Мәдәни җомга

Татарлык

Алмаз  абый Хәмзин белән әңгәмә

Без Алмаз  абый Хәмзин белән коридорда, эш арасында еш очрашабыз. Еш кына ул безгә төртмәле шигырьләр сөйләп чыгып китә. Сәхнәдән чыгыш ясап өйрәнгән кеше бит. Уй-фикерләре белән бүлешкәләп торырга гадәтләнгән. Милләтнең бүгенге хәле турында сүз кузгалып китте.


– Татар милләтенең хәленә карап “аһ” итә торган заман килде. Белмим, мондый авыр заманнарны татар милләте күпме кичергәндер? Әле ярый тамырларга горурлык бирерлек шанлы тарих бар. Милләт  шуннан көч ала. Бүген халкым кемнәрдер курка яки аңа тәлинкә тота, димәс идем. Аллага шөкер, горурлык һәм үз хыялына тугры калу бар бездә. Никадәр михнәтле тормыш белән яшәсә дә, үз максатына ирешердәй халык без.  Кулга гармун алып,  мәҗлес корып утыр­ган чакларда мин аның гадилегенә, самимилегенә хәйран калам. Татар кешесе бу дөньяның беркемен дә, бер милләтен дә үзенә дошман тотмый, үзен берәүдән дә өстен санамый, кешедән көлми. Эчке тәрбиясе югары, иманлы, денле, укымышлы да ул. Авыл апа-абыйларының газета алдырмауларыннан оялып утырганнарын еш күрәбез бит. Шигырьне нык ярата безнең халык. Төрттерәсе сүзен дә ике юл булса да шигырь белән әйтергә тырыша. Менә болайрак:

Мунча юк ди Буада,
Аптырагач кешеләр
Юыналар буада.

Ә кыш көне-суыкта,
Зөядәге бәкедә...
Трусиклары куакта.

Моны коммунист күргән,
Төшергән дә фотога
Дәү Думага йөгергән.

Туктатырга йортыннан,
Куа чыккан Бердәм рус,
Комган тотып артыннан.

Мышный-мышный икесе
Килеп кергәннәр, какрас – 
Дәү Дума сессиясе.

Сүз дә бирмәгән көе
Таләп иткән коммунист,
Күтәрәм восстание!

Аны бүлә Бердәм рус:
– Ун елдан соң мунча булыр,
Тавышланма, берүк, дус!

Спикер тавышка куя:
Мунчаның кирәклеген – 
Сессия шундук суя.

Үзебезне кимсеткәнне без шактый күргән инде. Кимсетәләр дип елап утырып булмый. Әлегесе  заманда милләткә укырга, гыйлемен, иманын ныгытырга берәү дә комачау итми. Былтыр булды бер хәл. Җәмәгатем сырхаулап китеп, Новосибирск шәһәренә барып чыктык. Ятабыз шулай, хатын бүлнистә, мин хостелдә. Минем янга Томскидан эш эзләп килгән бер “айтишник” урнашты. Танышабыз. “Татар гынамыни?” – дигән кыяфәт китерә. Бу ноутбукта утыра, мин китап укыйм. Ята торгач моңа: “Сигез тугызың ничә?” – дим. Әйтә  алмады. Тәмәкесен кабызып коридорга ук чыгып китте. Кергәч тагын сорадым: “Ә тугыз сигезең ничә?” – мин әйтәм.  Юк инде, әйтә алмый. Ярты көн эндәшмәде шуның өчен. Төн уртасы җитәрәк үзем сүз башладым. “Рус теле - бөек тел ул”,  мин әйтәм. Хәтта анда “а” хәрефенә башланган бер генә сүз булмаса да. Исе китте моның. “Ничек булмасын, ә ар­буз”, - ди? Россиядә  беркайчан да карбыз үсмәгән, Урта Азия үзе үстергән, үзе “кар” – “боз”дан исем биргән. Монда рус теленең катнашы юк,  мин әйтәм. Уйлый бу, йоклый алмый. Төн авышкач, “Анастасия” ди. Византиядән килгән исем ул, дип кул гына селтәдем. Иртәгесен миңа мөнәсәбәт үзгәргән. “Чаплашка” урынына, “умный татарин”га әверелдем. Менә шулайрак итеп, кимсеттермәскә бит инде үзебезне.

ТЕЛСЕЗ АВЫЗ
Телсез калган авыз, 
Инде хәзер җансыз... –
Әллә ниләр тели әйтергә...
Кем суырган телен?
Әйтсә кала үлем көтәргә.

Елый авыз телен жәлләп,
Тешләр сызлый телне югалтып.
Иреннәр дә юксыналар,
Дерелдиләр аны юатып.

Телсез калган авыз,
Инде табалмыйбыз... 
Аерганнар үскән җиреннән...
Юк, дип һичбер даны
Йолкыганнар аны төбеннән.

Телсез калган авыз,
Хәлен сез аңлагыз!
Кирәкми сыгарга “балавыз!”
Үсәр кискән телләр,
Фаҗигане сөйләр балагыз!..

Менә шундый эшләр,
Тора-бара нишләр,
Тел кайтырмы кабат әйләнеп?
Кысылганмы кайда,
Богаудамы, бауга
Куелганмы әллә бәйләнеп. 

Безнең татарда: “Укымыйча да кеше булу” турында бер миф яши. Бу ялгыш фикер. Инде илсез, җирсез булу өстенә надан да калсак, үз башыбызга үзебез җиттек дигән сүз.

Мине беләсез инде, яшем олы, ягъни пенсионер булсам да, редакциядә каләм кыштырдатып йөрим. Без көн күргән тармаклар: мәдәният, мәгариф, матбугат гомергә хәерче булды. Бүгенге матбугатка карап, тагын бер такмак чыгардым.

Маладис, безнең хөкүмәт – 
Зур уңышка иреште:
Миллион тиражлы “Чаян”
Хәзер өч меңгә төште.

Йөз меңле “Казан утлары”
Инде дүрт меңгә калган.
Китап елында әдипләр
Романга ун мең алган.

“Сөембикә” журналы да
Тиражга мантый алмый.
Бай хатыннар укый белми,
“Әбиләр носки ямый”.

“Ватаным Татарстан”да -
Соңга калган хәбәрләр.
Язып кара дөресен менә -
Арт ягыңа тибәрләр...

“Татарстан яшьләре” дә
Яшәралмый картайды
Яшьләр укымагач, саны
Унике меңгә калды.

“Акчарлак” гәҗите хәзер
Һәркемнең өстәлендә.
Җылынып йоклыйлар хәтта,
Ябынып өсләренә.

“Ирек мәйданы”нда – ирек,
Яз, басалар, ни кирәк!
Дөреслек юк беркайда да,
Монда бар – сирәк-мирәк.
“Безнең Гәҗит” Илфатныкы – 
Танылган журналист ул.
Экраннан “типтеләр” үзен 
- Гәҗитеңдә саграк бул!

“Мәдәни җомга” гәҗитен
Тынычлыкта тотмыйлар.
Кемгәдер шунда кушып
Котылырга уйлыйлар.

Район гәҗитләренең
Правалары аз инде...
Кем ит сата, түрә мактый,
Шул гәҗит яхшы инде.

Менә шундый безнең хәлләр,
Бер дә алга бармыйбыз.
Хөкүмәттән юк инде, юк,
Алладан алалмыйбыз.

Әмма, чынбарлык нинди генә булса да,  үз сүзеңне әйтергә кирәк бит. Журналистлар да дәшмәгәч, гади халыкка нишләргә кала? Кайбер түрәләрнең кыланмышы кырга сыймый башлый. Әйтик, премьер Дмитрий Медведевның “Акча юк, ләкин сез түзегез!” – дигән киңәшен ничек игътибарсыз калдырасың ди! 

Яратабыз Синең йөрешеңне,
Алпан-тилпән атлап килешеңне...
Син түгелме идең – Шәп Президент!
Шәп Премьер – мәңгелек Президент!..
Син бирәсең безгә яшәү рухы,
Авыр чакта төпле киңәшеңне.
Әле күптән түгел Рәсәй халкы,
Аңлап авыр эштә эшләвеңне: 
“Акча юк, ләкин сез түзегез!” – дип
Хәлгә кереп, әйткән сүзләреңне.

Әллә булышыйкмы?.. Оялма Син,
Сора: “Чирен яшергән бит – үлгән”...
Акчаң булмаса тәүбә: димәк ки,
Без инде түзгән-түзгән дә, түнгән...

Милләтем турында күңел түрендә йөрткән уйларымны, хисләремне, өметләремне “Татарлык” дигән шигыремә салдым.

Яу килә дә кырып китә,
Кала берничә бала – 
Шул балалар нигез кора,
Гөлстан була дала!

Татарлыгын итә татар,
Барыбер таба җаен –
Тагын-тагын күтәрелә,
Тезләндерелгән саен!

Ил нигезе көл булса да,
Далада күмер кала.
Моңлы татар күңелендә,
Ул кабат дөрләп ала.

 Татарлыгын итә татар,
Барыбер таба җаен – 
Тагын-тагын күтәрелә
Коллыкка төшкән саен!

Дөньяларның асты өскә
Килгән чаклар күп була...
Берәүләр аска киткәндә
Татар өскә омтыла!

Татарлыгын итә татар,
Барыбер таба җаен –
Тагын-тагын күтәрелә
Беттек бит, дигән саен!

Кыйбласы якты халкымның,
Шанлы үткән еллары!
Без түгел кемнеңдер улы,
Без Ходайның коллары!
Көрәшә торганнары да
Һәм җиңә торганнары!!!

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: