Мәдәни җомга

Туфан театрына - 30

Нәкъ Яңа елга аяк басу алдыннан гына Түбән Кама шәһәренең Туфан Миңнуллин исемендәге Татар дәүләт драма театры үзенең 30 еллык юбилей бәйрәмен билгеләп үтте.

1980 еллар ахырында Анатолий Богатырев җитәкчелегендә үз эшчәнлеген муниципаль театр буларак башлаган коллектив тиз арада республикада иң көчле иҗат труппаларының берсенә әверелде һәм, җитәкчелеккә Рөстәм Галиев килгәч, дәүләт театры булып танылды. Бөек драматург һәм чын мәгънәсендә халык депутаты Туфан Миңнуллин вафат булганнан соң, 2012 елда әлеге театрга аның исеме бирелде.

Асылда да Туфан ага Түбән Кама театрын якын итә һәм аның дистәләгән премьераларына килеп йөри иде. Театр труппасы үзе дә Туфан ага иҗатына чиксез гашыйк, Түбән Кама сәхнәсенә менгән 120 әсәр арасында аның дистәдән артык драма һәм комедиясе бар. Туфан аганың “Ак тәүбә, кара тәүбә” драмасы гына да сәхнәдә инде 2000 тапкыр куелган. Шул ук бөек драматургыбыз­ның “Гөргөри кияүләре”н дә түбәнкамалылар дәрәҗәсенә җиткереп кабатлый алган икенче коллектив тиз арада гына табылмас та сыман.

Түбән Кама театрының, һичшиксез, үз йөзе бар һәм ул сәхнәгә эксперимент рәвешендә мендергән кайбер әсәрләрне башка театрлар кабатлый алмас төсле. Юбилей кичәсендә генә дә бер үк һәм бик яшь артистларның Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган “Бүре каны” драмасында әле бүре һәм шуннан соң Лев Толстойның Р.Зәйдулла тәрҗемәсендәге “Холстомер” әсәрендә ат булып уйнауларын тамаша кылу чыннан да шаккатыра. Өстәвенә шул ук артистлар профессионал дәрәҗәгә җиткереп җырлый һәм бии дә белә, болар исә 30 кешедән артмаган коллективның иҗат потенциалы чиксез булуын раслый.

Юбилей кичәсенең тагын бер күркәм һәм шатлыклы ягы бар – ул театрның өр-яңадан үзгәртеп корылган, яңартылган бинасында узды. Моңа кадәр совет чорында “Кызыл почмак” булып саналган һәм гаять кысан шартлардагы бина хәзер инде танып булмаслык дәрәҗәдә заманчалаштырылган һәм аның уңайлыгына да сок­ланырлык иде. Шуңа күрә юбилей кичәсенә Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова белән Түбән Кама шәһәре башлыгы Айдар Метшинның килүе дә бик урынлы булды. Министр И.Әюпова үз сүзен бөек Туфан Миңнуллинның 2012 елның 26 апрелендә Дәүләт Советы трибунасыннан яңгыраткан соңгы чыгышын кабатлап укудан башлады. Әйе, Туфан ага хәтта шул соңгы чыгышында да Түбән Кама һәм Чаллы театрларының махсус бинасы булмавы өчен гарьләнүен белдергән һәм, гомумән, татар сәнгате өчен җан көюен раслаган иде. Түбән Кама театрының өр-яңадан үзгәртеп корылган бинасында Туфан ага чыгышын кабатлап, министрыбыз И.Әюпова бөек драматург рухы алдында да хисап тотты һәм аның теләкләренең чынга ашуын раслады. Шәһәр башлыгы А.Метшинның да театр коллективына рәхмәте зур, чөнки артистлар шәһәркүләм үткәрелгән бер генә мәдәни чарадан да читтә калмый, алар каланың тулы канлы булып яшәвенә дә үз өлешен кертә.

Әлбәттә, юбилей чарасында артистларга мактаулы исем бирүләр дә, дәүләтнең төрле дәрәҗәдәге рәхмәт хатларын, күкрәк билгеләрен тапшырулар да булды. Юбилейга Казан каласының Г.Камал һәм Г.Кариев театрлары, шулай ук Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Буа театры җитәкчеләре дә килгән иде. Алар исеменнән түбәнкамалыларны Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм халык артистлары Әзһәр Шакиров белән Илдар Хәйруллин котлады.

Тамашачылар өчен иң зур шатлык шул – хәзер Түбән Камада алар атлыгып һәм сокланып килердәй театр бинасы бар. Министрыбыз И.Әюпова вәгъдә иткәнчә, инде быел Чаллы театрына да яңартылган, заманча бинага күчәргә насыйп итсә иде!

В.ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: