Мәдәни җомга

Хезмәт төбе сары алтынмы? 

WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты уңаеннан Казаныбызның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә күргәзмә ачылды.

WorldSkills эшче һөнәрләр чемпионаты уңаеннан Казаныбызның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә йортлар төзүче, юллар салучы, җир астыннан «кара алтын» чыгаручы, иген үстерүче, мал караучыларны данлаган күргәзмә ачылды. Анда рәссамнарның осталыгын, башкарган зур хезмәтен һәм эш кешесен никадәр зурлауларын күреп ис китә. Биредә тамашачы үзе өчен әллә нинди гаҗәеп ачышлар ясарга мөмкин. 


Мәсәлән, Владимир Поповны күпләр шәмаил остасы буларак белә, аның нинди картиналар язганы бик сирәкләргә генә мәгълүм. Күргәзмәдә исә Владимир дәдәйнең Казахстанда чирәм җирләрне күтәрүгә багышланган зур күләмле, нечкәләп, күтәренке рух белән иҗат ителгән картинасын күреп шаккатарлык! 

Лотфулла Фәттахов, бәгырь, өлгереп җиткән игеннәрнең сыйфатын тикшерүче лаборатория эшен тасвирлаган. Картина шулай ук зур күләмле һәм бүгенге тамашачыга элеккеге тормышның  билгеле булмаган якларын ачуы белән кыйммәт. Берничә кешелек лабораторияләрнең кырга чыгып уңышның сыйфатын зурлап тикшерүе ил өчен һәр бөртек игеннең никадәр кадерле булганын күрсәтә. 

Мәхмүт Усманов – сугыштан соң республикабызның рәсем сәнгатендә төзелешләр романтикасын күтәргән рәссамнарның берсе. Аның романтик рух белән сугарылган нефть вышкалары, елга портында йөк күтәрү краннары, йортлар, күперләр төзелеше турындагы картиналары да экспозициядә үзәк урында. 

Харис Якупов үзе генә дә хезмәт темасына никадәр картина иҗат иткән! Аның Питрәч районы М.Вахитов исемендәге колхозда берничә ай яшәп, сыер савучыларны, трактор йөртүчеләрне, дуңгыз караучыларны сурәткә алуы мәгълүм. Аларны союз күләмендәге зур-зур күргәзмәләрдә күрсәттеләр, үзәк журналларда бастырдылар. Сәнгать белгече Светлана Червонная хәтта Харис аганың «Дуңгыз караучы М.Галиуллина» картинасын «Искусство Советской Татарии» исемле калын китабының тышлыгында бастырып чыгарды. Дөрес, Харис Якупов ул вакытта республикабызда алдынгы рәссамнар рәтендә була. Портреты да бик шәп. Әмма барыннан да бигрәк, сурәт совет чорында рәссамнарның иҗат юнәлешен ачык күрсәткәнгә күрә, тышлыкка эләккән булса кирәк. 

Чыннан да, 1960 еллар ахыры – 1970 еллар башында республикабыз рәссамнарыннан өч зур төркем оештыралар. Берсе – нефтьчеләр тормышын, икенчесе – КАМАЗ төзүчеләрне, өченчесе авыл хезмәткәрләренең хезмәтен тасвирларга тиеш була. Дәүләт алар өчен бөтен шартлар тудыра. Рәссамнар берничәшәр ай авылларда, зур төзелешләрдә яшәп йөзләгән эскиз иҗат итә. Аннары, кайт­кач, остаханәләрендә бикләнеп, шул эскизлар нигезендә зур картина яза.  Бу күргәзмә – 1960-1980 еллардагы дәүләт сәясәтенең матур нәтиҗәсе. Хәзер исә мондый картиналарны иҗат итү мөмкин булмастай эш. Син айлап М.Вахитов колхозында яшәгәндә, хатының, балаң ачтан үлсенме? Эш беткәч, мәсәлән, дуңгыз караучы М.Галиуллина портретын кая куясың, бүген ул кемгә кирәк, аңа кемнең  исе китә? Хәзер бит тендер заманы – акчаны кем азрак сорый, бәйгедә шул җиңә. 

Төзелештә, полиграфиядә дә шул, кызганыч ки, сәнгать, мәдәнияттә дә шул ук гадәт. Аның нәтиҗәсен күзаллау өчен ике башлы булып туу кирәкми. Былтыр Дәүләт музеенда бер шундый күргәзмәне күрдек инде. Бүтән уңайдан оештырылса, шулкадәр оят булмас иде, чиле-пешле экспозициянең Татарстанның 100 еллыгына багышлап күрсәтелүе аеруча күңелне әрнетте. Эш шунда ки, Мәдәният министрлыгы изге ниятне тормышка ашыруны  химаячегә тапшырган була. Химаяче рәссамнарга темалар өләшеп чыга. Картинаны башкару вакыты кыска, бәһасе түбән. Бер картина өчен 20 мең түләгәннәр. Әзер булгач, картиналарны белгечләргә күрсәтеп тормаганнар, күпме бар – барысын экспозициягә куйганнар дигән тәэсир калды. Намусы булган кеше һәр очракта да һөнәренә тугры кала, рәссам исеменә тап төшерми, әлбәттә.  Әмма арада мөмкинлектән файдаланып, акча эшләп калырга теләүчеләр һәрвакыт очрап тора. Бу күргәзмәдә дә, мәсәлән,  уртакул берничә рәссамның берьюлы биш-алты картинасын күрергә мөмкин иде. Сыйфатлары рәсем мәктәбен тәмамлап килүче  баланың диплом эше белән бер чама булыр. Болар бит сыер савучы, дуңгыз караучылар гына түгел, милләтебезнең иң асыл ул-кызлары – язучы, шагыйрь, җырчы, композитор, артист режиссер портретлары. Менә тендер дигәннәре сәнгатькә нинди зыян сала!.. 

Элек рәссам халкы гына түгел, бизәүче рәссамнар да кадер-хөрмәттә яшәде. Бер туганыбыз ПТУда бизәүче рәссам һөнәрен алып, Казанның «Точмаш» заводына эшкә урнашкан. Авылдан яңа килгән 17–18 яшьлек кызга  дистә еллар эшләгән бухгалтерныкыннан да зуррак хезмәт хакын билгеләгәннәр. Бухгалтериядән акча алган саен, азу ярган исәп-хисап хезмәткәрләренең зәһәр итеп караулары турында сөйләгәндә, туганыбызның  әле бүген дә сул күзе тартыша. Ә хәзер социалистик лозунглар язу, хезмәт дисциплинасын саклау өчен эчкечеләр карикатураларын ясау хаҗәте беткәч, бизәүче рәссамнарны завод, фабрикалардан кыскартып бетерделәр. Хәзер бухгалтер – дөнья кендеге. 

Рәссамнарның гына түгел, гомумән, хезмәтнең кадере бетте. Элек укытучы, табиб иң хөрмәтле һөнәрләрдән санала иде. Бүген хәтта аларның да кадере юк. Бу һөнәр ияләрен еллар буе түбән хезмәт хакы түләп интектергән генә җитмәгән, шәфкать туташларын, укытучыларны эш урыннарыннан кыскарткач, идән юучы вазифасын тәкъдим итеп тә мәсхәрәләделәр. Ә былтыр дәүләт хезмәткәрләренә, шул исәптән бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләргә, беренче чиратта укытучы һәм табибләргә чәчәк һәм дәфтәр, каләм ише әйберләрдән кала һәм 3 меңлек бәядән артык бүләк алуны тыйган канун кертеп, алардан беренче ришвәтче ясадылар. Ришвәтче дигәндә, хакимиятебез менә кемне күз алдында тота! Укытучы, табиб бүләк алудан туктаса, илдә ришвәтчелек бетәчәк икән! Йә, укытучыдан көлгән ил ничек алга китсен?! Ул канунны кабул иткән чинушаларны укытучы укытмаган микәнни? Каян килгән  безнең илгә бу «акыллы башлар»? Анасы карыныннан чыкканда ук, бала беренче итеп акушерның кулларына эләгә ләбаса! Шулар «акыллы булып» туганга, илебезнең мәгарифе дөньядагы илләр белән чагыштыр­ганда 32 нче урынга тәгәрәде дә инде. Әнә шулар ришвәтчелек белән көрәшәбез дигән булып, табибкә кизәнгәнгә күрә, Россия туберкулез авыруы буенча дөньяда Һиндстаннан соң икенче урында тора. Ичмаса, американнар хәшәрәт, кытайлар дуңгыз, дип чүбек чәйнәмәсеннәр иде. Бездә ВИЧ авыруы белән авыручылар Америкага караганда – 7, Кытай белән чагыштырганда 9 тапкырга артык. 

Гасырлардан килгән хөрмәтле һөнәр ияләрен мыскыл иткәч, укытучы, табиб булып кем эшләр? Яшьләр эшсез интексә интегә, ләкин миллионлап экономист, юрист һөнәрләрен алып чыга. Инженерлар, агрономнар, геолог, технологларыбыз кая? Гомеребез буе таҗик, үзбәкне «чурка», дип сүгә-сүгә, алар килеп төзегән йортларда яшәрбезме? Рәссам Лотфулла Фәттахов картиналарындагыдай иген уңышының сыйфатын тикшерүче белгечләребез кайда? 

Барыннан да бигрәк, авыл кызганыч. Харис ага картиналарындагы сыер савучыларны күреп, күзгә яшьләр килә. Кичләрен киң урамнан тузан туздырып кайткан сыер көтүләре дә юк бит хәзер. Күп булса унлап хәсрәт сыер алпан–тилпән тыяклый. Сыеры юк,  сөте бар. Әлеге дә баягы теге «акыллы башлар» кылган могҗиза бу,  гади кешенең моңа башы җитмәс.  

Хәзер хезмәт модада түгел. Илдә – ял культы. Кирәксә-кирәкмәсә дә унар көн рәттән ял итеп, адәм баласы аңгыраеп, миңгерәп, дөньяга нәрсә өчен туганын онытып бетерә. Бездә – көн дә бәйрәм, көн дә туй. Элек радио, телевидениедән хезмәт алдынгыларының уңышлары турында сөйли торган булсалар, хәзер Киркоровның кайда кем белән талашканын, Шаляпинның кемгә өйләнгәнен, Джигарханянның Цимбалюк белән ни рәвешле аерылышуның, Пугачева балаларының нәрсә ашаганын, ничек кәкәй иткәнен хәбәр итәләр. 

Хезмәт турындагы «Трактористы», «Кубанские казаки», «Свинарка и пастух», «Весна на Заречной улице» һ.б. элеккеге кинофильмнар һаман күз алдында тора. Мәхәббәт фильмнары да хезмәт кешеләре тормышыннан алып төшерелә иде. «Девчата» кинофильмында урман әзерләүчеләр тормышы сурәтләнә. Күп­ләребез яратып караган «Служебный роман» киносында да сәнәгать предприятие­се хезмәткәрләрен күрәбез. Хәзер исә фильмнарның геройлары – майларына чыдаша алмыйча, сөяркәдән сөяркәгә йөргән байгуралар. Социаль челтәрләрдә исә субай какканда, тимер эретеп ябыштырганда, такта ышкылаганда төшкән берәр фото күргәнегез бармы? «Инстаграм» кемнең нинди ресторанда нәрсә ашаганы,  симез ботларын кайсы курортның комында күтәреп ятканы турында фотомәгълүматлар белән тулган.  Ягъни кеше эше, һөнәре белән түгел, күңел ачу рәвеше белән мактана, шуның белән горурлана. Ә «Инстаграм»ны көн саен карап барсаң,  кеше ашаганда маймыл урынына шамакайланучы тамада бүген иң хөрмәтле, иң акчалы, иң таралган һөнәр дигән тәэсир кала.

Россия эшләмичә күңел ачкан арада, алга киткән илләр роботларның кул хезмәтен кысрыклап чыгаруыннан курка. Адәм баласы эшсез калса, аңа ничек ярдәм итәрбез, дип бүген үк баш ваталар. Мәсәлән, Финляндия, тәҗрибә буларак, җитештерүне механикалаштыру сәбәпле эшләрен югалткан 25-50 яшьлек кешеләргә  560 евро күләмендә акча түли башлаган. Бу аларда эшсезләргә түләнә торган иң түбән акча күләменә бәрабәр. Швейцариядә бу уңайдан референдум үткәргәннәр һәм иң кызыгы шул: анда катнашкан халыкның 77 проценты  бу түләүне кертүгә каршы тавыш биргән. Дәүләт артык кайгырта башласа, ил халкы ялкаулыкка чыгачак, диләр икән...

Аллага шөкер, юньле юллар салып, сазлыктан чыга алмаган Россия роботларны тиз генә күрмәячәк әле. Юкса эшләмичә акча алып, бөтенләй ялкаулыкка чыгуыбыз ихтимал...

Берәүләр совет заманын сүккән, реализмнан көлгән була. Казаныбызда спорт буенча дөнья чемпионаты, Универсиада үтте, «Хәзинә» галереясенең өч зур залын тутырып, спортка багышлап күргәзмә ачтык.  WorldSkills якынлаша, тагын бө­тен дөньядан җыелачак кунакларга горурланып күрсәтерлек хезмәт турында картиналарыбыз бар. Комсыз байгуралар, инженердан тамада булган мескеннәр һәм пейзаж, натюрморт белән көн күргән бичара рәссамнар заманыннан киләчәккә нинди мирас калыр?

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: