Мәдәни җомга

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА: ҖАНГА ДА МУНЧА КИРӘК...

...Университетта укыган чакта лекция дәфтәренең бер почмагына Әбелмәних Каргалыйның бер шигырен язып куйганмын икән, шуны карап утырам әле. Дөньяның мал-дәрәҗәсе нәфескә күркәмдер ул, Әмма безне җәһәннәмгә сөйри дә кертәдер ул. Үзен чибәр яшь кыз кебек һаман күрсәтә дөнья, Әмма күпләрне алдаган мәкерле корткадыр ул. Кызык та, кызганыч та булып китте....

...Университетта укыган чакта лекция дәфтәренең бер почмагына Әбелмәних Каргалыйның бер шигырен язып куйганмын икән, шуны карап утырам әле.

Дөньяның мал-дәрәҗәсе
нәфескә күркәмдер ул,
Әмма безне җәһәннәмгә
сөйри дә кертәдер ул.
Үзен чибәр яшь кыз кебек
һаман күрсәтә дөнья,
Әмма күпләрне алдаган
мәкерле корткадыр ул.

Кызык та, кызганыч та булып китте. Без яшәгән бүгенге заманга - әйткән сүз белән кылган гамәл ярашмаган, адәм баласы ясалма матурлыкка, һәртөрле ялтыравыкка сәҗдә кылган, нәфес таләбеннән, дөнья малына мөкиббән китүдән ак белән караны аермаслык дәрәҗәгә җиткән заманга шушы дүртьюллык пичәт суккан да куйган кебек.

Кешенең, нәкъ саескан шикелле үк, елтыр-йолтыр нәрсәгә табынуын галимнәр ни рәвешле аңлатадыр - төбенә тоз коеп уйланганым юк. Әмма рухи кыйммәтләрне дә шундый бизмәндә үлчәү ниндидер гайре табигый хәл булып тоела.

Уку елы ахырында китапханәдә «Түгәрәк өстәл» янына укытучылар, язучылар, укучылар җыелып, «Ни өчен бүгенге буын, аеруча яшьләр китап укымый?» дигән сорауга бергәләп җавап табарга тырышкан идек. Мине иң гаҗәпләндергәне - «Китаплар бизәкле, аллы-гөлле, гламур журналлар кебек ялтыравык төсләрдә булса...» кебек фикерләрнең еш яңгыравы иде. Эчтәлек тә, тәрбияви яктан әһәмияте дә мөһим түгел - тышкы кыяфәте мавыктыргыч икән, вәт менә шул чакта егылып укыячаклар! Көлсәң - көл, еласаң - ела...

Юкәне майлау белән каеш булмый, ди безнең халык. Ә бит җанга үтеп керә торган әкият-хикәятләр ниндидер алдавыч бизәкләргә мохтаҗ түгел. Совет чорында чыккан «Татар халык әкиятләре»н, «Бәетләр»не хәтерлисездер - каты тышлы, «гламурлыкка» дәгъва белдермәгән бу китапларга никадәр хәзинә тупланган иде! «Өч кыз», «Ак бүре» кебек әкиятләргә, «Сак-Сок» бәетләренә халкыбызның зирәк акылы, бала тәрбияләү методикасы, буыннан-буынга тапшырылырга тиешле тулы бер мирас сыйган иде. Бу мирасны бүгенге заман баласына тапшыра алмавыбызның сәбәбен хәзер китап тышлыгына яки аның эчендәге бизәкләргә генә сылтап калдырыргамы?..

Бүгенге көндә Татарстан китап нәшриятендә балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә күз явын алырлык, эчтәлеге белән дә, бизәлеше белән дә күңелне һәм күзне иркәләрлек китаплар әледән-әле дөнья күреп тора. Менә, үземнең китап киштәмдә алгы рәттә торганнарын гына күзем белән барлап үтәм: һәр әти-әнинең, укытучының, балаларның алыштыргысыз дусты булырга тиеш «Балачак энциклопедиясе», «Иң тәмле сүз», Г.Тукай әкиятләре, «Йолдызлы тай» (Р.Бәшәр), «Минем туган көнемдә» (Р.Корбан), «Бүремалай белән Аюбай» (М.Газизов), «Алсу, Илдус һәм сандугач» (А.Гыйләҗев) китаплары; затлы, заманча тышлыкларда Ш.Хөсәенов, М.Мәһдиев, Р.Зәйдулла, Ф.Җамалетдинова, М.Кәбиров, Р.Рахман, В.Нуриев, Г.Якупова, М.Маликова әсәрләре... А.Айсина, Д.Нәүрузова, А.Тимергалина, Р.Хәсәншин кебек рәссамнарның җан җылысы белән сугарылган рәсемнәр әллә нинди гламур журналларны бәреп егарлык. (Сүз уңаеннан үземнең рәхмәт сүзләремне дә җиткерәсем килә: минем хикәяләр китабымны да нәшрият бик матур, эшләнеше белән күзне сөендерерлек итеп укучыларга ирештерде). Иманым камил, иренмичә бөтен шкафны бушатсам, бу исемлекне бик озаклап дәвам итәргә булыр иде. "Укырга китап юк", дип үзләрен акларга теләүчеләр менә шушы затлы - бизәлеше белән генә түгел, эчтәлекләре белән дә һәр зәвекъле укучының күңеленә хуш килерлек китаплардан бөтенләй бихәбәр, ахры. Ни кызганыч, әгәр кайбер укытучыларның өй түрендә китап шкафына да, китапның үзенә дә урын табылмый икән, дәреслектәге әсәрләрдән ерак китә алмаган мөгаллимнең укучыларын алтын укалы тышлык белән генә кызыктырып булыр микән?!

Сүз дә юк, бүгенге мәктәп, дәреслекләр, укыту системасы зурдан кубып сөйләшүне таләп итә. Мондый әңгәмәдә балалар үзләре дә, укытучылар да, әти-әниләр дә, җитәкчеләр дә катнашып, галиҗәнап китап һәм дәреслекләргә кертелгән материаллар проблемасы аерым бер тема итеп күтәрелергә тиеш. Бүгенге укытучы үзен мөгаллимнән битәр бухгалтер ролендә хис итә: алар баш күтәрми кәгазь тутыра, саннар чагыштыра, билге төшерә, портфолио өчен документлар җыя...

Таяк ике башлы: бу очракта укытучыны бала укыту проблемасыннан читләшүдә гаепләр идең, ә аны шундый шартка куйган системаны нишләтәсең? Атаклы сатирик Михаил Задорнов үз чыгышында Русиядәге белем бирү системасын «ЕГЭово сектасы» дип телгә алганда, һич кенә дә елмаясы килми. Бердәм дәүләт имтиханнары - олысын-кечесен психик авыру дәрәҗәсенә җиткерүче замана вирусы ул. Баш миен корт урынына шул вирус кимергәндә, укытучының да, укучының да кулына нәфис әдәбият, бигрәк тә татарча китап алып утырырга теләге бар дисезме? Имтиханнарны бары тик «бөек» урыс телендә генә тапшырырга мөмкин икәнен оныткан кеше шикелле... Яшь буынны телдән яздыру сәясәте инде киң колач җәеп килә, БДИны урыс телендә генә бирү мөмкинлеге - моның ачык бер мисалы.

Җиһанга яңа туган нарасыйның күңелен ап-ак кәгазь бите белән чагыштыралар. Ни язылыр аңа, ана сөте белән ниләр күчәр?.. Шунысы кызганыч, бүгенге ата-ананың бик күбесе баланың рухи дөньясы белән торган саен азрак кызыксына. Бүтәннәрдән ким булмасын, дип, орчык буе сабыйга кыйммәтле телефонын да, соңгы модель кампитрын да, планшетын да сатып алалар. Затлы кием-салым, тәм-том турында әйтеп тә торасы юк инде. Шул әти-әнигә 50, 100, 150 сум торган балалар китабын тәкъдим итеп кара әле син! Кичә генә улына 20 меңлек айпад тоттырганын онытып, күзләрен түгәрәкләндерәчәк: «Юка гына китапка 50 сум әрәм итәргәме?!... Акчаң бармы, дип сора. Квартплата арткан, яңа машинага кредит түләнеп бетмәгән, гарнитурны алыштырдык, тун алырга җыенам...»

Май уртасында Казанда йөреп кайткан идем. Бер танышымның, урамда очрагач, тәүге сүзе «Нәрсәләр алдың?» булды. «Анда барсам, китап җыеп кайтам инде. Менә, сеңлемнең кызына да «Иң тәмле сүз»не алдым әле, үземдә бар иде, гел кирәге чыга», - дим . Танышым: «Китчәле, ул акчага лутчы колбаса алып ашыйм мин», - диде дә үз юлы белән китеп барды. Әйе, чучка колбасасына, сырага, аракыга, ялтыр тышлы кәнфиткә акча беркайчан да жәл түгел, ә менә китапка...

Бар кешене дә бер калыпка салып үлчәргә җыенуым түгел: китап кибетендә йөргәндә балаларын җитәкләп кергән, яңа басмалар сайлаган әниләр дә очрый. Аларга карап күңел сөенә, мәтәлчек ата: култык астына Габдулла Тукайның «Шүрәле»сен кыстырып чыгып киткән сабый үзе артыннан кояш яктылыгы, өмет нуры сибеп калдыргандай була.

Соңгы 20-23 ел эчендә тормышка караш төбе-тамыры белән үзгәргәндә, китапка булган мөнәсәбәт кенә искечә кала алмас инде. Шунысы гаҗәп: кеше, бәясе-мазары белән исәпләшмичә, муеннан бурычка бата-бата булса да, киемнең затлырагына, машинаның кәттәрәгенә, фатирның зуррагына омтылганда, китапның һәм әдәби әсәрләрнең дә «шундыйрак» биеклектәгесен сайлап азапланмый. Аңа очсыз, беркөнлек, җиңел әйберләр кулайрак. Рифә Рахманның «Мәдәни җомга»да дөнья күргән, әдәбияткә графоманнар килүе хакындагы мәкаләсе белән килешми мөмкин түгел. Акчасы бар икән, шигырь язган һәр кеше бүген китап чыгарып, шуны укучыга тәкъдим итә ала. Ул китапны аллы-гөлле төсләрдә чуарлап, тышлыгын, «халык күңеле» таләп иткәнчә, ялтыравык тышлык белән бизәп тә җибәрсәме? Үзем «Мәйдан» журналының әдәбият бүлегендә эшләгәч, андый кешеләр белән дә еш очрашырга туры килә. «Пенсиягә чыккач, эш юк, яза башладым әле», - дип килүчеләрнең кайберләрен «Язмаларыгыз журналга бирерлек түгел, көндәлек нәрсәләр, үзегез өчен генә язылган. Җитмәсә, кайберләре башкалардан күчерелгән», дип борып чыгарып, ай да үтми, әлеге авторың, мыскыллы елмаеп, өстәлгә табадан гына төшкән китабын чыгарып сала (әлбәттә инде, тышы ялтырый, матур!) Үзе үк редакторы, үзе үк корректоры... Ул шигырьләрне инде татар җырчылары, дөресрәге, татарча җырлаучылар эләктереп алып, зур сәхнәләргә менгерергә дә өлгергән икән.

Татар халкының данлы һәм фаҗигале үткәне генә түгел, бай рухи хәзинәсе - бөртекләп җыелган, телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп килгән җырлары, бәетләре, биюләре, риваятьләре бар. Аларда милләтнең җаны, моңы сакланып калган. Бүген тамашачыга "татар җыры", сәнгать үрнәге дип тәкъдим ителгән эстрада җырларының күбесе исә - тамырсыз, милләтсез; аларны татар җыры дип атау гына да плагиатлыкка, җинаятькә тиң. Сүзен дә, көен дә үзем яздым дип, күкрәк киереп җырлаучыларда Харрас Әюповтан, Зөлфәттән юлы-юлы белән урланган шигырь куплетына, Рим Хәсәнов, Сара Садыйкова кебек аһәңсазлардан кисәк-кисәк күчереп алынган көйләргә тап булгач, еш кына сискәнеп китәсең... Инглиз, урыс, һинд, тагын әллә кайлар, әллә кайлардан урланган мотивлар турында әйтеп тә торасы юк. Иң аянычлысы - җырчыларны һәм авторларны караклыкта гаепләүче күренми. Плагиатлык өчен нинди дә булса реаль җәза кулланылса, иң беренче чиратта, безнең татар эстрадасы вәкилләренең шактые җавапка тартылыр иде, мөгаен. Совет чорындагы цензураның уңай яклары белән бергә тискәре яклары турында да күп сөйлиләр, әмма бүгенге көндә аның бөтенләй булмавы, чын әдәбият-сәнгатькә бармак аша карау коточкыч тизлек белән упкынга тәгәрәүгә генә ярдәм итә.

Бер әңгәмәдә: "Кызганыч, бүген сәхнәгә менүчеләр алдына:"Синең анда менеп җырларга хакың бармы?" - дигән сорау куелмый, шул сәбәпле, теләгән бер кеше халык каршына чыгып җырлый. Ә бит теләсә нинди продукциягә, хәтта хәмергә дә лицензия сорыйлар! Җырчы бит тамашачыга рухи азык тәкъдим итә. Аннан да "Хакың бармы?" дип сорау бик урынлы булыр иде", - дип, бу хакта ачынып, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов та телгә алган иде.

Милләтнең тамыры - аның телендә һәм динендә генә түгел, моңында, саекмас рухи хәзинәсендә, әдәбиятендә. Инде ничәмә-ничә гасырлар дәвамында тел дә, дин дә, әдәбият тә туры мәгънәсендә утларда янып, суларда батып сыналып килә, тик аларны көчләп чукындырулар да, сугышлар да, учакка салып көл итәргә маташулар да барыбер юкка чыгара алмаган иде. Бүген исә рухи кыйммәтләр белән бил алышырга дип мәйданга дөнья малы чыкты. Көрәшчеләр бүтән. Сукыр лампа яктысында күз нурларын түгә-түгә, чит-читләре саргаеп беткән китаплардан "Йосыф-Зөләйха"ларны, "Таһир-Зөһрә"ләрне, "Сак-Сок"ларны елый-елый укып-тыңлап үскән, шул яшьләр аша рухи чистарынуга ирешкән буын инде мәңгелеккә күчеп бара. Аларның варислары - кыйммәтле машинасыннан төшкән уңайга култык астына капкорсаклы сыра шешәсен, тозлы чикләвеген, кипкән балыгын кыстырып, өендәге йомшак диванына ашыгучы ир-егетләр; былтыр алган кеш тунының модасы чыкмады микән, дип, төн йокысы качкан ханымнар; күрше партада утыручы сыйныфташының телефоны 15 меңлек, ә үзенеке 5 кенә меңлек булуга ата-ана каршында буран куптарган балалар...

Тыштан караганда, чыннан да, дөнья - яшь кыз кебек матур; ялтыр-йолтыр, гаҗәеп бай, күз явын алырлык. Шуның янәшәсендә күңелләрнең сорылыгы һәм бушлыгы, ярлылыгы, тутыгып килүе генә кызганыч... Бу урында Тукайдан да уздырып ни әйтеп булсын:

Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән Җир йөзендә тәнгә - мунча, җанга - юк?..

Чаллы.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: