Мәдәни җомга

Шатлыклы һәм моңсу очрашу

Быел Балык Бистәсе районындагы Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлавыбызга 50 ел тулды.

Шул уңайдан  укытучыларыбыз хәер-фатихасы белән 1969 елда олы тормыш юлына баскан яшүсмер малай һәм кызлар инде әби-бабайлар булып туган мәктәбебездә җыелыштык. Бик шатлыклы очрашу булды бу, сөйләшеп сүз бетмәде, истәлекләрнең чиге юк иде.


Мондый чаралар утыз еллыктан башлап биш ел саен оештырылды. Ләкин һәркем дә аларның барысында да катнаша алмый. Шуңа күрә арабызда ярты гасыр буе күрешмәгән сыйныфташлар да бар иде. Болай озак очраша алмауның тагын бер сәбәбе бар. Без бит төрле авыл балалары. Ул чакта Олы Солтан мәктәбенең өлкән классларында укырга  Питрәч, Лаеш районнарының кайбер авылларыннан киләләр иде.

Авылдашларым Габделхак һәм Фир­дәвес белән без 12-13 чакрым ераклыктагы Татар Янтыгыннан (Лаеш районы) йөреп укыдык. Интернатта тора, шимбә көн кич белән туган йортыбызга кайтып, дүшәмбе иртәнге 5 тә Олы Солтанга юл ала идек. Җил-яңгыр, кар-бураннар, язгы ташуларга карамастан беренче дәрескә соңга калмадык. 60 нчы елларда 9-10 нчы классларда  укучы 30-35 малай яшәгән интернат бинасы хәзер дә тора әле. Безнең заманда ук иске булган агач мәктәп күптән юк. Хәтерлим, без, 10 нчы “А” һәм “Б” класслары, чыгарылыш имтиханнары биреп йөргән чакта яңа мәктәп өчен төзү материаллары китерелә башлады. Беренче ике машина кайтып туктагач, директорыбыз Габдулла абый Сибгатуллин шаяртып: “Егетләр, сезнең балаларыгыз өчен мәктәп өлгертергә исәп, бушатып  алыгыз әле шул кирпечне”, - дигән иде мәрхүм. Иң әүвәл  аның тырышлыгы белән балалар 70 нче еллар башында заманы өчен күркәм генә таш бинада белем ала башлады. 

Классташыбыз, Чирмешән авылы егете Сәхибетдин бәйрәм табынын шул мәктәп ашханәсендә җәйгән. Казан мәчетендә хезмәт итүче Илдар хәзрәт Миңшагаев бакыйлыкка күчкән сөекле укытучыларыбыз, ундүрт классташыбыз рухына дога ирештерде.

Классташыбыз, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ренат Гаффарның шушы вакыйга уңаеннан язылган “Моңсу үткәнгә кайту” дигән шигыре яңгырады. Күзләрне дымландырып,  шул ерак елларга алып кайтты безне Олы Әшнәк егетенең шигъри юллары:

Сылу Яшьлек, кая ашкынасың шулай?!
Иртән генә укучылар идек бит!
Кулларны кысышып, вәгъдәләр бирешеп,
“Аерылмабыз бер дә!” – дидек бит...

Ренат күңелле мизгелләр дә бүләк итте, канат ярган мәктәбендә барыбызга да Татарстан китап нәшриятында яңа чыккан чираттагы “Яшен ташы” дигән хикәя-шигырьләр   җыентыгын өләште. Димәк ки,  без, яшьлек дуслары, аның беренче укучылары булдык.

Олы Солтан мәктәбе - данлыклы белем йорты. Мәшһүр артистлар Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов шушы авылдан, күренекле әдип Вакыйф ага Нуруллин, йорт җиткереп, укып чыккан Солтанында гомер итә. Монда белем алган язучы, шагыйрьләр һәм башка әдәбият-сәнгать әһелләре, гомумән, мәгълүм шәхесләр санап бетергесез. Шәхсән үзем гади урыннарда эшләп лаеклы яшәгән Сәлимҗан, Сәхибетдин, Нурдидә, ике Рифкать, Габделхак, Нәкыя, Зөһрә кебек сабакташларым белән горурланам. Туып-үскән җирләрендә яшәгән һәм алны-ялны белми эшләгән Гайсә, Мансур, Разыя, Харис, Илгиз кебек дусларыма хөрмәтем гаять зур. Туган туфракка тугры шушындый кешеләр авылның терәге булды бит.

Ни кызганыч, еллар уза торгач әлеге терәк какшады. Илдәге үзгәрешләр иң әүвәл авылга йогынты ясады. Олы Солтанда да заманча салынган күркәм йортлар күренгәли,  ләкин алар бер-ике карт-карчык яши торган җыйнак өйләр һәм тирә-ягын чүп үләне, агач баскан хуҗасыз ихаталар белән аралаша. Мәктәп янына килгәч тә “Балыклы Чүкәй мәктәбе филиалы” дигән язуга күзем төшкән иде. Бусына гаҗәпләнмәдем, заманында гөрләп торган безнең Татар Янтыгы мәктәбе дә Кече Елга мәктәбенә кушылды. Олы Әшнәктә дә шул ук хәл. Ә менә быел 1 сентябрьдә данлыклы Олы Солтан мәктәбендә беренче кыңгырау чыңламау тетрәндерми калмый. Авылда укырга керердәй балалар, яшьләр булмау аның киләчәге дә караңгы дигән сүз бит.

Без очрашкан көнне мәктәпнең икенче бүлмәсендә 40 ел элек укып чыккан сабакташлар да җыелышкан иде.  Гомумән, мондый чаралар еш була монда. Ләкин хәзер “иде” дияргә туры килмәгәе. Мәктәпнең музеен да клубка күчерергә булганнар, ишегенә йозак эленгән бинаның язмышы мәгълүм түгел.

Бу җәһәттән, шушы мәктәпне тәмамлаган язучы Әхәт Гаффарның “Киләчәктән кайту” дигән хикәясе искә килә. Бушап калган караңгы тәрәзәле мәктәпләрне текә яр, кыяларны уеп ясалган керәшә ояларына тиңли ул. Ошбу кошчыклар да бер ташлап чыккан ояларына кире кайтмый икән. Ябылган мәктәпләрдә дә укучы балаларның шат авазлары башка беркайчан да ишетелмәячәк бит.

Шуңа күрә очрашуыбыз шатлыклы да булды, моңсу уйлар да калдырды.

Наил ВАХИТОВ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: