Мәдәни җомга

Адмиралтейство тарихы - музейда

Казанның Киров районында Бишбалта исемле бистә бар.

Идел елгасы буенда урнашкан бу бистә аерым матурлыгы һәм ямьлелеге белән тартып тора. Аның турында беренче тапкыр “Царственная книга”да - хан һәм борынгы рус гаскәрләре арасында барган елга сугышлары турында язганда телгә алына. Рус телендә хәзер аны, Адмиралтейская слобода, дип йөртәләр. Бистәнең болай атала башлавының тарихи тамырлары 1718 елга барып тоташа. Россия императоры Петр I Идел елгасының Казан янындагы Бишбалта авылы тирәсендә Кас­пий флоты корабльләре өчен хәрби диңгез флоты верфь­ләрен нигезләргә фәрман бирә. Дөрес, судноларны Казанда аңа кадәр дә ясаулары мәгълүм. 


Идел буендагы калада елга һәм диңгез судноларын төзү тәҗрибәсе борынгыдан ук килгән. XIII гасырда ук елга буйлап үз заманының эре сәүдә магис­тральләренең берсе булган Бөек Идел юлы узган. Әлбәттә, Казан урнашкан тирәлек үзе үк шәһәрнең зур корабльләр төзү  үзәге  булырын тәгаенләгән кебек. Казаннан Идел буйлап Каспий диңгезенә турыдан-туры чыгу мөмкинлеге бар. Корабларны Балтыйк, Азов диңгезләренә йөздергән очраклар да еш булган. Әйтик, 1710 елда Казаннан Балтыйк диңгезенә биш кораб күчерелгән. Әлбәттә, бу биниһая авыр хезмәт була. Судноларны судан да, коры җирдән дә, яңгыр-җилгә карамый каналлар ера-ера  алып барырга туры килгән. 

Петр I фәрманыннан соң Хәрби диңгез флоты верфьләре Казандагы Елантау монастырена караган җирләрдә нигезләнә. Корабль төзү – катлаулы, зур исәпләүләр, төгәллек, белем сорый торган хезмәт. Верфьләрдә төрледән-төрле белгечләр, инженерлар, балта осталары, тимерчеләр, агач кисүчеләр, столярлар һ.б. һөнәр ияләре эшләгән. Адмиралтейство биләмәләрендә корабльләрне җиһазлау белән тәэмин итү өчен остаханәләр дә эшләп торган. Моннан тыш корабльләр төзелешендә мүкләүче дигән һөнәргә ия осталар да булган. Алар агач детальләр арасындагы җөйләрне ямаган. Әлбәттә, ярыклардан су керү очраклары да күзәтелгән, аны помпалы, күннән эшләнгән насос ярдәмендә суыртканнар. Казанның Сукно бистәсендә нигезләнгән помпа заводы да адмиралтейство карамагында теркәлүе мәгълүм. Казанда насослар өчен күн җитештерү XIX гасырның 60 нчы елларына кадәр дәвам иткән. 

Күптән түгел Татарстан Милли музеенда Казан адмиралтействосы тарихына һәм республика биләмәләрендә суднолар төзүгә кагылышлы вакыйгалар белән таныштыручы күргәзмә эшли башлады. Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова белдергәнчә,  экспозиция - мирасханә хезмәткәрләренең күпьеллык тикшеренүләр нәтиҗәсе. Күргәзмәгә куелган хәзинәләр белән кунакларны фәнни-экспозиция бүлеге хезмәткәре Виталий Зайцев таныштырды.  

Экспозициянең нигезен Татарстанның Милли һәм Казанның ведомство музейлары коллекцияләре, Хәрби-диңгез флоты Россия дәүләт архивы, Россия борынгы актлар Дәүләт архивы, Россия дәүләт тарих архивы, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы, Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фондларыннан документлар һәм планнар тәшкил итә. Иң кызыклы экспонатлар арасында – урман хәстәрләү һәм корабль урманнарын саклау турындагы документлар, навигация һәм оптик приборлар, артиллерия пушкалары, истәлекле медальләр, карта һәм литография, XVIII-XXI гасыр корабльләренең модельләре бар. 

Казан адмиралтействосы верфь­ләрендә суднолар бу якларда үскән агач материалын файдаланып төзелгән. Казан тирәсендәге урманнарда йөзьяшәр имәннәр, бакыр кәүсәле төз наратлар үскән. Күргәзмәгә куелган 180 яшьлек имәннең горизонталь түгәрәк киселеше исә кунакларда аеруча кызыксыну уятты. Судноларны төзү күләме дә зур булган. Урманнарны бик тиз кырганнар. Алай гына да түгел, Казан төбәгенең мәшһүр имәннәре белән бөтен рус верфьләре тәэмин ителә. Соңрак корабларны металл материал кушып та ясый башлаганнар. 

Казан адмиралтействосы хәрби кораблар төзү, төзекләндерү, судноларны саклау верфьләре һәм конторасы комплексын берләштергән. Барлык корылмалар тирән канау белән әйләндереп алынган. Ул верфьне талаучылардан саклау белән бергә суднолар төзү өчен кирәк булган агач детальләрне тозлы суда чылату өчен дә кулланылган. Күр­гәзмәгә куелган тимерче һәм столяр эш кораллары, алар ясаган кирәк-яраклар, остаханәләрнең, завод бинасының сызымнары, тарихи экспонатлар шушы вакыйгаларны искә төшерә.

Император Петр I 1722 елда Казанга үзе килеп, адмиралтействоны күздән кичерә һәм канәгать кала. Ул еллардагы Казан хәрби диңгез флоты верфьләре әһәмияте буенча илнең икенче урындагы адмиралтействосы буларак тарих сәхифәләренә кереп калган. Беренчесенең исә Санкт-Петербургта урнашуы билгеле. 

Судно төзүчеләр остаханәләр тирәсендә урнаша барган. Тиздән Бишбалта авылы янында корабль төзү осталары, булачак судноларның капитаннары, верфь эшчеләре һәм Адмиралтейство конторасы чиновниклары һ.б. хезмәтчәннәр яши торган бистә үсеп чыккан. 

Экспозициядә Иделнең мәш­һүр сәүдә юлы буларак таны­луында да Борынгы Болгарстан шәһәрләренең елга буенда урнашуының да әһәмияте дә шактый киң күрсәтелә. Идел, Чулман елгалары һәм аларның кушылдык­лары халыкара сәүдәне үстерүдә һәм дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм иткән. Әйтик, Радзивиллов елъязмасы (күргәзмәгә бу миниатюраның күчермәсе куелган) болгарларда сәүдә алга китүе белән бергә хәрби флотның да булуын дә­лилли. Көнчыгышның урта гасыр географлары Ибн Русте һәм Әл-Масуди Идел Чулман елгаларында йөзүче болгар суднолары турында искә ала. Борынгы рус елъязмаларында да Идел Болгарстанында суднолар кулланылуы турында искә алып үткән урыннар бар. Ә инде зур йөкләрне яссы төпле биек бортлы насад кебекләрендә йөртсәләр, тукыма, мех, җиһаз сыман кыйммәтлеләрен учаннарга төяп алып барганнар. Җыйнаграк һәм тиз йөрешле ладьялар елга сугышларында катнашкан. Радзивиллов елъязмасы миниатюраларында нәкъ менә алар сурәтләнгән. Болгар чорындагы Иделдә суднолар төзү тәртипләре алга таба да елга транспортларын камилләштерүдә нигез итеп алынган. Болгар сәүдә судночылыгы исә күргәзмәдә Балтыйк буе, Көнбатыш Европа дәүләтләрендә һәм  Иранда җитештерелгән тауар үрнәкләре, акчалар, герләр, бизмәннәр белән дә тәкъдим ителә. Моннан тыш экспозициядә XIII-XIV гасыр сфероконуслары, Иран касәсе, гәрәбә һәм гәрәбә муенса бөртекләре дә игътибарны җәлеп итә. 

XIV-XV гасырларда Казан ярминкәсе әһәмиятле сәүдә үзәгенә әверелә. Яз көннәрендә, елга ярларыннан чыкканда, тауар төягән суднолар шәһәргә бик якын килә алган. Иделнең Казан крепосте каршындагы култыклары арасында урнашкан Сәүдәгәрләр утравы (Купеческий (Гостиный) остров) еш кына язгы алыш-биреш, сату-алу үзәгенә әверелгән. Ярминкәгә гарәп, фарсы сәүдәгәрләре, Иделнең түбәнге агымында урнашкан мәмләкәтләрдән, Московиядән, Кавказ аръягы һәм Урта Азия дәүләтләреннән тауарлар алып килгән. 

Идел буендагы иң зур хәрби диңгез флоты верфьләренең берсе булган һәм Әстерхан, Түбән Новгород суднолар төзелешен үз эченә алган Казан адмиралтействосының эшчәнлеге чагыштыр­мача озак бармый, ул нибары 112 ел гына яшәп кала. Аны 1830 елда ябалар. Әмма верфь­тә гасырдан артык вакыт эчендә төрле типтагы һәм зурлык­тагы 400 гә якын  судно төзелә. Алар арасында  70 гекбот, 12 фрегат, 7 бомбардир корабы, 1 корвет, 5 бриг, 12 палубалы бот, 2 бригантина, 1 тендер, 12 галиот, 4 люгер, 1 зур транспорт корабы, 18 гардкоут, 4 эмбен боты, 8 хәрби иол, 52 шмак, 13 гукор һ.б. була. 

Иделнең транспорт йөртү юлы буларак әһәмияте алга таба да дәвам итә. Иделдә 1810 еллар ахырларында пароходлар да йөзә башлый. XIX гасырда елга буйларында ял йортлары ачыла, беренче пассажир һәм туристик суднолар уза. XX гасыр башында Идел ярларында “Кавказ һәм Меркурий”, “Идел буйлап”, “Само­лет”, “Өмет” (“Надежда”) кебек пароходчылык җәмгыятьләре эш­ли башлый. Татарстандагы хәзерге суднолар төзелеше турында  Яшел Үзәндәге Горький исемен йөрткән завод турындагы материаллар, ядкәрләргә карап фикерләргә мөмкин. Дүрт ел элек үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үткән завод ил күләмендә мөһим предприятиеләрдән исәпләнә. 

Казан елга порты исә биш диңгез порты буларак танылган. Идел су бассейнында Балтыйк, Каспий, Азов һәм Кара, Ак диңгезләрне бергә бәйли торган күп каналлар (Ак диңгез-Балтыйк каналы, Төньяк-Двина су системасы, Идел-Балтыйк су юлы, Идел-Дон каналы) бар. Казан порты әле дә пассажирлар һәм зур йөкләр йөртүдә иң әһәмият­леләрдән исәпләнә. 1904 елда шәһәрдә елгачылар әзерләү өчен уку йорты- училище да ачылган. Хәзер ул Советлар Союзы Каһарманы М.Девятаев исемендәге Елга техникумы буларак билгеле. 

 Күргәзмә Россия Хәрби-диңгез флоты үткәннәре Иделдә зур суднолар төзү үзәге булган Казан адмиралтействосы тарихы белән дә бәйле икәнлеген дәлилли. 

Сөембикә КАШАПОВА.


  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: