Мәдәни җомга

Бәя артканны гына күрәсез, яки бюджет хакында

Татарстан Парламенты депутатлары октябрьнең соңгы пәнҗешәмбесендә уналтынчы утырышка җыелды. Ел азагында, һәрвакыттагыча, иң озак һәм күп фикер алыша торган, иң четрекле канун проекты – киләсе елның бюджеты белән бәйле. Утырыш бу юлы сөенечле хәбәрдән башланды.

Һәрвакыттагыча, канун проектын башта Дәүләт Советының комиссияләрендә җентекләп өйрәнәләр. Шулай булуга да карамастан, акча мәсьәләсен хәл иткәндә депутатлар утырышта да дәшми кала алмый. Мисал өчен Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин проектны депутатларга тәкъдим иткәннән соң парламент вәкилләреннән 13 сорау килеп иреште.

Утырыш бу юлы сөенечле хәбәрдән башланды. Һәрвакыттагыча, киләсе елда да  дефицитлы бюджет булыр дип фаразлана. Моңа әле Россия Федерациясеннән алган кредитлар да өстәлә. Сессиядә ачыкланганча, Үзәктән Татарстанга бирелгән 71,3 млрд сумны республика кичектереп түләячәк. Моның өчен өстәмә килешүләр дә имзаланган. Шулай итеп, республика 2023-2032 елларда түләнәсе кредитларны 2025-2034 елларда кайтарачак. “Бурычлы үлмәс”, – ди бит халык. “Иртәге өчен ишәк кайгырсын”, – дип тә әйтәләр әле. Шулай булгач, алда нәрсә буласын кем белсен?! Федераллар гына “кысмасын” да, ниятләреннән кире кайтмасын.

Алда нәрсә буласын кем белсен, дигәннән... Мондый вирус килеп чыгар да, барыбызны өйләренә куып кертер, кеше кешедән куркыр дип кем уйлаган?! Чынбарлык исә кырыс. Эшсезләр саны күзгә күренеп арта. Мисалга, октябрь азагына Татарстанда 70 мең эшсез исәпләнә. Аларның күбесе рәсми рәвештә теркәлмичә хезмәт куйган һәм пандемия сәбәпле эш урынын югалткан. Шул ук вакытта, республикада 40 мең вакансия бар.

Эчке төбәк продукты эшсезләр санына карап түгел, ә икътисадның берничә өлкәсендәге уңышлардан гыйбарәт. Быел иң уңышлысы авыл хуҗалыгы өлкәсе булгандыр, мөгаен. Чөнки Татарстанның инде күптән моның кадәр ашлык җыйганы юк иде. Шуңа да, узган елның гыйнвар-сентябре белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш 5 процент тәшкил итүе гаҗәп түгел. Ә менә сәнәгать, төзелеш өлкәсендә күрсәткечләр 2-3 процентка азрак. Ваклап сатуда бөтенләй дә 7 процентка түбәнрәк. Мартка кадәр түләүле хезмәтләрдән кулланучылар, сату өлкәсенә керем китерүчеләр актив булса, апрель аенда бу юнәлештә иң түбән процентлар күзәтелә. Хәлләр июльдән соң гына бераз рәткә килә башлады.

Кулланучыларның активлашуы белән кибет киштәләрендәге товарларның бәяләре дә өскә үрмәләде. Моны хәтта депутатлар да күргән һәм икътисад министры урынбасары Олег Пелевинга бу уңайдан сорау да бирделәр.  
– Без бәяләрнең артуын гына күрәбез инде, төшкәнне күрмибез. Кайбер продуктларга, төгәлрәге яшелчәләргә, мисал өчен, бәяләр төште, – диде урынбасар һәм республикада азык-төлеккә бәяләрне контрольдә тота торган махсус комиссия гамәлдә булуын да искәртте.

P.S. Шәхсән үземнең күзәтүләрдән чыгып әйтәм: кибетләрдә сөт ризыкларына бәяләр сизелерлек артты. Шул исәптән, ярминкәләрдә дә. Республикада киң таралган сәүдә ноктасында кабакның килосы, мисал өчен, 44 сум тора. Ташлама белән! Ә Африкадан кайтарыла торган банан 69 сум! Үзебездә җитештерелә, үстерелә торган товарларга гына булса да кешечә бәя куеп буладыр инде!

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: