Мәдәни җомга

Шәүкәт Гаделша: Күрми калдым Себер татарының Ничәмә төмәнлек угланын...

Танылган шагыйрь, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Шәүкәт Гаделшага шушы көннәрдә 70 яшь тула.

РЕДАКЦИЯДӘН. Танылган шагыйрь, Һ.Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Шәүкәт Гаделшага шушы көннәрдә 70 яшь тула. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәб­рик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яңадан-яңа иҗат  куанычлары теләп калабыз.


АВЫЛ-АВЫЛ КИМЕДЕК

Себер, диләр аны. Себер... 
Бу әүвәлге исемме? 
Иң борынгысы, иң чыны, 
Тылсымлысы, дисеңме?

Көзән тәнне җыергандай, 
Тубыл суы тартыла. 
Ярны ашап үзгәртсә дә, 
Көче җитми тарихка.

Яшен түгел, күктә чатный 
Карагайлар тамыры. 
Рәхмәт инде: менә тагын 
Сукмый исән калдырды.

И Ходаем, ниемә соң 
Безгә мондый игелек? 
Болай да бит тавыш-тынсыз 
Авыл-авыл кимедек.

Йолдызлыкта безнең йолдыз 
Яна – бардыр, дисеңме? 
Баба дөрес кушмагандыр 
Бу киңлеккә исемне.


ТӨЛКЕ ҺӘМ ТАРИХ

Янымнан төлке үтсә, 
Мин көнләшеп каламын. 
Корчаңгы-ни булса да, 
Үз аланы бар аның.

Илаһи ләззәт тоя 
Ис чәчкәндә тумарга. 
Исни дә ятлар китә -
Кирәк түгел куарга.

Ә бит монда берчак 
Күпме кеше кырылган. 
Тирән төлке өненә 
Тончыктырып кан тулган.

Мәет, бәетләр аша 
Тарих алга алсынган. 
«Укны мылтык җиңде» дип, 
Тәүге тапкыр язылган.

...Әнә кояш та бүген 
Төлке сыман иснәнә. 
Ышанып бетми мәллә 
Татар һаман исәнгә.

Төлкедән көнләшәм дә 
Өзгәләнәм: нишләргә? 
...Төлке тозлаган төнне 
Калыр, ахры, тешләргә.


СӨҢГЕ САБЫ

– Балта тагып билеңә
Кая киттең бик иртә?
– Кирәк иде яшь каен
Сиртмәлеккә бишеккә.

Күктә ничек киртләнер? –
Әйтмәдем мин дөресен. 
Озак ятып чормада 
Чергән сабы сөңгенең.

И урманкай – яшел төн! 
Менә тагын килдем мин. 
Әүвәл – Алла, аннан – син! 
Башка рәтне белмим мин. 

Кансыз Ермак явыннан 
Бабаларны яшердең; 
Ачлык, афәт килгәндә, 
Тере сулар эчердең. 

Син булганда, җир – ышык. 
Син булганда, без – исән. 
Яньчетмәмме ямеңне, 
Сөңге саплык мин киссәм? 

...Каеннарның тәненә 
Куркам балта төртергә: 
Кеше каны җылысы 
Тузларыннан бөркелә.

Сөңге сабын бабалар 
Бу тирәдән кистеме; 
Чормаларда черүен 
Сизеп-белеп киттеме?

Чаба гына күрмә, дип, 
Тыз-быз килә борындык. 
Бер уйласаң, ниятем –
Куркырлык шул, куркырлык.

...Минем ачу – ачумыни –
Суына ул иртәгә. 
Җирнең серле агачын 
Нигә әрәм итәргә? 

– Кая сиртмә? Нигә буш
Син кайтасың урманнан?
– Сайлап кына куйдым мин,
Онык әле тумаган.


ТӨШ КҮРГӘЧ

Каекка өеп 
Балык тотканмын, 
Ук белән атып 
Поши екканмын. 
Хан сараена 
Килеп чыкканмын, 
Сиңа болар, дип, 
Ханга чүккәнмен.

Шунда хан күзгә 
Туп-туры карый: 
«Ниемә болар? 
Оятың бармы? 
Балык сыртлары 
Күлне кайната. 
Чат саен поши 
Сузылып ката. 
Миңа җыр кирәк, 
Син, диләр, оста. 
Үзең дә җырла, 
Мине дә кыста. 
Җырларың чынмы? 
Минеме мактый?..»

Башөскә килеп 
Кылычын айкый.

Сине хан дисәм, 
Булмасмы ялган? 
Халыкны дисәм, 
Мин башсыз калам. 
– И Туган як! – дип 
Сузмакчы булам. 
Кабынып булмый, 
Шунда буылам.

Ялган җырчы, дип, 
Хан кылыч болгый. 
Мондый чакларда 
Уянмый булмый.

Идәндә ятам –
Маңгай бәрелгән. 
Сибелеп яткан 
Кәгазь күтәрәм. 
...Төшемә кергән 
Нинди яхшы хан! 
Язганнарымны 
Ертам, яндырам.

Шулай шул! Шулай!

Төштәге ханлык –
Газиз туган як! 
Өндәге халкым –
Газиз туган як. 
Өндә халыкка 
Ошарга кирәк. 
Төштә ханына 
Ошарга кирәк.

Йоклап булмый бит, 
Газиз туган як. 
Җыр кирәк миннән 
Барсына уртак.

Поши, балык та –
Газиз туган як. 
Миннән җыр кирәк 
Барсына уртак.

...Күктә ай көлә, 
Тонык кылтырап: 
– Ник чаптырмадың 
Башыңны, куркак?!


СОҢЛАДЫМ

Өстә атлар кешни. Ишетелә күк 
Безнең ханлык исән заманнан. 
Нинди атлар? Күпме алар? Күпме? 
Ниндидер егетләр атланган.

Текә ярны тырнап үрмәлимен, 
Тамырларга тешне батырам. 
Хәлсез кемдер берәү мыжлап-гыжлап 
Ишеп килә кебек артымнан.

Мыгырдана: «Яр бит – текә, биек. 
Акыл күзең агып чыкканмы! 
Җитмәдеме безгә кырылулар. 
Ходай «пылтаерга» кушмады. 
Җаннар санап, барлап мавыгырга 
Кемнән рөхсәт килде татарга?»

Этеп, тибеп карыйм – менә һаман. 
Пычагым бар барын. Кадарга?

...Менеп баскач туры яр өстенә, 
Чымырдатып күзне йомамын. 
Күрәм бер-ике ат һәм аларның 
Ялкау гына чебен куганын. 
Әрвах белән озак тарткалашып 
Соңлаганмын. Ай-яй соңладым! 
Күрми калдым Себер татарының 
Ничәмә төмәнлек угланын.


И МӨДӘРРИС ӘКӘ!

Әйтеп куя кайчак әкә:  
– Шигърияткә тоз җитми. 
Чытырманлы шигырьләрең –
Без көткән шул тоз бит, – ди.

Классик түгел мин, дусларым. 
Классик – Мөдәррис Әгъләм. 
Аңа бүләк итәм әле 
Бүдәнәләр – бер бәйләм.

Чәчәк, үләннәргә төреп 
Ачыткан таң чыгым да бар. 
Асрап кыргый урманнарда, 
Симерткән сугым да бар.

Тели икән – төлкеләрдән 
Шундук тун да әмәллим. 
Күрсә, алтын балыкны да 
Алсын әйдә, жәлләмим.

Килсен генә, керсен генә 
Мин «чалдон»ны күрергә. 
Шигырьләрем сыйпалырга 
Каршысына йөгерә.

Өстәлемә утырганда 
Безгә бар да нипочем!!! 
Аңа балны төртә-төртә, 
Калта-калта тоз ашыйм.


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: