Мәдәни җомга

Европа суды да бар

Татарстан прокуратурасы, “үткер күзлеген” танытмакчы һәм ирек сөючән зыялылар катламына янамакчы булып, күренекле татар язучысы Вахит Имамовның  “Запрятанная история татар” исемле китабын 29 ел узганнан соң экстремистик дип табу максатыннан җинаять эше кузгатты.

Ләкин, ни гаҗәп, прокуратураның “үткер күзлелеге” үз республикабыз ирек­леләрен кыйнаудан артмый һәм аларның теше мәскәүлеләргә һич үтми шул. Сүзне озынга сузмау өчен тик бер генә мисал:

Әле 2006 елда ук Чаллыдагы бер зыя­лының 6 нчы сыйныфта укучы кызы мәктәптән елап кайтып керә. Сәбәбе - авторлары А. Преображенский һәм Б.Рыбаков җитәкчелегендә Мәскәү әзерләгән  “История отечества” дәреслегендә булып чыкты. РФ Мәгариф министрлыгы ул дәреслекне гомумбелем бирү мәктәпләре өчен тәкъдим итә. Дәреслек эчтәлеге - рус халкының бөеклеге турында әкиятләр җыентыгы инде, әлбәттә. Руслар кыю да, батыр да (соңгы елларда алардагы “бөек галимнәр” “кешелек урыс милләтеннән башланган, урыслар 4 мең элек үк милләт булып формалашкан инде”, дигән суган әкияте язуга тикле барып җитте). Әлеге дәреслектә дә “...так крепко и мужественно ездя, бились один с тысячей, а два с тьмою” (88 бит), дип язулар һәм урыс милләтен батыр, мәрхәмәтле итеп тас­вирлаулар чиктән ашкан. Аның каравы, татарлар “әлбәттәген” ерткыч, кыргый вандал. Тарихи вакыйгалар сайлап кына алына һәм русны күккә чөя.  Дәреслекнең 89нчы битендә 12, 13 яшьлек баланы гына түгел, хәтта өлкән яшьтәге ирләрне дә тетрәндерерлек рәсем дә бар. 

Имеш, әлеге рәсем XIII гасырдагы инглиз кулъязмасыннан алынган икән. Имеш, инглизләр анда татарларны ул чакта ук учакта кеше итен кыздырып ашаучылар итеп сурәтләгән икән. Шик тә юк, бу – урыс “галимнәре” үзләре уйлап чыгарган ялган, моның тарихи дөреслеккә һичбер катнашы юк. Асылда исә инглизләргә XIII гасырда гына түгел, аннан соң берничә гасыр үткәч тә татарларны күрергә дә, алар белән танышырга да насыйп булмый. Авторлар, әлбәттә, әлеге рәсемнең католик руханилар тарафыннан таратылган имеш-мимеш булуын да, башка милләтләрне татар белән куркыту өчен үз тарафларыннан ясалган икәнен да яхшы чамалый. Әмма әлеге дәреслекне мәктәпләр өчен тәкъдим иткән РФ Мәгариф министрлыгының эшчәнлеген ничек бәяләргә? Расизм ташып торучы авторларда татарларны күрә алмау көчле икәнлеген дөрес чамалыйбыз, ә министрлык хәзер шәхсән үзе дә милләтара дошманлык тәрбияләү тегермәненә су коючымыни?

Россия Федерациясе буенча санасаң, төрле өлкәләргә чәчелгән мәктәпләрдә бүген йөзләгән мең, миллионлаган татар баласы тәрбияләнә. Әлеге дәреслек психологик яктан ныгып җитмәгән татар балаларына әхлакый зыян һәм үзен гөнаһлы йә түбән тою хисе кузгатмыйча калмый. 

2006 елның 7 декабрендә, без – Чаллыдан берничә кеше, әлеге дәреслек буенча прокурор тикшерүенең зарурлыгы турында Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать яздык.

25.01.2007 дә аңа республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Р.Г. Хәкимҗанов имзасы белән җавап килеп  төште:

“Ваши доводы о том, что в указанном выше учебнике содержатся материалы, пропагандирующие исключительность, превосходство русского народа над другими народами, а также материалы, направленные на возбуждение межнациональной вражды и унижение национального достоинства татарского народа явлются несостоятельными”.

Аңладык, Татарстан прокуратурасының Мәскәү министрлыгына каршы өрергә көче җитми. Шуннан соң Мәскәүдә төрле суд инстанцияләрендә йөреп тә уңай нәтиҗәгә килә алмагач, без материалларны Европадагы кеше хокукларын саклау судына җибәрдек. Алар безнең гаризаны кабул итеп алды, ләкин сыңар материалны гына азсындылар бугай, бездән тагын өстәмә язмалар сорадылар, ахыр чиктә бу эш тукталып та калды.

 Ә бу дәреслек ике вариантта бастырылган. Беренче варианты 2002 -2008 елларда 8 тапкыр дөнья күргән. Бер басмасының тиражы 50  мең данә, 8 басмадан 400 мең данә килеп чыга. Ә икенче, 6 һәм 7-нче сыйныфлар өчен берләштергән вариантында һәр басмасы 200 мең тираж белән 15 тапкыр, ягъни кимендә 3 миллион дәреслек итеп бастырылган. Менә шулай итеп, миллионлаган данә “дәреслекләрдә” дөньяга татарларны кыргый, ерткыч, кеше ашаучылар дип танытырга, шуның янәшәсендә урысларны бөек, зыялы, миһербанлы, “тынычлык алып килүче” милләт итеп танытырга тырышалар. Бу гамәлнең милләтләрне бер-берсенә каршы кую, татарны кимсетеп күрсәтү, аны түбәнсетү икәнен Мәскәүдәге бер генә оешма да танырга теләми. Шушы ялган рәсем белән татар балаларын кимсетүгә, аларның психикасына коточкыч басым ясауга Россиянең  экстремизмга каршы көрәшүче оешмалары да, суд органнары да күз йома.

Бәлки алар чыннан да татарларның үсеш дәрәҗәсе бик түбән, дигән фикердәдер. Ләкин татарлар чынбарлык һәм тарихи фактлардан башканы сөйми. Ә хакыйкать безнең яклы. Егерменче гасырда гына аягыннан чабатасын сала башлаган милләт өчен гыйбрәт алырлык фактлар татар тарихында чиксез. Әйтик, Сарай – Алтын Урданың башкаласы, үзенең уңайлыклары, урыс каласында яшәүчеләрнең төшенә дә кермәгән фонтаннары, кера­мик трубалы су үткәргечләре һ.б. белән дөнь­я­да иң бай һәм иң югары мәдәниятле шәһәрләрнең берсе була. Үзенең университеты, күренекле галим һәм иҗат ияләре К. Ар-Рәхибаш, С.Тафтазани, Х.Базади, К.Куҗанди, Сәиф Сараи, Мәхмуд Болгари, Хисам Кятиб – башкаларга үрнәк. Сарай шәһәрендә Коперникка кадәр 150 ел алдан ук Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен белгәннәр. Казан ханлыгына килсәк, анда башлангыч һәм урта мәктәпләр, Казан кирмәне мәчетендә югары типтагы мәдрәсә эшләгән. Шагыйрьләр – Казан ханы Мөхәммәд-­Әмин, Мөхәм­мәдьяр, Өмми Камал, Гариф бәк, Мөхәммәд Шәриф, 1552 елда ватанын саклап һәлак булган галим һәм шагыйрь Кол Шәриф һ.б. биш-алты гасыр­дан соң да меңнәр сокланырлык әсәрләр иҗат иткән. Ә урыс милләтендә, мәсәлән, 1200 елларда ук, бездәге Кол Гали шикелле, яшәгән сыңар гына шагыйрьнең дә исеме билгеле түгел. Алар “безнеке” дип күкрәк суккан “Слово о полку Игореве” әсәрен дә славяннар түгел, ә төркиләр иҗат иткәнлеген Олжас Сөләйман үзенең “Аз и Я” хезмәтендә күптән раслап чыкты инде... 

Бүгенге урыс дәүләтенең тарихы Мәскәү князе Иван III - Алтын Урда чорыннан гына башлана. Үзенең барлыкка килүе, хәзергәчә яшәве белән урыс халкы татарлар алдында бурычлы, ләкин алар аны танырга теләми.  Татарның мең елларга сузылган бөек тарихы бар, ләкин ул аларны ялган мәктәп дәреслекләреннән түгел, ә чын, дөрес чыганакларга таянып өйрәнергә тиеш.    

Әлеге язманың максаты сер түгел. Күзкәй халкы Вахит Имамовны яхшы белә, (шулай ук Күзкәйгә багышланган тарихи материаллар буенча да), аңа хөрмәт белән карый. Әгәр Татарстан прокуратурасы аны эзәрлекләүдән туктамый икән, без югарыда әйтелгән дәреслек мәсьәләсен Европа судында өр-яңадан күтәрергә әзер.

Рифкать СӘГЫЙДУЛЛИН.

Тукай районы, Күзкәй авылы.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: