Мәдәни җомга

Ачасыр музеенда - Каюм Насыйри рецепты буенча үлән чәйләре

Каюм Насыйри музеенда үзеңне ХХ гасыр башында яшәгән крестьян ролендә сынап карарга була.

Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан бер карашка гади генә булган авыл йортында бик зур байлыклар саклана. Гади генә йорт түгел ул — Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексы.

Каюм Насыйриның туган авылы Олы Шырдан. Нигә бу йорт күрше авылга күчкән дигән сорау туа. Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексының мөдире Рәзинә Гатиятуллина аңлатты: «Йорт бездән 7 км ераклыкта урнашкан Шырдан авылыннан 1947 елда авылыбызның мөхтәрәм кешесе Габделгани Минзарифов тарафыннан Каюм Насыйри туган нигездән күчерелеп салына. Ул кеше бу йортта гомер иткән».

Шушы йортны музей итеп ясап чыккан кеше — ТР Милли музее өлкән фәнни хезмәткәре, Олы Ачасыр кызы Рәмзия Абзалина. Музей 1997 елдан халыкка хезмәт итә. Биредә XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында яшәгән урта хәлле крестьян тормыш-көнкүреше гәүдәләндерелә. Экспонатларны ел саен тулыландырып тору һәм саклау өстендә эш алып барабыз, ди Рәзинә Гатиятуллина.

Каюм Насыйри бик күп хезмәтләр авторы, энциклопедист, галим, этнограф, кул эшләре остасы буларак билгеле. Музейда аның шәхси әйберләреннән үз кулы белән эшләнгән секретарь-шкаф, диван-кәнәфи һәм сарайда сәкесе саклана, алар барысы да Шырданнан кайтарылган. Шкафта XIX гасыр ахырында гарәп графикасы белән татар телендә язылган китаплар саклана. Иң мөһим китапларның берсе — галим үзе язган русча-татарча сүзлек.

Экскурсия сезоны апрель аеннан башлана. Музейга килүчеләр елдан ел арта, дөньяның төрле төбәкләреннән туристлар килә, ди музей директоры. Үткән ел музейга 800 турист килгән. Россия төбәкләреннән тыш Германиядән һәм Кытайдан килгәннәр.

Җәйге экскурсия вакытында туристлар башта XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында яшәгән крестьян тормыш-көнкүреше белән танышалар. Мичтә чуенда пешкән бәрәңгедән, коймактан авыз итәләр. Туристлар үзләре дә эшләп карый ала: кәбестә төяргә, мичтән күмер алып үтүк белән үтүкләргә була.

Каюм Насыйри дару үләннәре җыю белән шөгыльләнгән, музей хезмәткәрләре бу өлкәдә дә эшчәнлек алып бара. «Май айлары җитүгә без үләннәр җыя башлыйбыз, сарайда караңгыда дөрес итеп, Каюм бабабыз язып калдырган ысуллар буенча киптерәбез. Бары тик үз тирә-ягыбызда үскән үләннәр генә файдалы була, юл буйларында үскәннәрендә файда юк — шул кагыйдәне истә тотып үләннәрдән чәйләр ясыйбыз. Бездә 4 төрле чәй бар: сары мәтрүшкә, зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге һәм бөтнек», — ди комплекс мөдире.

«1941 елда мәктәпкә чит телләр укытучысы булып килдем. Эшләгән вакытта бу йорт музей буларак түгел гади йорт буларак истә калган, этнография музее буларак ачылгач, бу йорт белән тирәнрәк танышырга туры килде. Музейда бик күп әһәмиятле, даһи кешеләргә багышланган чаралар булып тора. Безгә килә торган Швейцария, Германия, Австрия немецлары бөек татар галименең исемен читкә тарату өчен бик күп көч куялар. Алар Мәскәүгә килгәч тә беренчедән Казанны күрәсе килүен, икенчедән Ачасырга барырга теләүләрен белдерәләр икән», — ди авыл мәктәбендә чит телләр укытучысы булып эшләгән Алсу Шәйхуллина.

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров горурланып әйтте:

- Музей капкасыннан килеп кергәч тә Каюм Насыйри яшәгән чорлар күз алдына килеп басты. Олы Ачасыр авылы халкы һәрвакыт мәгърифәтле булды, бүген дә йөзен югалтмый. Кайда әле тагын шундый музейлар күреп була?

Гөлүзә Ибраһимова

Интертат

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: