Мәдәни җомга

Мәдинә апаның лаеклы дәвамчысы

Ырынбурда яшәүче милләттәшебез Хәзирә Абделмәневаның "Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова" дип аталган китабы дөнья күрде. Ул Ырынбурның танылган мәгърифәтчесе Мәдинә апа Рәхимкулова турында һәм аның 100 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән. Әйе, ул нәкъ бер гасыр элек, 1916 елның 30 июнендә, Уфа вилаятенең Олы Кәркәле авылында, зур укымышлы гаиләдә туа. Шәхес...

Ырынбурда яшәүче милләттәшебез Хәзирә Абделмәневаның "Галимә, мөгаллимә Мәдинә Рәхимкулова" дип аталган китабы дөнья күрде. Ул Ырынбурның танылган мәгърифәтчесе Мәдинә апа Рәхимкулова турында һәм аның 100 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителгән. Әйе, ул нәкъ бер гасыр элек, 1916 елның 30 июнендә, Уфа вилаятенең Олы Кәркәле авылында, зур укымышлы гаиләдә туа. Шәхес культы елларының кара дулкыны бу гаиләне Кыргызстан-Үзбәкстан якларына илтеп ташлый, илсез-җирсез-эшсез калдыра, әмма иманнан, гыйлемнән яздыра алмый. Мәдинә апа да гомер буе гыйлем ала, гыйлем бирә, Казан дәүләт университетында, Ырынбур дәүләт институтында укый, 20 ел буе Ырынбур авыл хуҗалыгы институтында физика һәм электроника кафедрасында укыта.
Белеме буенча ул физик-математик, бу өлкәдә дә шактый кызыклы ачышлар ясаган, фәнни хезмәтләр язган галимә, СССР География җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы. Әмма шул елларда ук Мәдинә Рәхимкулова кандидатлык диссертациясен дә милли тема белән бәйләргә тырыша һәм "Революциягә кадәр татар дини мәктәпләрендә табигать фәннәрен укыту һәм шул чорда Русиядә табигать белеме һәм төгәл фәннәр буенча татарча басылган дәреслек" дигән фәнни монография яза. Татар халкы өчен Мәдинә Рәхимкулова - милләтебез тарихын барлаучы һәм яктыртучы мәгърифәтче-галим буларак кадерле. Ул милләтебезгә Ризаэддин Фәхреддин, бертуган Рәмиевләр, бертуган Хөсәеневләрнең мирасын һәм исемен кире кайтарырга ярдәм иткән, шул эшкә калган бөтен гомерен багышлаган зур шәхес, Ырынбур төбәгендә ислам динен таратучы милләт анасы иде...
Китап авторы Хәзирә ханым Абделмәнева да - 90 нчы еллар башында Мәдинә ападан дин сабагы алган кеше, укытучы, соңрак Ырынбурдагы "Хөсәения" мәдрәсәсен һәм Мәскәүдә ислам университетын тәмамлаган әзерлекле белгеч. Аның институтта диплом темасы да "Мәгърифәтче-мөгаллимә Мәдинә Фәтхи кызы Рәхимкулованың Оренбург төбәгендә Ислам мәгарифенең тарихи үсешен тикшерүе" дип атала.
"Мәдинә ханымның 23 китабы арасыннан минем темага туры килгәннәре "Оренбургта "Хөсәения" мәдрәсәсе" һәм Ризаэтдин бин Фәхреддиннең Мәдинә апа кириллицага күчереп язган, аннан русчага тәрҗемә иткән (15 еллык титаник хезмәте) "Җәвамигуль кәлим шәрхе" китабы", - дип яза бу турыда Хәзирә Абделмәнева. Хәзирә ханым бу китабына да үзенең фәнни эшенең бер өлешен керткән, шулай ук анда Мәдинә Рәхимкулованың барлык китапларына тулы бәя бирелгән, аннотация-эчтәлекләре урнаштырылган, истәлекләр урын алган. Ә Мәдинә апаның милләтебез тарихына караган егермедән артык китабы билгеле. Дөрес, аларның кайберләре, шул чактагы техник һәм матди мөмкинлекләрдән чыгып, шактый гади эшләнгән, әмма күп мәгълүмат бирә.
Әйткәнебезчә, Мәдинә Рәхимкулова 1995 елда Риза Фәхреддиннең данлыклы "Җәвамигуль кәлим шәрхе" хезмәтен гарәп графикасыннан бүгенге әлифбага күчереп чыгара, 1999 елда шул ук китапны үзе русчага тәрҗемә итеп бастыра. 1997 елда аның "Медресе "Хусаиния" в Оренбурге" дип аталган тиңсез китабы дөнья күрә, 1998 елда "Преподавание естественных наук в татарских школах дореволюционной России" китабы басыла, шулай ук "Ризаэтдин бин Фәхреддин" (1998), өч тапкыр "Рәмиевләр" дип аталган китабы (1995-1999), "Гани бай" (1998), "Әхмәд бай" (1997), "Галимҗан Ибраһимов" (1997), "Ырынбур сәүдәгәрләре" (1996), "Тәфкилевләр" (1999) һәм башка китап­лары, дини дәреслекләр, тәрбия, җыр, шигырь китаплары, брошюралары, альбомнары басылып чыга. Мәдинә Рәхимкулованың 200 дән артык фәнни язмасы булуы билгеле, ул шулай ук "Татар энциклопедиясе" өчен дә байтак мәкаләләр язган автор иде. Мәдинә апа Ырынбур шәһәрендә "Хөсәения" мәдрәсәсен кайтарып алуда, Риза Фәхреддин, Дәрдемәнд шәхесләре белән бәйле урыннарны мәңгеләштерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе булды.
"Мәдинә Рәхимкулова үз акчасына 2 мемориаль такта куя:
Риза Фәхреддингә - Правда урамы №9, 1 сентябрь, 1986 ел;
Закир Рәмиевкә (Дәрдемәнд) - Ленин урамы №31, 17 май, 1989 ел", дип яза бу хакта китап авторы Хәзирә Абделмәнева.
Мине дә беренче тапкыр Ырынбурга 1998 елның май аенда Мәдинә апа чакыртып китергән иде, һәм, беренче эш итеп, ул безне шушы истәлек такталары куелган урыннарга алып барды. Икенче тапкыр мин Ырынбурга 1999 елның ноябрендә бардым, язучы Айдар Хәлим, Әлмәттән шагыйрь Разим Вәлиуллин белән без аның өендә дә булдык, шулай ук Мәдинә апаның шәкертләре, татар зыялылары белән дә очраштык. Без Хәзирә ханымның өендә дә булдык, шул чагында ул Мәдинә апаның бай архивы үзендә саклануын әйткән иде. Мәдинә апа үз архивы өчен бик борчыла иде, ул бик кирәкле кәгазьләрне һәрвакыт үзе белән йөртте. Соңыннан ул архивының бер өлешен Хәзирә ханымга, бер өлешен Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсенә, бер өлешен Әлмәт районындагы Кичүчат авылына, Риза Фәхреддин музеена тапшыр­ган, ә меңнән артык затлы китабын, китапханәсен 38 нче урта мәктәпкә бүләк иткән. Ул шулай ук 1991 елдан башлап педагогика көллиятенең татар бүлеге укучыларын "Закир Рәмиев" (Дәрдемәнд), "Риза Фәхреддин", "Фатих Кәрими", "Мөхәммәтша Бурангулов" исемендәге премияләр белән дә бүләкли.
Мәдинә апа Рәхимкулова Ырынбурда яшәгәндә беркайчан да кешедән өзелми, аның янында һәрвакыт яраткан шәкертләре һәм татар зыялылары була. Хәзирә Абделмәнева да, истәлекләреннән күренгәнчә, 1998 елда Мәдинә апа катлаулы операция кичергәндә дә, аның юбилейларын уздырганда да, һәрвакыт янында була. 2000 елны Мәдинә апаның кызы Диләрә аны үз янына Петербургка яшәргә алып китә, ул чагында да аның янына Ырынбурдан, күчтәнәчләр күтәреп, Хәзирә ханым барып җитә. 2004 елның 15 февралендә Мәдинә апа Петербургта вафат була, истәлекләрдән күренгәнчә, Хәзирә ханым анда барып, Мәдинә апаны үз куллары белән юып-кәфенләп, шәһәр мулласыннан җеназа укытып, соңгы юлга озата.
Әйтелгән китапта Мәдинә апа турында хатирәләр, истәлекле фотолар да шактый урын алган, язмаларның бер өлеше рус телендә дә бирелгән. Татарстаннан язучылар Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин, галим Равил Әмирханның Мәдинә апа турында фикерләре дә бар.
Ырынбурда Мәдинә Рәхимкулованың йөз еллыгын Ямашев исемендәге татар китапханәсендә билгеләп үттеләр, аның турында чыккан бу китапны да халыкка тәкъдим иттеләр. Хәзирә ханымның 2015 елда галим-мөгаллим, язучы Гобәйдулла Мөэминов (Рәдүди) турында да китабы чыккан була, бу китапның тәкъдим итү кичәсе аларның туган авылы Рәдүттә дә зурлап уздырыла. Эш шунда, Хәзирә ханым - узган гасыр шагыйре Рәдүдинең өченче буын туганы. Бу авыл Ырынбур өлкәсе, Сарыкташ районында урнашкан, икенче рәсми исеме - Никитино, авылга нигезне узган гасырларда Казан ягы татарлары һәм урыс хәрбиләре салган, катнаш авыл. Рәдүт авылыннан милләткә хезмәт иткән билгеле кешеләр, язучылар чыккан. Бу хакта Хәзирә ханым менә ничек яза:
"Хөрмәтле Мәдинә ханым Рәхимкулованың миңа әйтеп калдырган сүзләре: "Рәдүт авылы укымышлы гына түгел, аның данлы галиме һәм шагыйрьләре дә бар: Гобәйдулла белән Багбостан Мөэминовлар һәм Төхфәт Ченәкәй. Алар турында мәгълүматны сиңа калдырам." Беренче китабым галим, укытучы, шагыйрь Габдулла улы Гобәйдулла Мөэминов (1885-1912) турында." (Хәзирә (Мәҗитова) Абделмәнева. Йолдыздай яшьнәп үткән гомер язы. - Оренбург, 2015, 5 бит.)
Мәдинә апа Рәдүди турында архивын Хәзирә Абделмәневага калдыра. Нибары 27 ел яшәгән, Тукай кебек үпкә чиреннән үлгән Рәдүди - Гобәйдулла Мөэминов "хикәяләрдән торган 13 китап язып бастырган, шулай ук шәкертләр өчен 7 китап шигырьләр һәм дәреслекләр язган". Хәзирә ханым шуларның икесен гарәп әлифбасыннан кириллга күчереп, Гобәйдулла Рәдүдинең ике китабын берләштереп чыгарган. Бу китапта да истәлекләр, шәҗәрә-фотолар, тәрҗемәи хәл-биографияләр, Рәдүди турында мәкаләләр, аның үз әсәрләре бирелгән, аларның кайберләре гарәп әлифбасында да тәкъдим ителгән. Китап узган гасырларда татар иҗтимагый тормышын өйрәнүчеләр өчен дә, дин әһелләренә дә, бүгенге әдәбият сөючеләр өчен дә кадерле булачак.
Ырынбур төбәге элек-электән милләтнең мәгърифәт үзәге булган, ул Риза Фәхреддин, Дәрдемәнд-Рәмиевләрне, Фатих Кәрими, бертуган Хөсәеневләрне үзенә сыендырган, "Шура", "Вакыт" кебек милли матбагасы, шуларны тотучы милли байлары белән дан алган. Заманында Ырынбур-Каргалы мәктәп-мәдрәсәләрендә укыган яки укыткан Һади Атласи, Гаяз Исхакый, Муса Бигиев, Зәки Вәлиди, Муса Җәлил, Сәгыйть Рәмиев, Сәгыйть Сүнчәләй, Шәехзадә Бабич, Шамун Фидаи, Ибраһим Бикчәнтәев, Габдулла Ибраһимов (Шеноси), Борһан Шәрәф һәм башка зыя­лыларыбызны да хәтерли бу төбәк. Совет чорында бу мәгърифәт нуры бераз сүрелеп торган кебек булса да, барыбер Хөсәен Ямашев исемендәге татар китап­ханәсе эшләп торды, анда Казаннан барлык язучылар да диярлек килеп китте, шулай ук педагогика институтында һәм көллияттә татар теле бүлекләре бар иде, авылларда уку-укытулар өлешчә татарча да дәвам итте.
Инде үзгәртеп корулар башлангач, Ырынбур төбәге дә шушы хәрәкәткә кушылды, биредә дә милли оешмалар төзелде, мәчетләр ачылды, "Яңа вакыт" газетасы чыга башлады, Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар театры яңадан эшли башлады, китаплар язылды, тарих торгызыла башлады. Бу эшләрнең башында Мәдинә Рәхимкулова, Зиннур Шакиров, Зәкия Атнашева кебек фидакярләр торды. Бүгенге көндә дә Ырынбур төбәге аягында нык тора, биредә 150 меңләп татар яши, җитмешкә якын татар авылы бар, аларның һәрберсендә диярлек мәчетләр эшли, күпчелегендә татар теле предмет буларак укытыла. Төбәктә милли тарих буенча да яңа эзләнүләр бара, аталы-уллы Рәшит һәм Әнвәр Искәндәровларның энциклопедия дәрәҗәсендәге китаплары шул турыда сөйли.
Хәзер өлкә белән алынса да,
Татар тарихының чикләре.
Читтә әле аның укылмаган,
Әле язылмаган битләре, -
дип юкка гына язмаган шул Мәдинә апа теге елларда.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: