Мәдәни җомга

Кайсы кадерлерәк: басма китапмы, электрон вариантмы?

Яңа технологияләр көннән-көн арткан чорда кәгазь китапның кадере бетмәдеме? Китап бүләк итү бүген киң таралган күренешме?

Кечкенә генә телефонга калын китаплар сыйган, Интернет челтәре өстенлек иткән заманда да, кафеларда, китап кибетләрендәге кәнәфиләрдә, автобусларда, метрода басма китап укыган кешеләрне очратырга була. 14 февраль — Халыкара китап бүләк итү көне. «Интертат» шул уңайдан басма һәм электрон китап турында сораштыру үткәрде.

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин электрон китаплар булуга каршы түгел.

 

«Миңа калса, китапның кадере бетмәде һәм бетә дә алмый. Казанда китап кибетләрендә еш булам. Китап укучылар, сайлаучылар анда һәрвакыт күп, бигрәк тә студентлар еш очрый. Әлбәттә, анда рус телендәге китаплар өстенлек итә, татар телендә чыкканнары берәр киштә генә була.

Китап укучылар саны әле кимемәгән дип уйлыйм. Параллель рәвештә электрон китаплар булу да әйбәт, мин аларга бер дә каршы түгел, кемгә нинди форматта уку уңайлырак бит», — ди күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин.

Яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова электрон форматтагы шигырьләрне кабул итүе кыен булуын әйтте.

 

«Кәгазь китапның кадере бар һәм бетмәс тә дип уйлыйм. Электрон китапка караганда кәгазьне тотып уку күпкә уңайлырак, бигрәк тә шигырь китапларына килгәндә шулай. Миңа шигырьне телефоннан кабул итү нишләптер кыен.

Басма китапны сатып алсам да, бүләк итсәләр дә, һичшиксез, укып бетерәм һәм берничә тапкыр әйләнеп тә кайта алам. Электрон вариант һәрвакыт кул астында булса да, укылмыйча җыелып барырга мөмкин. Бүген балалар китапларын матур, рәсемле, укырга кызык итеп ясыйлар. Аларны сеңелләремә бүләк итәм, балалар китапка аеруча нык шатланалар», — ди Миләүшә Гафурова.

«Теория» дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов электрон китаплар куллану яклы икәнен белдерде.

 

«Бүген кәгазь китапларның кадере, әлбәттә, бар. Үзем соңгы ике-өч елда күбрәк телефоннан электрон китаплар укыйм, чөнки аларны бөтен җирдә уку мөмкинлеге бар, караңгыда да укып була. Кәгазь китапларны уку рәхәтрәк булса да, уку өчен ут, җайлап утырырга кирәк.

Китапларны үземә дә бүләк итәләр, мин дә бирәм. Китапның бүләк буларак актуальлеге тиз генә югалмас», — дип уртаклашты Илдар Әюпов.

Язучы Айгөл Әхмәтгалиеваның җанына электрон китаплар үтеп керә алмый.

 

«Соңгы елларда, үзем дә китаплар чыгаргач, төрле төбәкләрдә булырга туры килде һәм китап укучылар саны арта дип әйтә алам. Шулай да, яшьләр татар телле китапларны мөкиббән китеп укый дип булмый. Мин, балачактан китап белән җенләнеп үскәнгә, бүген дә иң яраткан шөгылем — алдыма кәгазь китап алып укый-укый, тынычлыкта тәмләп чәй эчү.

Кулга тотып укыганда, китапның җанын, рухын, исен тоеп була. Электрон вариантта укып карыйм, ул минем җаныма үтеп керә алмый. Шунысы сөенечле: бүләк итү өчен китапларны өйгә килеп тә алып киттеләр. Заман алга баргач, электрон китапларның да булуы хәерле», — ди Айгөл Әхмәтгалиева.

Танылган язучы Зифа Кадыйровага басма китаплар кадерлерәк.

 

«Очрашуларда китап алырга чират торалар, шуңа күрә кәгазь басмалар әле актуаль. Электрон китаплар юлда йөргән кешегә җайлы дип уйлыйм. Үземнең алай укыганым юк, басма китапны кадерлерәк күрәм. Очрашулар вакытында бүләккә дип күп китап алалар, 7-8 ел элек бүләккә китап алу өчен яшьләр өйгә дә килә иделәр.

Кешенең бөтен әйбере дә булган хәзерге заманда бүләк табу авыр, шуңа күрә китапны яхшы бүләк дип саныйм. Үземә бүләк иткән басмаларны истәлек буларак та саклап торам, китапта укылган бер генә җөмлә дә тормышта кирәк булырга мөмкин», — дип уртаклашты Зифа Кадыйрова.

Журналист Руфия Рәхмәтуллина китапка тәрбия чыганагы буларак карый башлавын әйтте.

«Яшьрәк вакытта күбрәк мәхәббәт турында китаплар укылса, балалар әнисе булгач, китапка тәрбия чыганагы буларак карый башладым. Эшем дә компьютер белән бәйле булганга, электрон китаплар уку физик яктан авыр бирелә, шуңа басма китаплар укыйм.

Электрон һәм кәгазь китапның аермасы шунда: өйдә әни пешергән өчпочмак бар һәм тиз генә тамак туйдырып алу өчен сатып алынганы. Әни пешергәне хисләр уята, күпкә кадерлерәк һәм тәмлерәк була, кәгазь китап та шулай», — ди Руфия Рәхмәтуллина.

Китапханәче Әнисә Оченова аудиокитапларны җайлы дип саный.

 

«Басма китап бүген әйбәт укыла. Электрон вариантлар яшьләр өчен бигрәк тә җайлы дип уйлыйм: үзең белән йөртеп була, өстәмә урын алмый. Үзем, гадәттә, басма китап укыйм, вакыт җитеп бетмәгәндә, аш бүлмәсендә берәр эш эшләгәндә аудиокитаплар тыңлыйм», — дип сөйләде Әнисә Оченова.

 

Гөлүзә Ибраһимова

Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: