Мәдәни җомга

Шәехзадә Бабич: Өч йөз ел изелгән җаның Терелсен, терелсен, терелсен...

Татар әдәбияты классигы Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел

МАНДОЛИН

И үзәк өзгеч тавышлы, моңлы, зарлы мандолин, 
Килче, моңланчы өзеп бер, мин дә тыңлап  моңланыйм.

Син минем җан сердәшем, җан моңдашымсың, мандолин! 
Сергә беткән, моңга беткән зарлы тавышың  җанга им.

Шул синең тавышың гына тик дәртемә  дәрман бирә, 
Шул бирә һәр нәрсәне; шул җан бирә, шул ямь бирә,

Шул миңа уй, шул миңа хис, шул миңарга аң бирә. 
Шул миңа сер чишмәсеннән лөэлөэ  вә мәрҗан бирә.

И минем күңелемне сафлаучы мөкатдәс  мандолин, 
Сине тыңлап, күзләрем саф яшькә манчып  алгалыйм.

Сине тыңлап һәммә таптан, һәммә кердән  сафланам, 
Сафланам да, пакьләнәм дә — Алла, Алла, Алла! дим.

И сихерле, серле, илһамлы, гаҗәеп мандолин!.. 
Әйдә сыздыр, әйдә өздер, сафланыйм, иманланыйм!


БЕР МИНУТ

Бер минутта ташты күңелем, бер минутта  булды ут, 
Бер дә янды, бер дә туңды – бары да булды  бер минут.

Бер минут – бар дөньясын каргап кабынды   утларым, 
Янды, көйде, парча-парча булды мескен  күкрәгем.

Әйе, янды күкрәгем... Тик юк, ләкин мескен  түгел, 
Бу йөрәк – утлы йөрәк, үткен күңел, кискен күңел.

Ул яна, тик кайгырып янмай, яна шатлык белән! 
Ул яна, бу дөньяны күрмәк булып аклык белән!

Ул яна... чү, сипмәгез су, әйе, ул янсын әле!.. 
Янган утлар күзләремнән яшь булып тамсын  әле!..

Там, минем күз яшьләрем, там, там, тамып тор мәңгегә, 
Ян, минем ак күкрәгем, ян, ян, янып тор  мәңгегә.

КЫЙТГА

Нәфес – шайтан, бик явыз ул, һәр адәмне  аздыра, 
Аздыра торгач, наданнарны юлыннан яздыра.

Әмма аннан да явыз бер нәрсә бар: ул – эчкелек. 
Ул халыкны йорт-җиреннән һәм диненнән  яздыра.

СКРИПКА

И минем сызгычлы нәрсәм, и матур кәкре муен! 
И күңелнең назлы урныннан урын тоткан уен!

Сандугач күк сыздырып, сайрап җибәрче  бер генә! 
Сайра, җырла, тик мине дәртләндерүче  син генә!

Син генә иң нечкә хисләр, нечкә моңнар чишмәсе, 
Син тавышлар казнасы һәм син уеннар  патшасы.

Син – бу дөньяның түгел, оҗмахта  хурлар сазы син, 
Саф, матур, моңлы авазларның  бөек остазы син.

Таң калам мин тавышыңа, нинди тылсымлы тавыш? 
Нинди моң баскан тирән серле вә  әфсүнле тавыш...

Нинди һәм ялкынлы ул – салкын йөрәкне кыздыра! 
Бер җылап, бер моңланып, бер  сызгырып җан өздерә.

Нинди нәрсә бар соң анда: зарлана, зар-зар елый, 
Зары зар, елаучы кем соң: әллә җен, әллә пәри?

Кем генә соң кул очыннан кыл эченә  моң чәчә?
Кем чәчә моң, кем сибә? Кемнәр елый, кем ыңгыраша?

Мин гашыйк булдым сиңа, и скрипка, әйдә сыз!
Әле дә син бар, юкса дөньям мәгънәсез һәм файдасыз.


ЧИТЛЕКТӘГЕ САНДУГАЧ ЯНЫНДА

Йөрәгемдә янган сагышларны 
Сиздеңме әллә, моңлы сандугач? 
Мин җырламый, былбыл, кем җырласын, 
Йөрәк ялкыннарым кабынгач.

Язлар килә, әнә тамчы тама, 
Искә төшә үткән гомерем, 
Үткән язгы чаклар исемә төшсә, 
Ташый, тула моңлы күңелем.

Карасана, былбыл, читлегеңнән: 
Урал тавы тора күгәреп; 
Шул тауларга карап, мин  җырлаймын, 
Уйларымны ерак җибәреп.

Ник туктадың, былбыл, сайравыңнан, 
Әллә мине тыңлап торамсың? 
Ник ышкыйсың матур томшыгыңны, 
Әллә мине үчләп көләмсең?

Мин җырлаймын сагынып,  ә син, гамьсез, 
Читлегеңдә ярма ярасың! 
Яз җитә бит, нигә карамайсың 
Читлегеңнән котылу чарасын?

Язлар җитә, әнә тамчы тама, 
Җылы чаклар килә якынлап, 
Синең кебек матур моңлы кошлар 
Килә башлар инде акрынлап.

Яз җитә дип мин дә бер куанам, 
Бер җырлаймын өзелеп, сагынып,
Торырсыңмы, былбыл, син зарыгып, 
Читлегеңдә һаман ябылып!

Язлар җитә, әнә тамчы тама, 
Искә төшә үткән гомерем, 
Искә төшеп үткән гомерем, 
Ташый, кайный минем күңелем.


ХӨРРИЯТ БҮЛӘГЕ

Исте җил... Сүнде бар ялган шәм, 
Тар [ал] ды һәм болыт, һәм томан. 
Калыкты чын кояш, кипте яшь... 
Капланды «кара көч» йөзтүбән!

Ябылды капусы сәкарьнең, 
Ачылды җәннәте Ватанның, 
Чәчелде хуш һава, хөр һава... 
Бу иде көткәне татарның!..

И татар, калдың хөр һәм азат, 
Хөрлеккә, көрлеккә алдың хак... 
Артыңны – салкынны онытып, 
Алга бак, кальбең як, ялкынлат!

Юлыңның артын яп – төрлесен, 
Алдын ач – ак көннәр күренсен; 
Өч йөз ел изелгән ак җаның 
Терелсен, терелсен, терелсен...

Аяклан форсатта, хөр чакта, 
Канатлан як-якта нур чакта! 
Җитәрлек изелдең, яньчелдең, 
Бәйләндең тозакка кол чакта!..

Өч йөз ел аһ ордың Ватан дип, 
Җан кыйдың, кан койдың Ватан дип, 
Шулай да ертылды намусың, 
Сүгелдең: «Былчырак татар!» – дип.

Җитәрлек ерттылар йөзеңне, 
Черттеләр зольматта үзеңне. 
Син хәзер Ватанның хөр углы, 
Моннан соң ачык тот күзеңне!

Көн туды караңгы Ватанга, 
Юл бетте хакларны таптарга... 
Ватаның Русия – уртак мал, 
Кер, татар, кер, татар, катарга!.

Ябылды капусы сәкарьнең, 
Ачылды җәннәте Ватанның, 
Чәчелде хуш һава, хөр һава... 
Бу иде көткәне татарның!..

ҖАН

Аһ җаным!.. Ник күктә табынып,  ямьгә кабынып тормадың? 
Ник шигырьдән таҗ киеп, илһамга  ялынып йөрмәдең?

Ник күгәрчен төсле гөрләп, тик ясап  нурдан оя, 
Тормадың ник нур эчендә, мәңге  җырлап “мәдхия”?..

Ник мәләктәй йөрмәдең, аппак канат җилпеп очып? 
Аңкытып җәннәт исен, сирпеп шигырь,  сирпеп гыйшык?..

Җанкаем!.. Асманны ташлап,  җиргә иңдең ни өчен? 
Ямьне ташлап, гамьгә чумдың –  тәнгә кердең ни өчен?

Уйладыңмы җирдә дә мин нурга  коенырмын диеп? 
Ямь коярмын, «яр» сөярмен һәм дә  сөелермен диеп?

Уйладыңмы хөр яшәрмен дип бәхетсез җирдә дә?! 
Ник ябылдың соң алайса «тән»  исемле төрмәгә?!

Чык, җаным, тән зинданыннан, күккә оч, ямьлән янә, 
Җиргә төшсен, ал шәфәкътәй алланып, шәүләң генә.


ТАБИГАТЬ ОҖМАХЫ

(Мәхәббәт)

Алтын сарай эчендә бер күл булса, 
Күл читендә чәчәк аткан бер гөл булса,

Гөл өстендә сайрап торган былбыл булса, 
Астында Гыйрфан белән Мәрьям торса,

Кочаклап берен-берсе үбеп торса, 
Күл өсте шагыйрәнә көлеп торса,

«Котлы булсын бәхетләр!» – дигән кебек, 
Аккошлар аңкылдашып, йөзеп йөрсә,

Карлыгачлар кыйлпып-кыйлпып, нурлар сирпеп, 
Очсалар баш өстендә канат җилпеп, –

Ходаем, оҗмахларың торып торсын, – 
Торсалар мәңге шулай гомер итеп.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: