Мәдәни җомга

ҖАН – МОҢНАН, МОҢ ҖАННАН ЯРАЛА

Җыр, моң - халкыбыз тормышының аерылгысыз өлеше, шуңа күрә җырларның затлылыгы җуела, моңның югала баруына күпләребезнең җаны әрни. Бүгенге көндә концертларга кемнәр генә бәя бирми, тик белгечләр генә ни өчендер эндәшми, чөнки күбесе җыр жанрын вак, җитди игътибарга лаек түгел дип саный, күрәсең. Махсус белемле-әзерлекле композиторларыбыз да җыр жанрына отыры...

Җыр, моң - халкыбыз тормышының аерылгысыз өлеше, шуңа күрә җырларның затлылыгы җуела, моңның югала баруына күпләребезнең җаны әрни.

Бүгенге көндә концертларга кемнәр генә бәя бирми, тик белгечләр генә ни өчендер эндәшми, чөнки күбесе җыр жанрын вак, җитди игътибарга лаек түгел дип саный, күрәсең. Махсус белемле-әзерлекле композиторларыбыз да җыр жанрына отыры сирәгрәк мөрәҗәгать итә кебек. Татар җыр башкару методикасы, аның һөнәри мәктәбе булмау үзен нык сиздерә. Билгеле, яшь башкаручыларны үзләрен профессиональ сәхнәдә югары дәрәҗәдә таныткан җырчылар, мәсәлән, Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Римма Ибраһимова һ.б. әзерли. Һәм һәр яшь башкаручы да асылда гел остазы юлыннан бара шикелле. Кыскасы, һәркем үз мәктәбен булдырып, үзенчә җырларга өйрәтеп матавыкланган заман хәзер.

Җыр-моң мәсьәләсендә күпләребезне борчуга салган тагын бер нәрсә - ул затлы концертларга яшьләрнең бик аз йөрүе, анда күбрәк урта һәм өлкән яшьтәге тамашачыларның килүе. Бу хәл татар халык җырларыннан, Р.Яхин, Ф.Әхмәтов, А.Ключарев, М.Мозаффаров, Ә.Бакиров, Р.Еникиев, Ф.Әхмәдиев, Х.Вәлиуллин һ.б. күренекле аһәңсазларның әсәрләреннән төзелгән концертларның бик сирәк булуыннан да киләдер, минемчә. Кызганыч ки, тулы бер буын затлы җырлар тыңламыйча үсте, димәк, алар балаларында да, оныкларында да моңлы, мәгънәле татар җырына карата мәхәббәт тәрбияли алмастыр. Чөнки гади ритмга корылган дискотека җырлары аларга якынрак.

Шөкер, татар җырын башкаручылар бәйгеләре әледән-әле үткәрелеп тора. Әмма аларны кем тели, шул түгел, ә җыр-моң өлкәсендә чын һөнәрмәндләр оештырырга тиеш, минемчә. Һәм бу чараларның дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре, әйтик, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Р.Вәлиев кебек шәхесләр, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре күзәтчелегендә үтүе шарт. Гомумән, татар мәдәниятен саклау, үстерү мәсьәләсе дәүләт югарылыгында хәл ителергә тиеш.

Күргәнебезчә, "Татар моңы" кебек фестиваль, бәйгеләрдә күбрәк Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары катнаша. Әмма анда музыка училищесы, консерватория, элекке ТДГПУның музыка факультеты студентлары бик аз килсә, яисә бөтенләй килмәсә, җыр бәйгеләренең дәрәҗәсе югары була алмый.

Бәйге, фестивальләребез күп, алар күренекле сәнгать осталарының исемнәрен йөртә. Шул ук вакытта без И.Шакиров. Р.Ваһапов, Х.Бигичев исемендәге бәйге, фестивальләрне, ә алар белән бергә шул шәхесләрне дә еш кына бер-берсенә каршы куярга, чәкәләштерергә яратабыз. Бу мәсьәләдә безгә урыстан үрнәк алу бер дә зыян итмәс иде. Аларда, мәсәлән, Чайковский, Глинка, Собинов фестивальләре бар. Һәркайсының сәнгатьтә тоткан урыны билгеле, һәр өчесе бик югары дәрәҗәдә үткәрелә. Ә бездә бит әле С.Сәйдәшев, Р.Яхин исемендәге бәйгеләр дә бар. Безгә барысын да, шәхесләренә тиң рәвештә зурлап, матурлап уздырасы иде. Юк җирдә бәхәс китереп чыгару нигә кирәк? "Чәчәк эзләсәң, чәчәк табарсың, чүп эзләсәң, чүп табарсың", ди бит халык мәкале дә.

Әмма җырчысы да шәп, җыры да моңлы булса да, тамашачы концерттан ләззәт алмаска мөмкин, чөнки урыс эстрада сәхнәсе аша Көнбатыштан кергән начар гадәт - артистка ияреп чыккан ярымшәрә бер төркемнең сәхнәдә музыка ритмына ияреп, селкенеп торуының зиһенне чуалту, игътибарны читкә юнәлтү ихтималы бик зур. Дөрес, тамашачы мәдәният йортларына җыр тыңларга гына түгел, тамаша карарга да килә. Чыннан да, музыка тыңлаганда күзләрен йомып торсынмыни инде ул?! Шуңа күрә артистның киеме дә, сәхнә бизәлеше дә, сәхнәдән сөйләнгән сүзләр дә - һәммәсе, А.Чехов әйткәнчә, матур, камил булырга тиеш. Һәрнәрсәдә хәттин ашмау, тамашаның эчке бөтенлеген саклау сорала.

Ә нәрсә соң ул моң?

...Баш ватмасын галимнәр дә,
Гадиләр дә аңласын:
Җанны - моңнан, моңны җаннан
Аерырга калмасын..., -

дип язган бер шигырендә Нәҗибә Сафина. Моң җанда яши, моңсыз җан булмый, димәк.

Инде килеп, дин әһелләренең татар моңына мөнәсәбәтен карап үтик. "Исламның үсүенә, аның ныгуына инкыйлаби этәреш булып, Коръән-Кәрим нигъмәтенең 23 ел буена тәҗвид гыйлеме белән иңдерелгән моңы-аһәңе сәбәпче", - дигән имам-хатыйб Харис хәзрәт Салихҗан үзенең «Ислам тарихы вә нигезләре» дигән китабында. Дөньяви моңнардан аермалы буларак, тәҗвид аһәңе Ислам тәгълиматында үзенә генә хас дәрәҗәгә ия. Танылган Ислам галиме Җәләл әл Хәнәфи: «Тәҗвид гыйлемен белү, өйрәнү Коръән хафизларга гына түгел, һәрбарча музыкантларга, композиторларга, җырчыларга, актерларга, сүз осталарына кирәк вә саваплы гамәл булыр иде», - дигән. Коръән-Кәрим моңы-аһәңе белән җан-тәнгә шифа иңгәнлегенә һәм күңелгә канәгәтьләнү, тынычлык килгәненә һәрбарча Ислам әһле гаҗәпләнә. Адәмнәрдән моң нигъмәте китсә, әлеге бушлыкка азгынлык киләчәгенә бүгенге көн дәлил. Төнге клублардагы стриптиз, матурлык ярышларында, хәтта җыр бәйгеләрендә дә, марҗалар белән бергә, татар кызларының өс киемнәрен ташлап, ярымшәрә килеш азынып җырлап сикерешүләре… болар мантыйкка сыймый торган күренешләр. Ошбу фикерләрне бер җөмлә белән әйтсәк: «Дин Исламда адәмне тәүфыйк, һидаяткә өндәгән моң - хәләл".

"Намаз укый башлаганчы, мин бүгенге татар моңнарына каршы түгел идем. Җырсыз адым да атлаган кеше түгел мин, - дип сөйләгән иде бервакыт «Иман энҗеләре» йортының яшьләр белән эшләүче мөгаллимәсе Мөсфирә ханым. - Әмма мин астма белән авырдым, Коръәнне дөрес тын белән укый башлагач, астма авыруым бетте. Чөнки Коръән хикмәтләренең бер кыйммәте булып дөрес сулыш алу тора. Коръәнне дөрес тавыш белән аһәңләгән кешене тыңласаң, еламыйча булдыра алмыйсың. Коръән моңы күңел таләбе белән килгән нәрсә, тәнеңнән-җаныңнан узса гына, аны аңлыйсың. Кешенең яратылуында ук аң, моң-аһәң кушылган. Әмма Аллаһы Тәгалә аһәңне Үзен зикерләү өчен һәм кешеләр бер-берсе белән аралашсын өчен нигъмәт итеп биргән. Моңның иң беренче чыганагы да Коръәннән, Аллаһы Тәгаләне мактаудан, пәйгамбәрләр турында сөйләүдән, Кыямәт көне хакында кисәтүдән гыйбарәт. Мәсәлән, Йосыф галәйһиссәлам кыйссасы - Коръәнне таратуда зур роль уйнаган, сабырлыкка, тәртипкә, әдәпкә, чисталыкка-пакьлеккә һәм башка бик күп яхшылыкка өндәгән әсәр. Татар халкы шушы Йосыф галәйһиссәлам кыйссасын укып тәрбияләнгән. Безнең халкыбыз Йосыф галәйһиссәлам үрнәгендә һәртөрле әшәкелекләрдән ерак торырга тырышкан, чөнки Йосыф зина кылмас өчен төрмәгә утырырга да риза булган, риза булу гына түгел, хәтта ул төрмәне зинага караганда өстенрәк күргән. Югыйсә, аңа кызыккан хатын Мисыр патшасының иң гүзәл хатыны булган».

Кызганыч ки , бүгенге көндә күп кенә татар егет-кызлары сәхнәдә Йосыф галәйһиссәлам кылганнарның нәкъ киресен эшли. Безнең Аллаһы Тәгалә биргән бик матур тавышлы артистларыбыз бар. Әмма алар үзләренең тавышы белән пакьлекне, гүзәллекне тарату урынына , аның капма-каршысын эшли. Әле үзләренең әхлаксызлыкларын аңламыйча, сәхнәгә еш кына тәсбих тә тотып чыга. Тәсбих - ул Аллаһы Тәгаләне искә төшерү өчен әби-бабаларыбыз кулыннан төшермәгән корал кебек, һәм аны тиешле урынында гына куллану мәслихәт.

Шулай итеп, тормышыбыздан моң китә, халыкка иң үтемле, иң якын, иң аңлаешлы җыр жанрының дәрәҗәсе төшә бара. Эстрада сәхнәләребездә күп очракта үзешчәнлек хакимлек итә. Без хәзер җыр-музыкага күңел ачу чарасы итеп кенә карыйбыз. Гәзит-журналларда нигездә җыр башкаручыларны үтереп мактаган мәкаләләр генә басыла, ә музыка тәнкыйте бөтенләй юк дияргә дә була. Җыр башкару культурасы фәнни яктан өйрәнелми. Әйбәт эстрада режиссерлары юк дәрәҗәсендә. Җырчылар үзләре дә мәдәният сарайларын, концерт залларын сәнгать әхрамы итеп күрми бугай, алар анда казинога, яисә дискотекага баргандай киенеп килә. Эстрадага бик күп акчалар тотылса да, аның бүгенге көндә бернинди дә тәрбияви әһәмияте калмады, минемчә.

Тагын шунысы аяныч, бүген без, халыкча әйтсәк, этен дә, бетен дә моңлы, дип атыйбыз. Бу исә чын моңлыларны рәнҗетә, бер үк вакытта тамашачыны да адаштыра. "Ахырзаман җиткәч, сәләтлене сәләтсездән аера алмаслар, ахмаклар җаваплы урыннарга үрмәләр", - диелә Коръәндә. Чыннан да, әхлак китү, намус югалу күз алдыбызда ич. Ә без, һәлакәткә баруыбызны абайламыйча, "Зөләйлә" төркеменә ияреп: "Рәхәтләнеп яшик әле, алда чәчәк, артта гөл..." - дип такмаклавыбызны дәвам итәбез.

Җан - ул гамь, моң. Ә җанның фани дөнья белән арадашчысы - тел. Димәк, җан, моң, тел, гамь - беренче чиратта якланырга, сакланырга тиешле иң зур, мөкатдәс байлыгыбыз.

Редакциядән. Гәзитебезнең даими авторы, музыка белгече Филүсә Арсланның һәр мәкаләсе милли гамь белән сугарылган. Ә бу көннәрдә ул күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Без Филүсә ханымны юбилее белән котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм яңадан-яңа иҗат куанычлары теләп калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: