Мәдәни җомга

Алмас НАЗИРОВ: УРТАК ТЫРЫШЛЫК КАЗАНЫШКА ИЛТӘ

Арча - республиканың иң зур районнарыннан берсе. Монда авыл хуҗалыгы продукциясе мул җитештерелә. Хәбәрчебез Арча муниципаль районы башлыгы Алмас Әмин улы Назиров белән очрашып, төгәлләнеп килүче ел йомгаклары, шулай ук хәл итүне көтүче кайбер башка мәсьәләләргә ачыклык кертүен сорады.

- Алмас Әминович, инде төгәлләнеп килүче елның район һәм тулаем республика өчен үзенчәлекләрен нәрсәдә күрәсез?

- Безнеңчә, быелгы ел бик үзенчәлекле булды. Белгәнегезчә, безне ике ел корылык интектерде. Ә быел, ниһаять, иркен сулап куйдык. Авыл хуҗалыгы ирешкән уңышлар турында сез мәгълүматлы инде. Арча районы игенчеләре быел 204 мең тонна икмәк җыйнап алдылар. Бу - республикада иң зур күрсәткеч. Гектарыннан 35,4 центнер уңыш чыкты. Терлек азыгы запасы беткән иде. Аны ике елга җитәрлек күләмдә әзерләп куя алдык. Бу өлкәдә дә күңел тыныч. Авыл кешесе яхшы белә, корылык елларының зыкымы озак дәвам итә. Без һаман да 2009 елдагы күрсәткечләргә ирешү буенча эшлибез әле. Корылык азык туплауга, үрчем, артым алуга, баш санын саклап калуга зур комачаулык тудырды.

- Ялгышмасам, баш саны буенча да Арча районы беренче урында бара.

- Беренче урын дип әйтмик инде. Чыннан да республикада иң күп терлек бездә. Малларыбыз 42 меңгә якын. Моннан да күп терлек асраган район юк икәнен беләсез инде.

Бәрәңге өчен исә елы бик үк әйбәт килмәде. Аны алу да озаккарак сузылды. Яңгырлар комачаулады. Кермәгән җиргә чөй кагып йөргән кебек, яңгыр астында сәнәк белән бәрәңге алып йөреп булмый бит. Бәрәңге гектардан 140 центнер чамасы җыелды. Елына карата начар түгел инде. Сугару мәйданнары белән эшли башладык. Быел 350 гектар бәрәңге җирен сугарган идек. Бик әйбәт уңыш биргән басулар булды. Мәсәлән, "Кырлай" хуҗалыгында 150 гектар мәйданның һәр гектарыннан 450шәр центнер бәрәңге чыкты. Бәрәңге бик чиста да иде. Аны республиканың төрле районнарыннан килеп карап, сокланып киттеләр. Бу инде хуҗалык җитәкчеләренең дә, турыдан-туры аны үстерүче механизаторларның да, башка эшчеләрнең дә уртак хезмәт нәтиҗәсе. Хуҗалык аны кыш буе сатып, финанс мөмкинлекләрен шактый ныгытачак.

Районның кукуруз мәйданы да зур иде: 18 мең гектар. Әйткәнемчә, ике еллык азык запасы булдырдык. Корылык кына була күрмәсен инде. Коточкыч хәл. Узган ел Мари Иле Республикасы, Киров өлкәсе урманнары янганда, безнең район территориясендә дә сулап булмый башлады. Хәтта башка ахырзаман җитә мәллә дигән уйлар да килде.

Соңгы елларда авыл хуҗалыгында чын мәгънәсендә революция булды дияргә мөмкин. Безнең районда да бик алга киткән хуҗалыклар бар. Заманча коралланган, алдынгы эш алымнары керткән хуҗалыклар ишәйде. Дөрес, уртакул эшләүчеләр дә, начарлары да бар әле. Әмма әйбәтләре белән уртакуллары күбрәк. Зарланырга җирлек юк. Хәзер алдынгы тәҗрибәне өйрәнү өчен чит илгә чыгып йөрергә дә кирәкми. Терлекчелектә дисеңме, игенчелектәме, ындыр табагында ашлык эшкәртүдә дисеңме - алдынгы технологияләрне үз районыбыз хуҗалыкларында да табарга була. Эшне оештыру бөтенләй башка хәзер. Әле кайчан гына траншеяларга сенажны өчәр атна, берәр ай дәвамында сала идек. Ә хәзер эшне сәгатьләп саныйлар. 2-3 тәүлектә мең ярым - 2 мең тонна сыйдырышлы траншеялар инде тулган була.

- Бу терлек азыгының сыйфаты да дигән сүз бит.


- Әйе, траншеяны тиз тутыру сыйфатка бик зур йогынты ясый. Чөнки траншеядагы массаның температурасы 37 градустан артса, ул кыза башлый, сыйфат кими. Быел мул уңыш җыеп алынды. Әмма ашлыкны сатарга урын юк. Ашлыкның килограммын 4 сумнан да алмыйлар. Икмәк сатылмагач, хуҗалыкларның икътисады күтәрелеп китә алмый. Эшчеләргә хезмәт хакы түләүдә, бурычларны каплауда, булган техниканы ремонтлауда, яңасын алуда кыенлыклар туа. Менә бүген авыл хуҗалыгында шундый проблема. Русия җитәкчелегенең авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга, урнаштыруга тотрыклы сәясәте кирәк. Чит илләрдә авыл эшчәннәре заказ буенча эшли, үзенә күрә программасы бар. Ә без булганын да сата алмыйбыз.

"Авыллар, колхозлар бетә, киләчәктә ни эшләрбез соң?" - дип сөйләнүчеләрне очратырга була. Гаммәви мәгълүмат чараларында да шундый ук карашны очратасың. Куркырлык нәрсә юк, күпчелек колхозларны инвесторлар алыштырды. Безнең районда инвесторлардан "Ак Барс-Агро" холдинг компаниясе уңышлы эшли. Аның 20 мең гектар җире бар. Компания эшен алдынгы технологияләргә нигезләнеп оештыра.

- Компания карамагында 14 авыл...

- Әйе, 14 авыл, 7 җирле үзидарә. "Ак Барс-Агро" халык белән киңәшеп, бөтен социаль мәсьәләләрне хәл итә. Хезмәт хакын вакытында түләп бара. Аннан соң безнең "Сервис-Агро" дигән инвестор бар. Җитәкчесе - якташыбыз Гәбделхәй Кәримов. Пестицидлар, химикатлар сату белән шөгыльләнә торган оешма ул. Аның Арча районында ике хуҗалыгы бар. Берсе - "Кырлай", икенчесе - "Игенче" агрофирмасы. Сөрүлек җирләре 20 мең гектардан артык. Бу хуҗалыкларда да яңа агротехнологияләр кертелә. "Вамин-Татарстан" терлекчелек фермаларын бер кат яхшылап ремонтлап чыкты. Ул да эшне оештыруда яңа алымнар кертергә тырыша.

- Минемчә, һәр инвестор үзен авыл җирендә зур хуҗа итеп тоя. Районның болай да хуҗасы бар бит инде. Менә сез тулаем райондагы эшләрнең торышы өчен җаваплы. Район хуҗасы буларак, сезнең инвесторлар белән каршылыклар килеп чыкмыймы?

- "Хуҗа" бик зур сүз инде ул. Иң мөһиме - үзара уртак тел табып эшләү әмәлен кайгыртырга кирәк. Каршылыклар килеп чыккалый, тормышта шунсыз булмый да инде. Аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе дә әйбәтрәк була.

- Урак тәмамлангач, авыл халкы бераз җиңеләеп кала кебек. Бу чорда район хакимияте төп игътибарын кайсы тармакларга юнәлтә?

- Терлекләрне кышлату чорына кердек. Төп көч терлекләрдән мул продукция алуга юнәлтелә. Мулрак үрчем алу, үлемгә юл куймау зарур. Хуҗалыклар кырлардан җыелган ашлыкны иткә, сөткә әйләндереп, мул продукция алып, аны үзләре өчен отышлырак итеп сатарга тырышалар.

Бер үк вакытта чәчүлек орлык әзерләү, аны чистарту, калибрлау эшләре бара. Сүз уңаенда шунысын да әйтеп үтим, көзге чәчү уңышлы узды. Ул 25 мең гектарда башкарылды. Шытымнар матур күренә. Техниканы язга хәзерләү эшләре дә башланып китте. Шәхсән үзем киләчәктә яшелчәчелеккә игътибарны көчәйтә төшәргә кирәк дип саныйм. Үстерү генә түгел, аны сатуны да тиешле дәрәҗәдә оештырасы иде. Халыкны җәлеп итәрлек итеп төреп, чистартып. Арыш үстерү белән генә канәгатьләнергә ярамый хәзер.

- Безнең якларда туфрагы да бик уңдырышлы түгел бит әле аның.

- Әйе, бездә туфрак шактый авыр. Мул уңыш үстерим дисәң, күп хезмәт куярга, ашламаны мул кертергә кирәк. Шунлыктан көньяк районнар белән чагыштырганда безнең продукциянең үзкыйммәте дә югары.

- Социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча башкарылган эшләргә дә бераз тукталып китсәгез икән.

- Үзегез беләсез, соңгы елларда республикада төзелеш киң колач белән алып барыла. Җөмһүриятебез чын мәгънәсендә төзелеш мәйданына әйләнде. Казанда да, авылларда да күп корылмалар сафка баса. Соңгы ике елда районда төзелгән объектларны санап чыгу өчен кулдагы бармаклар гына җитмәс иде. Арча җирлегендә 534 ветеран үзебез төзеп биргән, бөтен шартлар тудырылган фатир алды.

- Бер елдамы?

- Ел ярымда. Ветераннар фатирны нигездә район үзәгеннән алды. Без аларга үзегез яшәгән авылларда йортлар салып бирик дип тәкъдим иткән идек. Килешмәделәр. Без инде олыгайдык, район үзәгендә булса әйбәтрәк булыр иде, диде. Үзләренә даруханә, хастаханә, социаль яклау идарәсе, пенсия фондына якынрак фатир булуны теләделәр. Күбесенең машинасы да юк, сәламәтлеге дә начар бит инде. Район үзәгендә шартлар да икенчерәк. Казанга да якынрак. Без аларның үтенечләрен кире кага алмадык.

- Мин хәтерлим әле, арчалар бер елны җәмәгать биналарының түбәләрен яңарттылар, икенче елны мәктәп төзелеше белән шөгыльләнделәр. Киләчәктә нинди проблема көн кадагында тора?

- Түбәләр, мәктәпләр дигәннән, без чыннан да корылмаларны ремонтлау, мәктәпләр төзү, авылларда җәмәгать биналарын, медпунктларны, балалар бакчаларын бер түбә астына туплау буенча зур эш башкардык. Әлбәттә инде, моннан 30-40 ел элек төзелгән биналарның түбәләре нык искерде. Тормыш дәвам итә, һәр нәрсә искерә бара. Аларны яңарту буенча шактый эшләдек. Социаль ипотека, авыл җирләрендә яшь гаиләләргә, белгечләргә йортлар салу буенча районда федераль программа уңышлы үтәлә. Аның нигезендә соңгы 4 елда 174 йорт төзелде.

Гадәттә, без, теге юк, бу юк, дип зарланырга яратабыз. Дөрестән дә, җитмәгән әйбер күп инде ул. Һәр нәрсә җитешле булса, мөгаен, тормышның мәгънәсе дә калмас иде. Дәүләт халык турында кайгыртмый, дип әйтеп булмый, хәтта үткән еллар белән чагыштырганда бик көчле кайгырта. Хәтерлисездер, элек кешегә бакчасында мунча салырга да, 20-25 сутыйдан артык бәрәңге утыртырга да, умарта тотарга, ат асрарга да ярамый иде. Хәзер ат тотасыңмы, машинамы, фермер хуҗалыгы оештырып җибәрәсеңме, гаилә фермасымы - кулыңнан килә икән, иренмисең икән, бернинди чикләү юк. Тырыш кеше ач та, ялангач та түгел. Авылда җир кишәрлегенә ия кеше ул инде гомумән эшсез була алмый. Чөнки җирең бар икән, син анда җаның нәрсә тели, шуны үстереп сата аласың. Телисең икән, 4-5 сыер асра, ялкауланма гына.

Хәзер районда 30лап гаилә фермасы төзелә. Аның унлабында мал асрыйлар инде. Калганнарында эшне төгәллисе бар. Чөнки дәүләт барысына да бер үк вакытта ярдәм күрсәтә алмый.

Кыскасы, дәүләт ярдәме белән халык өчен күп нәрсә эшләнә. Быел гына да дүрт балалар бакчасында төзекләндерү эшләре алып бардык. Сикертән авылында балалар бакчасы ачтык. Кенәрдә 800 бала сыйдырышлы мәктәпне эшләп бетердек. Анда бөтен шартлар тудырылган. Ике спорт залы бар. Балаларны ашханәдә яхшы сыйфатлы азык белән тукландыралар.

Балага яшьтән үк ныклы белем бирергә кирәк. Хәтерлисездер, татарның күренекле шәхесләре вакытында Бохарага, Сәмәркандка, Мәккәгә барып укыган, берничә тел өйрәнгән.

- Бүгенге Арча районы территориясендәге Кышкар авылы мәдрәсәсе дә данлыклы булган, ныклы белем биргән.

- Әйе, төрле төбәкләрдән бирегә килеп укыганнар. Кышкар мәдрәсәсе үзенә күрә бүгенге университетлар ролен дә үтәгән. Анда, дин белеме белән беррәттән, дөньяви фәннәр дә өйрәнгәннәр. Аларның табельләре сакланып калган. Бүгенге мәктәптә укытылган фәннәрнең Кышкар мәдрәсәсендә барысы да булган.

- Арча - хәзер шәһәр. Шәһәр халкына эшләргә эше дә кирәк бит әле. Элек Арчада милли аяк киемнәре фабрикасы, крахмал заводы бар иде. Төрле сәбәпләр аркасында алар ябылды. Халыкны эш белән тәэмин итү өчен якын елларда Арчада берәр предприятие ачарга җыенмыйсызмы?

- Элек социалистик система яшәгәндә һәр эшне башкару өчен план җиткерелде. Аннары дәүләт заказы бирелде. Хәзер андый заказ юк. Ни өчен милли аяк киемнәре фабрикасы ябылды дигән сорауны миңа бик күп кеше бирә. Заманында фабрикада меңгә якын кеше эшләгән. Аяк киемнәре дәүләт заказы белән бөтен союз буенча сатылган. Ә хәзер заказ юк диярлек. Продукцияне алучы юк. Заказ булса, милли аяк киемнәрен тегә белә торган кешеләр җитәрлек әле. Заказ юк, димәк, бу продукция кирәк түгел. Бәлки, кайдадыр элек бездә эшләнгән аяк киемнәре үрнәгендә үзләре тегә башлаганнардыр. Чорга, урынга яраклашу бардыр.

Эш урыны дигәннән. Хәзер дәүләт шәхси эшмәкәрлек ачарга комачаулык тудырмый. Итекчеме син, читекчеме, калайчымы, үз эш урыныңны булдырып, рәхәтләнеп эшлә, Ходай тарафыннан бирелгән сәләтеңне файдалан.

- Әгәр мин сезне дөрес аңласам, Арчада ниндидер завод төзүгә ихтыяҗ юк.

- Заказ була икән, хәзер шушы эш белән шөгыльләнгән кеше үзенең производствосын гына киңәйтә. Сатып алучы, заказчы гына кирәк.

- Бүген мәдәни тармактагы эшчәнлекне, аның кадрлар мөмкинлеген ничек бәялисез?

- Арча - борын-борыннан әдәбиятле, мәдәниятле як бит инде ул. Арчадан бик күп мәгърифәтчеләр, язучылар чыккан. Бүген дә авылларда мәдәният йортлары эшләп тора. Ләкин әле аларга игътибарны арттырасы, эшчәнлекләренә җан өрәсе бар. Киләчәктә мәгариф учакларын төзекләндерү, яңарту, җанландыру буенча программа кабул ителәчәк.

- Минемчә, авыл җирләрендә мәдәният сарайлары, китапханәләр эшен җайга салу бурычын инвесторларга да йөкләргә кирәктер. Бу мәсьәләне бюджеттан гына хәл итеп бетереп булмый бит.

- Билгеле, халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы инвестор мәдәнияткә дә игътибар итә. Бу аның үзеннән, тормышка карашыннан тора. Инвесторның авыл хуҗалыгын җайга салу буенча да мәшәкатьләре күп. Шуңа күрә әлеге бурычны аңа гына аударып калдырырга ярамый. Проблемалар күп әле. Аларны ниндидер системага салып, чиратлап башкарырга туры килә. Әйтик, бүген халыкны иң борчыган, чыгырдан чыгарган нәрсә - юллар. Быел 8 авылга юл төзелә. Бик күп инде бу. Шундый темп белән эшләгәндә, биш елда мәсьәләне хәл итеп булыр дип уйлыйм. Су системалары да нык тузды. Аларны да тәртипкә китерәсе бар.

- Чишмәләрне дә...

- Чишмәләрне, зиратларны... Әгәр һәр кеше үз урынында тырышып, югары җитештерүчән эшләсә, без куелган максатка ирешә алачакбыз. Хезмәт хакын вакытында бирергә, салымнарны вакытында түләргә, бюджетны вакытында тулыландырырга кирәк. Шул чагында гына гомуми нәтиҗә күренер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: