Мәдәни җомга

Фоат УРАЗАЙ: ЧОРДА ТҮГЕЛ, ЧИРДӘ ХИКМӘТ

Яшәешнең барлык өлкәләрендәге кебек, һәр яңа чор милли проблемаларга да үз таләпләрен куя. Ә аларны, глобаль сәясәттәге төп үзгәрешләр белән бергә, конкрет илдәге хокукый, әхлакый, сәяси, икътисади, социаль һ.б. вазгыять билгели. Бу җәһәттән бүгенге гомуми тенденцияләр дөньякүләм икътисад кризисының тагы да тирәнәюе, халыкара мөнәсәбәтләрдә хокук нормаларына караганда, көч хокукы өстенлек...

Яшәешнең барлык өлкәләрендәге кебек, һәр яңа чор милли проблемаларга да үз таләпләрен куя. Ә аларны, глобаль сәясәттәге төп үзгәрешләр белән бергә, конкрет илдәге хокукый, әхлакый, сәяси, икътисади, социаль һ.б. вазгыять билгели. Бу җәһәттән бүгенге гомуми тенденцияләр дөньякүләм икътисад кризисының тагы да тирәнәюе, халыкара мөнәсәбәтләрдә хокук нормаларына караганда, көч хокукы өстенлек итүе, "демократия" төшенчәсенең отыры фикциягә әйләнә баруы һәм, глобальләштерү процессын тагын да тирәнәйтү ниятендә, Көнбатышның хәтта мультикультурализм сәясәтеннән дә баш тартуы белән үзенчәлекле. Болары - бүгенге чорның милләтләр киләчәгенә кешеләр эшчәнлеге белән бәйле рәвештә туган янаулары. Аларның төбендә, асылда, адәми затның комагайлыгы ята. Ә алардан тыш, табигать белән бәйле янаулар да җитәрлек бит әле: энергия чыганакларының (табигый ресурсларның) куркыныч дәрәҗәдә кимүе; эчә торган су запасларының бетә баруы; Җирдәге климатның глобаль дәрәҗәдә үзгәрүе һ.б. Болары инде - кешеләрнең гамьсезлеге һәм гомуми саксызлык белән бәйле янаулар. Нәтиҗәдә, милләтләрнең генә түгел, гомумән, кешелекнең дә киләчәге куркыныч астына куела.

Русиядә яшәүче халыкларга исә, әлеге гомуми тенденцияләрдән тыш, ошбу киңлеккә йөкләнгән геосәяси вазифа белән бәйле куркыныч та яный. Чөнки бу илнең империя буларак формалашуы үзе дә Көнбатыш белән Көнчыгыш арасындагы урталык җирләрендә бер үзәктән идарә ителә торган буфер зонасы булдыру ихтыяҗы белән бәйле. Шуннан бирле ул төрле формаларда, әмма әлеге геостратегик киңлекне бербөтен һәм бүленмәс итеп саклау вазифасын үтәп килә. Менә бүген дә хакимияттәгеләр өчен иң төп бурыч - ошбу киңлекнең бөтенлеген саклау һәм СССР таркалганда аерылган территорияләрнең ничек булса да кабат бер үзәктән идарә ителүенә ирешү.

Шулай да сорау туа: кемгә кирәк соң инде 5 гасырга якын дәвам иткән мондый үҗәтлек? Ә аңа төгәл җавапны тормыш үзе бирә: беренче нәүбәттә ул дөнья белән идарә итүчеләргә һәм глобаль сәясәтне билгеләүчеләргә кирәк. Энергия ресурсларына кытлык урнашкан бүгенге чорда дөньядагы табигый байлыкның өчтән бере диярлек тупланган бу территориянең аларга өстәмә чимал чыганагы булып хезмәт итүен дә онытырга ярамый. Ә менә гади халыкка "Өченче Рим"нең бернинди хаҗәте дә юк. Чөнки ул, яши торган иле иксез-чиксез табигый байлыклар өстендә урнашуына карамастан, патша дәверендә дә чабаталы булып калган, совет чорында да михнәт чигүдән башканы күрмәде, бүген дә (хәрәмләшеп баеган азчылыкны исәпкә алмаганда) көч-хәл белән очны-очка ялгап яши. Әмма читләр таккан хаҗәтсез вазифа юлында халык китергән корбаннар саны һәр чорда да миллионнар белән исәпләнә.

Игътибарны ошбу киңлек белән идарә итү ысулларының гасырлар дәвамында тоталитар характерда калуы да җәлеп итә. Формасы ягыннан җитди генә үзгәрешләр кичерсә дә, эчтәлеге белән хакимият анда әле һаман әүвәлге асылын саклый, ә "коммунистик" яки "демократик" битлекләр аның авторитар асылын яшерү өчен генә кулланыла. Бу җәһәттән, соңгы вакытларда җәмәгатьчелек протестына җавап йөзеннән сәяси системаны либеральләштерү буенча башланган үзгәрешләрне дә шундый битлекнең чираттагысы, дип кенә карарга кирәктер. Чөнки әлеге үзгәрешләр, зурдан алганда, кабат сәяси системаның фасадын үзгәртүгә генә кайтып кала.

Тагын бер үзгәлек - империя формалашкан чордан бирле анда яшәүче милләтләрне оештырып тотуда һәм илнең бөтенлеген саклауда эшче материал итеп элегрәк биредә махсус тернәкләндерелгән һәм тора-бара инде шактый киң таралган халык кулланыла. Шул максатларда гасырлар дәвамында анда "Соборность, державность, православие!" дигән шигар гамәлгә ашырыла. Бөекдержавачыл рухтагы мондый пропаганда, империячел вазифалы төп халыкны әледән-әле үсендереп тору бүген дә дәвам итә. Гәрчә Төп Законда Русия күпмилләтле һәм күп конфессияле ил буларак игълан ителсә дә, көндәлек тормышта аны һаман бер этнослы (урыс) һәм бер динле (православие) дәүләт итеп күрсәтергә тырышу сизелә, гаммәви мәгълүмат чараларында мондый пропаганда инде максатчан рәвештә үткәрелә. Нәтиҗәдә, күпмилләтле Русиядә өстенлек нигездә бер генә милләткә һәм дингә бирелә. Өстәвенә, урыс халкы әле дәүләт төзүче милләт буларак та игълан ителә. Димәк, биредә үз җирендә яшәүче башка этнос һәм конфессия вәкилләре өчен Русия чит дәүләт (ягъни, алар төзегән дәүләт түгел) булып чыга. Ә бу инде илнең конституцион нигезен какшатуга гына түгел, милләтләр һәм диннәр арасындагы каршылыкларның көчәюенә дә китерә. Конституция суды ни өчендер боларны күрми. Шул рәвешле халык аңына шовинистик рухтагы бөекдержавачыл идея сеңдерелә һәм алга таба Төп Законга үзгәрешләр кертү өчен җирлек әзерләнә. Иң гаҗәбе - мондый сәясәттән бу җирлектә яшәүче барлык халыклар да оттыра, аларның үсешенә гаять зур зыян салына, ә милли аң дәрәҗәсе түбән булганнары исә әкренләп юкка да чыгып бара. Шуңа күрә ул халыкларны (һәм беренче нәүбәттә урыс халкын), бәгъзеләр әйткәнчә, үзләре дә бичара хәленә төшкән мигрантлардан түгел, ә иң элек шовинистик рухтагы мондый сәясәтне үткәрүчеләрдән якларга кирәктер. Чөнки иң зур куркынычны нәкъ менә алар тудыра. Ул - гасырларга сузылган бөекдержавачылык чире.

Аңлашыла ки, мондый шартларда инде милләтләрнең сакланып калуы, аларның имин яшәешен һәм ышанычлы киләчәген тәэмин итү бу халыклар өчен гаять мөһим сәяси вә хокукый проблемага әйләнә. Ә аны уңышлы хәл кылу бары тик көчле рухлы, милли аң дәрәҗәсе югары булган пассионар халыкларның гына кулыннан килергә мөмкин. Чөнки мондый эштә читләр ярдәменә исәп тоту файдасыз. Шуңа һәр халык әүвәл үзе өчен иң мөһим сорауга җавап табарга тиештер: ата-бабалары рухын югары тотып, алга таба да ул милләт буларак сакланырга әзерме? Әллә, киләчәгенә ясин чыгып, башкаларга ашлама булырга да ризамы? Бары шуннан соң гына башка сорауларга җавап эзләү урынлы. Ә алар күп. Беренчесе - халыкны хак юлдан алып барырдай милли элитаның булу-булмавы. Бу җәһәттән тагын сораулар туа: кем соң ул милли элита? Кем анда керә: галим-голәмамы, милли хәрәкәттә катнашучылар яки милли җанлы түрәләрме, язучылар һәм сәнгать өлкәсендәгеләрме, әллә дин әһелләреме? Миңа калса, милләтнең каймагын тәшкил итәргә тиешле мондый төркемгә заманча һәм югары кимәлдә фикер йөртергә сәләтле, милли аң дәрәҗәсе югары булган һәм үз халкының алгарышына фидакярләрчә хезмәт итүче һәммә кеше дә керә ала. Милли элитаның иманы - милләт, бурычы - хөрлек юлын дөрес билгеләү һәм халыкны алгарышка илтү. Бары шул чакта гына милләт гаме белән яшәү рухи вә матди хөрлеккә исәп тотучы халыкның эчке ихтыяҗына, вөҗүд таләбенә әверелергә мөмкин.

Кызганычка, Русиядә яшәүче башка халыклар кебек үк, татар милләте дә бүген бу мәсьәләләрдә сүлпәнлек һәм хәтта ниндидер психологик шок халәте кичерә. Чөнки аның соңгы милли күтәрелеш чорында Татарстанда зур кыенлыклар белән яуланган ярым-йорты мөстәкыйльлеге дә юкка чыкты. Референдумнар үткәреп һәм халыкара хокук нормаларына туры китереп кабул ителгән мөстәкыйль Конституция аны кабул иткән депутатлар кулы белән үк кире сүтелде. Милли мәктәп вә гимназияләр дә инде бүген кире ябылып бара яки урысча укытуга күчә, ә милли хокуклар закон дәрәҗәсендә чикләнә. Кыскасы, узган гасырның 90нчы еллары казанышлары инде эзе дә калмаслык булып бетеп бара. Әлбәттә, моның сәбәпләре күптөрле, һәм аларны санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Шуңа бу язмада аларның кайберләрен телгә алу белән генә чикләник.

Сәбәпнең иң зурысы, мөгаен, сәяси вә хокукый адымнар ясаганда глобаль сәясәттә бара торган сөрешләрнең исәпкә алынмавыдыр. Милли алгарышның буыннан-буынга камилләшә бара торган эзлекле тәгълиматы, ышанычлы системасы һәм табигый механизмнары булмавы да үзен нык сиздерә. Шуңа, милли көрәш юлында кыенлыклар килеп чыккан саен, һәр буын "сәпид"не үзенчә, яңабаштан уйлап табарга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, милли көрәштә уңышка ирешү дә примитив дәрәҗәдә күзаллана: имеш, урам-мәйданнарны тутырып, митингта "Бәйсезлек!" дип кычкырдың да, бәйсезлеккә ирештең.

Ә ирексезлек шартларында формалашкан милли психологиягә килгәндә, монысы инде үзе аерым бер тема. Тайпылышлар кайчакта хәтта генетик дәрәҗәдә дә сизелә, һәм ул милли алгарышка нык комачаулый. Таркаулык, читләргә ничек булса да яраклашырга тырышу, үзара мөнәсәбәтләрдә бер-береңә баш бирмәү, уртак максат хакына берләшә белмәү, рухи якка караганда, күбрәк матди якны кайгырту... Иң аянычлысы - фикер төрлелеге безләрне нигәдер алгарышка этәрми, ә еш кына проблеманың йомылуына да китерә. Мисалга латин графикасына күчү омтылышын гына алыйк. Аның тирәсендә бәхәсләр ничек кенә кызмады?! Ә имля үзгәртүгә Мәскәү табу салгач, бәхәсләр дә тынды.

Кызганыч ки, җитди генә каршылыклар милли элитага дәгъва кылучылар арасында да бар. Динне милләткә каршы кую, милли көрәшне күбрәк урам чыгышлары гына итеп күзаллау һәм аның башка төрләрен танымау, милли оешмаларны бер-берсенә каршы кую, милли мәгариф системасын башлангыч белем белән генә чикләргә тырышу... Инде менә, дәүләтчелек идеясеннән баш тартып, барлык милли проблемаларны да мәхәлләләр системасы аша гына хәл кылырга чакырулар да ишетелә. Мондый каршылыкларны, мөгаен, милли алгарышның гомуми доктринасы булмавы белән генә аңлатып буладыр. Чөнки, зурдан алганда, болар бит берсе дә үзара каршылыклы әйберләр түгел. Киресенчә, алар - бер-берсен тулыландырып, милли алгарышка китерергә тиешле мөһим факторлар. Шул ук мәхәлләләр идеясен генә алыйк. Аны гамәлгә ашыруның әһәмияте бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче татар халкы өчен әйтеп бетергесез булыр иде. Әмма бу бит дәүләтчелекне кире кагарга кирәк дигән сүз түгел әле. Киресенчә, мәхәлләләр системасы, халыкны урыннарда туплап, милли аң дәрәҗәсен күтәрергә, милләтне дәүләтчелек идеясе тирәсендә берләштерергә тиештер. Чөнки дәүләттән башка гына бер милләт тә бүген тулы хокуклы була алмый. Мисалга чегәннәрне алыйк. Алар да дөнья буйлап сибелеп яши, мәхәлләләргә охшаш яшәү системасы да бар. Бу аларга күп гасырлар дәвамында милләт буларак сакланып калу мөмкинлеге биргән. Әмма аларны тулы хокуклы милләт дип әйтеп булмый. Чөнки дәүләтләре юк, һәм аны булдырырга да теләмиләр.

Хәлбуки, адым саен дошман эзләп, яисә үзара каршылыкка кереп кенә милли проблемаларны хәл итеп булмый. Бертуктамый кемнедер сүгүдән дә файда юк. Бары тик бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә җигеп һәм һич югында бер 15-20 елга алга карап гамәл кылганда гына ниндидер үзгәрешләргә исәп тотып буладыр. Ә бу җәһәттән һәр чорның үз мөмкинлекләре була, һәм алар бүген дә җитәрлек. Әйтик, булачак үзгәрешләрне истә тотып, чит төбәкләрдә тупланып яшәүче милләттәшләребезгә, бүген бигрәк тә җирле үзидарәләргә игътибарны арттырырга һәм шул ук мәхәлләләр системасын ныгытырга кирәктер. Чөнки бюджет өлкәсендә булачак кайбер үзгәрешләр шактый гына милли проблемаларны җирле дәрәҗәдә хәл итү мөмкинлеге дә бирәчәк. Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе дә авыл тормышын (ә бүген татарның шактый өлеше авылларда яши) нык үзгәртергә мөмкин. Чөнки, беренчедән, көчле көндәшлек алга таба авылларда җитештерелгән җирле продукцияне кысрыклап чыгарса, икенчедән, ташландык җирләрнең биоягулык җитештерү өчен чит илләргә арендага бирелү ихтималы да бар. Ә инде сәясәт өлкәсенә килгәндә, башка чаралар белән бергә, сәяси партияләр турында яңа законны да истән чыгарырга ярамый. Аны дөрес итеп кулланганда, ул бөтен Русиягә таралып яшәүче татарны берләштерүнең өстәмә механизмы булып та хезмәт итә ала. Кыскасы, бер генә мөмкинлекне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Бары тик барлык потенциаль мөмкинлекләр дә тулы дәрәҗәдә кулланылганда гына милли алгарышка исәп тотып булачак.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: