Мәдәни җомга

Чүпнең дә бар әмәле, яки коелган яфракларны нишләтергә?

Узган ял көнендә бакчага килүемдә, күл ярына күп итеп коелган яфраклар чыгарып түгүләрен күреп аптырашка калдым. Кем үз бакчасына зыян китерергә уйлаган? Нинди агач-куаклардан коелса да, яфрак аларның тамырларын, кышка каршы чәчеп калдырган яшел тәмләткеч орлыкларын, көздән утыртылган суган, сарымсак, лалә, нәркис бүлбеләрен зәмһәрир салкыннардан саклау өчен, бер дигән җылы юрган ролен үти алачак.

Туфракны яхшырта
Шулай булгач, яфраклар коелуга аларны чыгарып түккәнче җыеп алып, түтәлләр өстенә мүлчә итеп таратып, агач-куак төпләренә өеп калдыру күпкә отышлырак. Бу яфракларны кура, бакча җиләкләре арасына, сарымсак, суган өсләренә, хәтта казып куелган, әмма бернәрсә утыртылмаган буш түтәлләргә дә тарату мөһим. Коелган яфраклар ярдәмендә үсемлекләрне өшүдән саклаудан тыш, туфракның структурасын яхшыртабыз. Яңгыр суалчаннары, туфракта яшәүче күптөрле микроорганизмнар, сидерат тамырлары, таратып калдырылган черемә, ярым черегән тирес, үлән сабагы, коелган яфрак белән туклана, шуларны эшкәртеп, әүвәле компостка, соңрак гумуска әйләндерә. Иң мөһиме – гумус катламы җәен безне мул уңышка тиендерә.

Кайсы файдалырак?
Бакчада үскән алмагач, груша, чия, слива кебек җимеш агачлары яфракларын компостка салганчы яки мүлчә итеп таратканчы, корткычлардан зарарсызландыру, составын баету максатыннан, 5-7 процентлы сидекчә эремәсенә коендырырга киңәш итәләр. Урманда, урман полосаларында үскән юкә, өрәңге, усак, миләш, шомырт, карама, элмә, каен кебек йомшак агачларның коелган яфракларын алып кайтып тарату аеруча отышлы. Кайбер чыганакларда сагызлы булулары өчен, нарат, чыршы, карагай агачларының ылысын, дубиль матдәләргә бай булуы сәбәпле имәннекен кулланмаска кирәк дип язалар. Тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: болары озаграк череп таркалса да, бакчага зыян китерми. Бары тик зур трассалар янында, химия заводлары территориясендә үсүләре сәбәпле, концерагеннарга коенганнары гына зарарлы дип саныйм.

Тәҗрибә
Бакчачылыкта эш рәтен белгән туганнарым – Мөслимә белән Рамил Заһретдиновлар шәһәрдә үскән агачларның яфракларын зарарсызландыру өчен, “Байкал-ЭМ” препараты, көл, “Здоровая почва” эремәсе кулланалар. 
– Дачабызны сатып алган чагында, аның туфрагы бик ярлы, яңгыр яугач, җир өсте асфальт кебек катып китеп, һава һәм дымны үткәрми, туфрагы көлсу төстә, яңгыр суалчаннары юк, диярлек иде. Ел саен черемә, ком тарата, көл сибә, көздән күп итеп яфрак түши торгач, туфрагы сизелерлек көпшәкләнде, шактый калын уңдырышлы катлам барлыкка килде, – ди уңган хуҗабикә. 

Бакча күршебез Гөлфиянең тирес сатып алганы юк. Ул бөтен яшелчә сабакларын, утаган чүпләрен, кухня калдыкларын, күпсанлы алмагачларыннан коелган яфракларны җыеп алып, компост күчендә черетеп, язын бакчасына тарата.

Коелган яфракларны көздән зур полиэтилен капка тутырып калдырып, язын түтәлләргә, карлыган, крыжовник, кура җиләге, виктория араларына мүлчә итеп таратучылар да бар. Шәхсән үзем сарымсак, җиләк өстенә яфракларны күп итеп таратып чыгам. Көзге ачы җилләр очыртып алып китмәсен өчен, киптереп куелган топинамбур, баклажан, борыч, виноград сабаклары, көздән киселгән агач-куак ботаклары, буш каплар белән бастырып куям. 

Кайберәүләр коелган яфраклардан агачларның чирләре йогар дип курка. Юк, әлбәттә. Туфрактагы нәни ярдәмчеләребез аларны бер җәй эчендә ашап бетереп, эшкәртеп, зыянсыз составка әверелдерәчәк. Коелган яфраклар арасында бакчабыз өчен бик тә кирәкле камка, бызылдавык чебен кышлый. Җәйгә чыккач, алар бакчабызның кан дошманнарын – гөбләләрне һәм башка төрле корткычларны юк итә.

Көздән таратылган мүлчәне язын җыеп алыргамы, әллә юкмы, дигән урынлы сорау туа. Агач төпләрен әйләндереп казыганда, туфракка кертеп калдыру отышлы. Кура җиләкләре, карлыганнар төбендә кышлаган корткычларны юк итү өчен дә шул рәвешле эшлибез. Иртә өлгерешле бакча җиләкләренең туфрагы тизрәк җылынсын өчен, язга чыгуга, кыш чыккан мүлчәсен тырмалап алып, яндырам. Суган белән сарымсак белән төрлечә эшләп карадым. Мүлчәсен кар эрүгә тырмалап алган елда, тизрәк, тигезрәк тишелделәр. Әйбәт тернәкләнеп киттеләр. Өсләренә томалаган яфрак катламын яз башында урынында калдырган чагымда, сарымсак-суганнарым мүлчәне тишеп чыгып, матур гына үсеп китте. Беркадәр соңрак өлгерсәләр дә, башлары эрерәк булды. 

Яз яки җәй коры килгән очракта, дым саклау өчен мүлчәләү аеруча кирәк. Ул чүп үләннәренә тишелеп чыгарга ирек бирми, туфракны көпшәкләндерә, анда һава-су йөрешен яхшырта, шул рәвешчә үсемлекләр яшәеше өчен уңай шартлар тудыра.

Бакча тулып аллы-гөлле коелган яфраклар сибелеп ята. Әрәм итмәгез, кадерен белегез, диясем килә.

 

Хәмидә Гарипова
"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: