Мәдәни җомга

Шәкертем Дания

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик, җөмһүриятебезнең атказанган фән эшлеклесе, танылган әдәбият галиме, тәнкыйтьче Дания Фатыйх кызы ЗАҺИДУЛЛИНА турында

Язылачак мәкаләмә шул исемне куйдым да, үз кыюлыгыма шаккатып,  як-ягыма багып алдым. Г.Исхакый әйтмешли, “сүземез” бит Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы, профессор, академик, җөмһүриятебезнең атказанган фән эшлеклесе, танылган әдәбият галиме, тәнкыйтьче, милли мирасыбызның тарихын тәфсилләүгә багышланган йөзләгән хезмәтләр, язмалар авторы, әллә ничә кандидат, доктор әзерләгән Дания Фатыйх кызы ЗАҺИДУЛЛИНА турында барачак.


 
Ә мин аны  “шәкертем” дип атарга  җөрьәт иттем. Шәкерт ул – безнең күзаллавыбызда, идәнгә утырып, аякларын аркылыга  бөкләп, әлпи-тисидән башлап, Коръәнне  ятлаучы, самими, эчкерсез зат. Дания ханым нинди генә югары  гыйльми-административ  дәрәҗәләргә ирешмәсен, бөеклеге белән гади булып кала алды, беркайчан тәкәбберлек коткысына  бирелмәде. Ул, мәсәлән, минем  юбилейны  оештыруны үз кулына алып, соңгы ноктасына  хәтле “дилбегәне” ычкындырмады һәм “Казан утлары”нда басылган “Әдәбиятның йөрәк тибешен тоеп” исемле монографик мәкаләсендә тәнкыйди-гыйльми эшчәнлегемне  яңача бәяләп, хезмәтләремнең  берәү дә  игътибар итмәгән якларын күреп сөендерде. Үземне шартлы рәвештә аның урынына куеп карыйм. Мин Фәннәр  академиясе  президентының беренче урынбасары булсам, кеше хезмәтләрен энәсеннән-җебенә чаклы  төпченеп утыра алмас идем кебек. Ә бит  галим өчен  вак-төяк юк, һәр хәреф, нокталы өтер игътибарга лаеклы. Яисә  Дания ханым   “Казан утлары”нда  алып барган “Җәһәт тәнкыйть” рубрикасына  игътибар юнәлтик. Аның һәр яңа  исемнең, шигърият яки проза әсәрләрен җентекләп тикшереп, ачышлары өчен ихластан сөенеп, тәнкыйтендә дә шәхесләргә каты бәрелмичә, әмма  турысын әйтеп, әдәбиятыбызның  киләчәге өчен ихластан борчылып яшәве  күренә.

Дания  ханым белән беренче очрашуыбыз һәм  аспирантым булып  китүе – үзе бер тәварих. Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр  факультеты аякка басып килгән катлаулы, дәртле, киләчәгебезгә ышаныч  белән яшәгән чор. Һәр елны  көндезге  бүлеккә йөзләп студент кабул итәбез. Үзебезнең  юнәлешләребез буенча  аспирантурабыз бар. Көндәлек эшләр белән мәшгуль булып, кәгазьләргә күмелеп утырганда, декан бүлмәсенең  ишеген шакып, вакланып  тормыйча, әдәбият кафедрасы  доценты, инде  танылган язучы, дустым Мөхәммәт  Мәһдиевнең чалара башласа да, куе чәчле, классик борынлы башы күренде,  аннары туры аркалы  гәүдәсе пәйда булды. Ул үзе генә түгел икән, янәшәсендә аксыл чәчле, озынчарак буйлы, җыйнак гәүдәле, зәңгәрсу күзле бер  кыз  басып тора. Без татар  кызларын чем-кара яисә коңгырт күзле, кара толымлы  булырга тиеш  дип кабул  итәргә күнеккәнбез. Ә монда үзләрен  славян  дип  йөрткән кавемне көнләштерерлек ап-ак, чибәр кыз. Дөрес, болгар-татарларда  да шундый  бер төркем булган дигән версияне ишеткән бар иде. Бәлки, шулардан калган нәселдәндер дип уйлап  та өлгермәдем, сорау бирүемне, белешүемне  көтеп тормыйча, Мәһдиев ачыкламыш кертте.

– Бу Дания  исемле кыз, безнең бүлекне тәмамлады. Мөслим ягыныкы, бик яхшы укыды, әдәбиятка  гашыйк, үзе  шигырьләр дә яза. Минем “Әллүки” түгәрәгенә йөрде, үзен шуннан яхшы беләм. Ул милли  мәктәпләр институтына аспирантурага кергән, безнең факультетка күчәсе килә.

Кайсы  жанрда эшли, темасы расланганмы кебек  сорауларымны көтеп  тормыйча, кунак кызы  тыйнак  кына “исәнмесез”не әйткәч, мәсьәләгә ачыкламыш кертте.  

– Миңа ул институтта “Урта  мәктәптә лирик шигырьләрне өйрәнү методикасы” дигәнрәк  теманы  биргәннәр иде. Мөмкин булып, монда күчерсәгез, мин сезнең җитәкче  булуыгызны  теләр идем.

“Мин методикадан ерак торам, ул фәнне  укытканым  да юк” диюемә, кызым, сөйләшүгә  әзерләнеп килгәнен сиздереп: 

– Ике җитәкче билгеләп була, берсе– филолог, икенчесе  педагог булырга мөмкин дигәннәр иде аспирантура бүлегендә.

Мәһдиев   юк-бар кеше  өчен  бәясен төшереп йөрмәс дип, фәнни  җитәкче   булырга ризалаштым. Методика  ягын кайгыртуны  татар телен һәм  әдәбиятын укыту методикасы  кафедрасы доценты, педагогика  фәннәре  кандидаты Камил Биктаһировка тапшырырга булдык. Дания  хезмәтен вакытында тәмамлап, 1993 елда яклап та алды, эшкә дә шул кафедрада  калдырылды, бераздан аның мөдире дә булды.

Галимә кандидатлык  диссертациясендә, кайберәүләр аңа мыскыллабрак  караган, методиканың җитди һәм  әдәбиятның асылын  аңлауда  ихтыяҗи  фән булуын исбатлады. Шул карашы һәм  ышанычы “Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” китабында  чагылыш тапты. (2000 ел, “Мәгариф”). Татар теле  һәм  әдәбияты укытучыларының кат-кат соравы  буенча, шул ук  нәшрият 2003 елда ошбу  хезмәтнең тулыландырылган  нөсхәсен бастырып чыгарды.

Яшь галимәне хәзерге методиканың укыту, әдәби  әсәрләрне тикшерү алымнары гына түгел, ә аның тарихы, 1917 елга чаклы гамәлдәге  милли укыту  системасы да кызыксындыра, аларны яңа чор  таләпләренә җайлаштыру алымнарын эзли.

Аның тормыш  юлы бер караганда  бик гади, әмма  максатчан  икәнлеген күзаллавы кыен түгел.  

Кешеләрнең холыклары, омтылыш-ниятләре төрлечә ачыла. Берәүләр озак еллар дәвамында үзләренә ни кирәген таба алмыйча интегә, икенчеләре сәләтләренең юнәлешләрен яшьли  ача   һәм сайлаган  юлларыннан бер  кәррә дә чигенми. Даниянең әдәбиятка, матур сүзгә мәхәббәте иртә уяна, шул  серле дөнья аны  тартып тора. Сүз  сәнгатенә җылы мөнәсәбәте үсүгә, хәзер исемле язучы, ул чакта  үзе дә яшь укытучы Факил Сафин,  прозабызның якты йолдызы Фоат Садриев  җитәкләгән “Авыл  утлары”  әдәби берләшмәсенә йөрүе таяныч була, рухын ныгыта. Аңа  “шигырь  җене” кагыла, мәктәп  стена  газетасының мөхәррире була. Шул олы  мавыгуы аны  Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә. Уку  программасын төгәллек  белән  үтәү белән бергә, яңалыкка  омтылышы, тынгысыз холкы аны  күренекле галим, репрессия корбаны Г.Нигъмәти кызы  җитәкләгән, әдәбият гыйлеме фәнен эчтәлек сөйләүдән (коры социологизмнан)  коткарып, матурлык  ноктасыннан торып өйрәнү юлын алга сөргән Йолдыз Нигъмәтуллина түгәрәгенә йөри. Ул әдәбиятны  җанлы организм  кебек өйрәнү алымнарына турылыклы калып, фәнебезне Көнбатыш Европа, сәясәткә буйсынмаган  рус галимнәре ачышларына тиң, традицион булмаган эзләнүләр юлын сайлый. Шул тикшеренүләре татар әдәбияты фәнен “Дөнья сурәте үзгәрү: ХХ йөз  башы әдәбиятында фәлсәфи әсәрләр”, “Модернизм һәм ХХ гасыр башы татар прозасы”, “Яңа  дулкында (1980-2000 еллар татар прозасында традицияләр һәм яңачалык”) кебек  фәнни  хезмәтләре белән баетты.  Аларның күбесе соңрак рус телендә дә яңгырады. Дания ханым эзләнүләренең тагын бер юнәлеше: онытылган, тиешле  бәясен алмаган исемнәрне, бигрәк тә репрессия  корбаннары  иҗатын кире кайтару, җәмәгатьчелеккә  җиткерү. Аерым алганда ХХ гасыр башының күренекле шәхесе, прозаик, галим, фольклорчы  Гали Рәхимне күтәрүе генә дә галимәгә ихтирам хисен ныгыта. 2004 елда аның сүз башы белән Г.Рәхимнең сайланма әсәрләрен бастырып чыгаруы  җәмәгатьчелектә аның мирасы, шәхесе белән кызыксынуны уятты. Аны  әдәбият фәненең уртасына алып  кергән, иҗаты белән кызыксынып торган Мөхәммәт Мәһдиевкә дә вафатыннан соң иҗатын пропагандалап рәхмәтен әйтә белде. (“Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиев”. – КДУ нәшрияты, 2003)

Югары  уку йорты укытучысы буларак, ул студентларга кулланма булырдай хезмәтләр язуга зур әһәмият бирә.  Каләмдәшләре Т.Гыйләҗев, Ә.Закирҗанов, Н.Йосыпова белән  берлектә язылган “Татар әдәбияты: Теория, Тарих; хезмәте кат-кат (2004, 2006, 2-нче басма)  басылып,   5000 данәдә  таралып бетте.

Аның сәләтен, кыю җитезлеген күрсәткән  бер кире  каккысыз тагын дәлил. Ул җиде-сигез ел тулар-тулмас, 2001 елда “Татар әдәбияты нәзариясенең формалашу һәм үсеш этаплары (ХХ гасырның беренче чиреге)” дигән темага докторлык диссертациясе яклый.

Һәр галимнең хыялы, гомеренең иң үзенчәлекле, иҗади  үсешенең күрсәткече, фәнни эзләнүләренә мәгълүм нәтиҗә ясаган докторлык диссертациясе гадәттә 10-15, хәтта 20 ел гомерне ала. Үзебездә яклау советы ачылгач, ул шактый  вакыт аның гыйльми сәркатибе булып эшләде. Докторлык хезмәтендә Дания ханым ХХ йөз башы татар әдәбиятының иҗади, фәлсәфи, сурәтле фикерләү үсешен җентекләп тикшереп, аңа кадәр игътибардан читтәрәк калган әсәрләрнең гаҗәеп бай, катлаулы булуын күрсәтә алды.

Дания ханым җаны-тәне белән әдәбият фәненә, тәнкый­тенә бирелгән шәхес булса да, дөньялыктан  ваз кичкән фанат-дәрвиш түгел. Ул университетны тәмамлаган елда ук (ялгышмасам) яраткан кешесе, шул ук  уку йортының тарих бүлеген тәмамлаган  Илдус Котдус улы   Заһидуллин белән гаилә корып җибәрә. Күпләрне  көнләштереп, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр. Тормыш иптәше – тарих фәннәре  докторы, профессор, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтында сектор мөдире. Алтын каләмле, ифрат милли җанлы галим. Заманында, ихтыяҗ булганда, гуманитар институт, ислам университеты  ректорлары булып та  эшләп  алды. Аны  административ абруй, карьера  кызыксындырмый, ул – чын мәгънәсендәге фән һәм гаилә кешесе. Аның белән  аралашу, борчыган мәсьәләләр буенча  уртак фикер алышу, аның эрудициясе, халык, тел язмышы турында сөйләшү һәрдаим рухымны баетты һәм  шундый асыл ир-егетләре булган милләт түземлеге, “яшерен” үҗәтлеге белән бар кыенлыкларны җиңеп яшәячәк дигән  иманны ныгыта иде.  Заһидулиннар, шулай татар мәнфәгатьләре белән яши-яши, бер ул үстерде. Егетләре ата-­аналарының йөзенә кызыллык китермәде, университетның хокук факультетын тәмамлап, бик  мөхтәрәм дәрәҗәләргә иреште, “әби-бабай”ны оныклары белән сөендерде. 

Тәлгат ГАЛИУЛЛИН. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: