Мәдәни җомга

Лилия ФӘТТАХОВА: ЭҢГЕР-МЕҢГЕР ЧАГЫ КҮҢЕЛНЕҢ...

Лилия Фәттахова 1972 елда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта. 2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли. Бүгенге көндә Яңа Чишмә урта мәктәбендә...

Лилия Фәттахова 1972 елда Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында дөньяга килә. 1995 елда Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлагач, Яңа Чишмә гимназиясендә татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәрен укыта. 2009-2013 елларда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгендә милли мәгариф буенча методист булып эшли. Бүгенге көндә Яңа Чишмә урта мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыта. Лилиянең шигырьләре "Казан утлары", "Сөембикә", "Идел" журналларында басылып чы­га. 2015 елда "Танырсыңмы?.." дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.
* * *
Кешегә ачык булам дип,
Артык чишеләсе юк,
Үзеңә каратыр өчен
Артык чишенәсе юк.
Хәттин ашсаң, каралырсың-
Моны тикшерәсе юк.
* * *
Елгыр да син, и татар,
Елдам да син, и татар.
Телеңнең югалуына
Гуаһ булуың хәтәр.
* * *
Уртак чакта утраклыктан файда юк,
Юртак чакта йортың бар да- урдаң юк.
* * *
Эңгер-меңгер чагы бугай күңелнең:
Барыр юллар ачык кына күренми.
Баткан кояш чыгар ансы... Туар көн!
Көн туганны көтү генә бик читен.
* * *
"Мән чыгар моңардан", -
дип уйлый әнкәсе,
бишектән тәпиләп китүгә.
Ни мәлдә йоктырган
Мәнсезлек сырхавын?
Кайчанрак кушылган көтүгә?!
* * *
Игәүләп имләгән чакта
Имгәтеп куюың бар.
* * *
Күрек кебек киерелеп
Йөрү читен түгел микән?!
Эчтә бушлык икәнлеген
Күрү өчен, шөшле кебек,
Хак сүз белән төртү җитә.
* * *
Үксеп-үксеп җаным елый-
Керфек очларым коры...
Күңел ишегенә терәү
Салып китте бер угры.
* * *
Эт хәленә төшә кайбер кеше:
И сөенә һәрбер сөяккә,
Чылбырының ныклыгына сөенә,
Оясында түбә биеккә...
(Коты очып карый иреккә).
* * *
Аклы- каралы дөньяда
Аклы -каралы урам...
Аклы -каралы урамда
Тын гына басып торам.
Көз белән Кыш бил алышып,
Көзнең җиңелгән мәле.
Кара бишмәтен салырга
Диеп үрелгән мәле.
Язга кадәр Җир-Әнкәнең
Сандыгы биктә инде.
Аклыктан җетелек эзләп,
Гомерләр үтә инде.
Аклы -каралы дөньяда
Аклык кына күр икән.
Энҗе карлар рәнҗемәсен:
Шатлыкларын бүл икән.
Аклы-каралы дөньяда
Аклы-каралы урам.
Җир - Әнкәгә тун тегелә -
Шуны күзәтеп торам.
* * *
Җитез җилләр,
тау итәген кочып,
Тыныч кына йоклап ятканда,
Кояшны да үпкәләтми генә,
Болыт-пәрдә корып атмый гына
Җәйге яңгыр яугалый иде.
Вак-вак кына,
тезелешеп кенә,
Тамчы арты тамчы атлап кына
Җиргә барып кайткалый иде.
Әллә инде
уңган Җир-Әнкәнең
Тырышлыгын өстән карап торган
Күк туганы,
кабаланмый гына,
Кое сиртмәсеннән тарткалый иде...
Һәр тамчыга ияреп, җиргә гүя
Матурлык та кайткалый иде...
...Хәзер менә Җирнең ял вакыты.
Кышын бераз йоклап ала ул.
Һәрчак уяу торган Күк туганы
Кардан сырган
йомшак ак юрганын
Ара-тирә рәтләп куйган була-
Кайгыртудан бер тәм таба ул!
Җир-Әнкәнең
йокысын бүлмәс өчен,
Тып-тын гына,
вак-вак атлап кына
Килә тора, тезелеп баса тора
Кар бөртекләренең гаскәре...
Язга чаклы көч тупласын өчен,
Ә аннары тулгакласын өчен,
Яңа гүзәллекне тапсын өчен
Күкләр тагын йола үткәрә.
Тын калу йоласы...
Тын калып,
Аклыкка соклану йоласы...
(Табигатьтән үрнәк аласы!)
Хакыйкать ачылганда
Көчкә сөйрәлеп бара каләмем
Уем артыннан сузылган эздән.
Карыша каләм...
Тартыша күңел...
Ишетеп алган бу соңгы сүзгә.
Авыл тоткасы...
Мәчет агасы...
Мөхтәрәм заттан...-
Мин белгән йөзе!
Көчсезне җиңеп,
Хәрәмгә баткан,
Иблискә саткан
Вөҗданын дисез?
Көчкә сөйрәлеп бара каләмем
Йокылы-уяу уем эзеннән...
Сөрлегеп китә...
Сискәнеп китә...
Әрнү чаң суккан моңсу күзләрдә
Ялган булмавын сизенгәч...
Түрә көтү
Мәгърур басып кына
Исем килә!
Җисеме әле килеп җитмәгән...
Чатыр чабышалар
Исемсезләр!-
Лилипутлар җирдә бетмәгән...
Исем җисемсез дә
Эшен эшли:
Тез чүктерә, үрә катыра.
Исемсезләр
Һәрчак шундый ушлы:
Артта - йодрык,
Йөздә елмаю тора...
* * *
Буыннар чылбыры
Зыңгылдап өзелә:
Черегән җимештән файда юк.
Гамьсезлек чиреннән
Өзелә чылбырлар:
Санда бар да сыман, канда юк.
Буыннар чылбырын
Ялгаучы табылса,
Корычтай нык булсын үзәге!
Бүгеннән языла
Киләчәк-күрәчәк.
Үткәндә- бүгеннең бизәге.
Мәңгелек бәхәс
Әкәм-төкәм, Ташбака һәм Жираф
Бер заманны бәхәсләшеп киткән.
"Бу Җир - бишек очсыз-кырыйсызмы,
Әллә бармы аның берәр чите?"
- Минем уйлавымча, - дигән Жираф, -
Җирнең чите аның күккә тигән.
Тагын бераз барсам әгәр кичә,
Мин, мөгаен, аңа җитәр идем.
- Син җүләрме? Ничек күккә тисен?
Җирнең чите аның- безнең урман.
Күпме яшим, иңлим инде аны,
Җитәлгәнем юктыр әле һаман.
Шулай диеп олпат Ташбака да
Үз фикерен белдерергә иткән.
- Ә минемчә, җирнең чите юктыр,
Чиксездер ул, - дигән Әкәм-төкәм.
PS. Бер кырыйдан гына ишетеп алса,
Бу бәхәсне әгәр кеше заты,
Җир ул - бер түгәрәк , - дияр иде,
Яссы диеп ялгышканын онытып...
Әллә мин дә картаямын инде?..
Әллә мин дә картаямын инде? -
Бүген күңелем уйлый үткәнен.
Тәгәрәгән уй-йомгагым белән
Балачагыма да җиткәнмен...
... Йа Ходаем, кемдер ялантәпи
Каз үләнен таптап йөгерә!
Куучысы шаян җилкәй мәллә,
Кем ул чакта аннан өлгеррәк?
И Ходаем, "чычыкайлар" җыеп,
Бәхетле булалган чак бит бу!
"Өйләр" ясап такта башларыннан,
"Кунак дәшеп" йөргән чак бит бу!
Аннан... инешне дә диңгез күреп,
Су дөньясын танып йөрүләр!
Каз-үрдәкләр белән су бүлешеп,
Чыр-чу килеп кайтып керүләр!..
Бераз гына "кыен ашап" алу
Баштанаяк баткач пычракка...
Көтү каршы алу- иң зур йомыш,
Зур дәрәҗә булган ул чаклар...
Ап-ак карлы суык кышларының
Тыкрыкларны күмгән көртләре!
Эх, балачак! Йөгереп уздыңмыни?!
Уйнап туйганны да көтмәдең...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: