуга китерәчәк. Шуның белән бергә, бүген җиһанда бара торган процесслар дөньяда тиңе булмаган ошбу илнең глобальләштерү сәясәтенә яраклаштырып үзгәртелүен дә таләп итә. Шуңа бүген биредә, милли республикаларны бетереп, Русиянең административ-территориаль бүленешен икътисади яктан үзҗитешле 10-15 берәмлеккә калдыру омтылышы ясала да. Шул максатларда, бер яктан, милләтләрне бетерү сәясәте тагы да көчәйтелсә, икенче яктан, "хакимият вертикале"нә демократия битлеге кидертеп, илне планлы бүленешкә әзерләү өчен кулай шартлар тудырыла.

Шунысын да искәртеп үтик, Русия бүген дөнья белән идарә итүче кавем өчен, җиһандагы табигый байлыкның өчтән бере диярлек урнашкан чимал һәм табыш чыганагы буларак та, Кытай белән Көнбатыш арасында бер үзәктән идарә ителә торган геостратегик киңлек буларак та, гаять зур әһәмияткә ия. Күрәсең, хакимияткә ябышып ятучыларның үҗәтлеге шуның белән дә аңлатыла. Ә үзгәрешләр зур. Чыннан да, бүген инде биредә хакимиятнең барлык тармаклары да башкарма хакимияткә буйсындырылган, армия НАТО структураларына охшатып үзгәртелгән, милекне зурдан бүлү дә инде төгәлләнеп килә кебек. Байлар белән ярлылар арасында аерма гаять зур һәм ул һаман арта бара. Халыкның күпчелек өлеше рухи вә матди бөлгенлеккә төшү сәбәпле, җәмгыять күңел төшенкелеге кичерә. Шул ук вакытта, читкә капитал чыгару кызу темплар белән бара. Бәгъзеләр табигый байлыкны да мөмкин кадәр күбрәк кулланып калырга тырыша (әйтик, сентябрьдә Русия нефть чыгару күләмен тәүлегенә 10 миллион баррельгә җиткереп, Согыд Гарәбстанын да узып киткән һәм дөньяда беренче урынга чыккан). Инде хәзер менә, милли республикаларны бетереп, илне дөнья белән идарә итүчеләргә яраклаштырып үзгәртәсе генә кала.

Әмма кемнеңдер явыз уй-ниятләре генә Русиядә яшәүче милләтләргә дәүләтчелек формаларыннан ваз кичү өчен сәбәп була алмый. Киресенчә, халыкларны хокукый чарасызлык чигенә китереп терәү эчке тотрыксызлык шартларында илне бөтенләй көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин. Шул ук вакытта әлеге даирәнең мөмкинлекләренә кимсетеп карарга да ярамый. Русиядә яшәүче халыкларның көче - хаклыкның алар ягында булуында. Чыннан да, һәр халык үзенең дәүләтчелек формасын фәкать үзе генә билгели ала. Бу - милләтләрнең Хак Тәгаләдән бирелгән хокукы, һәм аны беркем дә үзгәртә алмый. Кемдер аны чикләргә омтылырга, яки санга сукмаска да мөмкин. Әмма хокук, аңа карап кына, хокук булудан туктамый. Чөнки ул - беренчел. Ә халык сайлап куярга тиешле хакимият - икенчел. Әгәр Русия анда яшәүче халыкларның мәнфәгатьләренә җавап бирә икән, димәк, ул яшәүгә хокуклы һәм яшәячәк тә. Юк икән - аның хаҗәте дә юк. Чөнки һәр халык өчен иң зур кыйммәт - ирекле, гадел һәм мул тормышта яшәү. Ә киңлекне бербөтен итеп саклау ул күбрәк Иблис вәсвәсәсе генә. Шуңа, бу җирлектә элек-электән гомер кичерүче милләтләр (урыс милләтен дә кертеп) үз хокукларын бары тик үзара берләшеп, кулга-кул тотынып кына яклый ала. Аңлашыла ки, бу эштә гаять зур җаваплылык урыс халкының шовинизм сөременнән азат өлешенә туры киләчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: