Мәдәни җомга

Хәбир Ибраһим: Кабатланыр яшь парларның Мәхәббәте бездә дә… 

Күрештек без – җәйге эсселәрдә, Язын, көзен, кышкы буранда...

           * * *
Әйләнеп кайтам уемда
Авылыма көн дә, төн дә,
Дәшмә мине, фәхеш кала! –
Мин бәхетсез синдә!

Дәшмә бүтән! Байлыкларың,
Фатирларың кирәк түгел!
Арына күк корымыңнан
Сөрем сарган керсез күңел...

Мәйданнарың, фонтаннарың
Минем өчен түгел, димәк!
Минем өчен кадерлерәк
Мичтә пешкән кара икмәк...

Әйләнәм дә кайтам кайчак
Уйларымда... көн дә... төн дә...
Чакырма син мине, калам! –
Мин бәхетсез синдә!


НОСТАЛЬГИЯ

Тагын килдем, минем балеринам,
Моң-зар тулы ышык урамга,
Күрештек без – җәйге эсселәрдә,
Язын, көзен, кышкы буранда...

Ул урыннар моңсу, бушап калган,
Ятим фатир... йөри бары уй...
Үткәннәрдән көчле таушың килә:
“Хороший ты, долгожданный мой!”

Җилсез көндә тынган флюгер да
Тынган сыман сынлы биюдә,
Кемнәр генә бездән көнләшмәде,
Катнашмады безнең сөюдә...

Балет сымак кызу, дәртле булды,
Салмак көйгә күчте... Туйсыз туй!
Үткәннәрдән назлы таушың килә:
“Хороший ты, ласковый мой!”

Түшәкләрдә бөтерелеп йөргән иде
Синең гүзәл нәфис аягың!
Дулкынланды шулчак тыныч Чулман,
Сагыш йотты газиз Тау ягым!

Кысып-кысып баштан кочакладың,
Хуштан яздым... анда нинди уй!
Үткәннәрдән татлы аваз килә:
“Хороший ты, сладкий мой!”

Бер сөйгәнгә кире кайтма, диләр,
Кайтара шул кайчак язмыш, юл.
Кайтмасыңны инде аңлыйм, беләм,
Шуны раслап бүген куйдым кул...

Шуны аңлап тиккә җанны теләм,
Белә торып (шундый хәтәр уй!) –
Үткәннәрдән тик бер аваз килә:
“Хороший ты, любимый мой!”


            * * *
Минем белән сиңа уңай, дисең,
Җылы кочак һәрчак, сөю, наз.
Ә мин – шагыйрь,
                              шуңа күрә синең
Мәхәббәтең генә миңа аз.

Күп ишеттем синең авызыңнан
Мәңгелек зур сөю турында,
Тик, ни хикмәт, 
                         минем шагыйрьлегем
Өстен һәрчак, – тәүге урында!


АЛАБУГА (lav stori)
     (Диптих)

            1
Алабуга. Җәйге челлә.
Калдың син йөрәгемдә.
Озак кына тордык басып
Мәхәббәт күперендә.

Тойдык кинәт йөрәкләрнең
Ургылып чыккан назын,
Вәгъдәләшик, дидек, әмма
Табалмадык йозагын.

Санап мендек мәхәббәтнең
Катлы-катлы баскычын, –
Вәгъдәләшкән парлар кебек
Салдык суга ачкычын.

Кермик – сагыш дәрьясына,
Кермик әле көзгә дә...
Кабатланыр яшь парларның
Мәхәббәте бездә дә.

            2
Алабуга. Көзге этюд.
Провинциаль кафе-бар.
Җанда шайтан туе уйный!
Шомлы утрау... текә яр...

Кирәгеннән артык уйчан,
Сәер бүген үзең дә,
Кыз-кыркынның нечкә күңеле
Әсәрләнә көзен дә.

Шул мизгелдә килә кысып
Кочагыннан аласым,
Аждаһадай*, канат җилпеп,
Таш каладан качасым.

Алабуга. Көзге романс.
Провинциаль кафе-бар.
Җаным тыныч, янда чөнки
Үз ярым бар, сөйгән яр! 

*Легенда буенча,  Иван Грозный гаскәрләре Казанны яулап алгач,  Шайтан каласында яшәгән Аждаһа ошбу җирләрдән очып китә.


            * * *
Нишләп гомер шундый соң ул? –
Хәтсез үтә дә китә.
Киткәннәрне сагынып елый
Бакча башымда юкә.

Бакча башымдагы юкә
Ялгыз гел, парын көтә,
Бал кортлары чәчәгенә
Чәчрәп...үрмәләп менә...

Кояш та бит ялкау кайчак,
Яктыртырга иренә...
Төн... караңгы төшеп килә
Сандугачлар иленә.

Төн, караңгы төшкән чакта
Авыл үлгәндәй тына.
Гавам, көпчәк, мотор тавышы
Һич кирәк түгел аңа.

Шуңар күрә җанга сихәт
Һәм тыныч монда һәрчак,
Тик адашкан кәккүк кенә
Шом салып куя кайчак...


АРБА ҺӘМ ТӘГӘРМӘЧ

Чыгып чаптым – өйдән тышка,
Юлда тавыш ишеткәч,
Килә юлдан шыгыр-шыгыр
Арба түгел, тәгәрмәч.

Баш очымда – ак түбәтәй,
Кулда җылы пәрәмәч.
Кызык бит, әй...бара юлдан
Арба түгел, тәгәрмәч.

Чү, яшенли...күк читеннән
Коеп яңгыр ишелгәч,
Колеяга батты кереп
Арба белән тәгәрмәч.

Яңгыр күкне каплап яуды,
Туктады тик төн җиткәч.
Арба юлда батып калды,
Тәгәрәде тәгәрмәч...

Күп капусы ачылса бер
Һәм үзгәрсә язмышым,
Минем дә бер тәгәрәр күк
Тәгәрмәчтәй... тормышым!


            * * *
Күлнең юеш итәгендә
Җүләрләнә колыным,
Күл буенда, кармак салып,
Балык тота оныгым.

Кармагын ипләп салган ул
Чая дулкын көенә: 
– Бабай, әпәт тоттым! – диеп,
Сөенепме сөенә.

Салган саен чиртә тагын,
Һич туктарга теләми.
Очып чыга кечеләре,
Тик дәү балык эләкми.

Борчылма син, әй, шук малай,
Кабул булыр теләгең,
Киләчәктә олы бәхет
Һәм зур балык эләгер.

Җүләрләнеп чапты күлдән
Киң кырларга колыным,
Олыларча, кармак салып,
Балык тота оныгым.


КАРЛЫГАЧ ҺӘМ МӘЧЕ

Ишегалдымда иске,
Сәләмә сарай тора,
Шул сарайда яз саен
Карлыгач оя кора.

Шул ташландык алачык
Аның өчен туган йорт.
Мине күргәч, баш очымнан
Очып уза...фырт та...фырт...

Ул авылын сагнып кайткан
Кеше сымак күренә,
Кайчак аның оясына
Явыз мачы үрелә.

Күрәсең, ул явыз мачы
Йөри-йөри ачыккан,
Өстенә бәреп керер иде,
Салынган өй балчыктан.

Сикергәләп карады ла
(Ахыры булды ачы!),
Карлыгачның һөҗүменнән
Чыгып качты карт мачы...

Карлыгачлар оя кора
Минем туган өемдә,
Шуңар өем, илем сөям,
Шуңар күңел сөенә.

НИГЕЗ
(Монолог)

Бар иде лә яшь чакларым,
Ыдвурым бар...үгезем.
Хәзер анда җилләр уйный,
Кадакланган нигезем.

Куркып кына ачып керәм
Нык янтайган капканы,
Келәсендә җен салкыны,
Көчкә тартам алканы.

Ыдвурымны үлән баскан,
Аркылыга - тукмагы,
Чолан арты – урман булган,
Таба алмыйм сукмагын.

Уйналмаган сагыш монда,
Йөрәк шуны ишетә,
Ат башыдай тимер йозак
Тора ярык ишектә.

Өй эченә керүдән дә
Ямь табалмыйм нигәдер,
Мәгълүм ки: инде күптән
Хуҗалары гүрдәдер.

Үги йортның бакчасы да
Танымаслык үзгәргән,
Тәлгәшләрен аткан миләш
Өйгә, – ватык тәрәздән.

Кердек бусаганы атлап,
Күрше белән бергәләп,
Әрвахларның рухын саклап,
Бәргәләнә күбәләк...

Бәргәләнә ак тәрәзнең
Пакьләнгән бер чатында, 
Пәрәвезләр сарган өсләп
Ызбаның түр ягында.

Фотолары гаҗәп! – исән,
Гамил, Рәшит, Фидаил...
Түр чатларын әле дә бизәп,
Тора изге шәмаил.

Йорт-ызбаның асыл төше
Бусагадан башлана,
Корымланган шомлы мичнең
Авызы күзгә ташлана.

Түрдә – туера  өстәл,  сәгать,
Шифоньер да сервант.
Сагыш хөкем сөрә монда,
Ярдәм көтә  изге йорт...
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: