Мәдәни җомга

Туфан Миңнуллинның уйналмаган «Әбрәкәй» комедиясе: кайсы режиссер беренче куяр?

Драматургның моңа кадәр бер тапкыр да тамашачыга куелмаган яңа әсәрен театраль җәмәгатьчелеккә укыдылар. Татар сәхнәсендә күптән үткен социаль сатира юк иде, дип бәяләде пьсаны театр белгечләре.

Туфан Миңнуллин 2009 елда «Әбрәкәй» дип аталган комедия язган булган. Ул — күренекле драматургның соңгы әсәрләреннән берсе, һәм моңа кадәр бер сәхнәдә дә уйналмаган.

Бүгенге көндә әтисенең шәхси архивын барлау белән шөгыльләнгән кызы — Әлфия Миңнуллинна-Юнысова Туфан Миңнуллинның тамашачы күрмәгән ике яңа пьесасы калганлыгын әйтә. Драматургның шәхси архивында яза башлаган, әмма тәмамланмаган әсәрләр дә табылган, әмма бу икесе — тулысынча әзер. Аларда язылган тема һәм сюжетларның әле татар театры сәхнәсендә күтәрелгәне юк иде, дип искәртә Әлфия ханым.

Шушы көннәрдә Казанда шуларның берсен — «Әбрәкәй» комедиясен театраль җәмәгатьчелеккә укыдылар. Театр белгечләре аны, көлә-көлә, йотлыгып тыңлады.

Пьесаны драматургның кызы укыды

2020 ел — драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин исеме белән бәйле истәлекле ел. Аның арабыздан китүенә 2 майда инде 8 ел була, ә җәй көне, 25 августта, тууына 85 ел тулачак.

— Туфан абыйга багышланган истәлекле чараларны ел саен оештырырга тырышабыз. Гомеренең соңгы елларында ул «Сәхнә» журналында да эшләде, без бергә эшләгән хезмәттәшләр Туфан абыйны сагынып искә алабыз. Аның «Әбрәкәй» комедиясе кулъязмасын да беренче булып редакциядә без күргән идек. Аны быел киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә теләдек. Бу вакыйганы драматургның 85 еллыгына багышлыйбыз, — дип сөйләде «Татар-информ»га «Әбрәкәй» пьесасын укуны оештырган Зимфира Гыйльметдинова.  

 

Туфан Миңнуллин белән «Сәхнә» журналында эшләгән Зимфира Гыйльметдинова бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәтен җитәкли.

Пьеса укуны, ягъни «читка»ны Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында үткәрделәр. Театрның музей залында уздырылган чарага театр белгечләре, режиссерлар, артистлар, «Татаркино» җитәкчелеге, журналистлар чакырылды. Әсәрне Әлфия Миңнуллина-Юнысова укыды.

Туфан Миңнуллин «Әбрәкәй»нең жанрын комедия дип билгеләгән. Әлфия ханым аны — «фәлсәфи комедия», ә Зимфира Гыйльметдинова «сатирик комедия», дип атый.

Соңгы сүзне гадәттә режиссерлар әйтә. Һәр пьесаның үз вакыты була, диләр. «Әбрәкәй»нең вакыты җитте, дип ышана «читка»ны оештыручылар.

«Самозанятый»лар яки әбрәкәйне сүткәннән кемгә яхшы булган?

«Интертат» укучыларының «Әбрәкәй» пьесасыннан өзек укырга мөмкинлеге бар (ул әлеге язма азагында урнаштырылган).

 

Кыскача эчтәлеккә килгәндә, вакыйга федераль юл буенда урнашкан Кәкре каен авылында бара. Бу авылда яшәүче Гыйбадулла Бәдриев юл тузаны кермәсен өчен үзенең бакча башына агачлар утырткан була. Тик ничә ел инде олы юлдан узган машина һәм автобуслар шушы агачлыкка туктый икән: юлчылар кече һәм олы «йомышларын» Гыйбадулланың алма бакчасы янында, йортның аш бүлмәсе тәрәзәләре каршында үтәп чыга.

Әлеге мәшһәрнең беркайчанда туктамаячагын аңлагач, Гыйбадулла агачлыкны саклый башлый. Бакча башындагы агачлыкның әбрәкәй түгеллеген һаман саен монда «йомышлап» йөрүче хәтта прокурор Хөкемдаровка, санэпидстанция башлыгы Чистюлькинага, янгын сүндерүче Күмербәковка, салым инспекторы Салымгалиевка да аңлатырга туры килә аңа.

Көннәрдән бер көнне олы юлдан узганда Германиядән килгән эшмәкәр Шредерны да Кәкре каен авылы читендәге агачлыкка алып керәләр. Ул мондагы хәлләргә бик нык гаҗәпләнеп, Гыйбадуллага бакча башында бәдрәф ясарга, гомумән, үз эшен оештырырга, акчалы хезмәт күрсәтергә киңәш итә. Гыйбадулла озакка сузмый: чокыр казып, такталардан бәдрәф ясап, кырыена су тутырган комганнар тезеп куя.

Пьесада Гыйбадулланың хатыны Зөлхиҗәдән тыш, тагын бер мөһим герой бар — авыл диванасы Хәяли. Ул бик тә такмаклап җырларга ярата, агачлык янында туктаган кешеләргә дә җырлый, шуның өчен акча сорый. Хәяли авылдагы бөтен вакыйгалардан хәбәрдар, һәрберсенә такмаклап үз бәяләмәсен бирми калмый ул.

«Әнә килә афтамабил,

Төягәннәр сарыклар;

Бары безнең илдә генә

Рәхәт яши халыклар», — дип җырлый Хәяли.

Пьеса азагында режиссер Дамир Сәмерханов әйткәнчә: «Әбрәкәйне сүткәннән кемгә яхшы булган?» — дигән сорау туа. Чөнки Гыйбадулланың бакча башына «Әбрәкәй» дип язылган бәдрәф төзеп куюын күргәч, янгын сүндерүчесе, прокуроры, санэпидстанция һәм салым хезмәте вәкилләре дә чиксез зур ризасызлык белдерә. Ул арада бизнесны «крыша»га алырга теләүчеләр дә табыла. «Дурак нимес, йөри шунда кеше котыртып», — дип, бәдрәфне сүтәргә мәҗбүр була Бәдриевлар.

Пьесаның азаккы — өченче өлешендә әбрәкәй инде юк, ә Гыбайдулла ау мылтыгы тотып, бакча башын саклавын дәвам итә…

«Мин моны бүген үк сәхнәгә куярга әзер»

— Туфан абый күрәзәче кебек, бүгенге «самозанятыйлар» турында язган. Мин бу әсәрне бүген үк Минзәлә театрында куярга әзер, — диде Минзәлә Татар дәүләт драма театры режиссеры Дамир Сәмерханов, әсәрне тыңлаганнан соң.

«Әбрәкәй»не тыңларга Башкортстан режиссеры Зиннур Сөләйманов (К.Тинчурин театрының бер төркем артистлары белән Туфан Миңнуллинның «Нәзер» пьесасын сәхнәләштергән режиссер), Чаллы Татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов һәм башка режиссерлар да чакырылган булган. Кайберләре нигезле сәбәпләр аркасында килә алмаган, әмма пьеса текстын җибәрергә сораган.

Дамир Сәмерханов исә Минзәләдән Казанга махсус Туфан Миңнуллин пьесасын тыңларга килеп җиткән иде. Режиссерның күзләрендә ялкын кабынганын күргәч, театраль коллегалары аны бу пьесаны беренче булып куярга лаек, дип белдерде. Әлфия Миңнуллина-Юнысова да: «Сәхнәгә куйсагыз — мин риза», — диде.

 

— Туфан абый белән Минзәлә театрының электән ныклы бәйләнеше бар. Аның иң беренче пьесасы Минзәлә театрында куелган. Драматург үзенең данлыклы «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын да беренче тапкыр Минзәлә театры труппасына укыган, әмма әсәрне ул вакытта артистлар нишләптер кабул итмәгән. Танылган «Мулла» пьесасы да башта Минзәләдә сәхнәләштерелгән иде. «Әбрәкәй» пьесасын мин яңа сезонда Минзәлә театрында куярга телим. Бәлки ноябрь аенда, яки Яңа елдан соң февральдә премьерасы булыр. Безнең артистлар комедия остасы, алар юморны билдән түбән төшермичә уйный белә. «Әбрәкәй»дә бөтен ил күләмендәге проблемалар күтәрелә, ул көн кадагына суга торган әсәр, — диде Дамир Сәмерханов «Татар-информ»га.

«Шәп кино булачак бу»

Татарстанның «Татаркино» дәүләт оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова «Әбрәкәй» пьесасын нәфис фильм итеп күрүен әйтте.

— Бүген кино сәнгатендә комедия җитми, бүген үк киносценарий язарга бирер идем. Шәп кино булачак бу. Хәялинең такмаклары да бик урынлы булачак. Кайвакыт безнең илдә үзеңнән үзең көлмәсәң, юмор хисеннән башка яшәп булмас иде кебек тоела. Хәяли — ул халыкның үзе. Пьесаны тыңлаганда анда язылган вакыйгалар кинокадрлар кебек күз алдына килеп барды, кино төшерергә бер авыл гына кирәк хәзер, — дип фикерләре белән уртаклашты Миләүшә Айтуганова.

Әлфия ханым да «әсәрне кино итеп төшерергә мөмкин, киносценарий язарга ике куллап бирәм», дип, «Татаркино» җитәкчесенең тәкъдимен хуплады. «Әтинең пьесалары режиссер өчен уңайлы язылган, ул үзе дә артист буларак, сәхнәне, артистлар уенын яхшы тоя. Шуңа күрә пьесадагы күренешләргә язылган искәрмә-ремаркалар буенча гына да әсәрне рәхәтләнеп сәхнәләштереп була», — дип тә өстәде драматургның кызы.

 

«Татар сәхнәсендә күптән үткен социаль сатира юк иде»

— Көтелмәгән сюжет. Татар театры сәхнәсендә күптән үткен социаль сатира булганы юк иде. Безнең тамашачы бүгенге эстетик эзләнүләрдән бераз туеп китте. «Әбрәкәй» әсәрендә заманның авырткан «нокталары» күрсәтелгән. Монда режиссерга үзенә иҗади эзләнүләр өчен җирлек тә, символик образлар да бар, — дип фикерләрен җиткерде театр белгече Галина Зәйнуллина.

Ул «Әбрәкәй»не Туфан Миңнуллинның «Дивана» пьесасы белән чагыштырды.

— «Дивана» да кискен социаль әсәр. Камал театрында аны тамашачы җылы кабул итте, үзем дә берничә тапкыр барып карадым, репертуардан төшеп калуына борчылдым. Аны 2011 елда «Нәүрүз» театраль фестивалендә Мәскәүдән килгән театр белгечләре күргәч бик каршы чыкканнар иде, чөнки курыктылар. Аларны Туфан Миңнуллинның кайбер проблемаларны күтәрергә батырчылык итүе куркытты. Режиссер Фәрит Бикчәнтәев ул пьесадан театраль шедевр ясаган иде. Һәр әсәрнең уңышында режиссерның роле зур, — диде Галинә Зәйнуллина.

 

Театр белгече Айгөл Габәши сүзләренчә, Туфан Миңнуллин — төрле жанрларда иҗат итәргә яраткан драматург. Аның иҗатында җитди, поэтик, фәлсәфи һәм сатирик әсәрләр дә бар. «Туфан Миңнуллин режиссерлар, артистлар белән тыгыз элемтәдә эшләде, пьесаларын камиллеккә җиткерде. Өлгергән булса, бу пьесаны да сәхнәгә чыгаруда катнашкан булыр иде дип уйлыйм», — диде Айгөл ханым.

Бу уңайдан театр белгече Гөлшат Фәттахованың режиссерларга киңәше бар иде: «Әбрәкәй»нең уңышы режиссер хезмәтенә бик нык бәйле. Мин пьесаны бүгенге заман проблемаларына һәм тамашачысына якынайту өчен сатирик трэш дәрәҗәсенә җиткерү яклы», — диде ул. Әсәр «пес итү» турындагы сөйләшүгә әйләнеп калмасын, дип шикләнүен белдерде Гөлшат Фәттахова.

«Тамашачы пьесаның әбрәкәй турында түгеллеген аңларга тиеш»

Пьесаны тыңларга К.Тинчурин театры актерлары, Татарстанның атказанган артистлары — Туфан Миңнуллинның «Нәзер» пьесасында уйнаучы Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева да килгән иде.

Зөлфия Вәлиева Әлфия ханымга пьесаны сәнгатьле укыганы өчен рәхмәт әйтте. «Мин әсәрнең нәрсә турында икәнен белмәдем. Башта бу әбрәкәй турындагы сүзләр кайчан бетә икән дип тыңлап утырдым. Аннан соң аңладым — әбрәкәй турында түгел икән бит ул», — диде артистка.

«Тамашачы да спектакльне карап чыккач, әбрәкәй турында түгел икән бу, дип уйланырлык итеп, сәхнәләштерергә кирәк пьесаны», — диде Рөстәм Гайзуллин да.

 

Ирек Хафизов һәр теманы ачканда режиссер да, артистлар да чаманы белергә тиешлеген искәртте.

— «Нәзер»не уйнаганда да чаманы югалтырга мөмкин булыр иде. Иң мөһиме — чаманы белергә, әсәрне билдән түбән төшермәскә, — дип нәтиҗә ясады Ирек Хафизов.

 

«Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар?!»

Туфан Миңнуллинның моңа кадәр беркайда да куелмаган икенче пьесасы шулай дип атала — «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар». Зимфира Гыйльметдинова бу әсәрне татар сәхнәсе өчен «бомба», ди.

Әлеге пьесаны да киң җәмәгатьчелеккә укырга планлаштыралар. «Бәлки, март аенда Казанда Татар китабы йортында оештырырбыз. Анда бу тәкъдимне бик теләп кабул иттеләр», — диде Зимфира Гыйльметдинова.

Пьесаның эчтәлеге белән танышырга теләүчеләргә афиша-игъланнарны күзәтеп торырга киңәш ителә.

Әлфия ханым исә, бәлки, Туфан Миңнуллин гомеренең соңгы көннәрендә яшәгән йортта «фатирник» үткәрергә һәм театраль җәмәгатьчелекне чакырып яңа пьесаны шунда укыргадыр, дигән тәкъдим ясады. Татарстанның Театр әһелләре берлеге җитәкчелеге дә Актерлар йортында көтеп калуларын әйтте.

Бу пьесаны бәлки 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнендә укырга кирәктер, дигән фикерләр дә яңгырады. Ләкин «Нәзер» спектаклендә уйнаучы артистлар бәйрәм көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә спектакль уйныйлар икән. «Безнең дә яңа пьесаны тыңлыйсыбыз килә», — дип, «читка»ны башка көнгә билгеләргә сорады алар.

 

— Туфан абыйның «Нәзер» әсәрен тамашачы яхшы кабул итте. Заллар тулы була, гастрольләргә йөреп торабыз, — дип сөйләде Зөлфия Вәлиева.

Зимфира Гыйльметдинова сүзләренчә, Туфан Миңнуллинның 85 еллыгына багышланган иҗади чаралар болар белән генә төгәлләнмәячәк. Мәсәлән, бүгенге көндә Казанның 1нче номерлы сәнгать мәктәбендә драматургның әсәрләренә зарисовкалар ясау бәйгесе игълан ителгән.

 

Туфан Миңнуллинның «Әбрәкәй» (2009) комедиясеннән өзек

(И с к ә н д ә р белән Ш р е д е р керәләр).

И с к ә н д ә р: (Ш р е д е р г а) Битте ферцайн зи, герр Шредер, вир һабен айне ланге райзе фар. (Сез инде гафу итегез, герр Шредер, бүген барасы юл ерак).

Ш р е д е р: Йа, йа, даст ист клар. Эксотишее ланд. (Әйе, әйе, аңлашыла. Экзотик ил. Агачлыкка юнәләләр).

Г ы й б а д у л л а: Анда ярамый.

И с к ә н д ә р: Ни өчен?

Г ы й б а д у л л а: Анда әбрәкәй юк.

И с к ә н д ә р: Нәрсә ул әбрәкәй?

Г ы й б а д у л л а: Татармы соң син?

И с к ә н д ә р: Татар.

Г ы й б а д у л л а: Әбрәкәй туалит дигән сүз. Туалит юк агач арасында.

И с к ә н д ә р: Беләм. Россия юлларында күп йөрим. Кайда агач — шунда туалет.

Г ы й б а д у л л а: Монда андый закон юк. Монда минем закон. Агачлар арасына керергә ярамый. Әнә анда минем өй, анда бакча.

И с к ә н д ә р: Бу иптәш Германиядән килгән. Бизнесмен. Немец.

Г ы й б а д у л л а: Нимес булса да ярамый, американ булса да ярамый. Фәрештейн?

Ш р е д е р: Вас ист даст? (Ни бу?)

И с к ә н д ә р: Зи загт, дас айнтратт нихьт мёглихь ист. (Керергә ярамый, ди)

Ш р е д е р: Варум? (Нигә?)

И с к ә н д ә р: Эс штинкт хар. Унд гер хаус ист ганц гендер нәйе. (Яман ис таралды, ди. Аларның өе якында гына).

Ш р е д е р: Унд вэсхальб бенутцет ман дизен платц альс кло? (Алайса нигә бу урынны туалет итеп файдаланалар?)

И с к ә н д ә р: (Г ы й б а д у л л а г а) Германиядән килгән кунагыбыз әйтә — нигә сезнең бакчагызны туалет итеп файдаланалар, ди.

З ө л х и җ ә: Монысы безнең бакча түгел. Безнең бакчаның башы. Машиналар исе кермәсен дип, бу агачларны Гыйбадулла абыең утыртты. Шул урынны бәдрәф иттеләр. Гыйбадулла абыең әйтә, кисеп ташламыйча булмас, ди.

Г ы й б а д у л л а: Күп сөйлисең.

З ө л х и җ ә: Нимес ди бит, аңласын.

Г ы й б а д у л л а: Бик аңлады инде.

Ш р е д е р: Вас ист дас? (Ни бу?)

И с к ә н д ә р: Дас ист Вальд эс гибт кайнен платц эр. Дер манн дизер фрау плэнт, алле бойме хир цу феллен (Якын-тирәдә агачлык юк икән. Ханымның ире дә агачларны кисеп ташларга тели).

Ш р е д е р: Варум? Вас фюр шульд хабен ди бойли? Штатд эссен вэрэ эс бессер, хир кло цу эррихьтен.

Г ы й б а д у л л а: Нәрсә дигән була ул?

И с к ә н д ә р: Нигә туалет эшләп куймыйлар, ди.

Г ы й б а д у л л а: Кем?

И с к ә н д ә р: Үзегез.

Г ы й б а д у л л а: Шул гына җитмәгән иде.

И с к ә н д ә р: Түләүле бәдрәфләр бар ич. Сез дә эшләп куегыз матур итеп. Керергә теләгәннәр акча түләп керер.

Г ы й б а д у л л а: Кешене пес иттереп акча эшләмәсәң, авылда эш калмады шул. Бар инде, кертеп чыгар кунагыңны. Әллә каян килеп сасытмасалар, беткән ди үзебезнекеләр.

И с к ә н д ә р: Рәхмәт, абзый кеше. (Ш р е д е р г а агачлыкны күрсәтеп) Битте шён, херр Шредер.

Ш р е д е р: (Кулын селкеп) Но, но… Данке шён. (Г ы й б а д у л л а белән З ө л х и җ ә г ә) Ауффидерзиен (Китәләр).

З ө л х и җ ә: Үпкәләде бугай.

Г ы й б а д у л л а: Нимес үпкәли белми ул. Җирәнгәндер.

З ө л х и җ ә: Карале, Гыйбади, барыбер эш юк, әллә, мин әйтәм, теге кеше әйткәнчә, берәр нәрсә әмәлләп куясыңмы?

Г ы й б а д у л л а: Ай-яй, бик тиз баерга җыена берәү.

З ө л х и җ ә: Баюдан түгел инде. Болай кеше көлдереп торганчы.

Г ы й б а д у л л а: Бездә бит аның кешесе дә бушка йомышларга өйрәнгән: барыбер агач арасына чабарлар.

З ө л х и җ ә: Чапмаслар, каршыларында әбрәкәй торгач.

Х ә я л и: (Җырлап керә)

Түбәгә кунган күгәрчен,

Тимә аңа, гөрләсен.

Безнең илдә яшәп кенә

Рәхәтлекне күрәсең.

Автобус килмәдеме?

Г ы й б а д у л л а: Юк әле, Хәяли, юк.

Х ә я л и: Әфлисуннарның кабыгын

Ашаучылар бар микән?

Безнең кебек рәхәт итеп

Яшәүчеләр бар микән?

(Ут сүнә, I күренеш тәмамам).

 

Лилия Гаделшина

Интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: