Мәдәни җомга

Төплерәк уйларга өйрәник

Җәмгыять тормышында шундыйрак эчке хакыйкать, закончалык яши, күрәсең.

Халыкка, телебезгә авыр сынау көннәре килгәндә, олы мәсьәләләр белән шөгыльләнәсе, милли мәктәпләрне яптырмау өчен көрәшәсе урынга, ваклашабыз, бер-беребезне нахакка рәнҗетә башлыйбыз, кем әйтмешли, беткә үч итеп тунны мичкә ягабыз. Соңгы чорда, бер күренеп торган сәбәпсез, “яшеренрәк” элемтә чараларында бер үк төркем тарафыннан әледән-әле шау-шу, гауга, бола(фетнә) күтәрелеп тора. Милләт хәсрәте белән янып яшисе урынга, яшьрәк буын журналистлар язучылар эшенә (янәсе, алар милләт мәнфәгатьләре белән янмый) тыкшына, галимнәр хезмәтенә өстән торып, Наполеон позасын алып, бәя бирә башлады. Мин дә  аларның “язмаларын” укып, гаделсез гаепләүләрдән тәкатем корып, кулыма каләм алырга мәҗбүр булдым.


Күптән түгел “берсенең”  күзе Язучылар йортына төште. Янәсе, аларга шундый затлы, матур бина ялгыш эләккән, аны башка максатларда кулланып була ич, картларга сөйләшеп, аралашып торырга бер бүлмә калдырып (ләчтит сатып утырсыннар шунда), башкаларын яшьләргә биреп, төрле тамашалар үткәрер­гә, һәр атна саен берәр кичә уздырыла торган Тукай клубында бар-кафе ачып, биюләр оештырып булыр иде, дигән тәкъдимгә чаклы барып җиттеләр.

Илгә сибелгән бөтен татар халкының сыену урыны, мактанычы, дүрт йөзгә якын каләм ияләрен үзенә сыендырган бинаны “яулап алу” барып чыкмагач, инде менә ничәнче ай Мәдәният министрлыгы каршында илле елдан артык эшләп килүче халык иҗатын фәнни-гамәли өйрәнү Үзәгенә, аның аерым хезмәткәрләренә каныгу башланды һәм булдыра алганча аларны мыскыллау, сагыз чәйнәү дәвам итә.

Күпләр хәтерлидер, ул Үзәк элек Бауман урамында, Горький исемен йөрткән клубта урнашкан иде. Аның элеккеге җитәкчесе Котдус Хөснуллин әтрафлы кереш сүз белән “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” (2001, 725 б.) исемле фольклор гәүһәрләрен өйрәнү өчен уникаль тупланмасын  бастырып чыгарды.

Кайсыдыр министрыбыз Үзәкне үз янына күчереп, бишенче каттан бүлмәләр бирде. Үзәк яңа урында бик матур гына эшләп тә китте. Яңарыш чорында олы тарихыбызда беренче татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты башка оешмада “эрегәч” (бер журналист та аны яклап тавыш күтәрмәде), безне, өч фольклорчы галимне, профессорлар Ф.Юсуповны, М.Бакировны һәм мине Ф.Җәүһәрова эшкә чакырды. Без, Р. Мө­хәммәтова уйлаганча (һәркем башкаларны да үзенә тиңли),  акча өчен килмәдек фольк­лор үзәгенә. Максатыбыз әле татарча сукалаган әби-бабаларыбыз исән вакытта, халык иҗаты, йолалары сакланган чакта, милли гадәт-йолаларыбыз югалып беткәнче, телдән язып алып, фәнни әйләнешкә кертү иде. Кемгәдер тамаша, шау-шу, клиплар гына кирәктер. Уен-муен уза да китә, ә китап – мәңгелек, без язып алып музейга тапшырган, М.Булгаков әйт­мешли, кулъязмалар янмый (“рукописи не горят”). Әлбәттә, методичкалар да, такмак-такмазалар да, тавышлы уеннар, әйлән-бәйлән дә кирәктер. Тик акыллы җитәкчеләр, аңлы, акылы зәгыйфьләнмәгән яшьләр өлкәннәрдән телебезне саклаган фәнни хезмәтләр яздырып калдырырга омтылырга тиеш иде кебек.

Мин үзем дә яшьлегемдә журналист мәктәбен уздым. Бишенче курста укыганда радиокомитетның соңгы хәбәрләр бүлегендә атаклы журналист Мәгъсүм Гәрәев кул астында чирканчык алдым. Шул чорда да, соңрак та Хатип Госман, Гали Халит, Ибраһим Нуруллин, Нил Юзиев кебек галимнәрне пәйгамбәрләргә тиңләп, олылап, озын гомер теләп, аларга охшарга тырышып яшәдек. Безнең кумирларыбызның да казынсаң, ниндидер җитешсезлекләре булгандыр, әмма без аларга бәя бирү, хезмәтләренә алган акчаларын санау дәрәҗәсенә “күтәрелә” (Аллам сакласын) алмадык. Күрәсең, заманалар башка, әхлак кануннары үзгәргәндер. Өлкәннәрне ихтирам итә белмәгән буынның киләчәге өметсез, дип юкка гына әйтмиләрдер.

Ә бит берничә ел эчендә Үзәкнең дәрәҗәсенә тап төшермәстәй шактый эшләр башкарылган икән.   Әйтик, барлык фольклор жанрларын  фәнни-гамәли өйрәнүгә профессор М.Бакиров керткән өлеш сөйләп бетергесез. Ул бер-бер артлы “Татар фольклоры”, “Татарский фольк­лор” (соңгысының тулыландырылган нөсхәсе 2018 елда гына басылып чыкты), үзәк чыгара килгән һәр җыентыкта басыла килгән мәкаләләре өстенә, шул ук елда, халкыбызның килеп чыгышына  багышланган “Прототюрки” (456 б) исемле хезмәтен тәкъдим итте.

Шул бүлекнең икенче профессоры Фәрит Юсупов студент елларында ук башлаган Себер татарлары иҗатын телдән язып алып, фәнни өйрәнеп, гамәли әйләнешкә кертү эшен дәвам итеп, теләсә кайсы бүләккә лаеклы биш томлык (һәркайсы 600 биттән артык) матбугатта күтәреп алырлык китапларын бастырып чыгарды. Шуның өстенә  ул беренче татар тюркологы, немец галиме  В.Радловның сайланмаларын, ул чордагы язылышларын саклап, аерым том буларак нәшер итте.

Мин дә традицион  фольклор Үзәгендә очраклы кеше түгел идем. Чөнки гомерем буенча  әдәбиятның, бигрәк тә шигъриятнең  башы, нигезе - халык иҗатында, дигән иманда яшим. Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында  бер ел эшләгәннән соң, әдәбиятка, халык иҗатына рухи якынлыгымны сизеп,  бик теләп КИЯЛИның фольклор секторына күчтем һәм Алабугага юл тотканчы шунда хезмәт иттем: “Хәзерге татар шигърияте һәм халык иҗаты”, дигән мәзугъка кандидатлык диссертациясе яздым. Алма-Ата шәһәрендә ХХ гасырның  беренче яртысындагы  татар сүз сәнгатен өйрәнүгә багышланган докторлык диссертациясен якладым (ул чорда Казанда яклау советы юк иде). Ул хезмәтемдә  дә поэзиябез үсешенә тирән, шифалы агым булып килеп кергән халык иҗаты турында онытмадым.

Үзәктә фольклор жанрларын тәфсилләп өйрәнү эшенә керештем. Аерым алганда, бәетләрне аркылыга-буйга өйрәнеп, төрле җыентыкларда мәкаләләр бастырып, фәнни конференцияләрдә  чыгышлар ясап, “Бәетләрдә  халык язмышы” (2018, 225б) дигән хезмәтемә җитди кереш сүзе язып, күбесе яңа  500 бәеттән торган басманы үз исәбемә, бары тик 100 данә ге­нә бастырып чыгара алдым. Шул ук хәерчелек нәтиҗәсендә, китапны, мыскыл иткәндәй, бик вак хәрефләр белән җыеп чыгардылар. Кабатлау турында сүзләр кузгатылгач, мин аны КИЯЛИ директорына да, фольклорчы егетләргә  дә бүләк иттем. Кирәк булгач, китапханәдән дә эзләп тапкан аны иптәш.  Мең яисә берничә мең тираж белән чыгарсалар, мин каршы булыр идемме? Гаеп эзләүче ханым бәетләр турында күп язылды ди, берәрсен кабатлаган өлешен күрсәтеп бирсә, мин аңа рәхмәтле булыр идем. Ниһаять, фольклорчылар алган миллионнарны санап бирүче табылуы күңелләрне күтәреп җибәрде. Өч елда бер бәет китабы  язды, дип раславы белән автор үзенең шыр-надан икәнлеген күрсәтте. Фәнни эш, кеше акчасын санап утырып, шикаять  язу гына түгел, ул җитди шөгыль. Кайбер галимнәр гомерләре буенча бер жанрны өйрәнергә мөмкин. Андый мисаллар бик күп. Бәетләргә язган керешемдә аның хәзерге татар шигъриятендә үстерелешенә әһәмият бирдем. Сыйфат дәрәҗәсе турында әйтә алмыйм, аңа Әбугалисина  мәгарәсендә белем алган Рузилә генә дөрес бәя бирә алыр!

Әлбәттә, минем соңгы өч елда алган акчамны санап бирү бер хәл, тик ул айлык эш хакымның күпмесенең кәгазь, каләм сатып алып, кат-кат компьютерда  җыюга киткәнен, ике инсульт кичергән кешенең таксида йөрергә мәҗбүр булуыннан, дарулар алудан 14 меңнең күпмегә җитүен  дә исәпләп бирсәң, минем сиңа хөрмәтем тагын да артыр иде. Мин кичергән афәт сиңа килә күрмәсен, сеңлем.

Хәзер мөнәҗәтләрне бик яратып, Ислам диненең сафлыгына, мәрхәмәтле булуга чакыруына сокланып өйрәнәм. Шуның нәтиҗәсе, Ходай Тәгалә гомер бирсә, бәетләр турындагы шикелле үк,  мөстәкыйль монографик  китап итеп чыгарырмын, бу юлы син дә матди ярдәмеңне күрсәтерсең дип өметләнәм.

Әдәби сиземләвең бик “тирәнтен” икәнлеген Язучылар берлегенә тәкъдим  итәрлек әсәрләре булмаган Зифа Кадыйрованың түбән зәвыклы кешеләрне күздә тотып  язылган мелодраматик водевильләренә мөкиббән китүендә дә күренә (З.Кадыйрованы кимсетүем түгел).

Син үзеңне дөреслек яклы дип саныйсың, һәркемгә бәя бирергә лаеклы дип табасың икән, ни өчен профессор Ә.Мәхмүдев Шолоховның “Тихий Дон”ына  тиңләгән, күренекле шагыйрь  Р.Харис “выдающееся произведение современности” дип бәяләгән Т.Галиуллинның “Сәет Сакманов” роман-трилогиясе буенча фильмнар төшерергә вакыт дип шаулап йөрмисең!

Әдәби әсәрләрем өчен Тукай бүләгенә лаек  булуымны  искә төшереп тормыйм. Тик “Казан утлары”ның быелның дүртенче санында басылып чыккан  “Сукыр Гаваз” бәянемне укучылар тарафыннан беренче урынга  чыгарылуын әйтмичә кала алмыйм. Арзанлы популярлык артыннан кумыйча, үзең белмәгән  хезмәтләргә бәя  бирүгә алынмыйча, менә шундый  әсәрләр яза алсаң, милләткә файдалырак булыр иде! Хәер, җитди эшкә  сәләтсезлегеңне аңлап, башкаларны пычратып арзанлы абруйга тизрәк ирешеп буласын син күптән аңладың бугай. Сайлаган тормыш юлыңда уңышлар сиңа, сеңлем!

Хөрмәт илә Тәлгат ГАЛИУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: