Мәдәни җомга

Аны күпләр эзләп килә 

Хыялый Ринат Дәүләтьяров (1966) конструктор булырга җыена.

 

Казандагы уку йортларын читләтеп, Чаллы шәһәрендәге Кама политехника институтына имтихан тапшыра. Автомобиль һәм трактор конструкторы факультетында укый. Яңа техника барлыкка китерергә омтыла. Әмма уйлап табылган машиналарның берничә дистә ел буе үзгәрештән ерак торуын белгәч, уеның чынга ашмаячагын аңлап боегып кала. 


Уку йортында вакытын әрәм-шәрәм итүне белеп, ике курс тәмамлагач армиягә китеп бара. Йөзү буенча спорт остасына кандидат  СССР Эчке эшләр министрлыгының резервтагы дивизиясендә хезмәт итә. Солдаттан кайткач, Казан инженер-төзүчеләр институтына күчә. «Бездә төзелеш үсештә бит!» - дип, сәнәгать-гражданнар оешмалары төзелеше факультетында (1988-1993) очынып белем ала. Студент чакта әтисенең дусты – рәссам, архитектор Илдар Ханов өендә еш була. Аның серлелегенә, әкиятилегенә, сирәк очрый торган шәхес булуына игътибар итә.

Диплом бирелгәч, Р.Дәүләтьяров реставрация мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлый. Гыйбадәтханәләрне, сарайларны төзекләндерүдә катнаша. Казан, Мәскәү, Петербург буйлап, бер тарихи корылмадан икенчесенә күченеп йөри. Гөмбәзләргә, символларга, бизәкләргә алтын яга. Әлеге четерекле өлкәдә танылып, «Первые Петергофские реставрационные мастерские» ябык акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисе Р. Агалинның уңай бәяләмәсенә лаек була. «Зур Петергоф сарае интерьерындагы агач гербны алтынлау буенча Ринат Марат улы Дәүләтьяров уңай эш башкарды, - ди ул. - Кабул итү комиссиясе аның эшенә «яхшы» билгесе куйды».

Корылмаларны төзекләндерүче 2002 елда Казанга әйләнеп кайта. «Татгражданпроект» оешмасында сызымнар дөньясына чума. Бу оешмадан, иркенрәк булыр дип, шәхси проектлау оешмасына (2006) күчә.

2008 елдан Казан архитектура-төзелеш университетында укыта башлый. Фундаментлар нигезе кафедрасында студентларның диплом эшләренә бәяләмә яза. «Бу бик җитди мәсьәлә, – ди мөгаллим. - Кеше башында нинди хәлләр баруы күренмәгән кебек, мондагы үзгәрешләр дә күз алдында узмый. Нигез тирәлеге хикмәтләренә үтеп керү өчен, ныклы белем кирәк. Белемсез табиб диагноз куя белмәгән кебек, гыйлем нигезе булмаган төзүче дә теге яки бу бинаның тотрык­лылыгын тәэмин итә алмый».

Таләпчән, иҗади Дәүләтьяровның тирә-юньдә абруе бик зур. Төзелеш башлап җибәрергә теләүчеләр, проект сызуны сорап, аңа мөрәҗәгать итә. Бергәләп урынга баралар, тирәлекне карыйлар. Үзара әңгәмәләшкәч, заказчыларның нәрсә кирәксенүләре яхшы аңлашыла, фикерләр тәңгәлләшә.

Эшлекле Р.Дәүләтьяров торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә үзгәреш ясый. Фатих Әмирхан урамындагы 4 корпуслы, 19 подъездлы йортта «Мечта» («Хыял») дигән торак милекчеләре ширкәте оештыра. Җәяүлеләр сукмагын автомобильләр һөҗүменнән саклап, буйдан-буйга тимер баганалар утырттыра. Ел дәвамында прокуратурага шикаять язучылар табылса да, бу ниятенең халык­чанлыгын хокук саклаучыларга аңлата. Видеокамера урнаштыруның кирәклеген дә дәлилләп бирә. Монда тәүлек буе хәрәкәт агышы теркәлеп бара. Тирә-юньне чүпләүчеләр, тәртип бозучылар фаш ителә. Ширкәт совет заманындагы шимбә өмәләрен дә теләп куллана. Торак милекчеләре, казанда пылау пешкән арада, тирә-юньне җыештыра. Әлеге яшәешкә янәшәдәге йортларда яшәүчеләр дә кызыга. «Хыял»га кушылырга теләүчеләр күренә. Бу яңалык Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Тимур Алибаевка да ишетелә. Ул, җәяү йөреп арымасын дип, Р.Дәүләтьяровка велосипед бүләк итә.

Яралы язмышлы нәсел шәҗәрәсе белән кызыксынырга да вакыт табыла. Ринат бу мавыгуны әтисе Марат Әхмәтсафа улыннан алып кала. Заманында Респуб­ликаның сәнәгать төзелеше банкы идарәчесе урынбасары булып эшләгән әлеге агай, пенсиягә чыккач, җиде йозак белән бикләнгән архив фондларының ишеген ачтыра ала. Әтисе Әхмәтсафа Мостафа улы Дәүләтьяров (1905-1938) «эше» белән таныша. Татарстан нәшрияты мөхәррире, «Кызыл Татарстан» газетасы җаваплы мөхәррире, Татарстан халык комиссарлары советы рәисе булган әлеге шәхеснең гаепсезгә атылуын белеп тетрәнә. Шулай ук дәүләтнең җәбер-золымы әнисенә – режиссер Ширияздан Сарымсаковның бертуганы Рабигага ничек кагылуы да ачыклана. Ул, хөкүмәт башлыгы булган ирен «халык дошманы» итеп танымаганы, әзер документны имзаламаганы өчен, кулга алына һәм Мордовиянең Потьма станциясенә сөргенгә җибәрелә, шунда соңгы сулышын ала. Байтак еллар узгач, әлеге юлдан Рабиганың оныгы Ринат, аның туганнары һәм язучы Факил Сафин уза. Тоткыннар торган лагерьга, мәрхүмнәр җирләнгән сазлыкка юл ялгана, җирле архивтан Р.Дәүләтьярова «эше»нең күчермәсе алына. Нәтиҗәдә, озак еллар дәвамында туплаган мәгълүматка нигезләнеп, язучы Факил Сафин «Саташып аткан таң» романын бастыра. Ул Ф.Фәизов һәм Р.Хәсәнев тәрҗемәсендә, рус телендә «Заблудившийся рассвет» (Казан, 2014, 664 бит, 2500 данә) дигән исем белән дә дөнья күрә.

Унөч яшьтә дөньядан киткән улы Альберт та Ринатның мәңге төзәлмәслек йөрәк ярасы булып кала. Трамвай йөртүче саксызлыгы аркасында ураза алдыннан килеп чыккан фаҗига аны намазга бастыра. Р.Дәүләтьяров: «Үземнең малайны коткара алмадым, хәзер башкаларга ярдәм итәм», - дип, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы укытучысына да әйләнә. Казан мәктәпләрендә үгет-нәсыйхәт дәресләре үткәрә.

Баулыдан табибә, медицина фәннәре кандидаты Айгөл белән гомер кичерүче, йөзүче, шахматчы, аучы, төзүче, укытучы Ринат улы Сәяр белән кызы Сәйдәгә дә үрнәк әти. Эшкуар абыйсы  Әхмәт өчен ул әйбәт энекәш. Тирә-юньдәгеләр өчен кызыклы әңгәмәдәш. Кешеләр турында кайгыртканга, яхшылык эшләгәнгә күрә, аны күпләр эзләп килә.

Хәмзә БӘДРЕТДИНОВ.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: