Мәдәни җомга

Әдәби фән хирургы

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш фәнни хезмәткәре Зөфәр Зәйнелгабидин улы Рәмиевнең гомер  бәйрәме көннәре. 

З.Рәмиев дөнья күгендә сугыш болытлары куерган, илдә Сталин репрессияләре котырган (Зөфәр абыйның гаиләсе дә ул афәттән читтә калмый) 1938 елның  24 июнь көнендә Кама Тамагы районы Уразлино (халык телендә Иске Каратай) авылында дөньяга тәүге авазын сала. 1941 елгы дәһшәтле сугышның да гарасатлы давыллары Рәмиевләр гаиләсенә кагылмыча калмый, әтисе Зәйнелгабидинне сугышка алалар. Сугыш һәм ятимлек ачысы Зөфәр абыйны һәрнәрсәгә сак карарга, уйлап эшләргә өйрәтә.  

Ул 1945 елда Уразлино авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә. 1949 елда районның Олы Кармалы урта мәктәбендә укуын дәвам итә. 1955 елда аны тәмамлап, Казан дәүләт педагогика институтына математика белгечлеге буенча укырга керергә тели, ләкин төп фәннән имтиханын тапшыра алмау сәбәпле, хыялын тормышка ашырмый кала. Һәр начар нәрсәнең дә яхшы ягы булган кебек, аның бу уңышсызлыгы, балачактан әдәбият белән кызыксыну, шигырьләр язу белән мавыгуы Зөфәр абыйны, теләпме-теләмичәме, гуманитар юнәлешкә кертеп җибәрә, алай гына түгел, гомер юлдашын да шул юнәлештән сайларга да ярдәм итә. 

Тормыш баскычында каршылыклар, сикәлтәле юллар күбрәк. Булачак галим, туганының киңәшен тотып, 1955–1956 елларда Казанның 3 номерлы техник училищесына (Казан авиация заводына караган вакыты) укырга керә, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбиятының читтән торып уку бүлегендә белем алуын дәвам итә. Беренче курсны тәмамлагач, аны Совет Армиясенә хезмәткә җибәрәләр. Ул Украинаның Львов шәһәренә якын Каменка-Бугская шәһәре янәшәсенә урнашкан полк штабында хезмәт вазифасын башкара. Армиядән туган төбәгенә кайтып, Кама Тамагы районының “Кызыл байрак” (бүген “Идел таңнары”) газетасында әдәби хезмәткәр, 1962 елда яңа гына ачылган Уразлино сигезьеллык мәктәбендә укытучы. 1966 елда мәктәп башлангычка калдырыла һәм аны район мәгариф бүлеге Олы Бортас сигезьеллык мәктәбенә күчерә, З.Рәмиев директор кәнәфиендә утырып ала. 1967 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасында татар әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Яшь, талантлы һәм көч-куәте ташып торган З. Рәмиев 1970 елда институтта эшкә калдырыла. 1973 елда Хәсән Хәйри җитәкчелегендә “Сибгат Хәким поэзиясе” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, 20 елга якын вакыт узганнан соң, 2002 елның 6 маенда “ХХ гасыр башы татар әдәбияты: авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре” исемле темага филология фәннәре докторы диссертациясен яклый. 

Китап буларак әлеге хезмәт 2000 елда нәшер ителде. Татар әдәбияты текстологиясе теориясенә багышланган фәнни монографиядә, исеменнән үк күренгәнчә, текстологиянең катлаулы мәсьәләләре – ХХ гасыр башы әдипләренең, аерым алганда классик әдипләр – Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов һәм башкаларның әсәрләрен һәм тәхәллүсләрен ачыклау, аларның язылу вакытларын билгеләү беренче планга куелган. Бу монография татар әдәбияты текстологиясе теориясен фәнни яссылыкта өйрәнгән икенче күләмле китап булды. Беренчесен исә, текстология бүлеген төзүче, аның тәүге җитәкчесе Нил ага Юзиевнең “Әдәбият чыганаклары белеме” исемле хезмәте иде.  

1976 елда институтның әдәбият бүлеге каршында текстология төркеме оештырыла. Төркем барлыкка килү белән З.Рәмиевнең институттагы тормышы татар классик әдипләренең томлыкларын әзерләүгә һәм бастырып чыгаруга бәйле. Кырык елдан артык вакыт эчендә текстолог галим катнашлыгында Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Нәҗип Думавинең “Тормыш сәхифәләре”, Сәгыйть Сүнчәләйнең “Сайланма әсәрләре”, ХХ гасыр шагыйрьләренең шигъри әсәрләрен туплаган “ХХ гасыр шигърияте”, биоблиографик характердагы хезмәт – “Татар әдипләре, мәгърифәтчеләр (ХХ гасыр)” исемле китапларын атап үтү дә җитә торгандыр. Бу хезмәтләр татар әдәбияты гамәли текстологиясенең алтын хәзинәсен тәшкил итә һәм ХХ гасыр башының милли-мәдәни байлыгын бүгенге укучыга ирештерүдә лаеклы ролен үти. 

З.Рәмиев 1987 елдан башлап кулъязмалар һәм текстология бүлегендә эшләү дәверендә гамәли текстология белән генә шөгыльләнмичә, шактый фәнни җыентыклар, томнарның фәнни мөхәррире дә булды. Зөфәр абый үтә дә җаваплы бу вазифаны яратып һәм җиренә җиткереп башкара. Ул  ХХ гасыр башы вакытлы татар матбугаты аша әдәби мохит һәм әдәби процесс, татар иҗтимагый хәрәкәте тарихы белән якыннан таныш. Икенчедән, ул әдәбият, аның барлык нечкәлекләрен тоя белә, тел байлыгы белән иркен эш итә.  

Текстология бүлегендә эшләү дәверендә без фәкыйрегез әзерләгән, татар драматургиясенең нигезен салучыларның берсе  Фатыйх Халидинең шәрык әдәбияты стилендә язылган “Мең дә бер сәхәр” һәм шул ук автор хакында язылган “Фатыйх Халидинең иҗат мирасы” исемле монографик хезмәте, Г.Исхакый әсәрләренең 11 – 13 томнары, Г. Тукайның 1 һәм 4 томнары Зөфәр абый мөхәррирлегендә басылып чыкты. Бу очракта бер генә фикер әйтергә мөмкин: З. Рәмиев фәнни мөхәррир генә түгел, ул текстолог яисә монографик хезмәт авторына киңәшләре, фикерләре, яки җитеп бетмәгән җирләрен өстәмә материаллар белән тулыландырырга ярдәм итүче, кешелекле һәм фәннең камиллеге өчен гомерен бирер­гә әзер торган шәхес тә. Аның мөхәррирлек алымы кызыклы иде: томнарны әзерләү процеcсында, эшкә хилафлык китермәс өчен берничә эшне янәшә алып бара идек. Ул текстларны төзәткәндә, текстолог текстлар туплау, искәрмә һәм аңлатмалар буенча материаллар җыю белән шөгыльләнә тора. Шул арада сораулар булса, аларны ачыкларга да өлгерә идек.  Бу – шулкадәр бергә үрелеп бара ки, хәтта эшнең авырлыгы сизелми дә кала. Хәзер, кызганыч, текстологиянең барлык нечкәлекләрен белгән, аңлаган төпченеп эшли алган мөхәррир табу җиңел түгел. Бүген Г.Ибраһимовның 15 томлы академик басмасы шундый хәлдә. Мәкаләдә, үземә караган хезмәтләргә бәйләп фәнни мөхәррирнең нинди булырга тиешлеген искә алсам да, аның әлеге вазифасы болар белән генә чикләнми, әлбәттә.  Ул, шул ук М. Гафури, Ф. Әмирхан, Марсель абый Әхмәтҗановның “Мирасханә: фонд һәм коллекцияләр күрсәткече”, “ХVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия”, Г.Халитнең “Яңа гасыр поэзиясе”, Р.Ганиеваның “Шагыйрьнең рухи дөньясы”, Н.Хисамовның “Тукайны төшенү юлында”, кулъязмалар һәм текстология бүлегенең “Язучы биографиясенә яңа чыганаклар”, Н.Юзиевнең “Әдәбият чыганаклары белеме” һәм башка китапларның фәнни мөхәррире булып, аларны югары кимәлгә җиткерүдә үз өлешен кертә. Аларның һәрберсенә кыска гына мәкаләдә тукталу, ниндидер сүз әйтүне чикли, әлбәттә. Кызыксынган кешеләр булса, З.Рәмиевнең мөхәррирлек таланты, эш стиле белән танышырга теләсә, бу хезмәтләрне кулларына тотып укырга мөмкинчелекләре бар. 

Татарның күпчелек зыялысы авылда үскән, аның табигате, тарихы белән яшәгән бала. Галимне, әдәбият һәм текстология мәсьәләләре генә кызыксындыр­мый, ул туган авылының тарихын архив чыганаклары, халык арасында таралган төре кызыклы риваятьләр нигезендә “Уразлы (Уразлино, Иске Каратай) авылы үткәннәре” исемле китабын бас­тыра. Ул шуның белән авылына һәйкәл куюга да ирешә.

Галимнең соңгы утыз - кырык елга якын гомере Тукай шәхесе һәм иҗатын өйрәнүгә багышланды. ХХ гасырның 80нче елларында чынлап торып Тукай энциклопедиясен төзү көн таләбенә әйләнә. Бу вазифага Н.Юзиев алынса да, ахырына кадәр төгәлли алмады, аның васыяте буенча бу гамәл З.Рәмиевкә тапшырылды. Үткән гасырның 90 нчы еллар урталарында Тукай энциклопедиясенең исемнәр күрсәткече төзелеп, 1998–1999 елларда Татарстан Фәннәр академиясенең ярдәме белән беренче мәкаләләр языла башлады. Бу эшнең башында, төп җаваплы кеше булып Зөфәр абый торды. Ул аны төзүче дә, мәкаләләрне ничек язарга кирәклеген аңлатып төп юнәлеш бирүче дә, идея авторы да, күпчелек мәкаләләрнең авторы да, мөхәррире дә булды. Галим соңгы егерме елын Тукай энциклопедиясе белән яшәде, хәтта Төркия шифаханәсендә катлаулы операция кичергәндә дә, дөньялыкта 27 ел яшәгән Тукай иҗаты өчен борчылып, институтта эшләрнең барышы белән кызыксынып торды, ике көнгә бер Төркиядән шалтыратмыйча калмады. Дөрес, татарда беренче шәхси энциклопедиядә шактый камиллеккә ирешмәгән урыннар булуга карамастан, бу - тәүге энциклопедия, ул шуның белән тарихка кереп калырга лаек хезмәт.

З.Рәмиев әле галим генә түгел, институтның иҗтимагый тормышында актив катнашкан, аның эшчәнлегендә азмы-күпме роль уйнаган шәхес тә. Ул институтта эшләгәндә ХХ гасырның 70–80 нче елларында коммунистлар партиясе куйган бурычларны бирелеп башкара, институтның партия оешмасы сәркәтибе, профсоюз комитеты рәисе дә була, 1981–2002 елларда институтның диссертацияләр яклау советы әгъзасы, күп еллар әлеге советның гыйльми сәркәтибе, Н.Юзиев вафатыннан соң, 1996–1997 елларда кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире вазифасын вакытлыча башкаручы, 2007–2012 елларда мөдире булды. Н.Хи­самов институт директоры булып билгеләнгәннән соң, 2000–2004 елларда фән буенча директор урынбасары йөген тартты.  Шул рәвешле галим фән һәм иҗтимагый тормышны бергә бәйләп бүген үзе яулап алган фәнни казанышлары белән горурланып яши.

З.Рәмиевнең фәнни хезмәте Татарстан хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнде. Аңа 1998 елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 2010 елда Татарстанның атказанган фән эшлеклесе исеме бирелде, 2016 елда Г. Исхакыйның 15 томлыгын әзерләп бастырып чыгаруда зур өлеш керткәне өчен, “Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт бүләге лауреаты” исеменә лаек булды. 

Зөфәр МӨХӘММӘТШИН.

 


“Тукай энциклопедиясе” – Өчиледә

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш мизгелләре һәм иҗаты турында сүз барганда, иң беренче чиратта һәм бик хаклы рәвештә, аның гомер сукмаклары Казан артында башланып китүенә басым ясала.  Аеруча Арча районындагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авыллары зур җылылык белән телгә алына. Әмма аларның һәрберсендә аяк эзләрен мәңгегә салып калдырган Тукайның шигъриятендә исә тик берсенең генә исеме чагылыш тапкан. “Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр; / Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай” диләр”. Шушындый гаять тә шигъри, җырлап торган мисрагларны шагыйрь Кушлавыч турында да, Өчиле турында язып калдырмаган (хәер, бу – әлеге ике авылга бәйле тәэссоратлар аның күңел дөньясында яшәмәгән дигән сүз түгел). Моның сәбәпләрен ачыкларга омтылсак, Тукайның балалык елларының ни рәвеш­ле узуына күз салырга кирәк булыр. Әйдәгез, аның “Исемдә калганнар” автобиографик рисаләсенә мөрәҗәгать итик. 

Әсәрнең II бүлекчә ахырында ул үзенең Кырлайга – Сәгъди абзый гаиләсенә асрамага тәгаенләнгәнлеген әйтеп куя һәм: “Бу урындан игътибарән тәрҗемәи халемне үземдән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, “булган”ны – “булды”га, “йөргәнмен”не “йөрдем”гә илх [һ.б.ларга] ... алмаштырам” дигән искәрмә ясый. Бу юлларны укыгач, без Кушлавычта, Өчиледә яшәү вакытлары аның күңел дөньясына ачык сурәтләрдә эз салып, хәтердә кабат-кабат искә төшерерлек детальләре белән урнашып өлгермәгән дигән фикергә киләбез.  

Тукай Кушлавычта туа. Бу үзе үк бу авылның гадәти генә бер татар авылы булмавы турында сөйли. Нәселе дә – җиде буын муллалар. Тигез, матур гаиләдә барлы-юклы биш ай гына яшәп, тәпи басарга да өлгерми кала балакай. Шуннан аның кулдан кулга йөрүе башлана. Бу вакытларда аның балачак тормышы Өчиле авылы белән ныграк бәйләнә. Истәлекләрдә, хәзерге тикшеренүләрдә Габдулланың алты яшьләрдә Кырлайга китерелгәнче, бу авылдагы бабасы Зиннәтулла йортында төрле вакытларда дүрт мәртәбә яшәп алуы дәлилләнә. Ачыграк әйт­сәк, беренче мәртәбә – әтисе Мөхәммәтгариф кинәт үлеп киткәч, әнисе Мәмдүдә кочагында кайта, икенче мәртәбәсе – берара Шәрифә карчыкта тотылганнан соңында, өченче тапкыр – әнисе Мәмдүдә дә вафат булгач, дүртенче мәртәбә – Казанда яшәп кайтып, Кырлайга озатылыр алдыннан (Кырлайдан алып киткәндә Өчилегә кереп чыккан булырга мөмкиннәр). Барысы – ике-ике ел ярым чамасы вакыт. Кыскасы, Өчиле авылындагы бабасы Зиннәтулла хәзрәт йорты Тукай өчен үзенә күрә “төп йорт” ролен үтәгән дияргә була.

Бүгенге өчилеләр дә Тукайның балачак тормышында булып узган бу хәлләрдән яхшы хәбәрдар. Болар  турында “Исемдә калганнар”ында шагыйрь үзе дә яза китә. Өчиле авылы төп белем бирү мәктәбендә озак еллар татар теле һәм әдәбиятын укыткан Фәрхәт Зыятов та, эзләнүләр алып барып, күп кенә моментларга төгәллек кертте. Бу мәктәптә шагыйрь истәлегенә багышланган бай мәгълүматлы музей да бар...
 
1996-2013 елларда Тукай энциклопедиясен төзү буенча аерым галимнәр белән килешүләр нигезендә генә алып барылган (шуңа күрә беркадәр сузылган да) бу гаять җитди гыйльми эш, ниһаять, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының 2014-2016 еллардагы фәнни-тикшеренү планнарына кертелгәч тизләтелде һәм 2016 елның шагыйрь туган көннәренә китап итеп бастырып чыгару хәленә  җиткерелде. Нәтиҗәдә, бу энциклопедик хезмәт ел ахырында инде 843 битле булып дөнья күрде һәм 2017 елның февралендә исә күптән көтелгән бу саллы китап беренче мәртәбә Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни даирәгә, җәмәгатьчелеккә дә күрсәтелде. Аның белән кызыксыну зур булуын исәпкә алып, энциклопедия төзүче галимнәр инде берничә мәртәбә башка урыннарда да чыгыш ясады (Уфада, Истанбулда, яңарак кына Мәскәүдә дә).

Үзләрендә туып, татар әдәбияты мәйданында ат уйнаткан күренекле әдипләре белән горурланып, аларның исемнәрен яшәтүгә һәрвакыт зур игътибар биргән арчалылар, билгеле инде, бөек Тукаебызга багышланган энциклопедия белән үзләрендә дә – шагыйребезнең кече ватанында да танышырга теләде. Хәер, Г.Ибраһимов институты җитәкчелегендә дә мондый фикер барлыкка килгән иде. Һәм, ниһаять, җай чыкты: күптән түгел бер төркем галимнәр Өчилегә кайтты. Әйе, әлеге Өчилегә, югарыда язылганча, берничә ел дәвамында “төп йорты” рәвешенә әверелгән, заманасында Зиннәтулла хәзрәт гаиләсе тереклек иткән нигезгә (1912 ел башында да ул, савыгырга теләп, шушы нигездә яшәүче Кәшфелкәбир гаиләсенә кайткан бит!) 

Тукай энциклопедиясе белән таныштыру кичәсенә Казаннан килгәннәрнең алтысы да – аны төзүгә якыннан торып катнашкан галимнәр иде: авторлар, редакторлар (энциклопедиягә исә барысы 135 авторның 2336 мәкалә һәм фәнни белешмәсе кертелгән, 15 кеше гыйльми нигездә редакцияләгән). Болар: институтның фәнни хезмәткәрләре Фәния Фәйзуллина, Гөлчирә Ханнанова, филология фәннәре кандидаты Эльмера Галимҗанова, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов,  институтның Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров (фәнни редактор) һәм Институтның баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор Зөфәр Рәмиев (энциклопедиянең баш редакторы). Кичәгә Кушлавычтагы Тукай музее җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина да чакырылган иде.

Шагыйребезнең атаклы “Китап” шигырен яңгырату белән башланып киткән кичәдә Арча районының мәгариф бүлеге мөдире урынбасары Зөлфия Кәлимуллина катнашучыларны энциклопедиянең Тукай иҗатын тагын да тирәнрәк өйрәнүгә хезмәт итәчәгенә, халкыбызның бөек шәхескә мәхәббәте тагын да артачагына басым ясады. 

Энциклопедиядә Тукайның барлык мәгълүм әсәрләре (алар 780) бүгенге фәнни казанышларга таянып, идеологиягә буйсындырылмыйча бәяләнә, шигъри һәм публицистик иҗаты фәнни-нәзари проблемалар яссылыгында да карала. Билгеле инде, мәкаләләрдә шагыйрьнең якын туганнары, дуслары, фикердәшләре, замандашлары һәм оппонентлары белән мөнәсәбәтләре, иҗатының ХХ гасыр татар әдәбиятына йогынтысы, башка (рус, Европа, көнчыгыш) әдәбиятлар белән багланышлары, әсәрләрен төрле елларда чит телләргә тәрҗемә итүчеләрнең эшчәнлекләре  тикшерелә. Энциклопедиядә Тукайның шәхси язмышының,  әсәрләре,  шигъри образларының татар музыкасында, сынлы сәнгать төрләрендә, театрларыбыз сәхнәләрендә үзенчәлекле гәүдәләнешен ачыклауга да зур урын бирелгән, тормышы һәм иҗаты белән бәйләнешле истәлекле шәһәрләр, авыллар, төбәкләр турында да сүз бара. Ул кулланган 70 төрле ачык һәм яшерен имза-тәхәллүс тә (псевдоним) тикшеренүчеләр игътибарыннан читтә калмады.

Марсель Ибраһимов исә үзенең узган ноябрьдә Тукай эзләрен барлап Уральскига барып чыгуы, Тукайны кыска гына вакыт эчендә шагыйрь, сатирик, публицист, җәмәгать эшлеклесе итеп таныткан шәһәрдә аның истәлеге саклануын, шул ук вакытта әле шагыйрьнең мондагы тормышына һәм иҗатына нисбәтле, ачыкланасы кызыклы моментлар да булуын искәртте. Аныңча, энциклопедия чыгу ул Тукайны өйрәнү тәмамлана дигән сүз түгел. Тукай фәне дәвам итәргә тиеш.  Бүген иң мөһиме – шагыйрьнең тулыландырылган тормыш һәм иҗат елъязмасын  – хроникасын төзү. Хәзерге вакытта – ХХ1 гасырда милли шагыйребезне дөнья әдәбияты контекстында, чагыштырма планда тикшерү дә тирәнәергә тиеш. Тукайны Татарстанда, Казанда хәтта ки бренд сыйфатында файдаланырга да мөмкиндер.

Заманында Өчиле урта мәктәбен тәмамлап, югары белемгә ия булган, туган авылында  укучыларга 42 ел дәвамында татар теле һәм әдәбиятыннан белем биргән Фәрхәт Зыятов (ул 1993 елда Татарстанның иң яхшы укытучысы итеп танылган) үз чыгышын “Бәйрәм бүген!” шигыре  белән башлады. Ул бөек якташы Тукай тормышы мизгелләре белән күптәннән кызыксына. Әле 1960 елларда ук үз авылының  Тукайны күреп калган, истәлекләргә ия булган өлкән яшьтәге ирләре, хатын-кызлары белән сөйләшеп, әңгәмә корып өлгерә, хәтеренә сеңдереп кала.  Ф.Зыятов ХХ гасыр ахырыннан башлап татар вакытлы матбугатында берничә тапкыр Тукайның Өчиледә булуына  кагылышлы уй-фикерләрен, күзәтүләрен эченә алган мәкаләләрен бастырды (алар энциклопедия төзегәндә файдаланылды). Аның чыгышында аеруча “Исемдә калганнар” исемле автобиографик очеркында Тукай үзе сурәтләгән вакыйгаларга мөнәсәбәтле уйланулары төп урынны биләде. Ул вакыйгалар нәкъ менә шулай, Тукай хәтерләгәнчә булганмы?  Аныңча, кайберләре чынында башкачарак булган. Мәсәлән, Зиннәтуллага икенче хатыны – Латыйфа Наласа авылыннан алты бала – “алты күгәрчен”не  ияртеп килми. Алар барысы да Өчиледә туган (бу фикерне З.Рәсулева да язган иде). Тукайны Казанга илтүче, укымышлы зат Гыйльфан да (ул, берәү язганча, “үтеп баручы бер ямщик” түгел) уйлап эш итә, баланы бер байга балалыкка бирергә килешеп, вәгъдәләшеп кайта, әмма алып баргач, кызганыч ки, байның үзен дә, гаиләсен дә очратмый, шул сәбәпле Тукайны Яңа Бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәлигә асрамага тапшырырга туры килә. Ф.Зыятов Саснага кияүгә чыккан Мәмдүдәнең дә Шәрифә карчыкта калып торган газиз баласын алырга кеше җибәрүенә шик белдерә, аныңча, ул Кушлавычка үзе үк килгән, юл уңаенда исә Өчиледәге әтисе Зиннәтуллаларга кереп чыккан булырга тиеш...

Энциклопедияне Тукайның туган авылы Кушлавычта да, Кырлайда да халыкка тәкъдим итү бик кирәкле шәй булып тора.  

Зөфәр РӘМИЕВ, профессор. 

3 май 2018 ел.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: