Мәдәни җомга

“Гаделсезлеккә каршы чыгу мөһим”

Павел Шмаков – республикабызда танылган шәхес. 90 нчы еллар башында ук ул КДУ каршында Академик колледж оештырып җибәрде, соңрак Лобачевский исемендәге лицейны нигезләде.

Үзе үк оештырган әлеге лицейдан ул чактагы шәһәр җитәкчелеге басымы белән эштән дә җибәрелде. Павел Анатольевич артык кайгырып тормыйча,  ул чакта Финляндиягә китеп барган иде. Анда ул башта педагогика колледжын тәмамлый, Хельсинки университетында укый һәм 2006-2010 елларда Хельсинки, Вантаа, Эспоо шәһәрләрендә математика, физика,  химия укыта. 2009 елда Шмаков укучылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә Хельсинкиның иң яхшы укытучысы дип табыла.


Казанның хәзерге хакиме Илсур Метшин Финляндиянең иң яхшы мәктәпләре белән танышып йөргәндә, кунакларны иң яхшы укытучыбыз дип Павел Анатольевич белән таныштыралар. Метшин педагогны шәһәребезгә кире кайтырга чакыра һәм эш өчен барлык шартларны да тудырырга вәгъдә итә. Дөньяда иң яхшылардан саналган фин мәгариф системасын, анда ирешкән дәрәҗәле урынын калдырып, Павел Анатольевич Казанга әйләнеп кайта һәм яңадан кайчандыр үзе оештыр­ган Лобачевский исемендәге лицейга директор итеп куела. Балаларның күп өлеше интеллектуаль үсеш бирү юнәлешендә эшләүче бу мәктәпкә  имтиханнарсыз, “өстәге”ләр кушуы белән алынган булуын ачыклагач, директорга чираттагы бәйләнүләр башлана, һәм ул 2013 елда, әлеге лицейдан үзен хуплаган укучылар вә укытучылар белән бергә аерылып чыгып, өр-яңа мәктәп – махсуслашкан олимпиада   фәнни үзәген – ­“СОлНЦе” мәктәбен ачып җибәрә. Бу мәктәп тә ниндидер юнәлештә мавыгып, тирәнтен белем алырга теләгән балаларны күздә тотып оештырыла. Бүген “СОлНЦе” мәктәбенең шәһәр үзәгендә өр-яңа үз бинасы бар. Шмаков әфәнде үзе исә моннан ике ел элек мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри предмет буларак укыту тыелгач, моңа каршы мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән бердәнбер мәктәп җитәкчесе булды. Бүген Павел Анатольевич татарлар арасында милли герой дәрәҗәсендә. Шушы көннәрдә ул ­“СОлНЦе” мәктәбендә укыту татар телендә алып барыла торган яңа сыйныф җыячагы хакында белдерде. Без танылган педагог һәм директор белән шул хакта һәм кайбер башка мәсьәләләрне шәрехләп әңгәмә кордык. 

– Павел Анатольевич, “СОлНЦе” мәктәбе башка уку йортларыннан кай ягы белән аерылып тора? 

– Безнең мәктәп олимпиадаларга әзерләү юнәлешендә эшли. Укучыларыбызның яртысыннан күбрәге – олимпиадаларда җиңү яулаучылар. Бу – мәктәпнең төп үзенчәлеге. Без фән белән мавыгучы балаларны эзлибез. Баланың барлык фән предметлардан яхшы укуы мөһим түгел, ул кайсы да булса фәнне теләп, тирәнтен өйрәнергә тиеш, шул юнәлештә нәрсәгәдер ирешергә теләсен. Бу - талантлы балалар өчен генә мәктәп түгел. Без укырга, эзләнергә теләге зур булган балаларга йөз тотабыз. Беренче үзенчәлегебез – фәнгә гашыйк балалар булса, икенчесе – педагогларыбыз. Бездә һәр укытучы беренче чиратта бала белән эшли белергә тиеш. Укытучыларның бер-берсе белән мөнәсәбәтләре безнең өчен беренче урында түгел. Укытучы укучы белән якты, кешелекле мөнәсәбәтләр нигезендә үз фәнен яраттырырга тиеш.  Бала белән яхшы мөнәсәбәтләр кора белгән педагогның без башка кайбер кимчелекләрен дә кичерергә әзербез. Укытучыларыбыз арасында унлабы фәнни дәрәҗәләргә ия, ләкин бу төп  таләп түгел. Мөгаллимнәребез бик төрле. Әйтик, физиканы бездә ике педагог укыта. Берсе бик таләпчән,  олимпиадаларга бик яхшы әзерли, теләсә кемне шөгыльләнергә үзенә алмый да. Ә икенче физигыбыз бик мавык­тыручан, ул олимпиадаларга әзерләүне максат итеп куймый, ә үз фәнен яраттыра белә. Ул гуманитарийны да үз фәне белән кызыксындыра, аны әкият кебек укыта.  Бу ике укытучының да концепцияләре – төрле. Укытучыларыбыз җитә,  ләкин без кызыклы, иҗади, үз фәне белән балаларны “җенләндерергә” сәләтле педагогларны кабул итәргә һәрчак әзер, без аларга кулланылыш табачакбыз. Безнең шундый укытучыларыбыз бар, алар гап-гади төркемне 5 нче сыйныфтан кабул итеп ала, үз фәннәренә гашыйк итә, ике елдан 15 баланың 10 сы үз теләге белән әлеге фәнне атнага 10 ар сәгать өйрәнә башлый, олимпиадаларда җиңеп бара. Безгә менә шундый кешеләр кирәк. Бу татар теле укыту мәсьәләсенә дә кагыла. 90 нчы елларда татар телен мәктәп­ләргә кертү буенча күп нәрсә эшләнде, ә менә аны укучыларга яраттыру, мавыктыру юнәлешендә бик  аз эш майтарылды. 

– Татар телен укыту мәктәптә ни дәрәҗәдә?  

– “СОлНЦе” мәктәбендә татар теле элеккечә үк мәҗбүри предмет булып калды, әмма ул хәзер атнага 2 генә сәгать. Бездәге ба­лаларның яртысы татар. Татар телен яраттыру юнәлешендә электән үк сыйныфтан тыш чаралар, төрле кичәләр,  бәйрәмнәр үткәрүгә игътибар бирәбез. Бу бит татар гимназиясе түгел, монда милли белемгә, милли үзенчәлеккә омтылган “әзер” балалар килми, ә гадәти балалар килә. Биредә аларга  татар телен матур итеп ачып,  кызыклы яктан мавыктырып өйрәнү теләген уятырга кирәк. Үз фәнен шәп белгән кешеләр күп ул, ә менә шуны башкаларга матур итеп җиткерә белүчеләре сирәк... Бу татар теле буенча гына түгел, башка фәннәргә дә кагыла. Татар, төрек, гарәп телләреннән менә шундый укытучылар безгә, әлбәттә, кирәк.  

–  Сезгә укыту, мәктәп эшләреннән тыш, һәрвакыт диярлек суд-мәхкәмә эшләре белән дә шөгыльләнергә туры килә... 

– Россиядә элек-электән закон төшенчәсе беренче урында тормый. Законнар бар, ләкин аларны кешеләр бик җиңел генә боза. Бу вак-төяктә дә ачык күренә, әйтик, бездә кешеләр урам аша кызыл утка да чыгып йөгерә, ә Европада беркем дә болай эшләми. Гаделлеккә мөнәсәбәт – безнең иң нечкә җир...

Минем өчен беренче урында гаделлек булу мөһим. Татар теле буенча судлашуым да, татар теле үзе шулкадәр мөһим булганга гына түгел, ә кешеләргә ихтирамсызлык,  татар кешесенә карата гаделсезлек яшәве җанга тия. Шундый куркыныч күренешне күз алдына китерегез: 2018 ел, безне, Вахитов,  Идел буе районнары мәктәп директорларын, барыбызны бер залга җыйдылар, ике прокурор, мәгариф идарәсе башлыгы Һадиуллин утыра һәм безгә игълан итәләр: 2 ай эчендә без татар теле укытучыларының ­¾ен  эштән җибәрергә тиешбез. Бу шул дәрәҗәдә катгый, ямьсез, тупас итеп эшләнде... 2 ай эчендә, яңа ел алдыннан! Ниндидер фәрман булган очракта да, бу болай итеп, хөрмәтсез рәвештә гамәлгә ашырылырга тиеш түгел иде! Хәтта  Путин да төгәл сроклар куймаган иде. Безнекеләр үзләре артыгын тырышты. Бу укытучы һөнәренә ихтирамсызлык күрсәтү иде. Балалар моны ничек аңларга тиеш иде соң? Бу гаделсезлеккә каршы чыгарга кирәк иде... Татар телен мәктәпләрдән кыс­карту буенча судлар тынмый. Европа судында бу эшнең бер тармагы тәмамланды, ләкин икенче тармагы дәвам итә.  Татар телен укытуны туктатмаган өчен миңа штрафлар салынган иде, мин кабат судка бирдем, ул эш Самарада Конституция судында карала, нәтиҗәләрне көтәбез. Татар телен укыткан өчен штраф салынуны мин законсызлык дип бәялим һәм бу эш озак дәвам итәр дип уйлыйм. Монда судның нинди карар чыгаруы да мөһим түгел, ә кешеләрнең, балаларның гаделсезлеккә каршы чыгарга кирәклеген күрүе мөһим. Мине бик күп кешеләр бу мәсьәләдә хуп­лый, гади кешеләр урамда туктатып рәхмәт әйтә, үз мәктәбендә моны эшли алмаган күп кенә директорлар шалтырата, хуплауларын белдерә. Рәсми даирәләрдән әллә ни ярдәм  тоймасам да, гади халыктан бик нык хуплау, ярдәм сизәм. Киләләр, кулымны кысалар, кесәләреннән чыгарып 100 сум булса да акча тәкъдим итәләр. “Исемегез ничек?” – дип сорыйм. “Мөһим түгел, Аллаһ үзе белә. Син көрәшергә тиеш, без сине хуплыйбыз”, – диләр. Бу миңа бик мөһим. 

– Татар телен яклап, мәктәп җитәкчеләреннән Сез бер үзегез судка мөрәҗәгать иттегез. Башкалар дәшмәде. Күп җитәкчеләр үз укытучыларын, телне яклап чыккан булса, бәлки, вәзгыять башка якка үсәр иде. 

– Безнең илдә кешеләр 30 нчы еллардан бирле куркып яши. Мәктәп директорларын сәбәбен аңлатмыйча гына эштән җибәрергә рөхсәт бирә торган закон бар (278 нче маддә). Куркыныч маддә, аны алып ташлау турында сүз бара, ләкин ул әлегә кадәр көчендә. Кешеләр курка, шулай ияләшкәннәр. Бу начар... Өлкәннәр курка, ә балалар курыкмый. Соңгы 5-8 елда шуны күзәтәм – балалар курыкмый, гаделлек өчен сүзләрен әйтергә омтылалар. Хәзерге балалардагы бу сыйфат ошый миңа. Безнең балачакта бу юк иде. Хәзер уйлаганнарын курыкмыйча әйтә белүче яшь буын үсә. Без мәктәбебездә моны хуплыйбыз,  балаларның үз фикерле булулары һәрьяклап  хуплана, кайчагында бу хәтта әти-әниләренә дә ошап бетми. 

– Күптән түгел Сез  мәктәбегездә барлык фәннәр татар телендә укытыла торган сыйныф ачарга җыенуыгызны хәбәр иттегез. Кайчан бу эш башланачак, фәннәрне кемнәр укытыр дип ­фаразлана? 

– Казанда татар телендә генә белем бирелүче 2 нче гимназия бар. Анда укыту сыйфаты яхшы, фәннәр чынлап та татарча укытыла. Ләкин без аны кабатларга теләмибез, бераз башка төрлерәк сыйныф җыярга исәплибез. Казанда күп кенә татарлар туган телләре аларның балаларына кирәк түгел, дип саный. Минем хыялым шундый: һәр предмет буенча шушы юнәлештә талантлы, танылган кешеләр килергә тиеш. Бу фән укытучыларыннан тыш, алар үзләренең уңышлары мисалында татарча белемнең, татарча укуның дәрәҗәсен күтәрәчәк. Башкалар алар мисалында күрергә тиеш: татар телен белү, өйрәнү – дәрәҗәле! Хәзер күп фәннәр буенча белгечләр, галимнәр белән сөйләшүләр бара, күздә тоткан таяныр кешеләрем бар. Киләсе уку елыннан беренче тапкыр татар телендә белем аласы 5 нче сыйныф җыелачак. Һәр предметны мәктәптә алып баручы укытучыдан тыш, даими килеп, бу фән белән кызыксындырып торучы галимнәр, танылган кешеләр эшләячәк. Мин андыйлар  табылыр, татар җәмәгатьчелеге үзенең ярдәм кулын сузмый калмас, дип уйлыйм. Мәктәп шәһәрнең үзәгендә урнашкан, Фәннәр академиясе, КФУ, театрлар янәшәдә генә, бу безнең файдага. Татар теленең язмышы өчен җаны әрнегән милли зыялылар чакыруыбызны кире какмаска тиеш. Аларның мәктәпкә килеп йөрүе, балалар белән даими аралашуы кирәк булачак. Бу мәсьәләдә шушы көннәрдә  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы белән очрашачакмын, аның сүзе күпләр өчен әле дә үтемле, миңа аның ярдәме дә һич артык ­булмас.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: