Мәдәни җомга

Рамазан аеның җомга көнендә...

Татарстан Милли музеенда Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен “Батырлык гасырларда калачак: Җәлил һәм аның көрәштәшләре” дип аталган күргәзмә белән искә алдылар.

Ул “ТАССРның 100 еллыгына - 100 исем” проекты кысаларында тәкъдим ителде. Аны ачу тантанасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна, туруны Михаил, Абдулла Алишның апасының улы Азат Сөнкишев, Абдулла Батталның бертуганының улы Фәрит Батталов һ.б. язучылар, галимнәр катнашты. 


Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова мирасханә коллекцияләрендә Җәлил һәм аның көрәштәшләренең тормышлары, иҗатлары һәм соңгы көннәре белән бәйле күп истәлекләр саклануын белдерде. Тупланмалар Милли музейда Җәлил һәм көрәштәшләренең туганнары, балалары ярдәме белән булдырылган. Әйтик, Муса Җәлилнең музей-фатирында һәм Милли музейда аның хатыны Әминә апа, кызы Чулпан, оныклары булышлыгы белән патриот-шагыйрьнең тормышына һәм яшәешенә, иҗатына кагылышлы зур коллекция тупланган. “Алар озак еллар дәвамында Татарстан Милли музее белән бергә респуб­лика районнарында һәм дөньяның төрле илләрендә, Россия шәһәрләрендә татар халкының мәдәниятен күрсәтә, әдәби мирасын саклап калуга һәм популярлаштыруга өлеш кертә. Алар әле генә Апас районында булып кайтты. Чулпан Җәлилованы һәм аның оныкларын безнең хезмәттәшләребез, дип әйтергә мөмкин”, – диде Г.Нәҗипова. Ул шулай ук Германия, Польша, Чехия, Франция  галимнәренең дә татарларның дошман тылындагы батырлык­лары турындагы архив материалларын бөртекләп җыярга ярдәм итүен искәртте.

Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән, әмма дошманның үз оясында фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер каһарман – Муса Җәлил, Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаровның бу дөньядан үтүенә быел 75 ел тулды.

Чулпан Җәлилова 25 августның үзе өчен бик авыр көн икәнлеген белдерде. “Минем әтием турындагы балачак истәлекләрем Казан белән бәйле. Мәскәүдә тусам да,  Татарстанга күченеп кайттык. Әтиемне әйбәт хәтерлим. Без бер-беребез белән бик якын идек, аны үземнән җибәрмәскә тырышуым исемдә калган, сугышка китүе, яныбыз­да юклыгы минем өчен бик авыр булды. Аңардан хатлар калды. Без бүген аны Муса Җәлил музей-фатирында укыдык. Мин ул өебездә әтине соңгы тапкыр күрүемне хәтерлим. Казан – минем өчен туган җир кебек”, – дип белдерде Чулпан ханым.

Ул шулай ук әтисенең һәм башка җәлилчеләрнең батырлыгын дөньяга таныткан Гази Кашшафны да онытырга ярамавын, Рафаэль Мостафинның да М.Җәлилнең язмышын күп өйрәнүен әйтте. Ч.Җәлилова бүген дә музейга бүләк – бельгия­ле Андре Тиммермансның Гази Кашшафка язган хатын тапшыр­ды. Ул хатында 1966 елда аны Казанда җылы каршылап әйбәт мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен татар халкына рәхмәт белдерә. 

Ядкәрләр белән Муса Җәлил музей-фатирының өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Харрасова таныштырды.

Сугышка кадәр танылган татар язучысы, ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җавап­лы сәркатибе булган, Татар студия­сендә әдәби бүлек мөдире, аннары Татар опера һәм балет театрының әдәби бүлеге җитәкчесе булган  Муса Җәлил әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт тапкан. Күргәзмәдә М. Җәлилнең 1925 елда Казанда дөнья күргән “Барабыз” дигән беренче китабы һәм 1929 елда Мәскәүдә басылып чыккан “Иптәшкә” җыентыгы тәкъдим ителгән. М.Җәлил сугышка киткәч “Отвага” газетасында эшләп ала. Шагыйрьнең анда  рус телендә “Весенние резервы Гитлера” дигән шигыре басылып чыга. Шунда ук игътибарны тагын бер уникаль экспонат - М.Җәлилнең фронттан язган васыятьнамәсе җәлеп итә. Күрәсең, шагыйрь 1942 елның 27 маенда ук Икенче удар армиянең хәлен аңлаган һәм васыятьнамә язган. Ул анда үзенең иҗатын, кулъязмаларын туплап җыйнауны дусты язучы Гази Кашшафка адреславын яза. Биредә тагын бер кадерле экспонат – М.Җәлилнең каләм савытын күрәбез. Ул – музейга Чулпан Җәлилова бүләге. 

Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип, 
Без алмадык сатып гомерне, 
Үзебезчә яшәп, үзебезчә
Без чиклибез аны түгелме? –

дип яза М. Җәлил үзенең бер шигырендә. Бу юлларның Абдулла Алишка багышлануы бик күпләргә билгеле. Икенче витринадагы ядкәрләр сугыш башланганчыга кадәр үк үзенең әкиятләре, шигырьләре белән танылып өлгергән А.Алишка багышланган. Язучының күргәзмәгә куелган фотоаппараты аның сурәткә төшерү белән дә мавыгуы турында сөйли. Кызганыч ки, Ватан сугышына киткән А.Алиш та әсирлеккә эләгә. Күргәзмәдә аның 1944 елның  28 гыйнварында гаиләсенә язган хаты да урын алган. Аны Бельгия патриоты Эмиль Мэйзон алып чыга һәм безнең илчелеккә җибәрә. Хат НКВДда 1957 елга кадәр ята. Мэйзон аны эзләтә. Хат язучының хәләл җефете Оркыя Тюльпановага  1957 елда гына килеп ирешә. Шунда ук Эмиль Мэйзонның да хатын күрәбез. “Ул анда әсирләрне бер кешелек кенә камерага күчергәнче, тоткынлыкта бергә утырулары турында яза, ­А.Алишның үзенә тиешле тәмәкесен бирүен искә ала. Немецлар тәмәкене кечкенә конвертларга салып тарата торган булган. Алиш, үзе тартмагач, өлеше белән Эмильне сыйлаган, башка камерага күчерелгәч тә, паегын аңа тапшыру җаен тапкан. Э.Мэй­зон мәрхәмәтле А.Алишның истәлеге итеп тәмәке конвертын җибәрүен әйтә”, – дип ачыклап үтә Р.Абзалина.  

Витринада җәлилче Гариф Шабаев, Әхәт Атнашев гаи­ләләре белән төшкән фоторәсемнәр аша искә алына. Күргәзмәдә тагын уникенче җәлилче – Рәхим Саттар игътибарны җәлеп итә. Башкалар белән җәзалап үтерелмәгән булса да, аның язмышы да аянычлы. Ул һәм аның өч иптәше яшерен оешма биреме буенча элемтә урнаштыру нияте белән әсирлектән Польша җирләренә кача. Аларның икесе машина йөртүче, берсе радист була. Аларны Польша җирләрендә печән кибәненә яшеренгән җирдән немецлар эләктереп ала. Барысын да яндыралар. “Бу хакта миңа Польшада һәм Германиядә укып кайткан Шәйхи  Маннур сөйләде”, – дип ачыклап үтә Ш.Мостафин. Күргәзмәдә Р.Саттарның 1942 елның 12 мартында улы Илгә атап язылган хатын һәм аның әсирлектән әйләнеп кайткан куен дәфтәрен күреп була. Анда шагыйрьнең 1942-1943 елларда язган 24 шигыре тупланган. 

Күргәзмәдә шулай ук Җәлил һәм аның көрәштәшләренең соңгы көннәре турында сөйли торган документлар да бар. Белгәнебезчә, 1944 елның 25 августында М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең 3 минут ара белән фашист балтасыннан гомерләре киселә. Бу – шәһитләр китә торган вакыт – алтынчы рамазан – җомга көн, җомга турысы була. Азан вакытында Гайнан Кормашның гомере өзелә. Һиҗри ел исәбе буенча җәлилчеләрнең башы киселгән вакытны Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина галим Ленар ага Җамалетдиновның календареннан исәпләп чыгарган. Җәзалау тәмамланганнан соң, аларның һәрберсенә карточкалар тутырыла. Күргәзмәдә бу документларны да күреп була. Алар шул дәрәҗәдә төгәллек белән язылган ки, һәрберсенең кайда туганлыгы, үзенең һәм әти-әнисенең исем-фамилиясе, гаиләсе булса, хатынының кыз чактагы фамилиясе тәфсилләп теркәлгән. 

Җәлилчеләрнең вафатына бер сәгать кала алар янына ка­мерага Германиядә татар комитетында мулла вазыйфасын үтәгән Госман исемле дин әһеле керә. Аның аларны беренче тапкыр күрүе була. Мулла татар каһарманнарына сүзсез генә Коръән китабын суза. Һәрбер җә­лилче, шушы Китапка кулын куеп, дөнья белән хушлаша. Җәлилчеләрнең кул җылысы калган иң соңгы ядкәр – Коръән китабын озак еллар дәвамында Германиядә тоталар, аннары Америкага җибәрәләр. Анда  Китап Абдулла Вафалы дигән татарда саклана. Беренче Бөтендөнья татар конгрессы корылтае барган көннәрдә Коръәнне академик Миркасыйм Госмановка тапшыралар. Галим аны үз чиратында Милли музейга бүләк итә. Күргәзмәдә шул Коръәннең төп нөсхәсе куелган. “Аның өч битендә карандаш белән “Гани Госман Семипалат” дигән язулары бар”, – ди Л.Харрасова. 

1990 елның май аенда ун җәлилчегә беренче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены тапшырыла. Витринада җәлилчеләргә бирелгән бүләкләрне һәм күкрәк билгеләрен дә күрергә мөмкин. 

Күргәзмә бер ай дәвамында эшли.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: