Мәдәни җомга

Сәрия кунакка чакыра

Адәм баласы туктаусыз эштә, ыгы-зыгыда яшәсә дә, аның туктап ял итәсе,  уй-фикерләрен дә тәртипкә китерәсе килә.

Мондый үзгәреш – яңалыклар эзләү аеруча иҗат кешеләренә хас. Бу уңайдан күпләребезгә таныш шагыйрә, журналист Сәрия Закирова хезмәтен мисалга китерәсем килә. 


Хәзерге вакытта ул “Үз өем” дип аталган электрон журнал чыгара. Әмма күңеленә ул гына җитми, күрәсең, анда виртуаль рәвештә генә түгел, чынбарлыкта да кунак җыю, аралашу ихтыяҗы ташып тора. Шуның өчен дә, айга бер тапкыр булса да очрашу, чәй янында шигырьләр сөйләп, җырлап утыруны күздә тотып, “Аулак ­өй” дигән бер чара оештырып җибәрде. Әлбәттә инде, аңа төрле яшьтәге шагыйрәләрне чакыра. Алар янына баянчыбыз Рафинат Сәләхов һәм Мәскәүдәге халыкара җырлар фестиваленә әзерләнүче Фәрзанә ханым да килеп җитә. 

Кичә  Казанның Островский урамындагы “Татар китабы” һәм Шәриф Камал музее йортында узды. Аның директоры, шагыйрә Луиза Янсуар Сәриянең теләген хуплап каршы алды. Бинаның кунак бүлмәсе бу юлы да кызларның җырлары, шигырьләре белән гөрләде. Әйтик, Шәмсия Җиһангирова, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Солтанның шагыйрь генә түгел, шәп җыр­чы да икәнлеген моңа кадәр белмәүчеләр дә булгандыр.

Бу чара тамашачылар өчен түгел, шуңа күрә бер-береңнең шигырьләренә тәнкыйть сүзләре дә әйтелә. Беркем беркемгә үпкәләми. Бу юлы “Аулак өй”гә Дәүләт Советы системасында эшләүче Таңчулпан, Казанның 5 нче гимназиясе укытучысы Галия Гайнетдинова, Арчаның балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлара Шәрипова да  килгән иде.  Сәрия кайчандыр үзе шушы музейда эшләгән чагында Галия Гайнетдинованың бирегә укучылары белән килүен искә төшерде. Хәер, монда истәлекләр дә җитәрлек, тел-лөгать-иҗат дөнья­сы турында фикер алышулар да – көн кадагында.

Фәйрүзә МӨСЛИМОВА.
   
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: