Мәдәни җомга

Шәһит ага һәм Саҗидә

80 яшен тутырып килүче Шәһит Таипов фатирында китапларның саны юк, ике як стенадагы шүрлекләр шыплап тулган. Шулар арасында кадерләп саклый торганнары - авторларның култамгалары белән бүләк ителгән китаплар байтак. Иҗат җимешләрен аңа тапшырган язучылар чиксез: Әмирхан Еники, Гамил Афзал, Миргазиян Юныс, Гариф Ахунов, Әдип Маликов, Фәнис Яруллин, Айдар Хәлим, Фәүзия...

80 яшен тутырып килүче Шәһит Таипов фатирында китапларның саны юк, ике як стенадагы шүрлекләр шыплап тулган. Шулар арасында кадерләп саклый торганнары - авторларның култамгалары белән бүләк ителгән китаплар байтак. Иҗат җимешләрен аңа тапшырган язучылар чиксез: Әмирхан Еники, Гамил Афзал, Миргазиян Юныс, Гариф Ахунов, Әдип Маликов, Фәнис Яруллин, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Разим Вәлиуллин, Равил Фәйзуллин, Нур Әхмәдиев...
Нефть ветераны өчен алар - истәлекле ядкәр. Шулар арасында иң кадерләп саклый торганнары - Саҗидә Сөләйманованың кул җылысы сеңеп калган "Мәхәббәт сынавы" дигән хикәяләр җыентыгы һәм "Кызыл каурыйлар" исемле шигырьләр китабы. 1975 һәм 1976 елларда дөнья күргән китапларына автор мондый багышламалар язып биргән: "Хөрмәтле Хәсәнә апага изге теләкләр белән Саҗидә. Сентябрь, 1975 ел", "Әлмәт шәһәренең яшьлеге, горурлыгы Шәһиткә, аның изге күңелле әнисе Хәсәнә ханымга Саҗидә С. Октябрь, 76".
"Мәхәббәт сынавы" җыентыгы "Сагы барның сагы ятар" дигән күләмле хикәя белән ачылып китә. Төп геройларның берсе - яшь нефтьче инженер Заһит Талипов. Исем-фамилиясе Шәһит Таипов­тан бик аз аерыла, сизәсездер. Хикәядәге Заһитның әнисе Хәтимә исемле булса, Шәһитнең инәкие (Туймазы районында алар "әни" дип түгел, "инәки" дип үскән) - Хәсәнә абыстай.
...Китапханәдә әле эшли генә башлаган унҗиде яшьлек Ләтафәт алдына мөдир, укучылар конференциясендә чыгыш ясау өчен, өч нефтьче, запаска тагын берне табу-әзерләү бурычын куя. Кыз шул дүртнең берсе - запастагысы итеп иң актив укучылардан саналган Заһитны сайлый. Егетне күреп сөйләшү уе белән ул аларның фатирына бара, эштән кайтып җитмәгән егетне күрүгә ирешкәнче әнисе белән таныша. Кызны кырысрак каршылаган Хәтимә апа, аның китапханәдә эшләвен, ни йомыш белән йөрүен ишеткәч, тәмам ачылып китә. Кунакны улы алып кайткан ерак чишмә суыннан чәй куеп сыйлый.
Бусы - әдәби әсәр. Инде тормышка килсәк, Ләтафәт - автор фантазиясе тудырган персонаж. Китапханәдә конференция үткәрү, анда яшь инженерның чыгыш ясавы - болары чыннан да булган хәлләр. Шәһит Таиповны шагыйрь апасы белән менә шул китапханә таныштыра. Китап сөюче егет үзе өчен генә түгел, әнисе өчен дә гел китаплар алып тора. Хәсәнә абыстай гаpәп hәм киpиллица графикасында язылган бик күп китаплаp укый, ул бигpәк тә шигъpиятне бөтен нечкәлеге белән тоя, аңлый hәм яpата. Аның янына киңәш сорап, гарәпчә язылган хатларны укырга яки үзеннән яздырырга дип, төрле башка йомышлар белән еш керәләр.
Хәсәнә абыстай хәзерге әдәбият белән дә, гасыр башындагы татар язучыларының иҗаты белән дә кызыксына. Шәһит белән ныклап танышкач, язучы кешедә аның әнисен дә күрү теләге туу гаҗәп түгел. Егет Саҗидә апасының үтенечен шатланып кабул итә. Хәсәнә абыстай белән шагыйрә тиз арада бик дуслашып китәләр, яшь аралары шактый зур булса да, сөйләшеп сүзләре бетми. Хәсәнә абыстай әдәбият диңгезендә иркен йөзә, Тукай, Әхмәт Ерикәй һәм башка татар шагыйрьләренең байтак шигырьләрен яттан белә. Газизә Сәмитова, Гыйффәт туташ кебек гасыр башында мәйданга чыккан шагыйрәләр иҗаты белән якыннан кызыксына. Йорт китапханәсендәге китапларда аның кулы белән төрлечә тамга салынган, билгеләп куелган урыннарны күп табарга була.
Улы Шәһит Уфа нефть институтын тәмамлаганнан соң, "Татнефть"кә эшкә билгеләнгәч, әнисе дә аның белән Әлмәткә күчеп килә. Сталин репрессиясе елларында Хәсәнә абыстай әтисе Сөнгатулла хәзрәтне һәм җәмәгате Лотфулла хәзрәтне югалта. Хөрмәтле авыл имамнарын мулла булган өчен генә, бер гаепсезгә атып үтерәләр. Яшь остазбикә биш улы белән утырып кала. Әтисен алып киткәндә, төпчек ул Шәһит әле алты айлык кына була. Әтисе дә, ире дә "халык дошманы" саналган анага ул елларда балаларын исән саклап үстерү, укытып кеше арасына чыгару гаять авыр була. "Биш баласы белән туган йортыннан куып чыгарылган Хәсәнә абыстайның язмышына авырлыкның иң зурысы туры килә". - Әлмәт елларында Шәһит белән якын дус булган Миргазиян Юныс "Атадан бала яшь калса.." - дигән документаль повестенда шулай язды. - "Ярый әле мәрхәмәтле кешеләр бөтенләй юкка чыгудан алып кала. Ятим балалар кечкенәдән эшкә өйрәнә, бөтен ышаныч - үзләренә генә. Укуын да тырышып укыйлар, чөнки язмышлары шуңа бәйле".
Саҗидә Сөләйманова да хикәясендә бу гаиләне, фантазия кушмыйча, тормыштагыча тасвир иткән. Китапханәче кыз урынында авторның үзен күрергә генә кирәк: "Чишмә суын Заһиты, бакка тутырып, Миңлебай ягыннан алып кайта икән. Аналы-уллы икәүдән-икәү генә яшиләр. Өлкән уллары өйләнгән, үз тормышы. Иң өлкәне чик буенда хезмәт итеп, сугышның башында ук һәлак булган. Чәй янында сөйләшенгән сүзләрдән бу гаилә хакында Ләтафәт шуларны белде".
Үзәктә нефтьче инженер булгач, хикәядә, әлбәттә, нефть темасы да читтә калмый. Заһит җитәкчелек иткән промыселда зарарланган торбаны эретеп ябыштыру ысулы белән төзәтергә кирәк икән. Куркынычсызлык нормалары бу эшне башкарганда скважинаны туктатып торуны таләп итә. Ә алай иткәндә исә план үтәлешенә зыян килә. "Заһит участогына ремонтчылар килергә тиеш. Яңа трасса өчен траншея казыганда экскаваторчылар, иске торбаны яньчеп, тишеп киткән, нефть саркып, җир өстенә чыккан. Зарарланган урынны кисеп, торбаны ямап куярга кирәк. Ремонтчылар килде, җир казылды, нефть сеңгән туфрак читкә чыгарылды"...
Шәһитнең әйтүенчә, нефть эшеннән ерак торган язучы эшне бик белеп язган, бер дә төгәлсезлек җибәрмәгән. Инде геройның прототибы Шәһит Таипов белән дә якыннанрак таныштырсак, артык булмастыр. Заманында ул җитәкчелек иткән нефть промыселы Бөтенсоюз ярышында беренче урын яулый.
1977 елда Шәһит әфәндегә эш юнәлешен үзгәртергә туры килә: аны "Әлмәтнефть" идарәсе башлыгының капиталь төзелеш буенча урынбасары итеп билгелиләр. Әлмәттәге "Нефтьче" мәдәният сарае, аның каршындагы нефтьчеләр монументы Шәһитнең турыдан-туры катнашы белән барлыкка килә.
Шәһит Таиповның спорт белән дуслыгы да - студент чакларыннан. Бигрәк тә җиңел атлетика белән мавыга, вузлар ярышында Башкортстан чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Салкын судан курыкмый, нефтьчеләр башкаласының иң актив һәм атказанган «морж»ларыннан берсе иде. Финляндиянең Каяни шәһәрендә узган өченче дөнья чемпионатындагы җиңүенә ул 65 яшендә иреште. Аңа Япон диңгезе, Сары диңгезнең салкын суларында да, Кытайның Сунгари елгасында да, Уфадагы Солдат күлендә дә, Казансу елгасында да йөзәргә туры килә.
Альпинизм белән актив шөгыльләнеп, Шәһит әфәнде Кавказ, Памир, Альп биеклекләрен яулады, 70 яшендә Көнбатыш Европаның иң биек түбәсе булган Монбланга күтәрелде.
Компьютерлар, электрон техника - ветеранның төп шөгыльләреннән берсе. «Татнефть»тә эшләгәндә үк, ул аппаратта беренчеләрдән булып компьютер техникасын үзләштерде. Лаеклы ялга чыккач та Шәһит Таипов кул кушырып утырмады, "Әлмәт энциклопедиясе" иҗат төркемендә хезмәт куйды. Шәһит Лотфулла улы белән таныш булган һәркем аны мәрхәмәтлелеге, ярдәмчеллеге өчен хөрмәт итә. Бервакыт уртак дустыбыз Миргазиян Юнысның Мәскәүдән язган хатын укырга туры килде. Миргазиян абый, әгәр дә Шәһит, Мәскәүгә билет табып, вакытында озатып җибәрмәсә, гомерем өзеләчәк иде, дип яза.
"СССР нефть сәнәгатенең шәрәфле нефтьчесе, СССР нефть сәнәгате отличнигы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры..." Болар барысы да совет концлагерьларында гаип булган Лотфулла хәзрәтнең төпчек улы, абруйлы әдибебез Саҗидә Сөләймановага илһам биргән Шәһит Таипов турында. Күпкыр­лы шәхес, аз сүзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше турында.
Ирек БӘДРЕТДИНОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: