Мәдәни җомга

Атылган йолдыз сыман…

Әгәр исән булса, танылган драматург, режиссер, актер Әмир Камалиев (Аманулла)  быел үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәр иде.

Ни үкенеч, узган елның  язында, чәчәкле май аенда ул арабыздан китеп барды. Йөрәк, диделәр. Шулайдыр, янып яшәгән, ашкынып-ашыгып иҗат иткән талантлы ир-егетнең йөрәге сынаткандыр. Ялкынлы янган  учак тиз янып бетә, диюләре хактыр, күрәсең.

Әмир абый белән шәхсән ул Яшь тамашачы театрына баш режиссер булып килгәч танышу насыйп булды. Юньләп уйнарлык сәхнәсе дә булмаган бу театрга ул үзенең шәкертләре белән бергә килеп керде һәм ялкынланып иҗат итә башлады. Ике ел эчендә ул анда берничә спектакль куярга өлгерде. Бигрәк тә «Тартюф» комедиясе (Мольер) һәм «Борын-борын заманда» әкияте истә калган. Соңгысын Әмир абый шәкертләренә уйнарга дип үзе язган иде. Ул һәрвакыт энәдән-җептән киенгән була, үзенең студентларын бик ярата, аларны сәхнәдә уйнарга гына түгел, гади тормышта затлы булып күренергә дә өйрәтә иде. Чөнки ул үзе авылдан чыккан гади татар малае булса да, әнә шул затлылыкка ия шәхес иде.

Әмир Аман улы Камалиев 1960 елда Апас районының Шыгай авылында гади колхозчы гаиләсендә 4 баланың өченчесе булып дөньяга килә. Сигезьеллык мәктәпне әлләни уңышларсыз гына  тәмам итә дә, һөнәр үзләштерергә дип Казанга чыгып китә, 15 нче һөнәр училищесына керә. Анда укып чыккач, Казан Моторлар төзү берләшмәсендә токарь булып эшләп ала да, армиягә китеп бара. Аннан кайткач, төзүче–инженерлар институтына укырга керә. Шәһәрнең үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөри һәм, институтта укуын бөтенләй ташлап, 1984 елда Мәскәүгә, М.Щепкин исемендәге театр училищесына укырга китеп бара. Сәхнәгә, әдәбиятка менә шундый урау юллар белән якыная ул. 1989 елда укуын тәмамлап, Камал театрына актер булып кайтып төшә. Раушан Шәриф, Илсөяр Төхфәтуллина, Фердинанд Хафизлар курсы бу, Әмирне алар курсның иң талантлы егете иде, дип искә алалар. Ул гел бишлегә генә укып, кызыл диплом ала, курсның старостасы була. Камал театры сәхнәсендә уйнаган елларын исә сәхнәдәшләре «искиткеч партнер иде» дип искә ала. «Галиябану»да - Исмәгыйль, «Казан егетләре»ндә – Альфред, «Ике хуҗаның хезмәтчесе», «Зөләйха»дагы рольләре белән ул тиз арада халыкка таныла. 

Училищеда укыганда ук каләм тибрәтә башлаган егет беренче сәхнә әсәрен – «Җәйге кырау» драмасын яза. «Минем язмышым бу, иң якын дусларымның үземә хыянәте хакындагы әсәр», – ди Әмир үзе  бу әсәр хакында. Күп тә үтми, драма Чаллы театрында куела һәм тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителә. Аннары ел саен диярлек яңа сәхнә әсәре язып өлгертә тора. Яхшы яза, юморы шәп, актер табигатен яхшы белгәч, диалоглары да шәп, тере килеп чыга аның. «Әлепле әртисләре», «Кылый Кирам балдагы», «Әле кичә генә яз иде», «Их, рәхәт безгә ирсез дә», «Итәкле кияү», «Борын-борын заманда», «Моңлы ядкәр», «Светофорда кунакта» әсәрләре Камал, Яшь тамашачы, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Уфа, Оренбург театры сәхнәләрендә кабат-кабат куела, гөрләп бара. Язу эшеннән тыш, Әмир Камалиев Казан театр училищесында озак еллар сәхнә теле укыта, шәкертләр тәрбияли. Бүген аның шәкертләре күп театрларда иҗат итә. Соңгы елларда Әмир абый «Яңа гасыр» телеканалы өчен киносценарийлар язу эше белән күп шөгыльләнде, аларның режиссеры булды, үзе дә рольләр уйнады. 

Талантлы, популяр кеше булса да, ул каршылыклы шәхес иде, әлбәттә. Үз җаны белән җәмгыять арасында гармония таба алмый бәргәләнгән чаклары да еш булды кебек. Уңайсыз холыклы кеше икәнен ул үзе дә таный иде. Үзенә ике ул, бер кыз табып биргән хатыннары турында ул беркайчан да яман сүз, гайбәт сөйләп йөрмәде. Ул намуслы, ихлас кеше иде. Турысын әйтергә яратуы, кызу канлылыгы, дуамаллыгы исә үзенә шактый зыян салды, дип беләм. Кинәнеп сәхнәләрдә уйнар чагында сәхнәгә сусап яшәве дә йөрәгенең көчен алгандыр…

60 яшьлек юбилеена Әмир Камалиев Кариев театрында спектакль куярга, ә туган авылы Шыгайда зурлап кичә үткәрергә хыялланган. Тик өлгерә алмады, ашыгып китеп барды. Аның хыялын авылдашлары өлешчә тормышка ашырды – 24 сентябрьдә авыл клубында зур хәтер кичәсе үткәрделәр. Аны искә алырга бик күп иҗатташ дуслары, сәхнәдәшләре, каләмдәшләре, шәкертләре  кайткан иде. Башта алар авыл зиратына барып, иҗатташларының каберен зиярәт кылды, Коръән укыды, чәчкәләр куйды. Әмир Камалиның каберенә быел Мәдәният министрлыгы ярдәме белән мәрмәр таш куелган. Искә алу чарасында Әмирнең әнисе Хәмсәнә апа да катнашты. «Газиз балаңны югалту хәсрәте бик ачы икән… Елый-елый күзләрем дә начарланды. Улымны хөрмәт итеп килгән һәркемгә дә олы хөрмәтемне белдерәм», – диде ул. Хәмсәнә апа – бик җор телле, сүзгә оста, бик күп шагыйрьләрнең иҗатын яттан белгән зиһенле карчык, улына талантның кайсы тамырдан килгәнен эзләп баш ватасы юк. Әле Щепкин училищесында укыганда ук, улының туена Мәскәүгә килеп, бер сәгать буе яттан шигырь укып, Әмирнең  халык артисты исемен йөрткән остазларын шаккатырып кайта ул. Дөрес, ул чакта күпкә яшьрәк, нибары җитмеш­ләрдә генә була әле…

Зираттан барлык кунаклар җыелышып авыл клубына кайтты. Тышкы яктан шыксызрак тоелса да, бинаның эче күркәм генә икән. Район хакимияте биргән акчага фойега ремонт ясаганнар, шунда бер бүлмә булдырып, танылган якташлары Аманулланың музеен оештырганнар. Бу эшләрнең башында Әмир Камалиның Шыгайда төп йортта яшәүче бертуган энекәше Дамир әфәнде тора. Ул – авыл клубының мөдире. Абыйсының иҗаты, исеме яшәсен өчен янып йөри. Апас хакимияте аның тырышлыгын хуплаган, рәхмәт аларга, ярдәм кулы сузганнар. Җыйнак кына музей бүлмәсендә якташ язучының шәхси әйберләре – сәхнә киемнәре, фотосурәтләре, китаплары, кулъязмалары, мактаулы бүләкләре урын алган. Музей белән танышкач, кайткан кунаклар залга узды. Кичәне сүз осталары Альбина Бәширова белән Раил Садриев алып барды. Кичә Әмирнең үзе кебек сатирага, җор сүзгә бай булды, истәлекләр дә сөйләнде. Сәхнәгә Кариев театры, Буа сатира театры актерлары  чыкты, рәхәтләнеп хатирәләрне барладылар, тамашачы белән бергә Әмирне сагындылар. Курсташлары Р.Шәриф, Ф.Хафиз һ.б.лар да сәхнәгә чыкты. Искә алу чараларына уллары Сәйдәш белән Сәгыйть тә кайткан иде, әтиләрен җылы сүз белән яд иттеләр. Зыялы, тәрбияле бу егетләр бәлки әле әтиләре эзеннән китәр. Сәйдәш 2014 елда әтисе белән бергәләп «Корыч» фильмында төшә, ТНВ өчен сериал төшерүдә дә бергәләп катнашырга тиеш булалар, тик өлгерми калалар… «Әтиебез белән соңгы араларда еш аралаша башлаган идек, ләкин ул безгә җитми калды. Аны бик сагынабыз… Без аның белән горурланабыз», – ди егетләр. 

Хатирәләрне Җәвит Шакиров Аманулланың шаян хикәясе белән ялгап китте, Илсур Сафин кичәне җырлары белән бизәп җибәрде. Клуб салкын булса да, кичә бик җылы үтте - гүя Әмир үзе безнең арада, бу исә - аның юбилей кичәсе кебек иде. 

Бәхәссез, ул зур талант иде, ул әле тагын да шәбрәк спектакльләр куярга сәләтле режиссер, тагын да куәтлерәк пьесалар язарлык драматург, шанлы рольләр уйный алырлык актер иде. Ул үзенә салынган иҗади куәсне ачып та бетерә алмыйча китеп барды. Ләкин ачкан кадәре өчен дә без бу күпкырлы шәхесне  хәтерләсәк, бәяләсәк иде. Туфан Миңнуллин исемендәге премиягә дә үзе үлгәч кенә лаек дип таптылар аны. Искә алу кичәләре  башкалабызның үзе уйнаган, спектакльләр куйган, әсәрләре куелган  театрларында да уздырылырга  лаек. Иҗатын, шәхесен онытмасак иде, мондый шәхесләрне дә онытырлык артык бай милләт түгел без бүген.

Эльмира СИРАҖИ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: