Мәдәни җомга

Җәлилчеләргә бәйле истәлекләр 

1943 елның февралендә  немецлар татар-башкорт әсирләреннән   оештырылган  825 нче хәрби батальонны  Белоруссиянең Витебск өлкәсендә  хәрәкәт  итүче партизан отрядларына каршы  сугышу өчен  җибәрә.

Бу батальонга тупланган легионерлар арасында җәлилчеләр  оештырган  яшерен төркем йогынтысы  бик  көчле  була. Витебск  шәһәре  тирәсенә килеп урнашуга,  батальонның яшерен  оешма вәкилләре  партизаннар  белән элемтәгә  керә. 22 февральдә, немец офицерларының  кайберләрен  юк  итеп, ул батальон  сугышчылары М.Ф.Бирюлов  җитәкчелегендәге партизаннар  бригадасына килеп  кушыла. Бу хакта 1974 елда  Минскида  нәшер  ителгән  “Витебское  подполье”  китабында шактый  тулы  мәгълүмат  бар. Әлеге  вакыйгага  багышланган тагын да  тулырак һәм күләмлерәк очерк  Алма-­Атада рус телендә нәшер  ителгән  “Простор”  журналында аңа  чаклы  ук  та  басылган  иде. 1974 елда  шул шәһәрдә булганда  казах  язучылары  миңа ул  журналның  берничә санын  биреп  тә   җибәрде.  1966-1968 еллар аралыгында  дөнья күргән ул саннарның  берсендә татар-башкорт легионерлары сугышчыларының партизаннар ягына  чыгу  вакыйгалары  бәян  ителә. Калган  ике  санда элек  Власовчылар армиясенә кергән   Гиль-Родионов дивизиясенең шул ук “Железняк”  исемен  йөртүче партизаннар  бригадасына  кушылу  вакыйгалары тасвирлана. Бу “Выбор  оружия” дигән  документаль   хезмәтнең авторы   Иван  Титков  үзен “Железняк”  бригадасы  командирларының  берсе  дип  таныта.

22  февраль төнендә  көнбатыш  Двина бозы аша  чыккан  сигез  йөзләп  татар-башкорт легионерларын каршы  алган отряд башлыгы  да мин  идем, дип  яза  Иван  Титков, әлеге легионга багышлы  икенче очеркында. “Легионерларның күпчелеге соңыннан дошманга каршы батырларча  сугышып  һәлак булды.  Яу-бәрелешләр барышында без аларны, ышанып, алгы сафка куя идек”, дип  яза  ул. Шул  батырларның  дистәләгәненең исем-фамилиясен  дә атап  үтә. Журналның бер санында урнаштырылган  биш кешелек фотода автор да бар. Фото астына: “Командование  бригады  “Железняк”. Слева с биноклем  автор записок,  рядом с автоматом Степан Манкович”, дип язылган.

Журналның  825 нче батальонга  багышланган санын үземдә  таба алмадым. Казан  китапханәләрендә дә шул  елларга  караган “Простор”  журналы күренмәде.

Легионерларның  825 нче батальонына  багышланган   вакыйгаларның шушы мәкаләгә  кагылышлы  дәвамы да  бар. 1983 елның кышында  Мәскәү янәшәсендәге  иҗат йортында  язучы Леонид  Леонтьевич  Огневский белән  очраштык. Дөресрәге, Казаннан булуымны Мостай ага  Кәримовтан ишетеп  белгәч, ул үзе  мине  бүлмәсенә чакырып алды. “Сугыш  елларында мин  Мәскәүдә СМЕРШ штабында  хезмәт  иттем. Хәрби дәрәҗәмне  әйтеп  тормыйм, үз фамилиям Огнев минем, “ский” кушымчасын язучы буларак  кына  йөртәм,” диде. СМЕРШ оешмасы инде ул - шул ук КГБның хәрби адашы. Дошманга каршы да, үз гаскәриләребез арасында да шымчылык  эшен оештыручы, яшерен рәвештә “ил сагында” торучы  оешма.  

825 нче  батальон партизаннар ягына  чыгу  белән  үк Мәскәүдән  берничә  офицер  партизаннар бригадасына  җибәрелә.  Алар арасында Огнев та  була. “Тикшерү документларының байтагы минем кул  белән язылган. Шул  исәптән сигез йөзләп  фамилия теркәлгән исемлекне дә ике  данәдә  мин тутырдым”, - диде ул. Шул  кәгазьләр белән  бергә  легионерлардан алынган  мәгъ­лүматны да, алар кулындагы башка  төрле язмаларны һәм хатларны да алар  Мәскәүгә  кайтарып  тапшыра. Әлбәттә, ул хатлар адресатларына җибәрелми. “Ул документлар югалмасын иде.  Алар безнең штаб архивында сакланырга  тиеш.  Тырышып  эзләсәгез, бәлки, шуларны таба алырсыз. Менә шул хакта белдерәсем  килгән  иде. Минем  “Грозный час  истории”  китабымда да шуңа охшаш вакыйгалар  теркәлгән. Хәзер ул  китап үземдә  юк. Кызыксынсагыз, китапханәдән табып, карап чыга аласыз. Дөрес, анда хәзер  мин сөйләгән   вакыйга  теркәлмәгән”, - дигән иде Иркутск шәһәреннән  килгән  ул язучы. 

Казанга кайткач, мин ул язучы сөйләгәннәрне кайбер иптәшләргә, шул  исәптән Р.Мостафинга да хәбәр иттем. Сигез йөзләп  легионер кулыннан алынган язмалар арасында Муса  Җәлилгә яисә аның  көрәштәшләренә  мөнәсәбәтлеләренең дә булу ихтималы  бар  ич. Ләкин  әле 1980 елларда СМЕРШ  ише оешма архивларына керү мөмкинлекләре  юк  иде. Хәзер, бәлки, ул архив  белән дә танышып  буладыр. Башка  төр яңалык булмаса, һичьюгы сигез йөзләп  легионерның  тулы исемлеген ачыклау мөмкинлеге бар. Аларның күпчелеге  әле дә  “хәбәрсез  югалучы”лар  исемлегендә  йөридер. Шул язмаларны   эзләп табуны кем  үз  өстенә ала алыр  икән? Ә Иван  Титковның “Простор”да чыккан язмасын эзлим. Мин  ул журналны туксанынчы  елларда Тел һәм  әдәбият институты архивына тапшырган  идем  шикелле.

Муса  Җәлил мирасын  барлау­га  бәйле тагын бер фактка  тукталасым  килә. 1989 елның кыш ахырлары иде шикелле. Шәмси ага  Хамматов, Татарстан китап нәшриятына бер  килүендә,   минем эш бүлмәмә дә кереп утыр­ды. Мусаның туганнан-туган  энесе Таһир ага  Корбанов аңа минем Оренбург төбәге кешеләре белән элемтә  тотуым, андагы  архивлар  белән беркадәр таныш  булуым хакында  әйткән  булган  икән. “Муса  Җәлилгә  бәйле материаллар туплау  өчен  Оренбургка барырга  ниятләп  торам. Анда кайда, нәрсәләр булырга  мөмкин? 1935-1940 елларда анда чыккан “Коммунист” газетасы төпләмәләре кайларда саклана  икән?” – дип сорашты  Шәмси ага. Өлкәнең дәүләт архивында  һәм  өлкә карамагындагы  китап­ханәләрдә 1920-1930 еллардагы татар матбугатының бик сирәк саннары гына сакланганлыгын сөйләдем. 1925 елларгача Оренбургта  нәшер  ителгән барлык татар телле матбугатның  архивы  Казахстан хөкүмәте  тарафыннан  Кызыл  Урда  шәһәренә күчерелгән  булуын  әйттем. Дәүләт архивында  “Коммунист” газетасының берничә саны сакланганын миңа шул газетаның  элекке хезмәткәре, шагыйрь  Фатих ага  Кыргызбаев сөйләгән   иде. Ул архивтагы саннарның берсе В.И.Ленинга багышлап  чыгарылган  икән. Ул санда  Муса  Җәлил  белән  Фатих Кәримнең үз  шигырьләре дә, русчадан  тәрҗемәләре дә басылып чыккан, дип  белдергән  иде Фатих ага. 

“Коммунист”ның тулырак нөсхәләре өлкәнең партия карамагындагы архивында саклану  ихтималы  турында да  сүз  булды. Минем  ул архивта  булганым юк иде. Мин шуларны  Шәмси агага сөйләп  бирдем. Берәр айдан соң Шәмси ага яңадан  мин  эшләгән бүлмәгә килеп  керде. Элекке киңәшләрем  өчен кабат  рәхмәтләр  әйтте. Сәфәренең уңышлы  булуын,  латин язуында  нәшер  ителгән  әлеге газетаның барлык нөсхәләре  белән таныша алуын белдерде. “Табышларым  күп  булды. Сәфәрем уңышлы узды. Инде  шул табышлар  турында язып  чыгарга  ниятлим”, - дигән  иде ул. Ләкин  авыруы аңа ул ниятен тормышка ашырырга  мөмкинлек бирмәде.  Озакламыйча, ул арабыздан  бөтенләйгә  китеп  барды. Аның архивы, соңгы сәяхәте  турында яза башлаган  язмалары улы  Шамил белән килене  Эльмира кулында  калгандыр, дип уйлыйм. Мин күреп, укып  барган газета, журнал битләрендә Шәмси аганың яман чирне  җиңеп кылган ул изге  сәяхәте  турында бернинди дә мәгълүмат  булмады  шикелле. Шәмси аганың ул табышлары белән дә киң  җәмәгатьчелек танышырга хаклыдыр дип  беләм... М.Җәлил эшчәнлегенә багышлап берничә  китап язган автор да  ич әле ул.  Шәмси ага  архивында  шулай  ук Мусаның 1923 елда язган, авылында мәктәп балалары  белән бергә  сәхнәләштергән  “Кала  малае” пьесасы  кулъязмасы да  саклана  иде. Ул пьесаны  аңа  Таһир ага  Корбанов  биргән  була. Без  ул әсәрнең   бер  өлешен Таһир аганың М.Җәлилгә багышланган  “Кызыл  чәчәкләр”  китабына да  урнаштырган  идек.

“Республика  Татарстан” газетасының 1997 елгы 15 февраль санында  Борис  Перельмутер дигән  журналистның  истәлекләре басылып чыкты. Хәбәр  итүенчә, сугышка  чаклы алар  М.Җәлил  белән дустанә мөнәсәбәттә  булган. Бауман урамындагы Матбугат йорты бүлмә-коридорларында еш очрашып торганнар. Чөнки ул вакытта  М.Җәлил опера театрында башкарган вазифасыннан тыш, язучылар оешмасының да  җитәкчесе була  бит. Аңа эш көненең бер өлешен шул  матбугат йортындагы эш урынында да уздырырга туры  килгән. “Безнең өйдә дә булгаладык.  Әнием Хана  пешергән өчпочмак Мусага  бик ошый  иде”, дип искә ала  журналист. “Яу кырыннан Гази  Кашшафка җибәргән хатларының берсендә Муса русча  “Баллада о  последнем патроне” шигырен язганлыгын хәбәр  иткән була.“  Җәлилнең  шигырьләре кабат басыла  башлагач, Гази ага  Кашшаф шул хатны  тотып Борис Перельмутер янына  килә. “Сугыш елларында шушындый әсәр сезнең газета редакциясенә килмәдеме икән?” -дип сорый. Борис: “Андый очракны  хәтерләмим”, – дип  әйт­кән  идем  мин аңа”,  ди. Бәлки,  ул шигырь  Муса  хезмәт  иткән “Отвага” газетасында, яисә 2 нче армиянең  башка  газетасында  басылып чык­кандыр – мөгаен,  әлегә чаклы аларны  санын-санга актарып  чыгучы  булмагандыр. 

 Эзлисе, табасы табышлар алда  әле, дигән  өмет  һаман сүнми.

Лирон ХӘМИДУЛЛИН.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: