Мәдәни җомга

Башкортстан җанисәпкә әзерләнә

Алдыбызда җанисәп үткәрү бурычы тора. Ул күптән инде техник чара гына булып калмыйча, сәяси төс алды. Бу уңайдан татар халкының һәм республикабызның җанисәпкә әзер түгеллеген билгеләп үтмичә булмый. 

Бүген иң борчыганы – Башкортстанда татарлар мәсьәләсе, Себер татарларының аерылу проблемасы, керәшен татарлары, Әстерхан татарлары. Болар барысы да Башкортстандагы сәяси вәзгыять белән бәйле. 

2002 елгы җанисәп вакытында Башкортстанда 300 мең татарны башкорт дип яздылар. 2010 елда президент Мортаза Рәхимов урынына Рөстәм Хәмитов килү сәбәпле, бик аз сандагы татарлар гына башкортка «әверелде». Татарларны башкортлаштыру сәясәте тарафдарлары  элеккеге уңышсызлыкларының үчен быел кайтару өчен тырышачак. 

Җанисәпкә бәйле рәвештә алып барылган мәгълүмати сугыш нәтиҗәсендә «этномиссионер», «этномародер» терминнары барлыкка килде. Озакламый алар политология сүзлекләрендә дә урын алачак. 

Оятсыз ялган көннән-көн киңрәк колач җәя бара. Башкорт пропагандистлары, мәсәлән,  ярты Татарстанны элек-электән килгән башкорт җире дип белдерде. 1917 елның декабренә кадәр республикалы булу башкорт милли хәрәкәте идеологларының ике ятып бер тапкыр төшенә дә кермәгән, югыйсә. Документаль фильмнар төшереп, том-том китаплар чыгарып, төрки, угор, болгар, хәтта монголларны башкортлар дип ышандырмакчылар. Әле шуның өстенә бөтен татарларны башкортка әйләндерү турында  хыялланучы “йомры башлар” Себер татарларын бүлеп чыгару буенча да тырышып хезмәт куя, мишәрләрне аерымланырга котырта һ.б. Татарстан исә бу кыланмышларга берничек тә җавап кайтармый. Дәшмәвең алтын, дисә­ләр дә, бу очракта дәшми калу үлемгә тиң.  Татар халкына каршы «салкын сугыш» алып барылган вакытта кирәкле чаралар күрмичә, Татарстан нык ялгыша. 

Башкортстандагы татар милли үзаңын бетерүгә эшләүче  иҗтимагый оешмалар һәм фәнни учреждениеләр 2019 елда гына да 15 миллион сумлык грант алды. Бу  - без белгәне генә. Безгә мәгълүм булмаганы тагын күпме? Башкортстан җанисәп алдыннан максатчан рәвештә даими эш алып бара.  Башкорт спутник телевидениесендә махсус программалар чыгудан тыш, «Урал» фонды акчасына озак еллар меңләгән тираж белән «башкорт ыруы» тарихы турында китаплар нәшер итеп киләләр. Бүген башкорт ыруларының саны 47 гә җиткән, имеш. Һәрбер ыруга бер китап багышланган. Һәркайсының тиражы – 2 мең данә. Шулай итеп, җәмгысы ким дигәндә 90 мең данә китап нәшер ителгән булып чыга.

Ә хәзер татар тарихы фәненә күз салыйк. Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты чыгарган «История татар Западного Приуралья»  исемле китапның беренче томы нибары 500 данә тираж белән чыкты  һәм суынырга да өлгермичә таралып бетте. Һәм шуның белән вәссәлам! Китапны өч томда чыгару ният ителгән булса да, акча бетү сәбәпле, эш туктатылды. 

Элек чикләнгән күләмдә булса да җан­исәпкә әзерлек эшен Ш.Мәрҗани исемендәге институт алып бара торган иде. Бүген исә ул кризис кичерә. Кайчан аякка басуы да билгесез.

Башкортстанда бөтен ведомстволар җан­исәпкә тырышып әзерләнә. Республика хакимияте башлыгы аларга ярдәм итә. Татар җәмәгатьчелеге һәм галимнәребез исә кайсы ишекне какса да, аларга җавап бер: «Атна-ун көннән эш башлана», диләр. Бу җавап ким дигәндә соңгы өч ай дәвамында ишетелә инде. Эш исә һаман башланмаган.  

Читтән караганда, вакытны махсус  сузалар, дигән фикер туа. Җәй җитәрәк, Татарстанның 100 еллыгы чараларын үткәреп бетергәч исләренә төшәчәк, әмма соң булачак, чөнки Башкортстан кебек алдан аяк киенергә кирәк иде. 

Байлыгы, абруе була торып,  Татарстан нишләп бернинди чара күрми? Республиканы таныту өчен бик күп акча тотыла – зур предприятиеләр, спорт корылмалары төзелә, туристларны җәлеп итәр өчен әллә ниләр уйлап табалар. Республиканы барлыкка китергән, яшәткән татар халкын саклау, үстерү эшен исә кайчан башларбыз? 

Каршылык күрсәтүдән ни мәгънә, диярләр. Ничек кирәк булса, шулай санарлар, берәүдән дә сорап тормаслар, янәсе. Әмма бер нәрсәне истән чыгарырга ярамый – Башкортстанда татарлар санын киметү бәрабәренә башкортлар санын 41 процентка җиткерү максаты 2002 елда һәм бигрәк тә 2010 елда куелган иде инде. Ул вакытта кара ниятнең чынга ашуыннан халыкның каршылыгы гына саклап калды. Гражданнар каршылыгы бүтән сценарийларның да юлын бикләп тора («Шиес» чүп-чар полигоны, Казандагы чүп-чар яндыру заводы, ерак юлларга йөрүче машина йөртүчеләрдән зур салым түләтүгә йөз тоткан «Платон» дәүләт системасына каршы халык чыгышлары һ.б.)

Фальсификация элек тә булган, быел да булачак. Әмма  бүгенге мәгълүмати басым чорында җанисәп тә бөтенләй башка шартларда алып барылачак. Төп басым гади халыкның аңын томалауга һәм җанисәп алучы укытучы, социаль хезмәткәрләргә ясалыр дип уйларга кирәк. Әмма теләк булса, әллә нинди авыр хәлләрдән дә чыгу юлын табып була. Иң мөһиме - мөмкинлекне кулдан ычкындырмау.

 


ТАГЫН БЕР ӨСТӘМӘ

1892 елгы йорт санын алу материаллары буенча Вятка губернасының Сарапул өязендәге (хәзер Әгерҗе районы) кайбер авылларның кыскача тасвирламасын китерәсем килә. Анда да «башкортлар» яшәгән икән ләбаса!  

Сарапул өязе Исәнбай волосте Девятирнә җәмгыяте. Авылда татар училищесы һәм мәчет бар. Халкы – “башкортлар” (“башкортлар” үзләре, типтәрләр һәм элеккеге дәүләт крестьяннары).

Кече Кадыбаш пүчинкәсе (Гали). Халкы – “башкортлар” (типтәрләр һәм элеккеге дәүләт крестьяннары).

Исәнбай җәмгыяте. Авылда башкорт милекчеләре сословиесенә караган татарлар яши.  

Кадыбаш җәмгыяте. Халкы – татарлар (нигездә типтәрләр һәм өлешчә башкортлар).

Касай җәмгыяте. Халкы – ислам динендәге татарлар, өч сословиегә карый: 1. Типтәрләр, 2. Вотчинага ия башкортлар, 3. Элеккеге дәүләт крестьяннары.

Эсләк җәмгыяте. Яшәгән халкы – татарлар (вотчинага ия башкортлар, мөселманнар).

Нарат җәмгыяте. Халкы татар-типтәрләрдән (“яңа башкортлар”) һәм элеккеге дәүләт крестьяннарыннан гыйбарәт. 

Үтәгән җәмгыяте. Авылда мәчет һәм татар мәктәбе бар. Халкы – татарлар (нигездә “башкортлар” һәм өлешчә типтәрләр).

Атнагол пүчинкәсе (Голодаевка). Яшәгән халкы – татарлар (вотчинага ия башкортлар, мөселманнар). Пүчинкә 1830 елда барлыкка килгән. Аңа Эсләктән килгән Атнагол атлы кеше нигез салган. 

Башкортстанда кайбер районнарда бөтен халык диярлек үзләрен татар дип исәпли һәм татарча сөйләшә. Аларның бер өлешен элегрәк елдәк дип йөрткәннәр. Елдәкләр хәзерге Дүртөйле, Илеш һәм өлешчә Борай районнарында гомер иткән. Башкорт зыялылары елдәкләрне башкорт дип атаса да, бу районнарда яшәүчеләр аяк терәп үзләрен татар, ди. 

Елдәкләр кем булган, каян килеп чыккан дигән, сорауларга җавап эзләгәндә аларның төп тамгаларына тап булдым.

Анда сурәтләнгән куш әлифне Илеш районы гербында да күрер­гә мөмкин. Бу билге кыпчакларның төп тамгасы да әле һәм моны күпләр белә. Елдәкләрнең шәҗәрәсеннән Елдәк атлы кешенең XVI гасыр башында Казан ханы Сәхипгәрәйгә туг­рылыклы хезмәт итүе, рәхмәт йөзеннән тархан дәрәҗәсенә һәм вотчинага, төгәлрәк әйткәндә, Агый­делнең түбән агымында ике яр буйлап җир биләмәләренә ия булуы турында мәгълүмат бар. Соңрак бу кыпчаклар танылган әйдаманнары Елдәк тархан исеме белән атала башлаган. Үз ана телләрендә сөйләшүче бүгенге татарларның борынгы бабалары кыпчак-елдәкләр Казан ханлыгының көнчыгыш районнарында яшәгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: