Мәдәни җомга

Мирһади Разов: Актанышка кайтып китте яңгыр, Юл күрсәтеп үзем җибәрдем...

Калын китапларның кайберләрен Бизи алтынланган укалары.

Мирһади Разов Актаныш районының Аеш авылында туып-үсә. КДУның журналистика факультетын тәмамлагач, Чаллыда нәшер ителә торган “Нур” газетасында эшли, Чаллы  телерадиокомпаниясендә күп еллар шеф-редактор булып хезмәт куя. Бүгенге көндә ул – “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире. ТР Журналистлар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.


      * * *
Нур өзелеп төште
Кояш йөрәгеннән,
Йөгерде таң күккә
Җирнең күкрәгеннән.

Уянды җил, ятты
Бераз ялкауланып.
Бар табигать
               кылды
                             дога,
Тып-тын калып.

Җан иңгәндәй кабат
Гөлләр сөенделәр,
Болын буйлап
                     чыклар
Коеп биеделәр.

Бу шатлыктан кошлар
Кабат килде телгә...
И Аллаһым, рәхмәт
Яңа туган көнгә!


        * * *
Актанышка кайтып китте яңгыр,
Ул шәһәрдә озак тормады.
Агыйделне әллә сагынганмы,
Елады да үксеп елады.

Актанышка кайтып китте яңгыр,
Юл күрсәтеп үзем җибәрдем.
Ул адашып килгән бугай монда
Иңнәрендә назлы җилләрнең.

Актанышка кайтып китте яңгыр,
Анда көтә кырлар, болыннар,
Якташларым көтә, яңгыр аша
Сәлам итеп салган моңым бар.

...Актанышта инде хәзер яңгыр
Шатлыгыннан елый, сөенеп.
Гөлләр үсә җәйнең мең шифалы
Көмеш яңгырыннан сөелеп.

Актанышта җырлап яңгыр ява,
Сафланадыр бөтен дөньясы.
Яланаяк чаба бала-чага,
Бәхет яңгырлары тынмасын.

Актанышта җылы яңгыр ява...


        * * *
Бик хисле бала идем мин,
Бик моңлы малай идем,
Шуңа күрә кечкенәдән
Хисләрдә яндым-көйдем.

Бик моңсу бала идем мин,
Бик серле малай идем,
Җирдәге бар матурлыкны,
Бар батырлыкны сөйдем.

Бик тыйнак бала идем мин,
Оялчан, юаш идем,
Әгәр берәү кыерсытса,
Җай табып башын төйдем.

Бик нурлы бала идем мин,
Нахакны сөйми идем.
Хөсет җаннар баш күтәрсә,
Җаныма сыймый идем.

Бик уйчан малай идем мин,
Уйларым таша иде.
Уйлар- хисләр җырлар булып
Йөрәгем аша иңде.

Мин бүген дә хистән торам,
Мин бүген дә моң тулы.
Ак чәчәкләргә күмелгән
Гомернең якты юлы...


        * * *
            Роберт Миңнуллин истәлегенә

Сөн буенда таллар елый,
Җилләр елый үзәндә.
Ак каеннар бу кайгыга
Белми ничек түзәргә.

Китте Сөннең моңлы улы,
Сандугачы, былбылы,
Китте ерак, китте елап
Мәңгелеккә бу юлы.

Ул бит Сөндә канат какты,
Сөнне генә яратты.
Туган җирнең матурлыгын
Бар дөньяга таратты.

Ил күгендә сайрады ул,
Моң өләште халкына.
Аның үлмәс шул җырлары
Һәрбер җанда талпына.

Ихлас булды, янды-көйде,
Йөрәгендә нур иде,
Хыяллары кояш кебек
Якты иде, зур иде.

Сөн үзе бүген кайгыда,
Актарыла, таша ул.
Елый таллар, елый таңнар: 
– Ятим калдык, бәхил бул!


        * * *
Туган җиргә кайтыгыз сез,
Кайтыр кеше булганда.
Урап булса да китегез,
Күңелегез тулганда.

Әткәй дә юк, әнкәй дә юк...
Туганнарга кайтыгыз.
Яланнарга чыгыгыз да
Күккә карап ятыгыз.

Әгәр булмаса туганнар,
Күршеләргә кайтыгыз.
Сагынудан мөлдерәмә
Йөрәкне юатыгыз.

Кайтыгыз сез вакыт табып,
Сагышлар, бәлкем, тынар...
Анда сездән дога көтә
Зыяратта якыннар...


        * * *
Китеп барам яшьлек юлларыннан
Кояш чыккан офык ягына,
Гөлчәчәкләр үскән туган якка,
Сөн буена, таллар янына.

Китеп барам яшьлек эзләреннән,
Хыялларым дәшә еракка.
Җырлап алам, берчә елап алам,
Хисләр тулган чакта йөрәккә.

Басып торам гомер уртасында,
Зилзиләләр юлым өзмәсен.
Бәлкем, табар, качып торам әле,
Яшьлек үзе мине эзләсен!


АРТИСТ ДУСКА

Ул халкымның даулы йөрәгенә
Милли гамьне сала ихластан,
Сәхнәләрнең олуг патшасы да,
Һәм колы да... талант тоташтан!

Галиҗәнап артист, тел вә сәнгать
Сагындагы солдат кебек син.
Уятасың җанда өметләрне
Берчә янып, берчә сүнеп син.

Сүзнең көче синең аша үтеп,
Ышанычны, дәртне арттыра.
Сәхнәләргә чыгып бер сүз әйтсәң,
Болытлы көн хәтта яктыра!


        * * *
Тормыш киштәсендә китап кебек
Тезелешкән кеше язмышлары,
Һәм язылган шушы китапларга
Гамәлләре, кылган ялгышлары.

Калын китапларның кайберләрен
Бизи алтынланган укалары.
Китапларның бардыр искеләре-
Таушалганы... бик тә юкалары.

Һәр китапны алып, ачып баксаң,
Чынбарлыкны укып шаккатасың...
Кайчагында аңны җуясың да,
Искә килә алмый тик ятасың...

...Тормыш киштәсендә, китап кебек,
Кеше язмышлары тезелешкән.
...Минем китап әле түрдә икән,
Тышлыгына якты кояш төшкән!


        * * *
Рәхмәт сезгә, мине белүчеләр,
Рәхмәт әйтәм онытканнарга,
Сөендергән булсам, ярдәм итеп
Бәлаләргә юлыкканнарга.

Кемнәр өчен алтын бөртегедер,
Кемнәр өчен иске күлмәк мин.
Рәхмәт - ачкан өчен күзләремне,
Ә шулай да сезгә бүләк мин!

Йөрәкләргә җылы сүзләр аша
Шатлык бирү генә бар уем.
Рәхмәт, дуслар, мин аңладым шуны:
Кайда тормыш, кайда ул уен...


        * * *
Сабантуйга кайта зимагурлар,
Авылыннан качкан балалар.
Кендекләрен җирдән тәмам өзгәч,
Сагындык, дип оран салалар.

Кайта алар кәттә машинада,
Киемнәре ай-һай кәттә соң!
Борыннары күккә кадәр тигән,
Маңка иде, диеп әйтмәссең.

Җир сөрмәгән алар, җил сөймәгән,
Тормышлары шаулы шәһәрдә.
Өйрәнгәннәр әзер вә бәзергә,
Җиңел генә рәхәт яшәргә.

Зимагурлар кайта Сабантуйга,
Көтә авыл, көтә - ул сабыр...
Мин дә кайтам, мин дә ташлап киттем,
Җир сөрмәдем, мин дә - зимагур!


        * * *
Гөрли клуб.Һәр кеше шат.
Әй, өздерә баянчы.
Бии кызлар һәм егетләр,
Көч-дәртләре каян соң?

Биемичә түзәрлекме,
Чыдарлыкмы бу көйгә?
Татарның дәртле биюен
Алыштырмый берни дә.

Тик читтә бер моңсу егет
Карап тора, сөенми
Чакырсалар, омтыла да,
Туктап кала, биеми.

Кызлар дәшә, ә ул исә
Кире якка борыла.
Үзе исә басып тора
Һаман да бер урында. 

- Әйдә дустым, кыенсынма,
Өйрәнерсең, чык, бие!
Чакыралар, ул эндәшми,
Эх, дәртле бию көе!

Өзә баян йөрәккәен,
Нигә уйный шулай тиз?
Биер иде ут чыгарып,
Аягында эх, протез!

Аякларын өзде сугыш,
Армиядә, Чечняда.
Харап итте ул саулыгын,
Инде хәзер нишләргә?

...Гөрли клуб, кыза бию,
Һәммәсе шат, дәрт таша.
Бии бар да, шул егетнең
Җанына баса-баса.
 
                                       Чаллы.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: