Мәдәни җомга

Рашат Низами: Җиде катлы күкнең чатларыннан Нинди көчләр дәшә еракка?..

Шагыйрь хаклы: хәят кочагында Мәңге туу, мәңге хәрәкәт.

ФРОНТОВИК ӘТКӘЙ

Карап торсаң, чандыр гына гәүдә,
Каян килгән аңа шундый көч, -
Фронтовик әткәй
өйнең кыегына
Куеп йөри яшенүткәргеч!

Әйтә гүя: йортның бәрәкәтен
Ут алмасын, яшен сукмасын;
Сабыйлар да ... хәтта пескәебез
Мендәрендә йомылып йокласын.

Ул үзе дә яшенүткәргеч күк:
Сугыш йөген азмы күтәргән, -
Шартлауларның утлы гарасатын
Җаны-тәне аша үткәргән!

Ерак булган сугыш... Ә ялкыны
Безнең дә бит җанны ялмаган.
Әткәйләрнең кулын кискән фашист,
Илнең кулын кисә алмаган.

Еллар узган... Аның белән һаман
Мин яшимен бердәм сулышта:
Окоплар һәм траншеялар аша
Әткәй белән керәм сугышка.

Сугыш елы сәхифәләрен ул
Үзе белән алып китәчәк.
Ә ярасы, күңел сызлаулары
Җиде буынгача җитәчәк.

КОМПОЗИТОР РӨСТӘМ ЯХИННЫҢ СОҢГЫ КӨННӘРЕ

Шәмдәлләрдә генә утлар яна...
                    (Халык җырыннан)

Еллар, еллар! Йолдыз тизлегендә
Гарепкәме шулай чабасыз?
Кояш табы күктә калтырана,
Болыт япса – ул да чарасыз.

Көз. Октябрь. Дөнья шәбәренгән...
Көзләр дә бит сула, картая.
Кургашындай күксел болытлары
Китеп бара икән кай таба?

Тәңкә-тәңкә сары яфрак итеп
Көзләр сала соңгы күлмәген.
Шәфәкъ – утлар яга... Кемнең әле
Күргәне бар утның үлгәнен?

Кайный шәһәр. Неон утлар дәшә –
Акчаң гына булсын кесәңдә.
Кем пышылдый шулай: “Дөнья бара
Яшәсәң дә, яшәмәсәң дә...”

Җиденче кат. Лифт тавышының
Гөжләгәне килә колакка.
Җиде катлы күкнең чатларыннан
Нинди көчләр дәшә еракка?

Сырхау җанның дөньясы да сырхау:
Тәрәзәләр боек, алҗыган.
Тыштан дөнья карап тора кебек
Балык күзе сыман тамчыдан.

Тән алҗыган. Тәрәзәдән кереп
Җилләр өзмәк була сулышны.
Тезеп-тезеп чыршы күркәләрен
Каршылыйсы иде бу кышны...

SOS авазы! Һәм “Ашыгыч ярдәм”
Машинасы йортка туктала.
Композитор... шәфкать туташына
Ни әйтергә теләп уктала?

Аһ, зөбәрҗәт чытырманлык алда, -
Уртасыннан ап-ак юл бара...
...Кинәт кенә карлы буран чыгып
Шәһәр түбәләрен кубара!

Ишетелә тояк зеңләгәне,
Еллар аша атлар пошкыра.
Үлем тырнагына кергән саен
Йөрәк: “Яшәү!” диеп кычкыра.

Шагыйрь хаклы: хәят кочагында
Мәңге туу, мәңге хәрәкәт.
Бу тормышта туктап калу мөмкин,
Җырда туктап калу – һәлакәт.

Тәкъдир шулай: дарчин туфрак безне
Кочагына тартып алачак.
Без һәммәбез беркөн китәчәкбез,
“Гөлҗамал”лар мәңге калачак!..
(Гөлҗамалдай кызлар беләгендә
Энҗе утлар барыбер яначак).

Ләхет тәрәзәсе ачылмаган,
Сәмави нур күктә таралган.
Композитор хак-каләме белән
Бара әнә соңгы таранга...

Карый да ул үзенең үткәненә
Өченче тау биеклегеннән, -
Күрегезче: ул тудырган моңнар
Ватан байрагына
Яшәү гимны булып чигелгән!


КАЕН БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ

Кызгылт-сары яфракларын коя –
Кәүсәсеннән гүя ут тама.
Ызандагы туксан яшьлек каен:
“Их, картаям...” – диеп уфтана.

Ташла әле, юкка уфтанасың,
Яшьлектәге каен дускаем!
Минем дә бит гомер агачыннан
сыңар яфрак
Өзелә дә төшә көн саен...

СӘБӘП

Тел турында сөйләү – сәбәп кенә,
Исәплиләр безне “дошман”га.
Туган телгә богау салыр өчен
Һөҗүм бара Татарстанга...

ВАТАН

Туган телгә – туптан атып түгел,
Канун белән, имеш, бәрәсең...
Телне киссәгез дә, кисалмассыз
Ватанымның йөрәк парәсен!


XXI ГАСЫР

Батырлык юк. Без яшибез һаман
Курку сыйфатлары мәлендә.
Яңа гасырны да этәрәбез
Колониаль коллык хәлендә...

КИСӘТҮ

Әй, замандашым! Күрче гафләтне,
Күзеңне ачып, син аек кара:
Халык буларак – исәптә татар,
Милләт буларак – ул сүнеп бара...

ТӘНКЫЙТЬ

Туган телне югалтабыз,
Бездә күңел тарлыгы:
Буйсыну һәм ялагайлык –
Татарның татарлыгы...

ӘДИП

Кайберәүләр кызыл сүз ярата,
Йөри, сайрый – акыл өләшеп.
Милли хисне тирәнәйтү өчен
Җитми кайчак Аяз Гыйләҗев...

ЫШАНЫЧ

Килер бер көн: безнең татарыбыз
Чын Азатлык яулап алачак.
Тик шунсы жәл – безнең буын ләкин
Ул көннәрне күрми калачак,
Ирек тәмен белми калачак...

МАҢКОРТКА

Син почмакка тәре һәм шәм куеп
Ничә мәртәбәләр укынган:
Мин бүгеннән синдәй бәндәчекне
Сызып ташлыйм кеше чутыннан...

СӘЯХӘТ

Ура-патриотизм белән көнаралаш
Коендыра безне сәясәт.
Сәясәттән качып торыр өчен
ярдәм итә
Күңел ачу, җәйге сәяхәт.


ИЛЛЮЗИЯ

Бер карасаң, илдә дөм тынычлык:
Әйтерсең лә тормыш ал да гөл...
Кризис һәм бәя күтәрелү
Көтеп тора безне алда гел!

УТЫРУ

Чаллы эшмәкәре, сәясәтче
Рафис Кашаповка

Ни булды: мәгърифәт сагында
Бер дөрли, бер сүнә учаклар...
Кашапов “утыра” төрмәдә,
Утыра вөҗданын кочаклап.


НИГӘ?

Үз-үзенә хуҗа түгел татар,
Шундый хәлгә төштек нигә без, -
Чит кавемнәр өчен җан тырышып
Нефть фонтаннары түгәбез...

ИМПЕРИЯДӘ ЯШӘҮ

Ду килеп дөнья куган булабыз,
Бәлки, дөнья үзе куа безне?
Кысырыклап, куып кертмәкчеләр
Бер почмакка – туган телебезне!..

САГЫНДЫРА...

“Азатлык!” дигән сүз очкын кабындыра,
Суверенитетлы көннәр сагындыра.
Империя колы булып яшәгәндә –
Кимчелекле сизә үзен һәрбер бәндә...

СОҢГЫ СУЛЫШ

“МҖ” газетасында Зәки ага Зәйнуллинның маршал Блюхер турындагы язмасын укыгач

Кызылларга  - ике тәүлек буе
Барган икән Мәскәү сугышы...
Бәгырьләрне өтеп-өтеп ала
Блюхерның соңгы сулышы.

АЛТЫН

Ялт-йолт чиркәү гөмбәзләре,
Хәтереңә ал шуны:
Әнә кая киткән безнең
Бабайларның алтыны!..

ФАҖИГА

Колония булып бүленеп беткән
Себер, Кырым, Казан ханлыклары.
Алтын түгел, үлемтеккә дигән
Чүпрәк белән тулы сандыклары...

ВЕРТИКАЛЬ

Аңардамы? Аңарда бит
Шундый уй, шундый ният:
Төбәкләрнең хокукларын
кисә, турый
Вертикаль хакимият!..

МИНЕМ ДӨРЕСЛЕК

Мин дөресен сөйлим. Чиновниклар
Умыралар эре калҗаны.
Татар чиновнигы
Урыслаша, карьерасын ясый –
Хатын итеп алса марҗаны...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: