Мәдәни җомга

Эдуард Мостафин: Моңым белән үз дөньямны корган Мин бишенче фасыл, асылда…

Бөркет булсам, кыяларга Оялар корыр идем.

БИШЕНЧЕ ФАСЫЛ

Көлтә-көлтә шигырь язармын дип, 
Язны көтсәм, көтсәм тилмереп, 
Кояш күптән ташкыннары белән 
Дастан язган кышны җимереп.

Шаулатырмын җәйне үземчә дип, 
Июнь ае кебек дәртләндем. 
Урманнарга керсәм, урман сузды        
Поэмалар язган дәфтәрен.    

Көз аенда, дидем, җырлар җырлап 
Тутырырмын иген кырларын. 
Миңа кадәр казлар каурый белән 
Язып киткән легендаларын.

Кыш хакына гына булсын, диеп, 
Бер көй яздым, белми башканы, – 
Ап-ак җилләр яланнарга чыгып 
Бөек симфония башкарды.

Дүрт шагыйрьдә кунак булдыммыни –
Дүрт төрле җыр һәр дүрт фасылда. 
Моңым белән үз дөньямны корган 
Мин бишенче фасыл, асылда.


КАЙТ, ДИЯРСЕҢ, ЗӨҺРӘ

Әгәр китсәм Байрон иленә – 
Бездәгедәй аксыл томандыр. 
Томан кызы кояш төшкәнче 
Салкын чыкта битен югандыр.

Тәрәзәмне каерып җил ача.
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Һейне иленә – 
Кар өстендә болан эзедер. 
Зәңгәр күзле Рейн кызы да 
Мәхәббәтен әле эзлидер.

Тәрәзәмне каерып җил ача. 
Мин киткәндә Тукай иленнән: 
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Лорка иленә – 
Гитаралар төнлә моңлыдыр. 
Испан кызы, кара толымың 
Күз яшеннән генә дымлыдыр. 

Тәрәзәмне каерып җил ача. 
Мин киткәндә Тукай иленнән:
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.

Әгәр китсәм Данте иленә – 
Тауларына болыт кунадыр.
Тау кызы бер карашы белән 
Күңелеңә кереп чумадыр. 

Тәрәзәмне каерып җил ача. 
Мин киткәндә Тукай иленнән: 
– Кайт, – диярсең, Зөһрә, татарча.


ВАН ГОГ

Сары кояш. Сары яңгыр. 
Сары болыт. Сары җир. 
Сары урам буйлап атлый 
Сары уйлы сары ир. 
Бар да сары. Сөю сары, 
Тоташтан көз язмыш та. 
Сары карлар сарылалар, 
Сары икән бу кыш та! 
Җитте, җитте, тукта, хыял! 
Ялган бит болар, ялган!.. 
Ван Гог булып ач күзеңне – 
Кып-кызыл кояш янган. 
Париж өстендә ап-ак кар, 
Булонда ап-ак имән. 
Карт аббат та күзен йомып, 
Ап-ак җөббәсен кигән.
........................................
Өстәлдә сары чәчәкләр, 
Сары хәмер савытта. 
Даныннан авыз да итми 
Бер гөнаһсыз даһи ята 
Париж кадәр табутта.


ШӘҺРЕЗАДӘ, СӨЙЛӘ ӘКИЯТЕҢНЕ

Шәһрезадә һаман әкият сөйли, 
Синдбад көне-төне ил гизә. 
Мең дә беренче кат таң аттырып, 
Әкият кызы кала кул изәп.

Әкиятләрдә бар да сәер бераз. 
Анда яши юаш бүреләр, 
Патша анда никтер юләр була 
Һәм акыллы була тилеләр.

Бу тормышта табып кара әле 
Юаш булган берәр бүрене. 
Куяннар да яши шушы җирдә, 
Бүре тиресенә төренеп.

Ә патшалар төрмәләргә тыга 
Бик акыллы булган тилене. 
Ята кеше, бер уч күккә карап, 
Чын әкияткә зарыгып-тилмереп.

Чынбарлыкта чынлап сугышалар, 
Чынлап үлә дуслар, дошманнар, 
Туган җирен ташлап киткәч, чынлап 
Бәет чыгарганнар лашманнар.

Шәһрезадә, сөйлә әкиятеңне, 
Мең дә берне, аннан татын да... 
Китсен, әйдә, тормыш чүп-чарлары 
«Әкиятстан» дигән вагонда.


КҮЛЛӘРДӘ КҮЛӘГӘСЕ

Яр буеннан кызлар уза,
күлләрдә күләгәсе. 
Әллә сызгыра-сызгыра
шуларга иярәсе? 
Зәңгәр күктә кыр казлары,
күлләрдә күләгәсе. 
Әллә инде канатланып
шуларга иярәсе?


 * * *
Кошлар  белән килә  язлар, 
Китә кошлар көз калдырып.

Кошлар тагын бер яз китерделәр, 
Канатлардан тамды тамчылар. 
Ике йөрәк чакрымнары буйлап 
Томырылды язга яучылар.

Кайтты атлар кыңгыраулар кагып: 
Гөрләде туй, акты елгалар; 
Болыннарны чәчәк басып китте, 
Сөлге элде зифа колгалар...

Табигать тә кинәт тынып калды: 
Күбәләкләр качты болыннан. 
Үләннәрен, чәчәкләрен төяп 
Атлар кайтты болын юлыннан.

Бар дөньяда сары яшен уйный, 
Гөл елмая соң кат уянып. 
Тагын парсыз калдык, дигән сыман 
Бикләнәләр кызлар оялып.

Кошлар китә яфракларны коеп, 
Дүрт тарафтан явып көз керә. 
Бәйсезлекнең сары төсен күреп 
Чылбырына ятып эт өрә.

Тик мин генә берни булмагандай 
Яфрак җыеп йөрдем көз буе. 
Ни кыласың: һәрбер затның була 
Чәчәкләрсез узган бер туе.


         * * *
Егылалар күккә менеп, 
Егылалар бусагада; 
Егылалар унсигездә, 
Егылалар туксанда да.

Бусагада егылалар 
Мәңгелектә калыр өчен; 
Күкләрдә дә егылалар, 
Егылып дан  алыр  өчен.

Унсигездә дә авалар, 
Мәңгелеккә исем үреп; 
Туксанда да егылалар, 
Бусаганы биек күреп.


ИҢ БЕРЕНЧЕ ДУЛКЫН

Салкыннары белән томалый да, 
Бикләп тота кышкы тоткынлык. 
Нинди көчләр үзенә туплаган соң 
Боз астында булган бу тынлык? 
Асты өскә килеп җимерелер 
Дулкыннарны изгән боз-төрмә. 
Дулкыннардан, безне сискәндереп, 
Калыр давыл, калыр өермә. 
Язны көтеп кенә сабыр алар –
Көч туплыйлар озын кыш буе... 
Уянырлар бөтен дөнья буйлап, 
Уздырырлар азатлык туе. 
Алар бар да тигез, бар да бер зат –
Туган алар бар да җилләрдә. 
Бер үк телдә – давыл биргән телдә 
Сөйләшәләр төрле илләрдә. 
Әй, бу ирек, әй, бу көрәш тәме! 
Нинди тойгы аннан татлырак?! 
Яз тудырган иң беренче дулкын, 
Безнең телдә җырла диңгезләрдә: 
Чал дулкыннар  калсын  аптырап.


         * * *
Эт кебек шыңшыйсы килә, 
Бүре сыман улыйсы. 
Нигә әле кеше булып 
Уйлыйсы да уйлыйсы?.. 
Тауларда яшәп булмыймы 
Кыргый кәҗәләр сыман? 
Сирәк-мирәк күренгәләп, 
Таралгач кына томан. 
Яшәп булмыймы урманда 
Болан баласы булып? 
Яки иң-иң гүзәл затның. 
Динсез алласы булып? 
Тургай булу ярамыймы? – 
Күкләрдә торыр идем. 
Бөркет булсам, кыяларга 
Оялар корыр идем. 
Мин шуларны уйлыймын да – 
Килми бер дә үләсе. 
Килә шул чак кешеләрдәй 
Елыйсы да көләсе.
Килми бер дә үләсе.


ТӨНГЕ КЕШЕ

Төнге кеше, төнге кеше! – 
Ябалактай, йоклый алмый; 
Бөек эшләр кылам, диеп, 
Әллә үзен үзе алдый.

Күк йөзендә йолдыз пешә 
Бакчадагы алмалардай; 
Төнге кешеләр газапта, – 
Мифлардагы аллалардай. 
Ул урамга чыгып карый, – 
Төн йоткан тәрәзәләргә; 
Төнге кеше уе ята 
Ак җәймәдәй кәгазьләргә. 
Төнге кеше, башын тотып, 
Гамлет сыман уйга баткан: 
«Булыргамы, булмаскамы?» – 
Шул сораудан башы каткан.

Төнге кеше, җенле кеше, 
Сиңа якты көн җитмиме? 
Көндез кузгалган болытлар 
Төнлә дә узып китмиме? 
Әллә ялгызлык изәме, 
Җылы түгелме мендәрең, 
Әллә төнлә газаплыймы 
Хәләл кермәгән меңнәрең? 
Хатыныңмы ялыктырды 
Җаннарыңны талап-талап; 
Шулай булса, әйтер идең: 
«Миннән талак, талак, талак!»

Әнә, Ай да китеп бара 
Җилкән киергән көймәдәй; 
Ханым ашыга-ашыга 
Ак изүләрен төймәли.

Төнге кеше – хыялый зат. 
Әле һаман йокы күрми; 
Уйдан агарган чәчләре 
Шәфәкъ белән бергә дөрли.

Төнге кеше, төнге кеше! – 
Мин дә бераз сезнең заттан; 
Күңелегез җыр сораса 
Һәрвакытта ачык капкам.


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: